Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Яшәү белән үлем арасында

“Калеб” җыены Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында сугыш темасына “Яшә” дип исемләнгән спектакль күрсәтте.

Атаклы Австрия психиатры, психолог, философ, невролог, фашист лагерьлары тоткыны Виктор Франкның “Сказать жизни  “Да” әсәре буенча сәхнәләштерелгән бу тамаша немец фашистларының вәхшилекләрен ачып кына калмый, кешелек асылы,  язмыш, яшәү мәгънәсе турында уйландыра. 

Бөек Ватан сугышыннан соң 75 ел вакыт үтсә дә, Франк сүзләренең кыйммәте һаман арта бара, чөнки кешелек бүген янә упкын алдында тора. Рухи кыйммәтләр юкка чыгарылган, хаостан файдаланып акча сугу һәм дәрәҗәгә ирешеп калу чире таралган заманда Франк әсәрләре кебек үк, “Яшә” спектакле дә адәм баласына яшәү мәгънәсен табып, тормыштан ваз кичмәскә ярдәм итә ала. Бу юлы Франк идеяләрен яшьләребез күтәреп чыккан, татар егет-кызлары кешелек җәм­гыятенең киләчәгенә битараф түгел, кыйбласыз илдә халыкның ни чарадан-бичара яшәвен дә, өмете сүнә баруын да күрә, аңлый, димәк. Спектакльнең режиссеры Гөлназ Минкина ГИТИСның режиссерлар бүлегендә икенче елын укый. “Яшә” спектакле – аның беренче иҗат эше. Композитор Байару Такшина бүген Казан консерваториясенең аспирантурасында белем ала. Рәссам  Софья Корчевская Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Әсәрне татарчага Резидә Гобәева тәрҗемә иткән. Тамашада Кариев һәм “Әкият” театрлары актерлары – Фернат Насыйбуллин, Булат Гатауллин, Дилүс Хәкимҗанов, Нияз Садыйков, Илназ Хәбибуллин, Гөлназ Галиуллина һәм Казан театр училищесының Илдар Хәйруллин җитәкчелегендә беренче курс студентлары  катнаша.

Спектакльнең беренче минутларыннан ук сәхнәдә урнашкан тамашачы үзен вакыйгаларда катнашучы бер герой итеп хис итә башлый. Прожектор утының, ара-тирә тамашачы рәтләреннән йөгереп үтүе күңелләргә шом кертә. Ут яктысында якында гына сузылган чәнечкеле тимерчыбык тагын да куркынычрак күренә башлый. Бер сәгатьлек тамашага баш геройның бер лагерьдан икенчесенә күченүе, немец фашистларының вәхшилекләре, ачлык газабы, адәм баласы күтәрә алмаслык авыр хезмәт һәм психиатрның әсирләр арасында яшертен алып барган яшәү хакына эшчәнлеге сыйган. В.Франк лагерьга эләккәнче психиатриянең дә иң четерекле өлкәсе – үз-үзләренә кул салучылар белән аеруча мавыгып эшләгән була. Лагерь шартларында  туп­лаган бөтен белем-тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Иң авыр шартларда да яшәү теләген югалтмас өчен, адәм баласына максат кирәк дип, әсирләрнең аңына сеңдермәкче була табиб. Кешене кеше иткән тагын бер нәрсә – мәхәббәт. Әсирләр үткәннәренә кайтып, сөйгән ярлары, балалары, әти-әниләре белән күңелләреннән сөйләшсә, беркайчан да бу дөньядан ваз кичмәс, ди В.Франк. Скрипка моңнары мәхәббәт күренешләренә тагын нечкә, нәфис хис төсмерләре өсти. 

В.Франк меңләгән әсиргә яшәү көче биргәннән соң, 1945 елда лагерь мәхшәреннән котыла, әмма меңләгән әсир, шул исәптән табибнең туганнары да мәңгегә тимерчыбык артында кала. Спектакльдә үлемгә дучар ителгән корбаннар өем-өем аяк киемнәре аша күрсәтелгән. Ни кызганыч, кирәксез булып калган аяк киемнәре – әсәрне сәхнәгә куйган кыз баланың уйдырмасы гына түгел. Танылган татар рәссамы Харис Якупов та Освенцим лагерендәге әсирләрне азат иткәндә тау-тау балалар аяк киемнәрен һәм тау-тау хатын-кыз чәчләрен үз күзләре белән күргән һәм бу күренешләр аңа, бик озак еллар төшләренә кереп, тынгы бирмәгән. 

Спектакльгә килгән халыкны  сәхнәдә тамаша залына арты белән утыртканнар. Артта нибары бер адым чамасы ара калган. Туарылыбрак утырсаң, сәхнәдән мәтәлеп төшүең дә озак түгел. Бу хәл  вакыйгаларга киеренкелек өстәп, тамашаны карарга килгән халыкка яшәү белән үлем арасында булган геройларның халәтен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Бер үк вакытта бүгенге тотрыксыз тормышны тоемларга булыша. Кыйбласы булмаган илдә адәм балалары, “Яшә” спектакленең тамашачылары кебек, үзләренә таяныр нокта тапмый. Чынлыкта, бу ил кешеләре дә яшәү белән үлем арасында. Сәхнәдәге геройлар Гитлер фашистларының корбаннары булса, тотрыксыз эскәмияләрдә утыручы тамашачылар – җиһанга хуҗа булып алган яңа фашистларның кулларында гүя мәче куенындагы тычкан.

“Бу дөньяда һәрбер кешенең үз урыны бар, һәр кеше кыйммәт”, дигән В.Франк. Дөньяда ак вә кара тәнле, сәләтле – сәләтсез, матур – ямьсез, сөйкемле – сөйкемсез юк, бары ике раса – кешеләр һәм кеше түгелләр генә бар, дигән фикер үткәрә галим үзенең китапларында. “Яшә” спектакле бүген дә әһәмиятен югалтмаган әнә шул фикерләрне исебезгә төшерде.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X