Мәдәни җомга

Яшь артист Диләрә Фәттахова: «Шундый гашыйк буласы килә!»

Диләрә Фәттахова – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшь артистларның берсе. Яшь булса да, зур сәхнәдә ул инде алтынчы сезонын эшли. Сәхнә багажы да аз түгел.

– Диләрә, сез Кайбыч ягыннан дип беләм. Авыл җирендә театр түгәрәкләре бик зур үсеш алмаган. Бу өлкәгә ничек кереп киттегез?
– Кечкенә вакытта үскәч кем буласың, дип сораучыларга мин җырчы яисә укытучы дип җавап бирә идем. Сәхнә белән кечкенәдән кызыксындым. Шуңа да мәктәптә эшләгән театр түгәрәгенә йөрдем.
10 сыйныфта укыганда, безнең мәктәпне яптылар, ягъни 9 еллык итеп калдырдылар. 11нче сыйныфны укып бетереп китү иде исәбем. Шуннан сайлау алдында калдым. 10 сыйныфтан китү сәеррәк тә, бер елың әрәм булган кебек. Ләкин моны вакыт узгач ниндидер очраклы хәл түгел, синең бәхетеңә туры килгән язмыш икәнен аңлыйсың.
Нишләптер интернеттан театр турында мәгълүматлар карый башладым һәм Казандагы театр училищесына тап булдым. Анда күп кешенең авылдашлары, яисә туганнары укыган була. Ә минем тирәмдә андый кеше бөтенләй дә юк.
Училищеда әзерлек курслары башланган һәм бу хакта әти-әнигә әйткәч, әти мине Казанга алып килде. Имтиханнар август ахырына билгеләнгән иде. Документларны башка уку йортына бирмәдем дә.
Имтиханнар өч турдан торды. Ул елны Илдар абый Хәйруллин курсына студентлар җыйды. Әгәр шул елны училищега килмәгән булсам, аңа эләкмәгән булыр идем. Ә андый җирдә синең нинди остага эләгүең бик зур роль уйный. Вакыт үткәч анализлый башлыйсың бит инде. Бу минем өчен бик зур табыш булды.

– Илдар абый бик таләпчән кешегә охшаган. Укытучы буларак нинди ул?

 Әзерлек курсларына йөргәндә, өлкәнрәк курслар Илдар абый курсына эләгәбез дигәч: “О, Илдар абый!” – дип бераз куркытып та куйган иде. Дөрестән дә, ул – бик таләпчән кеше. Аның шундый булуы синнән чын шәхес тәрбияләүдә бик ярдәм итә. Театр училищесы – ул зур тормыш мәктәбе. Без анда үсмер чакта киләбез. Кешенең аңы, фикерләве тагын да зуррак юнәлеш алып, формалашкан вакыт. Илдар абый тормышка реаль күзлектән карарга өйрәтте. Без аның белән хәзер дә бик җылы мөнәсәбәттә.

– Ул эшләгән Камал театрында эшләү теләге булмадымы?
– Дүртенче курска җиткәндә шундый уйлар килә башлый: ә эшкә кая барам? Дөресен генә әйткәндә, һич кенә дә Г.Камал театрында уйнау теләгем, андый хыялым булмады.
Диплом спектаклен күрсәткәндә, безнең тамашаны Кәрим Тинчурин театрыннан да иҗат коллективы карады. Шул исәптән, театрның ул вакыттагы баш режиссеры Рәшит Заһидуллин да бар иде. Бер спектакль тәмамланганнан соң, кураторыбыз Салават Хәбибуллин белән директорга керергә кушты. Ул вакытта директор Гыйлемхан Мөбәрәкшин иде. Кердек тә, директор: “Сезгә Тинчурин театрына чакыру бар”, – ди. Ничә кыз арасыннан мине сайлап алулары бик сөенечле булды, әлбәттә. Ул вакыттагы хис-кичерешләремне әйтеп бетерерлек тә түгел иде. Театрга очраклы эләкмәдем. Мине сайлап алдылар һәм мин моны горурланып әйтә алам!

– Беренче спектаклегезне хәтерлисезме?
– Әлбәттә. Аны оныту мөмкин түгел. Башта без күмәк күренешләрдә чыгыш ясадык. Спектакль башында сәхнәдә басып торабыз һәм пәрдә ачыла... Бу җаваплылык та, горулану да. Тормышымда бәхетле мизгелләр кайчан булды дип сорасалар, шул минутлар да бу исемлектә тора, дияр идем.

– Аллаһы Тәгаләгә ышанасызмы?
– Әйе, әлбәттә! Ни өчен ышанаммы? Тормыштагы бөтен сораулар диндә чагылыш таба. Әгәр дә тирәнрәк уйлансак, хакыйкатьне, дөреслекне, тормыш мәгънәсен без диндә табабыз.

– Аллаһка еш мөрәҗәгать итәсезме?
– Ул һәрчак минем күңелемдә, һәрчак уемда. Тормышның һәр секундында без аның канаты астында.

– Сәхнәгә чыгар алдыннан берәр нинди ритуалыгыз бармы?
– Дога укыйм. Спектакль алдыннан ялгызым гына калып, фикерләремне туплыйм. Образга керәм. Башка төрле гамәлләрем юк.

– Эмоциональ яктан образга керү җиңел түгел. Ә ул халәттән чыгу авырмы?
– Кайвакыт өйгә кайткач та образда йөргән вакытлар була. Тиз генә ул халәттән чыга алмыйм. Өйгә кайткач та шул образда яшим.

– Театрдан туйган вакытлар булгалыймы?
– Юк, Аллам сакласын! Һәр эштә дә ачу килгән, “переломный” вакытлар була. Әмма ташлап китәсе килгән чаклар булганы юк. Тормыштагы авырлыкларга уңай карыйм. Башта авыррак була, билгеле. Артык күңелгә якын алмаска, үзеңне бетерергә кирәкми.

– Театрда дусларыгыз бармы?
– Укыганда да безгә, театрда дуслар юк, диләр иде. Көндәшлек булырга тиештер. Бу кешегә тырышу, үсү өчен стимул бирә. Ак көнләшү булырга тиеш. Тик карасы түгел.
Дусларга килгәндә, барысы белән дә якын мөнәсәбәттә. Без театрга Айсылу Мөсәлләмова белән бергә килдек. Аның белән якынрак аралашам. Безнең арада ярыш юк. Икебез ике типаждагы артист. Өлкән буын артистлары арасында да якын иткән кешеләрем бар. Коллективта барысын да яратам. Бу купшы сүзләр генә түгел. Яллар вакытында артистларны күрмичә торсам, сагынам. Эх, шуны күрәсе килә, дип куям! Театрдагы артистларны туганнарча якын итәм. Ихлас күңелемнән уңышлары өчен сөенәм.

– Белүемчә, сез журналистика буенча да белем алган. Нишләп артистлык буенча югары белем алмаска булдыгыз?
– Мәдәният һәм сәнгать институтына карата сүзләрем бәлки негатив яңгырар. Әмма театр училищесында үз һөнәрем буенча тиешенчә белем алдым. Инде җитешкән артист димим, камиллекнең чиге юк. Казанда гына уку мөмкинлегем бар. Театрда эшләп, Мәскәүдә читтән торып укып йөри алмыйм. Ә Казанда театраль белем бирү буенча Мәдәният институты гына. Анда миңа театр училищесында алганнан артыграк белем бирмәсләр иде. Анда начар укыталар дияргә хакым да юк, әйтмим дә. Әмма Илдар абыйда тиешле белем алдым дип саныйм.
Башка юнәлешне өйрәнәсем килде. Нәрсәдер турында язу өчен синең ул өлкә буенча күзаллау булырга тиеш. Журналистикада күп өлкәләрне өйрәтәләр.
Быел тагын укырга кердем. Гыйлем тупларга, үземне камилләштерергә яратам.

– Журналистика буенча эшләргә теләк юкмы?
– Утырып торырга да вакыт булмаган көннәрне яратам. Театрдан бушаган арада, үземне ул өлкәдә дә сынап карарга теләгем бар. Диплом өчен генә укымадым.

– Сез еш гашыйк буласызмы?
– Элегрәк, урамда барганда харизмлы кешене күрсәм, аны бер-ике көн уйлап йөри ала идем. Андый очынып йөри торган халәт иҗат иткәндә бик ярдәм итә. Хәзер әллә картаям инде шунда, андый түгелмен. Бер караганда, бу миңа шундый җитми. Шундый гашыйк буласы килә!

– Ул егет ниндиерәк булырга тиеш?
– Ул акыллы кеше булырга тиеш. Беренче чиратта ир кешеләрдә акыллы булуны хуплыйм. Аннан соң ир-ат сыйфатларына ия булырга тиеш. Дингә, Аллаһка мөнәсәбәте дә минем өчен зур роль уйный. Миннән көчлерәк булырга тиеш. Холкым ягымнан үземне көчле кеше дип саныйм. Ул минем һәм акылым белән идарә итә алырлык кеше булсын иде.

– Беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?
– Хәтерлим. Миңа егетләр “исе” соң керде дияр идем. Классташ кызларым буянып-ясанып кич чыга башлаганда, миндә андый хис юк иде әле. Ул минем соңрак, Казанга килгәч булды. Икенче курста укыганда иде.

– Нишләп аерылыштыгыз?
– Әгәр дә берәр егетнең минем белән аралашырга теләге бар икән, моңа ачык идем. Бер вакыт шундый уй килде. Әгәр дә башка кеше белән аралашуга каршы түгел икән, димәк янымдагы кеше минем идеалым түгел.
Әгәр дә ул кешене табып, кияүгә чыгам икән, аңа үземнең дөньямны багышлаячакмын. Ул минем өчен сулар һава булачак. Шуңа да мин аның, ә ул минем өчен беренче урында булган очракта гына, тормышымны кеше белән бәйләргә ризамын.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: