Мәдәни җомга

Яратып тудырылган “Алмачуар”

Зур калаларда яшәп, гомерләрен китапханәләрдә китап тузаны сулап үткәргән бу белгечләр авыл һавасының сафлыгын, елга-күлләренең шифасын, печәнлектә котыруның рәхәтен беләмени?

Фестивальләр үткәч, ел буе кайтып уйланырлык тәэсирләр кала. Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театрының режиссер Айдар Җаббаров куйган «Ал­мачуар»ы – «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек мизгелләр бүләк итте. 

Фестиваль тәнкыйтьчеләренең, малайның үз-үзен артык яратуы аркасында иң газиз җан иясен югалту темасы ахырда көчле яңгыраш алмаган, дигән сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Әмма бу урында нишләптер атак­лы Шәкүр каракның сүзләрен искә төшереп, «Их, беләләрмени алар ат урлауның тәмен?!», диясе килә. Зур калаларда яшәп, гомерләрен китапханәләрдә китап тузаны сулап үткәргән бу белгечләр авыл һавасының сафлыгын, елга-күлләренең шифасын, печәнлектә котыруның рәхәтен беләмени? Китапларыннан аерылып, соңгы тапкыр йолдызлы күккә кайчан караганнар икән? Төннәрен учак янында ат көтүнең романтикасын татыганнары да юк ич аларның. Ахыры әллә ни көчле яңгырамаса да, бөтен җаның-тәнең белән гашыйк булырлык спектакль бу. Тамаша залына керүгә үк борынга печән исе килеп бәрелә. Аның хуш исен әйтеп аңлата торган түгел. Әтнә театрында «Кичер мине, әнкәй» спектакле өчен дә унлап бытбылдык сатып алганнар иде. Бу юлы сәхнә тутырып хуш исле печән түшәгәннәр. Җитмәсә, сәхнәдә урта бер җирдән тамашачыга таба авышып торган конструкция корганнар. Нәтиҗәдә, печән исе өскә күтәрелмичә, нәкъ менә тамаша залына тарала. Кариев театрының кечкенә генә тамаша залында башларны әйләндерер­лек җәй, җиләкле болын исе аңкый иде. Тамашачы декабрь аенда кинәт җәйге болынга күченгәндәй булды.

Шуннан сихерләнгәндәй спектакль карый башлыйсың. Вакыйгалар олыгайган Закир исеменнән сөйләнә. Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллинның тәмле теленә гашыйк булмыйча мөмкин түгел. Аннары бер-бер артлы Закир (Раил Сәләхиев), аның әтисе Мөхәммәтхафиз (Айдар Вәлиев), әнисе (Рәзинә Заһидуллина) күренә. Тамашачыга таба авыш конструкциядә актерларга йөрүе бераз читенрәк булса да, вакыйгалар игътибарны үзенә бөтереп алгач, бу читенлекне дә күрми башлыйсың. Аның каравы, режиссерның авыл тормышын, татар кешеләрен, табигатьне яратып тасвирлавы күзгә ташлана. Мәхәббәте һәр мизансценада ярылып ята. Сәхнәдәге авыш конструкциянең артында бер серле дөнья яшеренгән кебек. Әле Сабан туе авазлары ишетелә, әле бала-чага суда коенган тавышлар яңгырый, сулар чәчри. Залда утыручылар башы-аягы белән авыл тормышына чумган кебек була. Ипләп кенә геройларның язмыш­лары бәян ителә. Мөхәммәтхафизның улы Шәяхмәтне (Фаяз Хөсәенов) нахак яла ягып, егерме еллык каторгага алып китәләр. Мөхәммәтхафизның бар юанычы – кызы Гайния (Зөһрә Мөхәммәтгалиева) һәм улы Закир кала. Ләкин Гайния дә әтисенең өметен акламый, түбән очның гармунчы Фәхриенә ябышып чыга. Язучы Галимҗан Ибраһимов Гайнияне, «ул инде яшьтән үк бик башсыз кыз иде: аулак өй булса, биегән дә ул, җырлаган да ул, гармун тарткан да ул, егетләрне кертеп, аякларыннан түшәмгә асып, мәсхәрә кылган да ул», дип кыска гына язып үткән. Режиссер Айдар Җаббаров исә башкисәр кызның холкын ачар өчен тулы бер картина иҗат иткән. Авыл малайларының су кергән тавышлары ишетелә, тамашачы күз алдында су чәчри. Гайния ниндидер бер ният белән коенучыларның киемнәрен җыеп капчыгына тутыра. Үзе умартачыларныкына охшаш башлык кигән, кулында – умарталар гөҗләп торган янчык. Шуннан Гайния коенучыларның өстенә умарталарын тондыра. Малайлар корт чаккан маңгай, яңакларын тотып, сәхнәгә йөгереп чыга. Чыксалар, киемнәреннән җилләр искән. Якты юмор белән сугарылган бу күренешне режиссер үзе уйлап тапкан. Әсәрне сәхнә теленә күчерү өстенә, авторга ияреп, аны тагын да тулыландыра төшкән Айдар Җаббаровка ничек сокланмыйсың! Спектакль Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе нигезендә куелган дип, программа, афишаларда искәртелгән булгач, бәйләнерлек тә түгел. Киресенчә, хикәя тагын да матурлана төшкән сыман.

Закирның, бияне бүреләрдән каравыллар өчен, авыл малайларын балык мыжгып торган Кондызлы күл урынына, алдалап, болынга якын, әмма бер балык та булмаган Өзән елгасына алып төшүе дә мавыктыргыч һәм юмор белән сурәтләнгән. Сәхнә караңгылана, авызларына һава җыеп алган актерлар гүя су астында балык аулап йөри. Хәрәкәтләре әкренәйтелгән булгач, бу күренешне, Гайния вакыйгасын кебек үк, бик тәмләп, иркенләп карарга мөмкинлек бар. Үзең су астына чумып чыккандай буласың. Режиссер балачакның татлы мизгелләрен әнә шулай искиткеч садә һәм бик оста тасвирлаган.

Закирның колынына мәхәббәте шулай ук нык тәэсир көченә ия. Атасы пычкы белән агач кискәндә, әнисе камыр изгәндә Закирның, кул астына кереп, һаман атын сөйләве тамашачыда самими хисләр уята. Бу күренешләр әсәрдә булмаса да, Закирның тереклеккә мәхәббәтен тагын да көчәйтә.

Санап үтелгән геройлардан тыш тагын бияне саткан башкорт Әлемгол (Дамир Сидеев), авыл малае Апуш (Зиннур Һадиев), авыл карты Сафа (Илфат Шәрифуллин) һәм зур күзле, моңлы карашлы Алинә Сидеева башкаруындагы Алмачуарны күрәбез. Бу ун актер сәхнәдә зур бер авылны, гөҗләп торган Сабан туе мәйданын тасвирлауга ирешә. Уртача яшьтәге ир-атлар, малайлар роленә кереп, су астында йөзгәндәй булып йөргәндә дә ышанып утырасың, күңелдә ник бер шик тусын.

Яшь режиссер Айдар Җаббаровның «Алмачуар»ны шулай бик яратып иҗат итүе татар театрының киләчәге бөтенләй өметсез түгеллеген күрсәтә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: