Мәдәни җомга

Яңа “Маугли” балаларны җәлеп итәрме?

Утызга җитә торганнар буыны “Гарри Поттер” дип җенләнгән иде. Ә безнең әти-әниләр “Маугли”ны укып үскән халык. Ә хәзерге гаджетлар, телефоннар белән мавыккан балаларны сәнгатькә, театр дөньясына тарту өчен нинди булырга кирәк?

Сыгылмалы. Фантазияләргә бай. Тәҗрибәләрдән курыкмый торган. Замана баласы шундый иҗатка тартыла.

“Әкият” Татар дәүләт курчак театрында нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен Г.Киплингның “Маугли”ен сәхнәләштерделәр. Бу без күреп ияләнгән курчаклар спектакле түгел. Ягъни әлеге спектакльгә килгәч, пәрдә астыннан уйнатыла торган курчаклар көтмәгез. Аның афишасында ук музыкаль-пластик спектакль дип язылган. Шуңа да ритмлы биюләр, хәрәкәтләрне пластика ярдәмендә бирү спектакльдә зур урын алып тора. “Маугли” һинд малаена багышлап язылса да, тамашадагы музыка үзебезнекенә, татарныкына тартым кебек тоелды миңа. (Ә бәлки милли мотивлары эзләү ул татар журналистларына хас булганга шулайдыр...) Сүз уңаеннан, спектакльгә көйләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәинов язган.

Спектакльнең асылы бик гади. Биредә яхшылык һәм начарлык көрәше чагылыш таба. Кеше җан ияләре арасында иң якланмаганы, үзен-үзе саклый алмый торганы. Моны табигать белән күзгә-күз очрашкан Маугли да аңлый. Ул кеше булып түгел, ә үзен тәрбияләп үстергән бүреләр көтүендәге кебек урман санитары булырга тели. Көчсез сабыйны Шерханнан бүреләр өеме саклап кала. Маугли үзен яклаучыларга бурычы хакында онытмый.
– Театрның репертуарын караганнан соң, “Маугли”га тукталырга булдык. Бу, беренчедән актуаль. Икенче яктан театр өчен бу яңа, көньяк ноталары булган әкият. Шулай ук гадәти булмаган, зур битлекләр белән эшләнелгән спектакль әзерлисебез килде. Артистлар да моңа тиз генә күнегә алмады, – ди “Маугли”ны сәхнәгә куйган режиссер Рафаэль Таһиров. Әкиятнең инсценировкасын да ул үзе язган.

Кеше материалын алып, аны сәхнәгә кую күпкә җиңелрәк, дигән фикердә Рафэль әфәнде. Чөнки сәхнәгә куяр өчен материалны эшкәрткәндә драматургия серләрен дә белү таләп ителә.
– Без балалар өчен эшлибез, тырышабыз. Әмма спектакль өлкәннәргә дә кызык булыр дип уйлыйм. Чөнки һәр спектаклемне чыгарганда балаларга гына түгел, әти-әниләр дә карарлык булсын дип тырышам. Яңа ысуллар кулланам, материалны төрле юллар белән тамашачыга җиткерергә тырышам. Икенче яктан, классика һәрвакыт актуаль булып кала. Шуңа да спектакль замана балаларын да җәлеп итәр, дип ышанып калам, – диде Рафаэль Таһиров. 

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: