Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Унбиш яшьтән башланган иҗади юл

Сәхнәдә кулчатыр тотып, сыгылмалы бию хәрәкәтләре, пантомима күренешләре белән чыгыш ясаучыны яки алып баручыны күрсәгез, ул – оригиналь жанр остасы, конферансье, Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдинов булыр.

Аңа бу көннәрдә алтмыш биш яшь тулды, сәхнә эшчәнлегенә дә тиздән илле ел була икән. Чыннан да, сәхнә остасының эш кенәгәсен карасаң, гаҗәпкә каласың: аны бик яшьли, 1969 елда ук филармониянең эстрада бүлегенә конкурс нигезендә кабул итеп, сөйләм жанры артисты сыйфатында башка бер төркем яшь башкаручылар белән Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате студиясенә укырга җибәргәннәр. Алар анда белем алып, татар эстрада сәхнәсенә яңа сулыш өргән, филармониягә кайтучы артистлар арасында яңа жанр – пантомима, оригиналь жанр белән яңа программа әзерләгән Виктор Шәрәфетдинов та була. «Әлеге номерны яңа хәрәкәтләр, алымнар белән баетып, филармония сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы концертларында да чыгыш ясыйм», – ди Виктор абый.


Ул бүген концертлар алып баручы буларак та тамашачыга яхшы таныш. Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев һ.б. әдипләрнең әсәрләрен җыр, пластика, музыка белән бәйләп, үзенчәлекле рәвештә тамашачыга тәкъдим итә. Заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең инаугурация концертын алып баруны да Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Мостафина белән аңа йөклиләр. Хөкүмәт күләмендә уза торган бик күп мәдәни чараларны, илебезнең бик күп төбәкләрендә үткән Татарстан сәнгате көннәре декада концертларын да еш алып барырга туры килә аңа. Соңгы елларда «Балкыш» респуб­лика фестивале гала-концертларының да даими алып баручысы ул.

«УКЫТУЧЫ МАЛАЕ...»

Виктор Шәрәфетдинов Балык Бистәсенең Олы Солтан авылында туган. Әтисе Шәйхетдин – гаиләдә иң олысы, аннары Миңневәли, Әкълимә, төпчекләре Равил абыйсы була. Викторның әтисе сугышның соңгы елларында Кара диңгез буенда хезмәт иткәндә салкын тидереп кайткач, үпкә чире белән утыз өч яшендә якты дөньядан китә.

Әнисе Наталья Георгиевна Олы Солтанга рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып килә. Әтиләре вафатыннан соң, алар унике чакрым ераклыкта урнашкан Рус Казасы авылына күченә. Ун яшьлек Викторның һәм абыйсы Маратның дусларыннан аерылып китәсе килми, әлбәттә. Нишлисең, тора-бара ияләшәләр, әнисе ягыннан әбисе һәм дәү бабасы белән бер түбә астында яши башлыйлар. «Мин кечкенәдән үҗәт, шаян булганмын, малайлар белән шаярып, сугышып та ала идек. Шулай бервакыт күрше малай биткә кар бәргәч, аңардан үч алам дип, дәрес бетүен көтеп тордым да, аңа кар ыргыттым, аның ирене җәрәхәтләнде. Шуннан кич алар әнисе белән безгә килде. «Үзе укытучы малае, үзе сугыш чукмары»,– дип зарлана әнигә теге апай. Алар киткәч, әни мине җылый-җылый орышты. Шуннан соң мин бик үзгәрдем, мыштым гына йөрүче, тыңлаучан малайга әйләндем дә куйдым», – дип искә ала Виктор абый балачагының шул мәлен.

«ШТАНГАЧЫ»

Мәктәптә уку елларында ул үзешчән сәнгатьтә еш катнаша, район үзәгендә узган концертларда төрле скетчларда уйный. Әнисе укытучы булгач, андый пьесаларны табып кына тора. Алар авылында җыр-бию­дән беркайчан да баш тартмаганнар.

Әнисе зур радиола сатып алгач, кичлә­рен малайлар бик шатланып төрле плас­тинкалар тыңлый. Бигрәк тә Аркадий Райкинның монологлары зур кызыксыну уяткан, Виктор кайбер өлешләрен ятлап, кабатлап та йөргән. «Бервакыт туганнарыма баргач, телевизордан (ул чакта телевизор сирәк кешедә генә иде) популяр цирк артисты Леонид Енгибаровның «Штангачы» дигән пантомима күренешләрен күреп таң калдым. Аны исемдә калдырып, күрше авылга концерт белән баргач, үземчә шуңа охшаш трюк та күрсәттем әле. Шуннан башланды минем бу һөнәр белән мавыгуым. Мин моны уйлап киләчәктә дә артист булырмын дип эшләмәдем югыйсә. Тик язмыш кушуымы, бу минем киләчәк һөнәрем булып китте», – дип искә ала ул.

15 ЯШЬЛЕК АРТИСТ

«Халкыбызның яраткан артисты Равил абый Шәрәфиев – әтиемнең бертуган энесе. Ул безне аталарча кайгыртып, тормышыбызны оештырып, хәзер дә күзәтеп тора торган кеше. Ул заманында театрдан китеп филармониядә нәфис сүз остасы булып эшләп ала. Нәкъ шул вакытта, 1969 елда филармониядә Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате студиясенә бертөркем яшь башкаручыларны укырга җибәрү өчен конкурс оештырыла. Равил абый да әлеге конкурсның жюри составында була. Ул минем дә иҗат юлын сайлавымны теләгәндер, һәм үгетләп шул конкурска әзерләнергә кушты. Күңелем белән мин моңа әзер идем. Тиз арада репетитор табып, без төрле мәсәлләр, проза әсәрләре сайладык. Конкурсның йомгаклау өлешендә филармониянең балет залында Һади Такташның «Мокамай» поэмасыннан өзек, «Кырмыс­ка футбол уйный» (авторын хәтерләмим) дигән шаян шигырь сөйләдем. Жюри рәисе Мәскәүдән килгән Леонид Маслюков һ.б. жюри әгъзалары чыгышымны уңышлы дип тапты һәм нәфис сүз осталары төркеменә кертте».

Шулай итеп унбиш яшьлек Виктор Шәрәфетдиновны башка артистлар – Н.Кашапова, Н.Низамиева, М.Вәлиева, З.Яруллина, К.Хәйретдинова, З.Нурмөхәммәтов, Р.Сибгатуллина, Р.Ибраһимова, Э.Закирова, М.Мөхәммәтдинов, 
Р.Юнысов, Т.Романова, Г.Васильева, А.Зинатов белән филармониянең өченче категорияле артисты рәвешендә аена 
69 сум оклад белән эшкә кабул итәләр һәм алар филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов җитәкчелегендә Мәскәүгә юл тота. «Мәскәүгә килеп төшкәч, без башта күмәк фотога төштек, аннары Мәхмүт абый безне укый торган җиргә алып китте. Мин авызымны ачып өскә йортларга карап бара торгач, артка калганмын. Карасам, беркем дә юк, безнекеләрдән җилләр искән. Шунда таксига утырып, ВДНХга барабыз дигәнне истә тотып, анда киттем һәм кичкә таба гына эзләп таптым»,– дип искә ала ул.

Остаханә ике катлы Яшел театр (Зеленый театр) бинасында урнашкан була, аның бер ягында акробатика, икенче ягында бию заллары эш алып барган. Җәен биредә ачык сәхнәдә цирк программалары күрсәтелгән.

Көннең беренче яртысында аларга бию дәресләре керә, аннары һәрберсе үз педагогы белән шөгыльләнә. Виктор Шәрәфетдинов сөйләм техникасы буенча педагог-актриса Александра Харламова классында һәм Алла Шапоринада укый. Студиядә укыганда ул шулай ук пантомима, жонглерлык, фокус күрсәтү серләрен үзләштерә. Аларга сәхнә костюмнары да әзерлиләр. Уку елларында П.Чайковский исемендәге залда Татарстан сәнгать осталары концерты оештырыла. Анда Татар дәүләт симфоник оркестры, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек мәшһүр башкаручылар чыгыш ясый. Студиядән җырчы Рабига Сибгатуллина катнаша. Эстрада өчен ул чорда яңа күренеш булган оригиналь жанр – пантомима номеры белән Виктор Шәрәфетдиновка да чыгыш ясарга насыйп була.

ОСТАЗЫНЫҢ ХӘЕР-ФАТЫЙХАСЫ

«Иҗатыма юл күрсәткән һәм үзенең киңәшләрен биргән зур шәхесне – филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт ага Нигъмәтҗановны хөрмәт белән искә алам. Без әле дә аның белән элемтәдә. Уку елларында да Мәхмүт ага ярты елга бер мәртәбә безнең янга килеп китә иде, филармония директоры Михаил Первинны да үгетләп китерә иде кайчакта. Алар әзерләгән программаларны тамаша кыла иде»,– дип искә ала ул остазын.

ИҖАДИ ТАНДЕМ

Уку елларында Виктор биюче Эльба Закирова белән якыннан танышып, аларның арасында мәхәббәт хисләре кабына. Остаханәдә уку аларның иҗади һәм шәхси тормышын башлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Шәрәфетдиновлар үзләре генә эшкәрткән, сәхнәләштергән биюләр арасында Сара Садыйкованың «Танго»сы, дәртле «Куба карнавалы», Муса Җәлилгә багышланган «Үлмәс җыр» героик хорео­график күренеше һәм «Чәйгә чакыру» дигән татар биюләре бар.

Казанга кайткач, әлеге төркем «Сәхнәдә яшьләр» дигән программа белән Татарстан авыллары һәм Советлар Союзы шәһәрләре буйлап гастрольгә чыга. Бер ел эшләгәч, В.Шәрәфетдинов армиягә китә, аннан кайткач, Эльба Закирова белән өйләнешәләр. Бәхетле гаиләнең бер кызы һәм улы туа.

В.Шәрәфетдинов филармониядә  Т.Якупов, З.Нурмөхәммәтов, Р.Ибраһимова, З.Шәрифуллина эстрада төркемнәрендә алып баручы һәм оригиналь жанр артисты булып чыгыш ясый. Алар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов бригадасы белән сигез ел эшләү дәверендә Италия, Мальта кебек илләргә барып, татар мәдәниятен җиткерә.

1977 елда Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсында «Чәйгә чакыру», «Цирк килде» хореографик номерлары белән катнашып, дипломант исемен яулыйлар. Бу конкурстан соң аларга Польша, Финляндия шәһәрләрендә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сос­тавында Никарагуа, Африка илләрендә чыгыш ясарга насыйп була.

1995 елда Виктор Шәрәфетдинов янә Мәскәүгә барып белемен камилләштерә, читтән торып Россия театр сәнгате академиясенең «Эстрада һәм массакүләм чаралар үткәрү режиссеры» дигән белгечлек алып чыга. Эльба белән алар яңа парлы биюләр өйрәнеп, сәхнәгә куя.

ШӘРӘФЕТДИННӘР НӘСЕЛЕ ДӘВАМЧЫСЫ

«Заманында Зөһрә Шәрифуллина бригадасында эшләгәндә улыбыз да бию белән катнашты. Сәхнәгә өчәү шарлар белән биеп чыккан идек. Ул кечкенәдән биергә сәләтле бала булды. Нинель Юлтыева аны хореография училищесына да чакырган иде. Озак уйлагач, театр юнәлешен сайлады, Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге югары театр институтын, аннары магистратураны тәмамлады. Бүгенге көндә «Таганка актерлары бердәмлеге» театрында дүртенче ел уңышлы гына эшли, кино сәнгатендә дә катнаша, эстрадада биюче буларак чыгышлары да бар», – дип сөйли Виктор абый уллары Айдар турында.

Алсу ХӘКИМОВА, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе музее мөдире.

 

1.Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. 2015 ел.

2.Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Целиноград шәһәре, 1982 ел. Флейтист Александр Калигер.

3."Чәйгә чакыру" биюе.

4. "Цирк килде" номеры. Финляндия, 1982 ел.

5."Цирк килде" номеры. Финляндия, 1982 ел.

6.Айдар Шәрәфетдинов.

7.Виктор Шәрәфетдинов, Эльба Закирова. 1999 ел.

8.Татарстан сәнгать осталары концерты. Ленинград, 1984 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев