Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ҖЫРЛАРЫМНЫ СЕЗГӘ ҖЫРЛАП ТОРСАМ, МИҢА БАШКА БЕРНИ КИРӘКМИ...

"Фән Вәлиәхмәтов Казанга беренче мәртәбә газизләрдән газиз җырчыбыз Фәридә апа Кудашева һәм талантлылардан да талантлырак музыкант Бәхти абый Гайсин белән бергә килде. Тау кадәрле мондый җырчыны Казанның әле күргәне юк иде. Әле дә бик күренми. Сыек гәүдәле, бәләкәй буйлы җырчыларга күнеккән Казан тамашачысына тансык иде Фән. Ә инде кыңгыраулы тальян...

"Фән Вәлиәхмәтов Казанга беренче мәртәбә газизләрдән газиз җырчыбыз Фәридә апа Кудашева һәм талантлылардан да талантлырак музыкант Бәхти абый Гайсин белән бергә килде. Тау кадәрле мондый җырчыны Казанның әле күргәне юк иде. Әле дә бик күренми. Сыек гәүдәле, бәләкәй буйлы җырчыларга күнеккән Казан тамашачысына тансык иде Фән. Ә инде кыңгыраулы тальян гармуны белән "Герман көе"н дә өздереп җырлап җибәргәч, халык "аһ!" иткән иде. Мин, ул җырны ишеткәч, әллә нишләп киттем. Чын халык җырының көч-куәтен, егәрен, җанга якынлыгын, сихри тәэсир көчен, халык җырларының тарихилыгын, тирән мәгънәгә ия булуын беренче мәртәбә шунда тойдым бугай", - дип язган иде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка багышланган бер мәкаләсендә. Безнең дә сүзебез ике халыкның да бердәй яраткан җырчысы турында булыр.


...Туган авылы Хафизда (Башкортстанның Шаран районы) башлангыч мәктәпне тәмамлагач (бер сыйныфта өч бала укый!), Фән күршедәге Зирекле урта мәктәбенә 8 чакрым араны җәяү йөреп укый. Аңа бу елларда җыр юлдаш та, сердәш тә була. Ә 9 нчы сыйныфта укыганда аны халкыбызның яраткан җырчысы Габдулла Рәхимкулов башкаруында "Кайтыгыз, торналар!" җыры әсир итә. Фән шул җырны ныклап өйрәнә һәм чыгарыш кичәсендә башкара. Фән шул көннән җырчы булырга карар итә...

Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Туймазы геофизика җиһазлары һәм аппаратлары заводында фрезерчы булып эшли, район мәдәният йортының композитор Әкрам Даутов җитәкләгән үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри: гармунда оста уйнау һәм үтемле -дөрес итеп җырлау серләренә төшенә. Бүздәк район мәдәният йортында 2 ел баянчы- аккомпаниатор һәм җырчы булып эшләгәч, Фән Туймазыга кайта һәм яңа гына ачылган "Родина" мәдәният сараеның агитбригадасында чыгыш ясый һәм концерт бригадасына җитәкчелек итә. 3 елдан соң район мәдәният бүлеге юлламасы белән Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Тәҗрибәле педагог Джон Мусин аңа аеруча игътибарлы була: Фәннең табигый тавышын сакларга тырыша, аны халык җырларын башкару үзенчәлекләренә өйрәтә. Студент егет бер үк вакытта кичләрен опера һәм балет театры хорында җырлый...

Училищены уңышлы тәмамлагач, Фән Вәлиәхмәтов Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башлый. Аннары аны күренекле музыкант һәм композитор Бәхти Гайсин үзенең эстрада төркеменә ала. "Фәннең бәхете Бәхти бригадасыннан башланды (биредә ул Нәзифә Әмирова-Кадыйрова белән бергә чыгыш ясады - З.Н.). Биредә ул үзенең киләчәктәге зур иҗатына ныклы нигез салды: матур тембрлы, киң сулышлы, моңлы тавышы белән халык игътибарын һәм ихтирамын яулады. Инде көмеш телле тальяны белән дә чыгыш ясый башлагач, тамашачылар үтә яратып, көтеп ала торган кадерле-тансык шәхескә әйләнде ул", - дигән иде бер әңгәмәбез вакытында Фәридә апа Кудашева.

- 1985 елда Уфада республика күләмендә беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап гармун бәйрәме үткәрелде, - дип хәтерли Фән дустым. - Бер ел элек филармониянең режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе миңа тальянда уйнарга өйрәнергә киңәш иткән иде. Әлеге кичәдә мин тальян белән беренче тапкыр чыгыш ясадым, аңа кадәр хромкада уйный идем. Тальянда уйнап җырлавым шуннан башланды да инде. Тальянны зур сәхнәләргә беренче тапкыр мин күтәрдем, дисәң дә ярыйдыр...

Моң сөюче халкыбыз күңеленә Фән "Сарманай" җыры белән килеп керсә, "Сөн буйлары" җыры исә аны оста - камил профессиональ башкаручы итеп танытты.

- 1985 елда тальянга күчкәч, халык көйләрен җырлый башладым, - ди танылган җырчы. - "Герман көе"н халык бик яратып кабул итте. Анда сәхнә күренеше дә бар иде: без сугышка китәбез, безне яулык-кулъяулыклар болгап озатып калалар. Шул чакта залдагы бабайлар: "Улым, син бездән алда туып, сугышка киткәнебезне карап тордыңмы әллә? Шул хәтле безнең замандагыча килеп чыккан", - дигән иде...

Филармониядә Фәридә Кудашева - Бәхти Гайсин төркемендә җырлаганда Фән Урта Азия һәм Балтыйк буе республикаларында гастрольләрдә була. Аннары Әхәт Уразмәтовның "Кәтүк һәм Баганай", Вәлит Илембәтовның "Кызык белән Мәзәк" төркемнәрендә эшли: җырлау белән беррәттән, сатирик рольләр дә башкара.

1990 елда Фән Туймазыда үткәрелгән "Татар җыры" Бөтенсоюз конкурсында катнаша (жюри рәисе - Фәридә Кудашева, урынбасарлары Наҗар Нәҗми һәм Бәхти Гайсин иде) һәм лауреат була. Шул ук елны Татарстанда үткән "Башкортстан әдәбияте һәм сәнгате көннәре"ндә катнаша һәм бик уңышлы чыгыш ясый.

Фән Вәлиәхмәтов Башкорт дәүләт филармониясендә "Моңнарыма кайтам" дигән беренче татар концерт бригадасын төзи һәм зур уңышка ирешә: татар җыр-моңнарына сусаган халык аның концертларына язгы ташкын кебек агыла (аңа кадәр сәхнәдән бары тик башкортча гына җырларга һәм башкорт җырларын гына башкарырга рөхсәт ителә иде).

- "Моңнарыма кайтам" - моңга гына түгел, туган телгә, гореф-гадәткә, иманга, пөхтәлеккә, нәфислеккә, татарның чын асылына кайту иде ул, - ди Фән, әңгәмәбезне дәвам итеп. - Безнең милләт гомер-гомергә моң-сагыштан аерылмаган. Җырларыма шул моңны салырга тырышам. Мин татар халкының борынгы, онытылып барган көй-җырларын эзләп табып һәм ныклап өйрәнеп, үземә генә хас булган моң белән җырларга тырышам.

Әйе, Фәннең "Моңнарыма кайтам" дигән концертларына ул чакта халык агылып йөрде. Әле дә хәтеремдә: РТИ заводының мәһабәт мәдәният сараенда (анда Татар милли-мәдәни үзәге дә урнашкан иде) 15 көн рәттән барган концертларына артык билет өмет итеп җыелган Сабан туендагы кебек күп халыкны атлы милиция көн саен куып тарата торды. Һәм һәркөн шулай! Уфа халкы татар җыр-моңнарына бик тә сусаган иде шул ул чорда!..

- Фән дус, соңгы елларда гадәттә, элек профессиональ җырчылар җырлый торган зур - абруйлы сәхнәләр дә эреле-ваклы, керәле-чыгалы һәм ыбыр-чыбыр һәвәскәр "җырчылар" белән тулды. Сәхнәгә чыгып, гәүдәсен селкетеп-калтыратып, бер-ике ыңгырашса - өн чыгарса, ул шундук "сәхнә йолдызы"на әйләнә. Радио һәм телевидение дә шул "җырчылар"ның моңсыз, тозсыз-мәгънәсез, килделе-киттеле такмак-такмазалары белән тулды. Элек ныклы әзерлек үткән һәм тәҗрибә туплаган һөнәри җырчылар көйне моңга төреп җырласа, хәзер исә һәвәскәр башкаручылар тозсыз һәм камил булмаган калыпсыз чиле-пешле "шигырь"не көйләп укып чыга да "йолдыз"га әйләнә һәм хәтта мактаулы исемнәр дә ала. Фән туган, ә нәрсә соң ул Моң?

- Әлеге сүз - фикерләрегез һәм борчылуыгыз белән, Замир абый, тулысынча килешәм. Хәзер, ни оят һәм кызганыч, һөнәри-югары сәнгать белән үзешчәнлекне еш бутыйлар. Сәхнәне һәм телеэкраннарны урам-табын һәм юбилей - туган көн такмаклары басты. Җырга таләпчәнлек бетте. Бик тә аяныч бу, әлбәттә. Шигырьне көй җырга әйләндерсә, башкаручыны моң җырчы ясый, танылу китерә.

Моң, минем аңлавымча, өрфиядәй нәфис, бәллүрдәй үтә күренмәле, алмаз-энҗедәй күпкырлы, салават күпередәй күп төсле - нурлы, шул ук вакытта күңел пәрдәсе, бәгырь-хисләр рәшә-томаны артына яшеренгән, күзгә күренмәс серле - сихерле хис-тойгылар ташкыны ул.

Мәшһүр җырчыбыз, моң алиһәсе Фәридә апа Кудашева әйткәнчә, моң кешедә йә була, йә бөтенләй булмый, ул уртача була алмый. Ходай Тәгалә адәм баласына моңны тумыштан ук бирә (Моң һәрчак тирәндә - кешенең үзәк - бәгырендә ята, кеше күңеле - орган да, скрипка да, мандолина да ул - З.Н.). Әлбәттә, моң матди әйбер түгел, аның исе дә, төсе дә юк: аны тәмләп тә, иснәп тә, тотып карап та булмый. Әмма ул бөтен галәмгә тарала, барлык җиһанны иңли, кешеләрнең бар булмышын әсир итә.

Моң - ул күңелнең моңа кадәр беркем дә уята-кузгата алмаган иң нечкә кылларыннан бәреп чыккан сихри көч, минемчә. Шушы гайре көч җырчының тавыш тембрына (Тембр, мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров әйткәнчә, тавышның төсе ул - З.Н.) йөрәге һәм күңеле аша үтеп кереп һәм сеңеп, шул җырны тыңлаучының да бәгырь-күңелен шул ук дәрәҗәдә яулап алып әсир итә алса, тамашачы инде, барлык дөньясын онытып, җырчы башкарган җыр орбитасында яши башлый.

1989 елны Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте бүлеген читтән торып тәмамлагач, Фән комсомол өлкә комитеты каршындагы Яшьләр үзәгенә караган популяр музыка студиясенә эшкә күчә һәм татар җырчылары, музыкантлары һәм биючеләреннән яңа төркем оештыра.

- Филармониядә төгәл 10 ел эшләдем, - ди Фән дустым, ул чакларны искә алып. - Анда план үтәүдән баш чыкмады. Күпме концерт куйсам да, планны икеләтә арттырып үтәсәм дә, хезмәт хакым - аена 100 сум. Шул барлы-юклы акчага гаиләне дә асрарга кирәк бит әле (Фән 1974 елда Борай районы кызы, аш-су остасы Светланага өйләнә, аларның бер-бер артлы өч уллары туа.) Өстәвенә, 5 җаннан торган гаиләм белән 13 квадрат метр мәйданлы фатирда көн күрәбез. Филармониядә эшләгәндә бары тик башкортча гына җырларга рөхсәт иттеләр. Һәр концерт бригадасында шымчы - әләкче була торган иде. Кара милләтчелек шулкадәр көчәйде ки, башкорт авылларында җырлаганда залда, кемнәрнеңдер алдан котыртып куюы буенча, кычкырып-сызгырып һәм аякларын дөбердәтеп утыралар иде. Хәтта концерт өзелә язган чаклар да булды.

Бигрәк тә өстәге абзыйларның беркемгә дә кирәкмәгән, минем тавышка бармаган һәм туры да килмәгән, күңелем тартмаган җырларны көчләп тагуларына йөрәк әрни иде. Иҗат ирекле булырга тиеш, аны тәртәгә кертү файдасыз!.. Җитмәсә "Фән - акча колы, ул акчага гына табына, бер тиен акча өчен чукынып китә, беркемгә дә ярдәм итә белми, биргәнне алырга гына шомарган..." дип йөрәкне телгәли торган сүзләр дә тараттылар. Ул гынамы соң әле: зур-зур башкорт түрәләре: "Фән җырчы түгел ул, моңы юк, гәүдәсе дә артистларныкы түгел. Җырлый белми ул, җырласа да, горгылдап, сыер кебек мөгерәп, үгезсыман үкереп җырлый. Тавышындагы җитешсезлекләрне тальян тавышы белән каплата. Фән - урам һәм табын җырчысы гына ул, аңа, кыңгыраулы тальянын кочаклап, табыннан-табынга гына йөрергә кирәк" кебек буш сүзләр, сафсата таратты. Аяк чалучылар күп булды инде.

Яңа иҗат төркеме белән бер ел концертлар куеп йөргәннән соң, мәшһүр җырчы, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Радик Гәрәев, опера һәм балет театры директоры итеп тәгаенләнгәч: "Фән Вәлиәхмәтов урамда йөри икән, дигән имеш-мимеш сүзләр ишетелә, күчегез безгә!" - дип, Фән бригадасын үз канаты астына ала, яхшы автобус һәм заманча аппаратура бирдерә. Биредә Фәннең иҗаты киң сулыш ала, колач җәя.

* * *

1991 елның 22 июнендә - Бөек Ватан сугышы башлануга 50 ел тулган көндә - Казанда, 25 меңнән артык кеше җыелган стадионда, зур тамаша-концерт була. Уфадан килгән Фән Вәлиәхмәтов анда "Герман көе"н башкара һәм зур уңыш казана. Шул көнне, Сабан туендагы ыгы-зыгыдан файдаланып, ике студент егет, аның тальян гармунын чәлдерә. Аны эзләргә башкаланың барлык милициясе җәлеп ителә. 2 айдан соң Арчадагы концертларының берсе вакытында, район хакимияте башлыгы, танылган көрәшче һәм гармунчы Вәгыйз Минһаҗев Фәнгә табылган тальянын тапшыра. Җырчы гармунын Вәгыйз әфәндегә бүләк итә. Шул чордан Фән Татарстанны тәмам "яуларга" ирешә. Ә 1994 елда аңа "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелә.

- Чаллының элеккеге башлыгы Рәфкат Алтынбаев мине 1995 елгы Сабан туена чакырды, мин атлыгып - шатланып бардым, - дип сөйли Фән. - "Бәйрәмдә тальяныңда уйнап җырларсың. Минтимер Шәймиев тә килә, ул тальян моңын бик ярата", - дип тә өстәде шәһәр җитәкчесе. Җырлап чыккач, түрә-хуҗалар үзләре янына чакырды. Минтимер Шәрипович: "Фән туган, әллә Чаллыга күчәсеңме, биредә сәләтле балалар күп. Тальянда уйнап, халык җырларын, борынгы татар көйләрен җырларга өйрәтерсең. Бәлки, Рәфкат Зәкиевич фатир да бирер", - дип, шәһәр башлыгына карап, серле елмаеп алды. Ә тегесе шулчак кулымны авырттырып кыса башлады, ә кулында өч бүлмәле фатир ачкычы икән. Бу миңа могҗиза булып тоелды. Күңел дә тулып китте. Язмышымның матур бер мизгеле булды ул.

Фән 1995 елда Чаллыга күченә һәм "Чаллы" иҗат берләшмәсендә эшли башлый. Биредә аның иҗаты киң колач җәя һәм чәчәк ата, бер-бер артлы яңа җырлар туа. Фән чын мәгънәсендә халкыбызның яраткан җырчыларыннан берсенә - халык җырчысына әйләнә. "Фән Вәлиәхмәтовның җырлавын тыңлау - җан рәхәте. Җан җылына. Күңел ләззәтле сулкылдап куя. Узган гасыр аръягында калган хатирәләр уяна", - дигән иде бервакыт күренекле язучы Марсель Галиев. Аның фикерен Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев тә куәтли: "Фән Вәлиәхмәтов - чын мәгънәсендә халыкчан җырчы. Халык моңы аңа ана сөте белән кергән. Ул Гөлсем Сөләйманова,Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Сөләйман Йосыпов, Габдулла Рәхимкулов һәм, әлбәттә инде, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек мәшһүр талант ияләренең матур традицияләрен лаеклы дәвам иттерүче. Сихри тальян моңы белән аның тылсымлы тавышы бергә кушылып, искиткеч тәэсирле рухи балкыш хасил итә, дөньябызны баета, матурлый, нурлый".

Фән Вәлиәхмәтовка 2007 елда "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исем бирелде.

* * *

Фәннең репертуарында 250гә якын җыр бар. Аларның шактые - борынгы һәм татар халык җырлары, күбесе татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән. Фән - акыллы һәм моңлы җырчы, ул бервакытта да мәгънәсез, килделе-киттеле һәм чиле-пешле җыр башкармас, буш сүз сөйләмәс! Акыллы-тапкыр сүзле, җор-шаян телле ул Фән!

- Фән, син җырларыңны ничек сайлыйсың, яңа җырларың ничек туа? - дип сорагач, ул миңа болай җаваплады:

- Җырларымны халыктан, бигрәк тә әби-бабайлардан җыям, шагыйрь-композиторлардан да алам, заказ биреп тә яздыртам. Гадәттә, беренче куплетыннан ук үз җырыңны танып аласың. Әйтик, "Герман көе"нең берничә варианты булды. Тора-бара алты куплет калды.

"Безнең авыл капкалары
Ачык торсын, япмагыз.
Безнең газиз балаларны:
"Ятим..." - диеп какмагыз!" -

дип җырлап сугышка китте ир-атлар", - диде миңа бер әби. Шул куплет та керде җырга. Фәридә апа Кудашева бер куплет өстәде:

Солдат итеп алдылар,
Билгә каеш салдылар.
Бәхетлеләрне алдылар,
Бәхетсезләр калдылар.

Аның сеңлесе Хөршидә фронтка шулай җырлап киткән икән. Мин аны киресенчә җырлый идем: "Бәхетсезләрне алдылар, бәхетлеләр калдылар", - дип. Фәридә апа: "Элек солдатка алыну бәхет, егетлек булып санала иде", - дип төзәтеп куйды. "Ак билет" белән армиядән калу ул заманнарда хурлык саналган икән.

Әлеге җырның көен миңа Мөфтәдин Гыйләҗевнең хатыны Фәрзәнә апа өйрәтте... "Авыл көе"ндәге:

Иртән искән таң җилләре
Агач башына тими.
Чәчәк кебек яшь гомерем
Тын алган саен кими, -

дип, әнкәй комбайнда эшләгәндә җырлаган икән. Бу хакта аның сеңлесе - Ташкентта яшәүче Мөсәлия апа 35 елдан соң исенә төшерде. Әнкәй җыры да репертуарыма кереп китте.

Фән Вәлиәхмәтов үзе дә көйләр иҗат итә. Мәсәлән, Роберт Миңнуллинның "Уфа-Казан" юллары һәм Рамил Чурагуловның "Нәрсә ул бәхет?" дигән шигырьләренә көйне ул үзе язган. Ә инде "Тегермән буйлары" ("Киләчәктә нишләрбез?") җырының сүзләре дә, көе дә үзенеке.

"Фән теләсә нинди җырга тотынмый, фәкать үзенә килешле, үзенә тиешле, үзенә муафыйк җырларны гына сайлап ала. Һәм ул башкарган җырлар турыдан-туры халык күңеленә барып тоташа, - ди мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров. - Фән ул авылда туып, аның ямьле табигате кочагында яшәп, дөньяның ачысын-төчесен татып үскәнгә күрә, шулай моңлыдыр, шулай тыйнактыр, шулай тырыш-эшчәндер, дип уйлыйм..."

Фән Вәлиәхмәтов бүгенге көндә Шаран авылында яши һәм тормыш көтә (гаиләсе белән бик шәп йорт салып керде, 50 сутый җирләре дә бар), гастрольләргә йөри, концертларда еш чыгыш ясый... Өлкәнәя-олыгая, олпатлана төшкәч, беренче тапкыр елаган-елмайган һәм тәпиләп атлап киткән, тәмле чишмә суларын эчеп, шифалы һавасын сулап үскән газиз туган нигез - тупса һәм җир-ил бигрәк сагындыра, үзәкләрне өзеп, бик-бик тә сагындыра һәм үзенә тартып кайтара шул ул. Юкка гына Фән өзелепләр:

Оясына кайткан кошлар төсле,
Яшьлегемә кайтырмын берчак.
Иң газиз әнкәмдәй,
Йөрәктә ут янып,
Сагындыра бит ул Туган як!.. - дип җырламый торгандыр инде...

"Үз гомеремдә мин Фән Вәлиәхмәтовны берничә тапкыр ачтым. Беренчесе аның җырлавын радиодан ишеткәч булды. "Шулкадәр дә үзебезчә, татарча, моңлы итеп, чын ирләр тавышы белән җырлый бит бу, чын безнеңчә матур милли көй", - дип уйлап куйган идем ул чакны. Аннары Казан сәхнәсендә олпат кыяфәтен, чын ирләрчә сабыр, тыйнак хәрәкәтләрен күргәч, аңа карата фикерем тагын бер башка үсте. Ә инде үзе белән күрешеп танышканнан, аралашканнан соң, ихласлыгын, гадилеген, риясызлыгын күреп, тагын бер тапкыр сокланып куйдым"... - бусы инде Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев бәяләмәсе.

Әйдә, җырла, Фән дустыбыз, җырла сузып моңлы-мәнле - мәгънәле җырларыңны, уйна, гармунчы дускай, уйна тальяныңны сыздырып-өздереп. Җырлар тормышыбызны ямьли - күркәмләндерә. Гармун моңы гомер юлларын озайта һәм бизи - җиңеләйтә!

Замир НИЗАМЕТДИНОВ.
Башкортстан,
Туймазы каласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев