Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Үр талантка буйсына

Рөстәм Асаевның да күңелен кечкенәдән әнә шул сихри моң биләп ала. Үсмер чактагы хыялларын тормышка ашыра.

Искиткеч матур, сирәк була торган бас тавышлы якташым Рөстәм Асаев белән беренче тапкыр моннан унбиш ел чамасы элек Казан дәүләт консерваториясе бинасында очрашырга туры килде. Мин аңа данлыклы якташларымны барлап, күренекле җырчы, профессор Зилә Даян кызы Сөнгатуллинаны эзләп килгәндә тап булдым. Гәрчә иҗат гомеремдә Башкортстан һәм Татарстанның йөзләгән сәнгать әһелләре хакында язарга туры килсә дә, мин моңа кош тоткандай сөендем. Һәрдаим аның елмаюлы йөзеннән сирпелгән нурлар, ихласлык беркемне дә битараф калдырмый. Гадилеге, авылча сөйләше шундук әсир итә. Ә сер сандыгын ачып, үткәннәргә бер караш ташласаң, ниләр генә сыймаган анда! Чагыштырмача яшь Рөстәмгә бормалы тормыш сукмагыннан атлаганда күңел түрендә гел кояш нурлары гына уйнамагандыр, болытлы, давыллы мизгелләре дә булгандыр. Дөнья бит ул... 

Ул үзенең алдына буе җитәрдәй генә изге максатлар куеп талпынды. Әткәй-әнкәсенең фәһемле киңәшләре, үзенең илаһи көче, дәрт-дәрманы, таланты аның барыр юлларында офыкларны киңәйтә. Ә бит барысы да тәүге сулыш алган, ялан тәпи йөгереп киткән туган җирләрдән башлана. Рөстәм дә «очар канатлар» куйган, Әмирхан Еники, Рим Хәсәнов кебек күренекле шәхесләр биргән төбәктә тууына шатлана да, чиксез горурлана да. Һәм «Бик сагындым сезне, якташлар», дип җырлап та җибәрә. Шунда инде гүзәл табигатьле Балышлы авылының иксез-чиксез иген басулары, урман-кыр, инешләре, шау-шулы мәктәп еллары күз алдына килеп баса. Гәрчә аның укытучысы Филзә Хәкимова булу (БДУда бер төркемдә укыдык) миндә кызыксыну уятты. Аның белән күптән очрашкан юк. Ә Рөстәм белән сирәк-мирәк очрашып, телефон аша аралашып торабыз. Берничә ел элек минем туган якта – Бишбүләк районында патриот шагыйрь Фатыйх Кәримнең юбилеенда очрашкан идек. Фотога да төштек. Баксаң, менә үзенең дә юбилее килеп җиткән икән. Яшь тә түгел, карт та түгел, нибары 45 кенә. 

Артка әйләнеп карасаң, сагынып та, шатланып, моңсуланып та искә алыр чаклар бар. Авыл баласының да уй-хыяллары була. Бигрәк тә иҗатка омтылган кеше һәрвакыт эзләнеш мизгелләрен кичерә, яңалыкка, үсешкә омтыла. Заманында Башкортстан тамашачысы Рөстәм Асаевны Уфа сәнгать училищесыннан, сәнгать академиясеннән, ә туган ягы – Благовар районы Балышлы авылы халкы мәктәп чорыннан бирле җыр-моңга әвәс, сәләтле яшь җырчы буларак кабул итә. Авылда үткәрелгән мәҗлесләрдә, кечкенә чакларда мич арасындагы чаршау артына качып-посып, татар-башкорт халык җырларын кемнәр генә тыңламады икән?! Әнә шулар барысы да буыннан-буынга, кичәдән бүгенгегә күчә килгәндер дә инде. 

Рөстәм Асаевның да күңелен кечкенәдән әнә шул сихри моң биләп ала. Үсмер чактагы хыялларын тормышка ашыра. Нәтиҗәдә, махсус сәнгать уку йортларын уңышлы тәмамлап, үзаңлы тормыш юлына баса. Башкортстанда яшәгән чорда да шактый гына концетларда видео­клиплар яздыртуда катнаша, матур гына уңышларга ирешә. 

Еллар үтү белән аның күңеле нурлы, моңлы Казанга тартыла, үсешкә омтыла. Рөстәмгә бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә аспирантурада уку, опера студиясе солисты, Казан шәһәр филармониясе җырчысы булу – барысы да җиңел генә бирелми. Әмма тырышудан туктамый ул. 

Тора-бара Рөстәм борынгы, данлыклы Казанны үз итте, аны яулауга иреште. Аның шау-гөр килеп торган урамнарыннан ул кыю адымнар белән атлый, сәхнәдә дә үзен ышанычлы тота. Ә бит кайберәүләр зур шәһәрдә югалып кала. Рөстәм исә җыр-моң диңгезендә колач җәеп йөзә, иҗат үрләрен яулый. Аны кайда да беләләр, үз итәләр, күпләр тырышлыгына, гадилегенә дә соклана. Заманында аңа Казан дәүләт консерваториясендә студентларны укытырга туры килде. Гастрольләр еш булгач, билгеле, вакытка җайлашу кыен. Югыйсә, үзен Казан дәүләт мәдәният институтына да, музыка көллиятенә дә укытырга чакыралар. Әлегә ризалашмаган. Күрәсең, акча колы булып яшисе килми. Шуңа да, ул бер урында берегеп, күңел биреп эшләүне хуп күрә. Моның нәтиҗәсе дә озак көттерми. 

Вакыт дигәнең бик кыска булса да, Рөстәм аны дөрес итеп, нәтиҗәле, максатчан куллана. Иҗат мәйданында ныклы, ышанычлы басып торган, чәмчел сәнгать кешесенә чагыштырмача тиз вакыт эчендә фатир алу, шулай ук мактаулы исемнәргә лаек булу матур уңыш бит ул. Моның белән ул Казан шәһәре филармониясенә, аны үз иткән, яраткан тамашачысына олы рәхмәтле. 

Бер уңайдан Рөстәм Мәҗит улының күркәм сыйфатларыннан: ярдәмчеллеген, эчкерсезлеген, изге күңелле булуын искә алмый мөмкин түгел. Берничә ел элек Казанда ­Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шау­лап үткәрелгән иҗат кичәмдә минем якташларым: халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова, җырчы, композитор Илшат Вәлиев һ.б. иҗат әһелләре белән беррәттән, Рөстәм Асаев та үзенең дәртле җырлары белән катнашкан иде. Алай гына да түгел, авылда сабантуй үткәрүдә, мәчет төзү эшләрендә ярдәм кулы суза. Якташымның мондый изгелеген, кадер-хөрмәтен ничек онытасың?!

Әйткәнемчә, без аның белән телефон аша еш аралашабыз. Ул юлда булса да: «Сөйләшә алмыйм», дими, хәлләребезне белешәбез. «Сөенечләре күбрәк булсын», – дибез дә оптимистик рухтагы хәбәрләргә күчәбез. Баксаң, быел яз айларында Рөстәмгә «Татарстан Респуб­ликасының халык артисты» исеме бирелгән икән. Аннан алдарак «Башкортстан Респуб­ликасының атказанган артисты» исеменә лаек булган иде. Сөенеч өстенә сөенеч бит. Болар – һәммәсе дә озак еллар тугандаш халыклар мәнфәгате өчен җаныңны фида кылып, йөрәк җылыңны биреп, яраткан эшеңне ихлас башкару нәтиҗәсе дип кабул итәргә кирәк. Шулай булмаса, ике республика халкы да, аларның җитәкчелеге дә сиңа шундый кадер-хөрмәт күрсәтер ­идемени?!

Сүз уңаеннан, Рөстәм халык, ретро җырлар белән опера, романс, классик җырларны да бердәй әһаңлы, оста итеп башкара. Гадәттә, без аның «Гармун моңы», «Яшәргә, иркәм, безгә», «Әдрән диңгез», «Киек казлар китә», «Сагынам авылымны», «Яндырма күперләреңне», «Батырларга», Татарстанның халык артисткасы Бәширә Насыйрова белән башкарган «Исеңдәме» җырларын сагынып көтәбез. Ә кызы Гөлназ белән бергә башкарган «Кышкы романс» җыры һәркем күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәдер. Шулай ук Гөлназ үзе башкарган «Чулпан» җыры шәхсән күңелемне бик тә тетрәндерә. Рөстәмнең татар, башкорт, рус, итальян телләрендә җырлавы да күпләрне битараф калдырмый. Һәркайсын оста итеп, табигый тавышы белән башкара. Артистның сәхнәдә тотышын да, тыйнаклыгын да сизгер күңелле тамашачы тиз тотып ала. Үз чиратында Рөстәм дә моны тиз тоемлый. Югыйсә, соңгы вакытта, бигрәк тә талантсызлар тыйнаклык, чама төшенчәләрен санга сукмый, әрсезләр юлына баса – төрле исемнәр алуга да ирешәләр хәтта. Гадәттә, халык аларның чыгышларына битараф кала. 

Бу яктан исә Рөстәм Асаевның күңеле дә, намусы да саф. Җигелеп, җиренә җиткереп эшләргә ярата. Кайберәүләр кебек клиплар төшертү белән дә мавыкмый. Шунысы сөенечле: әтисе Мәҗит исән чакта әнисе Рәмзилә катнашлыгында ямьле җәйге чорда «Бәхет» исемле клип төшерелә. Соңгы истәлек булып мәңгегә калды. Анда әтисенең техниканы яратуы, өздереп баянда уйнавы, хәзрәт буларак Коръән укуы, әнисенең йорт-курада мәш килүе чагылыш таба. Рөстәмнең тау­дан авылының матурлыгына сокланып: «Бәхет бит ул әти-­әни сине туган йортта көтеп торса», – дип җырлавы гына да ни тора!

Ни үкенеч, коронавирус зәхмәте әтисен 70 яшендә бу якты дөньядан алып киткән. Рөстәм бу югалтуны бик авыр кичерде. 

Аяныч, Гөлназ белән Вилданның улын күрә алмады. Шунысы да үкенечле: Рөстәмнең ноябрьдәге концерты да үткәрелми калды. Әмма тормыш дәвам итә, ә ул гомер иткән юлдашың-тормыш иптәшең, балаларың белән матур. Гөлназдан кала, Айгөл белән алар Мөслимне, Әминәне, Хәбилне тәрбияли. Күренекле җырчыга олы хөрмәт йөзеннән бер улларына Мөслим Магомаевның исемен кушканнар. Рөстәм аны үзенең кумиры дип исәпли. Шулай ук якташы, 32 яшендә РСФСРның халык артисты исеменә лаек булган мәшһүр җырчы Радик Гәрәевны да үзенең остазы дип кабул итә. Шуңа да ул, аларның репертуарындагы кайбер җырларны хөрмәт йөзеннән бар булмышын эшкә җигеп, ихлас башкарырга тырыша. Бу күренекле артистларның рухы алдында баш июедер, бәлки. 

 Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев