Мәдәни җомга

Ул яши, сулый, ярата…

Бүгенге йөзләгән җырчы арасында Илгиз Мөхетдинов, әле яшь булуына карамастан, үз йөзе, үзенчәлекле тавышы, ачыклыгы, белемгә омтылышы, зәвыгы белән аерылып тора.

Таныш булыгыз–Илгиз Мөхетдинов, консерватория тәмамлаган җырчы, һәртөрле вокалистлар конкурслары җиңүчесе. Бүгенге йөзләгән җырчы арасында ул, әле яшь булуына карамастан, үз йөзе, үзенчәлекле тавышы, ачыклыгы, белемгә омтылышы, зәвыгы белән аерылып тора. Илгизне без студент чагыннан ук күреп, яратып өлгердек. Казан егетенең саф татарча  иркен сөйләшүе, татар халык җыр­ларын киң сулыш белән башкаруы гаҗәп түгелмени? Ул бик кызыклы яңгырашлы, үзгә җырлар да авторы. Илгиз башкарган «Бик бәхетле булыр идек без», «Яшә, сула, ярат», «Ак болытлар» кебек җырлар күңелгә уелып калырлык. Өстәвенә, ул әле төпле фикерле, сәнгатебез, телебез өчен җан атып яшәүче дә булып чыкты. Әйдәгез, үзенә сүз бирик. 


Бәхетем – остазлардан 

Мин Казанда туып-үстем. 155 нче гимназиядә укыдым. Әти-әнием гади эш кешеләре, әни – аш-су остасы, әти – машина йөртүче. Энекәшем бар, экспедитор булып эшли. Балалар бакчасыннан ук җырлый башладым. Беренче сыйныфка килгәч, безгә искиткеч укытучы туры килде – Зөлфия Хәким кызы Фәйзрахманова. Ул безне фәннәр дөньясына гына алып кереп калмады, ә эчке дөньябызны баетырга, ныгытырга тырышты. Без бик бәхетле кешеләр идек, чөнки укытучыбыз Зөлфия апа иде! Без аны бөтен сыйныфыбыз белән яратып, сөеп укыдык, ул безгә икенче әниебез сыман булды. Ул безне китап укырга өйрәтте, җырлар өйрәтә иде. Тукайның «Туган теле»н без шул дәрәҗәдә сәнгатьле итеп сөйләргә тиеш идек, ниндидер имтихан биргәндәге кебек, дәрт белән, илһам белән!.. Шулай беркөнне ул безнең класска җыр укытучысын алып керде. Без, 32 бала, авызларыбызны ачып көтеп утырабыз. Бу абыйга һәрберебез «Туган тел»нең берәр куплетын җырлап күрсәттек. Бу Рамил абый Ибәтуллин иде. Шул көннән башлап, 9 ел буе ул минем җыр буенча остазым булды. Ул көнне ул 4 кызны, 2 малайны сайлап алган иде. Халык җырларын ул өйрәтте. Бик озаклап «Рамай»ны өйрәнгән идек. Ярты елдан артык вакыт китте аңа. Калган 5 бала акрынлап таралып бетте, ә мин калдым. Рамил абый мине күп төрле конкурсларга йөртте. Сара апа Садыйкова җырларын башкара торган «Калфаклы сандугач» бәйгесендә гран-при алдым, «Чит илләргә чыксаң» дигән җыр белән… 9 ны бетергәч, мәктәптән китәргә җыендым. «Кая барасың, энекәш?» - диде Рамил абый. Кая барасымны белми идем, дөресен әйткәндә, башта төрле уйлар йөри иде. Ул мине музыка училищесына барып карарга күндерде. Шулай итеп, укытучым мине музыка көллиятенә алып китте. Анда безне Венера апа Гәрәева каршы алды. Килеп керүгә шундый сөйкемле, көләч йөзле ханым каршы алуы бөтен күңелемне эретте… Югалып та калдым – мин бит уку йортларында профессорлар, зур, җитди кешеләр укытадыр дип уйлый идем. Венера апа башта минем белән әңгәмә корды, сораштырды. Җырлап та алды. Аннан соң мине шул-шул көннәрне тыңлауларга килерсең, дип озатып калды. Шулай итеп, мин музыка көллиятенә килеп эләктем. Доцент Эльвира Хәбибуллина минем педагогым булды. Венера апа да гел күзәтеп торды, аның хорында да җырладым. Мин татар халык җырлары бүлегендә укыдым. Эльвира Солтановна минем икенче вокал укытучым булды, мин хәтта укытучым алышынуны сизми дә калдым, ул нәкъ Рамил абый алымнары белән укытуны дәвам итте. Үзе шундый сөйкемле дә. Аның апасы Галия Солтан кызы концертмейстерыбыз иде. Алар апалы-сеңелле, балаларга музыка белеме бирә, мин аларга бик зур рәхмәтле. Башта 4 ел көллияттә, аннары 5 ел консерваториядә алар минем янәшәмдә булды. Көллияттә укыганда, консерваториягә керермен дигән уйлар юк иде әле. 3 нче курсларда гына башка уй керә икән. Мин җырлап йөрүдән тик рәхәт табып яши идем. Аннары аңлый башладым: музыка өлкәсендә шундый кысалар бар, син аларны белмичә, чын җырчы, чын музыкант түгел. Сәхнәгә чыкканчы, белем алыр­га тиешсең. Белем ала торгач, аңлый башлыйсың, элеккеге бөек җырчыларыбыз иҗатын ачасың – Илһам абыйлар, Хәйдәр Бигичев, Азат Аббасов, Фәхри Насретдиновларны… Аларның тормышын, иҗат юлын өйрәнәсең. Композиторларны өйрәнү миңа шулай ук бик кызыклы иде. Сәйдәшне, Җиһановны, Рөстәм Яхинны мавыгып өйрәндем. Салих абый Сәйдәшев әле дә иң яраткан композиторым. Чайковскийны өйрәнгәндә, аның бер фикере күңелемә кереп калды: «Сәләт ул бер процент кына, уңышка ирешү өчен 99 процент тырышлыктан, эшләүдән тора», – дигән ул. Мин боларның барысын да сеңдердем һәм җырлаудан тәм табып кына йөргән җиремнән җыелып, үземне кулга алып, тырышып укый башладым. Моңа хәтле кыланып кына йөргән егет тырышып укый башлагач, укытучыларым да аптырабрак калды. Көллиятне тәмамладым. Алга таба ике юл бар иде: консерватория яки Мәдәният һәм сәнгать университетына керү. Укытучым белән киңәштем. Опера җыр­чысы булу теләгем юк иде. Ләкин җыр өлкәсендә белемне ныгытасы килә иде. Эльвира Солтановна консерваторияне киңәш итте. Әзерләндем һәм опера җырчылары әзерләүче бүлеккә кердем дә. Уку авыр булды дип әйтә алмыйм, чөнки көллияттә без зур программа өйрәндек, халык җырларын да, академик җырларны да… Чит ил музыкасын да яхшы өйрәндек. Консерваториядә шул белемнәрне тирәнәйттек кенә. Остазым шул ук калды– Эльвира Солтановнада укуымны дәвам иттем. Мине композиция дә кызыксындыра иде, көллияттә чакта ул бүлеккә дә дәресләргә йөри идем. Ләкин ул бүлектә дә укырга дигән теләк чынга ашмады, мин консерваториянең опера студиясенә килеп эләктем. Без анда төрле спектакльләр куя башладык. Башта карап йөреп кенә өйрәнсәм, аннары рольләр дә бирә башладылар. Режиссерлар белән, оркестр белән ничек эшләргә икәнен өйрәндем. 3 курста чакта Кырымнан бер режиссер килде – Бикташев – ул безнең өчен ниндидер эталон кебек булды. Ул безне үз балалары кебек күрде. Беренче ролемне «Түләк һәм Сусылу»да (Н. Җиһанов операсы) уйнаган идем. Түләк партиясе катлаулы булып истә калган. Без ул спектакльне 5 нче курска кадәр һәр елны уйнадык, Мәскәүдә дә күрсәттек. 

Җырлар язу ничек башланды?

Композициягә, музыкаль әсәр­ләр иҗат итәргә талпыныш йөрәктә калган иде. «Язып кара син», дип киңәш бирделәр. Тик язып караганчы, аның бит  нигезен, тәртибен белергә кирәк. Опералар язарга баш җитмәс, зур музыкаль әсәрләргә иртәрәк, җырлардан, этюдлардан башлап карарга кирәк, дип уйладым. Училищеда чакта язган этюдларымны, андагы композицияне укытучыма күрсәтә идем, ул алга таба яз, сәләтең бар, диде. Ниндидер пьесалар белән яшь композиторлар конкурсында да катнаштым әле. Консерваториядә укыганда да, бу өлкәдә гел үземне үстерер­гә тырыштым, шөгыльләндем, яздым-боздым. Бүген минем дистәгә якын җырым бар, тамашачы бик җылы кабул итә, рәхмәт аларга. 

Филүс мәктәбен үттем

Филүс Каһиров группасына мин консерваториядә укыганда килгән идем, бүген дә анда җырлыйм. Филүс белән беренче мәртәбә 2011 елда, «Алтын казан»ны куйганда танышкан идек. Ул шулхәтле дөньяга елмаеп карый торган кеше, бөтен нәрсәдән кәмит таба белә. Аннан һаман нинди дә булса кызык  ишетә идек, эчләр катканчы көләсең. Бүген дә ул нәкъ шундый. Ул мине үз группасына җырларга чакыргач, бик шатланып риза булдым. Гастрольләрдә бергә йөргәндә, мин аннан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Үткән елны без бергәләп Башкортстан шәһәрләре, районнары буйлап концертлар куйдык. Минем бу гастрольләрдән кайтасым да килмәде. Чөнки бу төркем бер гаилә кебек яши, мин анда кунак кына идем югыйсә. Бер-берсен яраталар, Филүс белән хатыны Эльмира һәр мәсьәләдә труппа белән киңәшәләр, фикерләрне тыңлыйлар. Аларның бер-берсенә булган мәхәббәте, хөрмәте һәр солистка рәхәтләнеп иҗат итәрлек мохит тудыра. Шуңа күрә программа йөз процент уңышлы килеп чыга. Мин дә шулай булсын иде дип хыялланам. Минем труппамда да шундый якты, көләч йөзле, үз эшләрен ярата торган кешеләр туплансын иде. Шул максатка барам акрынлап. Аякка басып киләм инде. Сольный программам кайчан әзер булыр, төгәл әйтә алмыйм, бәлки киләсе елгадыр. Ләкин пандемия тудырган курку шау­кымы моңа хәзер комачаулый. Әмма мин барыбер үземнең сольный концертны куячакмын. Кечкенә генә залда буламы ул, әллә зур стадиондамы, әлегә белмим, ләкин әзерләнергә вакыт бар дип уйлыйм. Быел мин консерваторияне тәмамладым. Г. Тукай исемендәге филармониядә эстрада бүлегендә эшлим. Бу яңа ачылган бүлек. Труппабыз­да хәзер миннән тыш Илгиз Шәйхразыев, Зәринә Хәсәншина, Зәринә Вилданова, Чулпан Йосыпова, Марсель Вәгыйзов, Алмаз Хисметдиновлар бар. Октябрьдә Казанда эстрада бүлегенең беренче концерты булды. 

«Безнең җыр» проекты 

«Безнең җыр» проекты безгә этәргеч бирде, канатландырып җибәрде. Мин анда күпме композиторлар белән таныштым! Беренче командада композитор Ләйсән Абдуллина, шагыйрә Эльмира Җәлилова белән эшләдек. Икенче командада Гөлнара Тимербулатова, Рүзәл Мөхәммәтшиннар белән иҗат иттек. Бераз алданрак Ильяс Камал белән таныштым. Гүзәл Сәгыйтова безне консерваториядә 2 ел укыткан иде. Шагыйрәләр Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар белән таныштым. «Безнең җыр» безгә ниндидер яңа сулыш, яшь буынга үзара танышыр, аралашыр өчен искиткеч мөмкинлекләр ачты. Ул шунысы белән кыйммәтле дә иде. 

Джаз турында 

Җырларның мин стиль, жанр ягыннан да кызыклы булганнарын сайлыйм. Джаз юнәлешен мин бик яратам. Элегрәк исә джазны тыңлый да алмый идем. Филүснең соңгы концертында регги элементлары белән язылган җырымны җыр­ладым. Тамашачы бик җылы кабул итте, мин бик шатмын. Кешегә джаз дип әйтмим мин, чөнки ул сүз күпләрне куркыта. Алмаз абый Монасыйпов чын джаз әсәрләре яза иде. Әлфия апа аның иң танылган джаз җырларын җырлый иде: «Яратам, дисең син…» һ. б. Джаз ул татарга ят түгел. Аның безгә ятышкан урталыгын гына табарга кирәк. Төрле илләрдә төрлечә яңгырый ул джаз. Төрки халыкларда джаз җырлаучы җырчылар күп. Танылган төрек җырчысы Таркан да джаз җырлый. Нигә әле без аннан куркыр­га тиеш? Без бер баян белән генә ерак китә алмыйбыз. Үзебезне танытыр өчен төрле юнәлешләрдә үсәргә кирәк. Фольклор да булсын, джаз да. Татар җырлары нигездә бер-берсенә охшаган, чөнки алар пентатоникага корылган. Борынгы җырларны яңача яңгыратуга, яңа мотивлар белән башкарырга мөмкин дип уйлыйм. Юк, ретро җырлардан баш тартырга ярамый. Ләкин бүгенге күпчелек яшьләргә ул кызык түгел. Тик җырларга заманча каверлар ясаганда җырчы һәм музыкантлар белемле булырга тиеш. Җырның асылын, мәгънәсен аңларга кирәк. Әйтик, «Син сазыңны уйнадың»ны Филүс тә, Эльза да җырлады, икесе дә төрле интерпретацияләрдә. Шундый матур, заманча яңгырашлар! Алар икесе дә белемгә ия, җыр белән нәрсә эшләргә кирәк икәнен һәм нәрсә эшләргә кирәкми икәнен белә. Җырның аның моңы бар бит. Иң кыйммәте шунда аның. Шуны күрсәтергә кирәк иң башта. Ә аранжировка ул моңга аслык, җирлек кенә булырга тиеш. Зәвык хисе көчле булырга тиеш. Илһам Шакировның «Идел» ансамбленең язмаларын шаккатып тыңлыйм мин. Искиткеч аранжировкалар! «Чулпан» дигән җырын мәңге онытмам, шулкадәр гүзәл эшләнгән әсәр! Ә Александр Ключарев милләте белән урыс кешесе булса да, татар көенең тылсымын һәм матурлыгын ничек яхшы аңлый иде. Халык көйләренә 200дән күбрәк эшкәртмә ясаган кеше бит ул. Ул татар милли көйләрен аңлап, саклык белән эшкәрткән кеше. Венера Хәсәновна безгә һәрвакыт әйтә иде, Ключарев китабы буенча өйрәнегез, дип. 

Киләчәгем –  затлы эстрада 

Репертуарымда бүген үзем язган җырлар һәм Эльмир Низамов, Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал, Гөлнара Тимербулатова җырлары бар. Белем алуны да дәвам итәсе иде. Чын җырчы булам дигән кеше башка чит илләргә дә чыгып (әйтик, Италия, Кытай) вокал мәктәпләре үтәргә тиеш. Мисал өчен, Рузил Гатин Чехиядә конкурста җиңеп, грантлар отты, хәзер ул иң танылган театрда - «Ла Скала»да җырлый, аның баштан ук максаты чит илләргә чыгып, вокалын ныгыту иде. 

Мин үземнең киләчәгемне эстрадада күрәм. Бүгенге мокытларча эстрадада түгел, Илһам абыйлар җырлаган эстрадада. Ул кайчандыр 90 нчы елларда туктаган бит, мин шул зәвыклы эстраданы торгызырга телим. Илһам абый башкарган җырларны яңартып, бер альбом да эшлисем килә. Мин аның 200 җырдан торган дискын исем китеп тыңлап чыктым. Илһам абый бүген дә исән булса, шул «Идел» төркеме белән көн дә концерт куя алыр иде, чөнки ул музыка бүген дә заманча яңгырый,  искерми торган музыка. Әйтик, мин «Сәрвиназ»ны җырлаганда, бернәрсә дә үзгәртмәдем, алдым да җырладым гына. Вадим абый Усманов аны шул дәрәҗәдә зәвык белән эшләп калдырган, аны үзгәртергә кирәкми дә. Яңа җырларны без менә шулардан үрнәк алып, еллар үткәч тә кыйммәтле булып калырлык итеп башкарырга тиешбез. Ләйсән Абдуллинаның «Яшә, сула, ярат» җырын без әнә шундый булсын дип иҗат иттек, бүген бу җыр минем иҗат гимным дияргә була. 

Музыка театры турында 

Бүген бөтенебез дә телне сакларга кирәк, дип сөйләшәбез. Ә ниндидер яңалык кертә башласак, шунда ук тәнкыйть итә башлыйлар. Ә яңалык булмагач, телне ничек киләчәккә алып барырга соң? Ничек аны саклап каласың? Без гаиләдә гел татарча гына сөйләшеп үстек. Әти: «Урамда инглизчә, кытайча сөйләшегез, әмма өйдә тик татарча сөйләшәсез!» - дип әйтә иде. 

Безгә яңа музыкаль театр кирәк! Яңа төзелгән, бинасы булган театр кирәк. Ниндидер театрга өйдәш булып кергән түгел… Яңа театрның яңа тарихы башланырга тиеш. Мәскәүдә 5-6 музыкаль театр бар. Ә бездә берсе дә юк. Аның ни дәрәҗәдә кирәклеген, кыйммәтен ачылмыйча берәү дә аңламас. Язылган музыкаль әсәрләр бихисап. Сәйдәш заманыннан башлап бүгенге композиторларга кадәр. Ильяс Камалның, Эльмир Низамовның зур әсәрләре бар. Нихәтле яшь композиторыбыз, либретто язарлык күпме яшь шагыйрьләребез бар. Аларга язарга, иҗат итәргә менә дигән яңа мәйдан була ул. Татар телен үстерү, ныгытуда бу зур адым булачак. Ул театрда татарныкын гына түгел, тәрҗемә әсәрләрне дә куярга кирәк. Тамашачы үзенең теләгәнен сайлап алырлык булсын иде…

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: