Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

УЛ – МӘҢГЕЛЕК ЯШЬЛЕК ИЛЕННӘН...

Ул искитмәле сөйкемле. Кайчагында авыл кызыдай гап-гади, икенче карасаң - буй җитмәс һавалы. Сәхнәдә кыланчыкланып алуы да килешеп тора. Шәкертләре исә: "Венера Әхәтовна бик таләпчән", - диләр. Ул һәрвакыт яхшы-көр кәефтә, көч-куәте, иҗат дәрте ташып тора. Күзләрендә бик тирәндә яшеренгән моң шәүләсе аңа бәхетле булырга комачауламый бугай. Әйе, Венера Ганиева...

Ул искитмәле сөйкемле. Кайчагында авыл кызыдай гап-гади, икенче карасаң - буй җитмәс һавалы. Сәхнәдә кыланчыкланып алуы да килешеп тора. Шәкертләре исә: "Венера Әхәтовна бик таләпчән", - диләр. Ул һәрвакыт яхшы-көр кәефтә, көч-куәте, иҗат дәрте ташып тора. Күзләрендә бик тирәндә яшеренгән моң шәүләсе аңа бәхетле булырга комачауламый бугай. Әйе, Венера Ганиева - бик бәхетле кеше. Күренекле җырчыга лаек барлык мактаулы исемнәрне алып бетергән, дәүләт бүләкләренә ия булган, 30 еллык сәхнә гомере, йолдыздай балкып, халык каршында үткән. Бүген дә аның һәр сәгате бүленгән, иртәдән кичкә кадәр вакыты шәкертләре арасында сизелмичә үтә.

Март аеның нечкә билле җиле җиргә сузылып ятып кар ашаган бер язгы иртәдә, башкалабызның бер бистәсендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә гап-гади бер кыз бала. Әти-әнисе Теләче районында туып-үскән кешеләр. Әнисе - җырга-моңга һәвәс керәшен токымыннан, әтисе ягы да сәнгатькә бик оста. Гаиләдә өчнең берсе булып борнаган кошчыкка матурлык алиһәсе - Венера исемен кушалар. Балачагы бик ирекле үтә. Бакчага йөртеп интектермиләр - кызны әтисенең сеңелләре карый. Барысы да өздереп җырлый. Кечкенә Венераны да урындыкка бастырып җырлата башлыйлар. Ул ялындырмый, аңа игътибар үзәгендә булу бик тә ошап китә.

Әти-әнисе өйдә гел татарча сөйләшә, Венераны да татар мәктәбенә бирәләр. Кызчык ул чагында Казанда бердәнбер татарча укыта торган Г.Ибраһимов исемендәге 89 нчы урта мәктәптә укый башлый. Аны музыка мәктәбенә җитәкләп илтүче булмый. Аның каруы, һәр атнаның өченче көнендә мәктәпкә филармония артистлары килә - Айрат Арсланов, Наҗия Теркулова, Габдулла Рәхимкулов кебек шәхесләр белән беренче тапкыр мәктәптә очраша ул. Очраша һәм аларның дөньясына гашыйк була бара. Сәхнә әһелләренең затлы кыяфәтләре, горур килеш-килбәтләре, тавышлары үсмер кызның күңеленә матурлык үрнәге булып урнаша. Яшь күңел музыка сәнгате белән тәэсирләнә, сихерләнә гүя. Җыр укытучысы, танылган композитор Фәтхерахман Әхмәдиев Венерадагы бу тартылышны, музыкага мөкиббәнлекне сизә, тоя, әлбәттә. Мәктәп хорында гел соло җырлата ул аңа. Туташка бу бик ошый - җыр белән шөһрәтнең янәшә йөрүе яшь күңелне тагын да сихерли төшә. Чыгарылыш сыйныфында укыганда Венера инде легендар "Саз" ансамбленә йөри. Анда исә теләсә кемне алмыйлар, җиз иләктән үткәреп, бик сайлап кына җыялар. Кыз нота танымаса да, ишетү сәләте бик яхшы лабаса. Заһид Хәбибуллинның "Бормалы су"ын җырлап күрсәтә дә, "Саз"ның бер кылына әйләнеп тә куя. Алдагы юллар, әлбәттә, бары музыка, җыр белән генә бәйле була ала. Музыка училищесында 4 ел укыйсы. Ләкин ваемсыз балачакның дәвамы булган гамьсез яшүсмерлек шунда тәмамлана - һич көтмәгәндә Венераның әнисе вафат була. Сөекле әнкәсен югалту хәсрәте йөрәккә сагыш, күзләргә моң булып сеңә. Кызының зур җырчы булуын бик тә теләгән иде шул әнисе. Сагышларны йөрәккә бикләп, алга барырга, белем алырга кирәк. Остазыннан уңа Венера. Клавдия Захаровна Щербинина сыйныфында укып чыккан җырчылар - илнең төрле төбәкләрендә иҗат итүче чын профессионаллар. Тәҗрибәле остаз булачак җырчыга төпле белем нигезен салып, алдагы үрләренә гүя юл күрсәтеп җибәрә.

Әхәт абзый кызы чылтырап торган тавышына, үҗәт холкына таянып, консерватория ишеген дә кага. Кабул итү имтиханында Җиһановның Алтынчәч ариясен җырлый ул. Ләкин әллә каушый, әллә онытып җибәрә, бер нотасы гел "очып китә". Кызга "2"ле куялар. Ләкин язмышыңда уңыш казанырга, сәхнә йолдызы булырга язган икән, "2"ле киртә була аламыни? Документларын алып китәргә килгән Венераның каршысына Нәҗип Җиһанов үзе очрый. Хәлен сорашкан композиторга кыз үзенең "2" ле эләктерүен, документларын алып китәргә килүен сөйләп бирә. Нәҗип Гаяз улы - Венераның җырлавын музыка училищесында ук ишеткән кеше, тиз генә бөтен укытучыларны чакыртып ала. "Бу кызыйда өмет бар, кире бормыйк әле без аны", - ди ул. Консерватория ректорының чебеш кадәр генә япь-яшь кыз баланың иҗат язмышына игътибар күрсәтүе, гаҗәеп сак каравы - искитмәле күренеш бит. Милли кадрлар әзерләүдә ул чордагы сизгерлекне, яшь талантларга карата кайгыртучанлыкны хәзер сагынырга гына калды инде...

Венераны консерваториянең әзерлек бүлегенә кабул итәләр. Ул бик тырышып укый, Нәҗип абыйсының йөзенә кызыллык китерми. 1983 елны, консерватория дипломын кулына алган талантлы туташны М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына стажер сыйфатында кабул итәләр. Ул вакытта Нияз Курамша углы Даутов театрда баш режиссер булып эшли, консерваториядә опера классын да җитәкли. Нияз Даутов - бик талантлы шәхес, яшьләрне үстерүгә шулай ук бик игътибар бирүчеләрдән - өметле җырчыларны укыганда ук күреп, үзе җитәкләп театрга алып килә. Венера аның шундый бәхетле шәкертләре исәбендә. Даутов Венерага куелып ятучы "Кармен" спектакленнән (Ж.Бизе) Фраскита партиясен бирә. Ут йөрәкле чегән кызы ролендә яшь җырчы сәхнәнең бөтен тәмен, нечкәлекләрен татый. Аннары режиссер аңа "Риголетто"дан (Д.Верди) Джильда, "Севилья чәчтарашы"ннан Розина рольләрен тапшыра. Җырчы Джильда партиясен башкаруны йолдызлы сәгате дип саный. Бу рольне үтәп чыгу аңа җиңел бирелми. Труппа премьерадан соң ук Европага гастрольгә чыгып китә. Венера Һолландиядә ай ярым эчендә Джильданы 15 тапкыр җырлый. Көн аралаш дигән сүз бу! Бу, әлбәттә, яшь җырчы өчен зур сынау була. Һәм бу сынауны ул "бишле"гә биреп чыга. Азган Европа тамашачысы каршында итальян операсын җырлау - уен эш түгел. Тәвәккәллек кенә түгел, тавыш мөмкинлекләре, сәхнә осталыгы да кирәк. Лирик-колоратур сопрано иясе Венера Ганиеваны Европа ихлас алкышлый ул чакта. Мария театрының атаклы солисты, дөньяга билгеле баритон Николай Путилин аның турында: "Риголетто"да миңа Румыния, Германия, Россиянең атаклы театрлары солистлары белән җырларга туры килде. Шулай да Венера Ганиеваны иң яхшы Джильда булды, дип саныйм", - ди.

Иҗат офыклары рольләр белән киңәя бара: "Алтынчәч"тә (Н.Җиһанов) - Алтынчәч, "Башмагым"да (Җ.Фәйзи) - Сәрвәр, "Ерактагы кәккүк авазы"нда (Р.Кәлимуллин) - Гөлназ, "Патша кәләше"ндә (Н.Римский-Корсаков) - Марфа, "Шагыйрь мәхәббәте"ндә (Р.Әхиярова) Зәйтүнә... 33 ел буе җырлаган рольләрне санап бетерергә дә шактый вакыт кирәк булыр. Иҗат бәхетендә яшәгән җырчы мактаулы исемнәрне дә вакытында ала. 40 яшендә үк Россиянең халык артисты исеме бирелү дә хезмәтенең лаеклы бәяләнүе, иҗатына саллы бәһа булып аңлашыла. Татарстанның беренче Илбашы Минтимер Шәрип улы - Венера ханымның сәнгатенә гашыйк кеше, аның иҗатына бик игътибарлы һәм хәерхаһ була. Республикага төрле илләрдән килгән олпат кунаклар каршында Татарстан сәнгатенең визит карточкасы булып күп тапкырлар чыгыш ясарга туры килә җырчыга. Бөтен дөнья буйлап гастрольләрдә йөрүне әйтәсе дә юк... Татар кызы милләтне танытучы җыр илчесе булып йөри. Иҗаты өчен иң кадерле бүләкне - Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген дә халкы бирә аңа. "Алтынчәч"тә - Алтынчәч, "Риголетто"да - Джильда, "Севилья чәчтарашы"нда - Розина партияләрен башкарган өчен тәгаенләнсә дә, Венера аны бөтен иҗатына олы бәя дип кабул итә.

Бүген Венера ханым ике орден - Халыклар дуслыгы һәм Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен орденнары иясе. Иҗатыннан да, аны бәһаләүләреннән дә бик канәгать. Тулы бәхетне җырчы гаиләдә һәм хезмәттә, эштә кирәкле кеше булуда күрә. Шушы ике бәхетенә Венера ханымның остазлык бәхете дә өстәлгән. Мәдәният һәм сәнгать академиясендә 20 елдан бирле шәкертләр тәрбияләвен үзе чын бәхеткә саный. Заманында үз остазларыннан (К.Щербинина, В.Ласько, Н.Даутов һ.б.) үзләштергән барлык иҗат серләрен бүген шәкертләренә сеңдерә җырчы. Укытучылык хезмәте аңа бик тә рәхәтлек бирә, иҗатының шушы рәвештә яшәве, дәвам итүе аның җанын җылыта. Алтынчы дистәңне башларга торганда опера сәхнәсендә унбиш яшьлек кызларны җырлап йөрмәссең бит инде… Ә актерлык осталыгы, тавышы белән идарә итү серләрен яшьләргә җиткерү хәлдән дә килә, йөрәккә дә рәхәт.

Венера Ганиева опера сәхнәсендә генә түгел, эстрадада да бик уңышлы эшләгән, халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Р.Әхиярова, Р.Кәлимуллин, Л.Батыр-Болгари кебек композиторларның күп кенә җырлары нәкъ менә аның тарафыннан җырланып танылу алды. "Зинһар өчен, кермә төшләремә", "Яратыгыз", "Туй күлмәге" кебек җырларын ишетмәгән кеше калды микән?

Эстрадада бүген яшьләр бик күп - аларны сәхнәдә матур кием, яктылык белән балку, җиңел популярлык кызыктыра. Ә артист образы тусын өчен күпме хезмәт сарыф ителергә тиешлекне алар уйлап та карамый. Нәтиҗәдә - бер көнлек җырлар, өч көнлек җырчылар… Венера ханымны бу күренешләр бик борчый. Сәхнә зәвегы репертуар сайлаудан башлана, дип саный ул. Шәкертләренә классик композиторларның җырларын - тавышны үстерә торган әсәрләрне сеңдерергә тырыша ул. "Зәвекълы җырчы гына иҗатта шәхес булып өлгерә", - ди остаз. Шәкертләрнең дә төрлесе очрый - җиңел карашлылары, хезмәт куймыйча, белем тупламыйча гына ялтырарга тырышучылары… Ләкин күпчелек укучылары - барыбер иҗатта иҗтиһат кылучылар. Марсель Вәгыйзов, Лилия Муллагалиева, Сиринә Зәйнетдинова, Алинә Сафиуллина, Раяз Фасыйхов һ.б. шәкертләре өчен җаны тыныч аның. Болары - югалмаячак. Тырышлар, җитди репертуар туплыйлар, белемгә омтылалар. Үз концерт программаларын төпләп уйлап эшлиләр, төрле бәйге-конкурсларда көчләрен сыныйлар. Алинә Шәрибҗанова әнә узган ел Төркиядә үткән "Төрквидение"дә 25 илдән килгән җырчы арасыннан өченче урынны яулап кайтты. Венера ханым шәкертләрен үз тавышлары белән җырлый алганнары өчен өстен күрә. Аларның иҗатын, уңышларын ул үзенең байлыгы дип саный. "Бу кызлар-егетләр - минем балаларым", ди икән, остазлык хезмәтенең аңа нинди ләззәт китергәне ачык аңлашыла.

Венера ханымның тавышы бүген дә көр, яшь, куәтле. Бу - профессияңә тугры булу, туктамыйча эшләү нәтиҗәсе. Укучыларына да шуны сеңдерергә, хезмәтсез бернигә дә ирешеп булмаганны аңлатырга тырыша ул. Аның иң ачуын китергән сыйфат - кешедәге ялкаулык. Студентлар арасында да заяга вакыт уздырып, көн үтсенгә селкенеп йөрүчеләр очрап тора. Ә Венера Ганиева өчен тормышны әрәмгә үткәрмәскә, кешеләргә битараф булмаска дигән кагыйдә яшәү девизы булды. "Яратып яшәргә, яратып эшләргә язсын шәкертләремә. Бу - бик зур бәхет", - ди ул. "Яшем барса да, үземне һич тә карт дип санамыйм! Картлык миннән еракта!" - дип көләргә ярата ул. Ләкин үзе картаеп, кирәксез хәлдә калдырылган өлкән артистлар өчен борчылып яши. Пенсиягә чыккан артистларны кырт итеп эштән җибәрүне әхлаксызлык, талант ияләренә кадерсезлек күрсәтү, дип саный. Чыннан да, аларның тәҗрибәсенә кулланылыш табарга, аларга үзләрен һаман да кирәкле итеп тоярга мөмкинлек табарга була лабаса. Венера ханымның Филармониядән "яше җитте" дип ялга җибәрелгән талантлы, көчле тавышлы җырчы Рөстәм Маликов өчен җаны сызлый. Түзми, аны үзе җитәкләгән ялгыз җырлау кафедрасына остазлык эшенә чакыра. "Ул бер дигән остаз, яшьләргә тапшырыр тәҗрибәсе зур", - дип горурланып сөйли Венера Әхәт кызы бүген коллегасы турында. Кәгазьдәге салкын мөһерле карарлар иҗат кешеләренең бөтен тормышын җимереп, пыран-заран китереп ташлый ала. Венера Ганиева сәнгать әһелләрен өлкәнәйгән чорларында яклар, химая кылыр өчен бер берләшмә төзергә, аңа бүген егәр белән эшләүче җырчы-артистларны тупларга хыяллана. Ул гамь белән яши һәм шуның белән аеруча кадерле, сөйкемле ул безгә.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев