Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Яралы күңел гөлләре

Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина дигәч, Клеопатрадай горур буй-сынлы һәм һәрвакыт көләч йөзле ханым күз алдына килә.

Хәтерләрдә газаплы мәхәббәт, аерылышу турында моңсу лирик җырлар яңара. Резидәне бүтән җырчылардан аера торган башка сыйфатлар да бар, әлбәттә. Бигрәк тә бүген яңгыр­дан соң үрчегән гөмбәләрдәй күбәйгән җырчылар арасыннан ул затлы, зәвыклы булып аерылып тора.  Рәмис Аймәт, Сания Әхмәтҗанова һ.б. профессиональ шагыйрьләрнең шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкара. Сәхнәдә килбәтсез кыланмый, маймылланмый, шамакайланмый,  үзен бик итагатьле тота. Йөзеннән китмәгән елмаюы да тамашачыны тартып тора. Тавышы куе, мул булып күкрәктән үк чыга, бүгенге микрофонсыз аяк та атламый торган  кайбер булыр-булмас җыр башкаручылар бер кырыйда торсын. Елмаюлы ачык йөзенә бик үк туры килмәгән моңсу җырлар исә образына сер өсти. Шуңа күрә үзе белән күрешкәч беренче итеп әнә шул сернең асылына төшенәсе килде.

«Сөйләшер сүзләр дә бетмәгән,
Күрешеп күзләр дә туймаган...» 

– дип Резидә Төхфәтуллина аеруча моңлы итеп башкара торган «Китмә син» җырының сүзләрен көйләп алам да, җырчыга карыйм. Шуннан сер төенчеге җеп йомгагыдай тәгәрәп, чишелеп китә. 

Җырчы икенче ире белән юллар аерылуны авыр кичергән. Унөч ел бергә гомер итеп, ипи кибетенә дә парлашып йөргәннән соң, тиз арада җыенып чыгып китсен дә, бер атна дигәндә икенче берәү белән никах укытсын әле. Аллаһ юлына басу аны шулай кисәк кенә үзгәрткән. Кичә яраган бүген ярамас булган. Артист, җырчы халкы дан-шөһрәткә омтыла, тәкәбберләнә, имеш. Ислам динендә тәкәбберлек иң зур  гөнаһларның берсе, янәсе. Резидәнең яшьлегендә дә алкышлардан, чәчкә бәйләмнәреннән башы әйләнмәде, киләчәктә дә  чама хисен югалтмас, иншаллаһ. Сәхнәдәге артистка  йөзләгән тамашачы карый, имеш. Резидәнең бер тапкыр да  сәхнәгә бот төбеннән кыска итәк, ими башлары күренерлек итеп тирән уелган декольтедан чыкканы булмады лабаса! Азгынлыкка этәргән җырлар башкармады. Сәхнә артларында кызмача баштан теләсә нәрсә кыланып йөрмәде. Хатын-кыз тәүфыйклы песи булып өйдә генә утырырга тиеш, янәсе. Резидә мең төрле авырлыклар белән гастрольдән гастрольгә йөреп акча эшләгәндә, фатир, йорт кирәк яраклары булдырганда ник әйтелмәде икән бу сүзләр?! 

Юк, Резидә ирен гаепләми, хисләрен хөрмәт итә. Үзе дә ул илле ел буе һәрвакыт Аллаһ исемен телгә алып яшәде. 15 яше тулгач, «Аллага тапшырдым», диеп  туган авылыннан Казанга  театр училищесына укырга чыгып китте. Театр артисты түгел, җырчы буласы килде. Әмма авылда үскән кызның музыка буенча махсус белеме юк, шуңа күрә музыка мәктәпләрен тәмамлап килгән казанлылар белән ярышудан курыкты. Училище тәмамлаганда, диплом спектакльләрен талантлы режиссер Дамир Сираҗиев карады һәм Резидәне күчмә театрга эшкә чакырды. Нәкъ шул елны күчмә театр утрак тормышка күчте. «Хәерле сәгатьтә» диде дә, Резидә Тинчурин театры труппасына килеп керде. Көтелмәгәндә ишелеп төшкән бәхеттән башы әйләнеп, мәхәббәтенә хыянәт итмәде. «Ринатны алсагыз гына театрга киләм», дип Дамир Сираҗиевнең үзенә шарт куярга тәвәккәлләде. Озакламый курсташы Ринат Әкбәров белән гаилә корып җибәрделәр. Теа­трның Каюм Насыйри урамындагы тулай торагында яшь гаиләгә бәләкәй генә бүлмә дә бирделәр. Гашыйклар беренче елларда кечкенә генә бүлмәне дә зур күреп, гөр килеп яшәде. Театрга килгән беренче көннән үк Резидәгә рольләр бирә башладылар. Режиссер Дамир Сираҗиев Тинчурин театрында үзенә күрә революция оештырып, труппаны да, театрның тоткан кыйбласын да 180 градуска үзгәртергә тели. Шунлык белән байтак артистларга эштән китәргә дә туры килә. Резидәнең исә театрдагы иң бәхетле еллары Дамир Сираҗиев исеме белән бәйләнгән. Артист өчен үз режиссерын табу – зур бәхет. Озак еллар театрда иҗат итеп тә режиссерларын таба алмаган актерлар бар. Резидә Төхфәтуллина беренче көннәреннән үк үзенең режиссерына тап була. Кемгә диген! Дамир Сираҗиевнең үзенә! Ул Резидәне җырчы актриса буларак ача. Театрга килгән беренче елларында Р.Төхфәтуллина кайбер актрисаларга ике-өч дистә ел дәвамында да башкарырга туры килмәгән рольләрне уйный. «Галиябану» спектаклендә Галия­бану, «Итил суы ака торур» тамашасында Аппак, «Ак калфак» драмасында Хәмдия, «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәр һ.б. рольләрне башкара. Гомумән, язмыш Резидәгә беренче елларда бик мәрхәмәтле була, иҗат ишекләрен киң итеп ача. Нәкъ шул вакытларда Камал театрының директоры Шамил Закиров шагыйрь Разил Вәлиевкә яшьләр өчен берәр пьеса язу  тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Озак та үтми, Разил ага «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»  әсәрен язып китерә. Аны академия театрында Дамир Сираҗиев куярга тиеш була. Әмма Дамир драма һәм комедия  театрына күчү сәбәпле, спектакль академия театрында куелмыйча кала. Сираҗиев яшьләрчә хыя­лый рухта иҗат ителгән матур бу әсәрне онытмый, Тинчурин театрында сәхнәләштерә. Төп роль Зөһрәне, әлбәттә инде, Резидә Төхфәтуллина башкара. Талантлы композитор Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән җырлар Резидәне бер баш югары үстерә. Шул арада уллары Рамил дә дөньяга аваз салып өлгерә. Әмма матур җырлаучы яшь актрисага нарасыен күңеле булганчы иркәләргә, ашыкмыйча гына бишек җырлары җырлап йоклатырга насыйп булмый. Нәкъ шул вакытта шагыйрь Разил Вәлиевнең тагын бер пьесасы буенча  «Әй машина, машина, җитте минем башыма» спектак­лен куялар. Режиссер Дамир Сираҗиев Р.Төхфәтуллинаны шушы тамаша өчен җилтерәтеп эшкә дәшеп китертә. 

Әмма кайгылар үткән кебек, рәхәт чаклар да бер бетә икән. Таулар кузгатырдай иҗат куәсе булган режиссер Дамир Сираҗиев үз театрын оештырып, үзе теләгән тамашалар иҗат итү өчен акча юнәтү максатында бизнеска китә. Тинчурин театрына бүтән режиссерлар килә. Һәм Р.Төхфәтуллинаның рольләре күзгә күренеп кими башлый. Гаилә тормышының да көе киткән чак. Ринат өйгә салгалап кайта. Резидәнең рольләргә тиенеп бәхетле булуы ире генә түгел, сәхнәдәше дә булган Ринатның күңеленә тынгы бирмәгәндер, бәлки. «Аллам ташламас әле», ди дә Резидә, улы Рамилне күтәреп, өйдән чыгып китә. Шул вакытта аны җыр коткара. Р.Төхфәтуллина концертлар белән йөри башлый һәм озак та үтми эстрада сәхнәсендә таныла. Галиябану, Сәрвәр, Хәмдия, Зөһрәләрне гәүдәләндергәннән соң кинәт рольсез калуның ни икәнен артист халкы гына аңлый. Шул вакытта яныңда терәк-таяныч булырлык кешең, юатучың  булмаса, бигрәкләр дә авыр. Җыр Резидәгә кабат аякка басарга ярдәм итә. Шуннан соң сәнгать сөючеләр Резидә Төхфәтуллинаны күбрәк җырчы буларак белә башлый. Ул елларда концертлар юаныч кына түгел, яшәү, улы Рамилне аякка бастыру өчен акча чыганагы да була. 

Күпме еллар җыр аша авыр уйларын, үпкәләрен таратты, бәгырен кимереп торган хисләрен чыгарды. Шулай күңеленә җиңеллек тапты, җыр­лардан яшәү көче алды. Шуннан соң җыр сәхнәсен ничек ташламак кирәк?! Дин кушмый дип, ни рәвешле җыр сердәшеңә хыянәт итәргә була?! 

Икенче ире белән гаилә корып яши башлаганда, Резидәгә утыз тулган иде инде. Ниһаять, ул чын мәхәббәтнең, гаилә бәхетенең ни икәнен белә башлый. Сәгатьләр буе авызны авызга куеп сөйләшүләр, бер күз карашыннан, бер ымнан бер-береңне аңлаулар, иреңнең эштән кайтуын түземсезләнеп көтүләрнең рәхәтен татый. Беренче никахының яшьлек хатасы, тәүге хискә бирелеп, ялгышу булганын аңлап ала. Улы Рамил дә ирне үз итә, аңа «әти» дип эндәшә башлый. Рамил янына тиктормас бер кечтеки  малай яки курчак кебек матур  кызчык алып кайтсалар, бәхетләре бөтенләй түгәрәкләнер иде дә. Ни кызганыч, уртак балалары булмый. Резидә тагын Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә була. Ясалма орлыкландыру операциясен генә дә биш тапкыр ясаталар. Аны бер ясатып караган кеше генә нәрсә икәнен белә. Кочак-кочак белешмә җыюлар, анализ бирүләр, сәгать җиткәнне көтүләр, уңай җавап өмет итеп табибләр күзләренә интегеп карауларны үз башыннан кичергәннәр бөтен авырлыкларын аңлый. Ә Резидә бу сират күперен биш тапкыр кичә. Уртак балабыз юк. Дин ишәергә өнди, имеш. Резидә бала табарга теләмәдемени? Теге чакта спектакль артыннан спектакль чыгарганда, Рамиленең йомшак нәни кул-тәпиләрен туйганчы үпмәде дә ич ул! Ак биләүләрнең башларны әйләндерерлек тәмле исен күңеле булганчы суладымы соң?! Гастрольдә вакытта кайнанасында калган нәни улын сагынып төннәр буе үксеп  чыга иде ләбаса! Күзләрдәге шешләрне яшерер өчен күпме кершән киткәнен үзе генә белә. Хәзер Рамилен кочаклап назламакчы була да, егет булып килгән малай оялгандай тыпырчына, кул астыннан шуышып чыга, назлаттырмый. Сөйгәненең күзләре белән караган нәни ул яки нәкъ аныңча елмайган бәләкәй кыз алып кайтырга бик тели Резидә дә. Хәтта суррогат ана табуга кадәр ба­рып җитәләр. Һәм көтмәгәндә сөйгәне, Аллага каршы бару гөнаһ дип, кырт кисә. Папка-папка җыелган белешмәләрне, табибтән табибкә йөрелгән чакрым-чакрым юлларны, өмет тулы елларны, түм-түгәрәк йөзле ташбаш малай һәм йомшак чәчле назлы кыз булып күз алдында торган матур хыялларны барысын да гүя упкын йота...

«Булды инде, бар да булды,
Агы да карасы да.
Күпме чәчәкләр үстердем
Йөрәгем ярасында...» – 

дип, моңсу хикәягә нәтиҗә чыгаргандай, Резидә Төхфәтуллинаның җыр сүзләре белән телгә киләм. Унөч ел бер җан булып яшәгән пары каядыр, белмим. Аллаһ юлында калебен агарта, кыйбласын турылыйдыр һаман... Резидә исә Аллаһ юлыннан тайпылганы да юк. Ни генә булса да, күңелен төшермәде, сер бирмәде. Сәхнәләргә бүген дә Клеопатрадай горур кыяфәт белән килеп чыга, тамашачыларына ихлас елмаюын бүләк итә. Хөкүмәткә ышанып ятмады, тормышны һәрвакыт үзе тартты. Яши-яши «Иделгә таянма, иргә ышанма» әйтеменең асылына да төшенде. Галиябану, Сәрвәр рольләре дә артта калды. Ир хатыны роле һәм аның белән бәйле үпкә-рәнҗүләр дә бераз тоныклана төште. Бүген язмыш Резидәгә иң мәртәбәле рольне башкарырга ирек куйды. Бөтен киртәләр аша үтеп, ниһаять,  ул үзен – бәхетле әни, ирекле шәхес, актриса һәм җырчы булып тамашачылар күңеленә кергән Резидәне тапты. Яралы күңелен исә  хуш исле гөлләр сыман тамган җырлары гына искәртә...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X