Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ЯКУТИЯДӘН – ДИПЛОМ БЕЛӘН

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры беренче тапкыр Саха Якутиягә барды. Анда ул "Туллук" курчак театрлары фестивалендә катнашып, "Иң шәп ансамбль" төрендә диплом белән бүләкләнде. Казан коллективыннан кала фестивальдә Владивосток, Братск, Чита, Находка һәм Нерюнгри шәһәрләреннән курчак театрлары катнашкан. Безнекеләрнең В.Катаев әсәре буенча куелган "Цветик-семицветик" спектакльләре тамашачыларның күңеленә бик хуш килгән....

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры беренче тапкыр Саха Якутиягә барды. Анда ул "Туллук" курчак театрлары фестивалендә катнашып, "Иң шәп ансамбль" төрендә диплом белән бүләкләнде. Казан коллективыннан кала фестивальдә Владивосток, Братск, Чита, Находка һәм Нерюнгри шәһәрләреннән курчак театрлары катнашкан. Безнекеләрнең В.Катаев әсәре буенча куелган "Цветик-семицветик" спектакльләре тамашачыларның күңеленә бик хуш килгән.

Артистларыбыз Мәскәүдән Нерюнгри шәһәренә 5 көн барган. Шулкадәр ерак җирләрдә яшәүчеләр безнең Казан театры турында кайдан белгән дә, ничек аларны фестивальгә чакырасы иткән соң? Баксаң, элек Нерюнгри курчак театрын оештыручыларның берсе Наталья Репина бүгенге көндә Белгород курчак театрында директор булып эшли икән. Ул "Әкият" театрын бик әйбәт белә һәм хөрмәт итә, күрәсең. Безнекеләр дөньяда нинди курчак театры фестивале, бәйгесе булса, барысында да катнашырга тырыша, һөнәрдәшләрен карап үзенең осталыгын үстерергә омтылып яши бит. Белгородта да театр фестивале бар. Анда да артистларыбыз гел барып йөри. Казаныбызда беренче тапкыр үткәрелгән "Шомбай-фест" халыкара курчак театрлары фестиваленә исә үзләре дә Белгород театрын чакырганнар иде. Шулай итеп аралашып, фикердәшләр, җанатарлар табып, Якутиягә кадәр барып җиткәннәр дә инде.

Сөйләүләренә караганда, Нерюнгри шәһәре бик зур түгел. Анда актер һәм курчак театры дип йөртелгән бердәнбер театр эшләп килә. Исеменнән үк аңлашылганча, театрларында һәм курчак, һәм драма спектакльләре куела. "Әкият"нең баш режиссеры Илдус Зиннуровта шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортына бару онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Бу йортка шунда яшәүче татарлар да бик теләп йөри икән. Илдус әфәндегә хәтта үзенең якташлары Аксубай кешеләрен очратырга насыйп булган. Якташы бизнес белән шөгыльләнеп, матур тормыш корып яши икән. Кайда гына гомер кичерсә дә, безнең татар югалып калмый, дип шатланып кайткан режиссер. Шәһәрдән 100 чакрым ераклыкта эвенк милләте яши торган авылга да барганнар. Андагы мәктәп балаларының чыгышларыннан милли киемнәрнең, гадәт-йолаларының, уеннарының әйбәт сакланышын күреп сокланып кайтканнар. Хуҗалар Казан кунакларын болан итеннән пешкән шулпадан да авыз иттергәннәр, шаманнар музеена да алып барганнар. "Саха Якутиядә табигать бик кырыс, елгаларда һаман да әле боз, тау башларында кар ята. Андый шартларда бәрәңге, яшелчә үстереп булмый, күп азык-төлек читтән килә. Әмма бернигә дә карамастан кешеләре бик ачык күңелле, эчкерсез", - дип тәэсирләре белән уртаклашты И.Зиннуров. Күңел сафлыгын җуймас өчен ыгы-зыгылы шәһәрләрдән ераграк яшәргә кирәк күрәсең, дип тагын 5 көн буе поездда уйланып кайткан артист халкы.

Якын киләчәктә исә "Әкият" театры Астана, Баку, Самара, Тула шәһәрләренә барырга җыена. Ә дөньялар имин торса, 2016 елда "Шомбай-фест" фестиваленә якутларны да чакырырга ниятләп торалар.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев