Мәдәни җомга

УПКЫН ӨСТЕНДӘ БИЮ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә драматург С. Юзеевнең пьесасы буенча куелган "Хафалы биюләр" спектаклендә бөтен вакыйга биюгә корылган дияргә була. Чөнки калын кесәлеләрнең ялын оештырып алар алдында биеп йөрүче, туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә тәлинкә тотучылар тасвирланган монда. Илдус Габдрахмановның биюгә һәвәслеге турында театр сөючеләр күптәннән белә булыр....

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә драматург С. Юзеевнең пьесасы буенча куелган "Хафалы биюләр" спектаклендә бөтен вакыйга биюгә корылган дияргә була. Чөнки калын кесәлеләрнең ялын оештырып алар алдында биеп йөрүче, туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә тәлинкә тотучылар тасвирланган монда. Илдус Габдрахмановның биюгә һәвәслеге турында театр сөючеләр күптәннән белә булыр. Бу спектакльдә ул сәхнәдәшләре Наил Дунаев һәм Алмаз Гәрәевне дә осталарча бию диңгезенә алып кереп китте. Чыннан да, байгураларны ашату сәхнә буйлап тыз-быз чабышып йөрүдән башланып киткән булса, тора-бара импровизация, бию рәвешен алды.
Бию турындагы спектакль ничек инде биючесез булсын ди? Биюче кыз (Айгөл Миңнуллина) азгын байлар алдында шәрык биюен башкарыр өчен чакырылган. Әмма аның биюе теге өч тәлинкә тотучыныкыннан нык аерыла. Аңа спектакльдә бөтенләй бүтән вазифа йөкләнгән. Байгуралар күңелен күреп йөрсә дә, кызның күңелендә хыял кошы талпына. Ахыр чиктә биюче кыз үзе артыннан теге өч мескенне дә ияртеп иреккә "очачак". Спектакльдә бию шул дәрәҗәгә җитә ки, бер күренештә хәтта сәхнәдән аерылып югарыга аша. Биюче кызның ир-егетләрдән берсе белән һавада башкарган биюе мәхәббәтне гәүдәләндереп кенә калмый. Кыз күңелендәге хыял кошының канатларын киң җәйгән мизгелне режиссер Рамил Гәрәев әнә шулай хәл итеп куйган.
Спектакль бүгенге тормышны чагылдыра. Икейөзле, куштан, дөньяда үз файдаларын гына күреп яшәүче хәйләкәр, ялагайларны, гомумән, адәм баласының көчсезлеген фаш итә. Әмма спектакльдә икенче мәгънә дә ярылып ята. Анда вакыйгалар тикмәгә генә таулар арасындагы упкын өстендә бармый. Тормыш, чыннан да, упкынга тәгәри ләбаса! Чөнки спектакльдәге Атабай, Руфин, Раян, биюче кыз кебек коллар миллионлаган. Элек яшьләр һөнәр алып, завод, фабрикаларда эшләүне зур дәрәҗә санаган булса, хәзергеләр өерләре белән банк офисларына, кафе-рестораннарга, кунакханәләргә, супермаркетларга эшкә урнаша.
Алар бернәрсә җитештерми, бөтен эшләре - калын кесәлеләрнең кесәләрен тагын да калынайту. Шул рәвешле яшьлекләре, гомерләре әрәмгә уза. Спектакль геройларының иң ахырдан упкынга сикереп, ирекле булулары символик мәгънәгә ия. Чыннан да, һәр кеше үзенең язмышын үзе хәл итә. Тели икән, тәлинкә тота, яки күңеле авазын ишетеп, кешечә яши. Ә тормыш үзе - упкын өстендә бию.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Спектакльдән күренешләр.
Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: