Мәдәни җомга

Яңа “Әлмәндәр”

Камал театрында гына түгел, совет заманында ил телевидениесенең Беренче каналында да тантана казанган спектакльне куярга алыну – үзе үк бер батырлык

Башкаланың К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Түбән Кама шәһәре театрының гастрольләре узды. Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев - эзләнмичә, сәхнәдә үз сукмагын салмыйча яши алмый торган режиссер. Бу юлы да, менә, Тинчурин сәхнәсенә Туфан Миңнуллинның Камал театры сәхнәсеннән 30 ел буена төшмичә уйналган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен алып килгән. Камал театрында гына түгел, совет заманында ил телевидениесенең Беренче каналында да тантана казанган спектакльне куярга алыну – үзе үк бер батырлык. Ә әсәрне сәхнәдә кую осталыгына, спектакль дәрәҗәсенә килгәндә, Түбән Кама театры артистларының уенына кул селтәргә һич ашыкмыйк әле.


Үз заманында дистә еллар буена сәхнә тоткан күренекле артистларның “Театрлар ваклана; бүген Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама гына түгел, хәтта Тинчурин яки Камал театрында да хан яисә ханбикә рольләрен уйнардай фактуралы артистлар калмады бит”, дип әрнегән сүзләрен бик күп ишеткән бар. Әйтик, шул ук “Идегәй” драмасының төп рольләрен башкарган Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Рузилә Мотыйгуллина уеннары үтә сагындыра. Тагын да дәвам итсәк, шул ук Камал театрында да, башка сәхнәләрдә дә бөек Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов һәм әле генә арабыздан киткән Нәҗибә Ихсановалар бик тиз генә туа алмый инде. Ләкин театрлар гына түгел, күзне ачып карасаң, аның бар дөньясы, хәтта кешелек үзе дә шактый вакланды бит. Без әле 30 ел элек кенә: “Менә, бүгенге көн җитәр дә, Америка штурвалы сигезенче дистәсен куып баручы һәм бер-берсен пычракка батыручы ике вак җанлы карт кулына калыр”, – дип күз алдына китерә алмый идек. Германияне дә унбиш ел буена, кайчакларда исен җуеп егылып китә торган Меркель атлы ханым, Францияне Саркози шикелле карак яки үзеннән 20 яшькә картрак хатыннар яратучы Макрон кебек президент җитәкләр, дип тә уйламадык. Шарль де Голль, Черчилль, Рузвельт кебек бөек җитәкчеләр, валлаһидер, тарих төпкелендә торып калды. Безнең парламенттагы фиркаләр уены да падишаһ сараендагы тагарак тирәли йөгерешкән ялагайлар бәйгесен хәтерләтә...

Түбән Кама театрындагы баш режиссер, “шәһәрнең мактаулы гражданы”, Татарстанның халык артисты исемнәрен яулаган Рөстәм Галиев тә Әлмәндәр ролен уйнарга тиктомалдан гына шәхсән үзе алынмаган инде. Ни кызганыч, республиканың нефтехимик бәдрәфе хәленә калдырылган Түбән Камада яшәргә атлыгып торучылар һич күренми. Рөстәм үзе башка бер театр артистын үз труппасына чакырып карар иде дә, ләкин аның яңа хезмәттәшенә фатир бүләк итәрлек мөлкәте-җегәре юк. Аннары һаман да бер сүз: республика сәхнәсендә газиз Шәүкәт ага Биктимеровны алыштырырдай талант иясе тумаган бит әле!

Ә шуңа карамастан Рөстәм Галиев үлемсез татар карты ролен күзләрдән яшь китерерлек итеп уйнап чыга алды. Әҗәл белән бәхәс-алышка күбрәк урын биреп, Рөстәм спектакльнең канвасын беркадәр икенче тарафка борып куя алган. Әҗәлне япь-яшь һәм сәхнә тәҗрибәсе әллә ни бай булмаган Алмаз Хөсәенов атлы егет башкара. Мин фәкыйрегез аның Лев Толстой әсәре буенча куелган “Холс­томер” спектаклендә ат булып уйнавын күреп хәйран калган идем. “Әлмәндәр”дә дә ул күрше кавем гасырлар буе изгәндә дә тезләнеп яшәүне белмәгән, күңел көрлеген, нәсел яшәешен җуймаган, изге күңелле татар картына гашыйк булып, аны якты дөньяда тагын ике-өч көн яшәтү хакына кыбырсынып йөрде. Әлмәндәр картны теге дөньяга алып китәргә фәрман биргән Газраилгә каршы чыгып, ул татар картын, бөек татар милләтенең символик вәкилен яклау юлына басты. “Өлкән агай, безне җәһәннәмгә алып китәргә ашыкма син, безнең милләт карты, әнә, хәтта бакый дөньяда да югалып калмый, анда да синең фәрештә кызларың белән кети-мети уйнап йөри әле”, – дип кисәтә ул һаман. Рөстәм Галиев яңарткан әлеге спектакльдә дә татар милләтенең юкка чыкмасына, мәңге яшәсенә олы ышаныч бар.

Бу спектакль, әлбәттә, хатирә дә. Аны караганда хәтер казанында Камал сәхнәсендәге “Әлмәндәр” спектакле белән параллель үткәрергә, бизмәнгә салырга да туры килә. Әлбәттә, бүген үзенең “Үл-л-л-ә-әмм!” дип әйтүләре белән бәгырьләрне телә торган газиз Нәҗибә апаны, “Ә-әт-ти-и”, дип еламсырап сузу­лары белән “егып сала” торган Ирек Баһмановны, сәхнәгә килеп чыгышы белән үк гашыйк итә белүче Равил Шәрәфине алыштырырдай артистларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый инде. Аларның һәммәсе милләт күңелендә кабатланмас артист, бөек шәхес булып тезелешеп кала.

Рөстәм Галиевкә барыбер дә рәхмәт. “Шәүкәт абый, Нәҗибә апаларны табып булмый”, – дип кенә, Туфан аганың бөек “Әлмәндәр”е татар сәхнәсеннән юкка чыгарга тиеш түгел иде. Шул Камал сәхнәсендәге Әлмәндәр, Өммия, Искәндәр, Әҗәл уеннары 1970-2000 елгылар буынында татар милләтенә һәм татар сәнгатенә мәхәббәт уятты, Түбәнкамалылар куйган “Әлмәндәр” дә ихтирам һәм соклану уятмыйча калмас. Бу әсәр бүген дә милли горурлыгын, газиз телен җуя барган кардәшләребезне гафләт йокысыннан уяту өчен кирәк. Ходайга мең шөкер, “Әлмәндәр”нең талымлыгын, хаҗәтлеген тоеп, аны Түбәнкамалылардан соң кайбер халык театрлары, Казандагы курчак театры, Абхазиягә барып Минзәлә театры режиссеры Дамир Сәмирханов, Туймазы драма театры да үз сәхнәләрендә кабатлаган инде. Ак юл, ­“Әлмәндәр”гә! 

И.ВАХИТОВ.

Рамил ГАЛИ  фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: