Мәдәни җомга

Яңара алмаган “Беренче театр”

К.Тинчурин театрында Г.Камалның «Беренче театр»ын куялар, дигән хәбәр таралгач, театр сөючеләрнең күңеле, һичшиксез, җилкенеп куйгандыр.

Бигрәк тә аның традицион һәм авангард театрлар каршылыгына корылуын, Галиәсгар аганың әсәреннән аермалы буларак, баш геройларның берсе Хәмзә байның яңа төр театрга каршы чыгуы турында икәнен белгәч, премьера көнен көнләп, сәгатьләп санаучылар шактый булгандыр. Режиссер Илнур Гарифуллин бу идеяне уңышлы итеп тормышка ашыра алса, чыннан да, кызыклы спектакль килеп чыгасы иде. Әмма өметләр акланмады.

Югыйсә сәхнәдә кызыклы яңалыклар да бар иде. Сәхнә зурлыгындагы бер-берсенә тоташтырылган ике келәм иске театрны, традицияләрне гәүдәләндерә, янәсе. Келәмнәр агач җирлеккә беркетелеп, анда ишекләр уелган һәм геройлар шул ишекләрдән кереп-чыгып йөри. Рәссам Александр Греньковның бу табышы шундый уңышлы ки, бу спектакльдә сәхнәдә башка нәрсә кирәкми дә сыман тоелды. Аз чаралар белән күпне белдерткән һәм вакыйгалар барышында куллану өчен файдалы келәмле декорация – тамашаның уңышы. Костюмнар буенча рәссам Наҗия Галимованың эше дә күзләрне иркәләде. Әмма модельер кос­тюмнарны сәхнә бизәлешләренә яраклаштырмыйча, үзләренә аерым иҗат итеп шактый оттырган. Нәтиҗәдә, Факиһә һәм Бибинең күлмәкләре келәмнәр янында югалып кала. Һәм күлмәкләренең төссезләнеп калуы тулаем образны тоныгракландыра төшә. 

Артистларга тел-теш тидерерлек түгел. Бигрәк тә иркә, назлы бай кызы Гафифәне гәүдәләндерүче Айсылу Мөсәлләмовага. Айсылу кебек үк һәр җөмләдә басымнарны урынында куеп сөйләшүче Хәбибрахман – Эдуард Никитинга да мактаудан башка сүз әйтеп булмый. Биби Диләрә Фәттахова да бер дигән. Фатыйх Айдар Фәтрахмановның да һәм уенында, һәм сөйләм телендә хилафлык юк. Факиһәне гәүдәләндерүче Альбина Гашигуллинаның уены төсмерләргә шундый бай ки, кайвакыт хәтта актриса артыгын кыланып җибәрә дигән тәэсир кала. Вәли образын иҗат иткән Илфак Хафизовның сөйләм телендә пафос күп, табигыйлык, тормышчанлык җитенкерәми кебек. Хәмзә байны уйнаучы Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов артык йомшак, мәрхәмәтле тоелды. Яшьләрнең өнен качырган усал Хәмзә бай түгел иде ул. 

Җыр-бию өлешләре матур гына килеп чыккан. Сәхнәдәге гармонияне ара-тирә урындык, ләгән белән шакылдаулар, дөбердәүләр генә боза. 

Аларына да түзәр идең, ахыр­дан Хәмзә байдан авангард театрны сүгеп көн күргән Кыек Каләмов ясап, аны пьедесталга һәйкәл итеп бастырып куймасалар. Бу ни бу, дип аптырашта калды шушы мәлдә тамашачы. Матур гына барган «Беренче те­атр»дан бер мизгел эчендә җилләр исте. Өстәвенә, рекламада вәгъдә ителгән традицион һәм авангард театр каршылыгын да күрмәдек. Шулай итеп тамашачыны алдаладылар булып чыга. Классиканы да ахыргача эзлеклелек саклап куя белмәделәр, ахырдан тәмен җибәрделәр, үзләре дә юньле-рәтле яңалык иҗат итә алмадылар. Бөтен көчәнүләре театрларны әнә шундый суррогатлар өчен тәнкыйтьләгән журналистларга үчләшүгә кайтып калды. Пушкин картасы белән күрсәтер өчен дип, балалар һәм яшүсмерләргә әнә шундый суррогат әзерләүләре бик аяныч.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: