Мәдәни җомга

УҢГАН КЫЗ УЛ МӘДИНӘ

Әлмәт татар дәүләт театры артисты Мәдинә Гайнуллина белән танышлыгыбыз студент елларыннан ук килә. Төркемдәш кызларым Резидә, Гөлнур, Ләйлә яшәгән тулай торакның кухнясында күрешеп аралашкан вакытта без инде аны Г.Камал театрында Т.Миңнуллинның "Шәҗәрә" спектакле премьерасында баш роль Сәлимә Сәетбәкованы уйнаучы артист буларак белә идек. Карале, тормышта нинди гади, киң күңелле кыз...

Әлмәт татар дәүләт театры артисты Мәдинә Гайнуллина белән танышлыгыбыз студент елларыннан ук килә. Төркемдәш кызларым Резидә, Гөлнур, Ләйлә яшәгән тулай торакның кухнясында күрешеп аралашкан вакытта без инде аны Г.Камал театрында Т.Миңнуллинның "Шәҗәрә" спектакле премьерасында баш роль Сәлимә Сәетбәкованы уйнаучы артист буларак белә идек. Карале, тормышта нинди гади, киң күңелле кыз икән, дип уйлап куйдым мин аның турында. Мәдинә беренче роле белән үк Казан тамашачысының күңеленә кереп калды. Без татар академия театрына өметле яшь артист килә икән, дип уйладык.

"Минем өчен бу роль күктән төшкән бәхет кебек булды, - дип искә ала ул елларны Мәдинә. - 2 курсны тәмамлап, җәйге ялга кайтып киткән җиремнән табып, тиз арада Г.Камал театрына, режиссер М.Сәлимҗанов янына килергә куштылар. Нинди гаебем бар икән, дип курка-курка килдем".

Мәдинә Марсель абый кабинеты ишеген әз генә ачып, ярыктан карый. Ә анда Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Рамил Төхфәтуллин, Наилә Гәрәева, Фәрит Бикчәнтәев кебек мәртәбәле артистлар утыра. Беркавым ишек төбендә таптанып тора кыз. Аннан бөтен батырлыгын җыеп ишекне ачып җибәрүе була, сәхнә йолдызлары дәррәү кул чабарга тотына, керергә чакыралар. Т.Миңнуллинның "Шәҗәрә" спектакленнән роль бирүне шулай хәтердә яңарта ул. "Менә шундый рәхәт мизгелләр тату насыйп булды миңа, - ди. - Студент вакыттан ук театр репертуарындагы спектакльдә катнашу зур тәҗрибә булды".

Мәдинәләр курсын Илдар Хәйруллин Әлмәт драма театры өчен тәгаенләп җыя. Әлмәт театрының ул вакыттагы директоры Тамара Сөләйманова ай саен алар янына стипендия өләшү өчен килеп йөри. Театрның техник хезмәткәре, директорның шоферы Илдар исемле егетнең шул вакытта ук Мәдинәгә күзе төшә. Аның турында гел сорашып-белешеп, хәл-әхвәлен белешеп тора. Чын мәхәббәт менә шундый буладыр.

- Әлмәт татар дәүләт драма театрына эшкә урнашуым белән дөрес юл сайладым, - ди хәзер Мәдинә. - Коллективыбыз да бик әйбәт. Г.Камал театры артистлары да, моны сизеп, безгә: "Сез бер гаилә кебек, бер-берегезнең хәлен беләсез, бер-берегез өчен җан атып торасыз", - диләр.

Әлмәттә Мәдинәгә бер-бер артлы баш рольләрне бирәләр. "Сүнгән йолдызлар"да (К.Тинчурин) - Сәрвәр, "Ак калфак"та (М.Фәйзи) - Хәмдия, "Кыз урлау"да (М.Кәрим) - Җәмилә. Классик язучылар әсәрләрендәге героинялар Мәдинә башкаруында бөтен тулылыгы белән гәүдәләнә.

Тагын "Жорж Данден, яки хур ителгән ир"дә (Ж.Б.Мольер) - де Сотанвиль ханым, "Туй күлмәге"ндә (М.Гыйләҗев) - Фатыйма, "Тәүбә"дә (Мосафир) - яшь Зәрия, "Сәер кеше"дә (Д.Салихов) - Гөлгенә, "Утрау"да (З.Хәкимов) - Әлфисә, "Болан-Патша"да (К.Гоцци) - Клариче, "Туган-тумача"да (И.Зәйниев) - Әминә һ.б. Болар артистка уйнаган рольләрнең яртысы да түгел. Без Мәдинәне сәхнәдә дә, тормышта да уңай образ буларак күрергә күнектек. Дөрес, характерлы рольләре дә бар, әмма берничә генә. Мәсәлән, "Тормыш корабы"ндагы (Ә.Еники әсәрләре буенча) үзеннән күпкә өлкән кешегә кияүгә чыккан бәхетсез хатын Диләрә. Бу роль, гомумән, бу спектакль тамашачыда күптөрле фикерләр уята. Бер төркем тамашачы, сәхнәдә азгынлыкка ишарәли торган күренешләр күрсәтәсез, дип пыр туздыра. Икенчеләр спектакльдә ни турында сүз барганын аңламый да кала. Ә өченче берәүләр күз яшьләрен тыя алмыйча елый. Хәтта грим бүлмәсенә кереп Диләрә - Мәдинәне кочаклап елаучылар да бар. Алар Мәдинәгә үзләренең бәхетсез тормышын сөйләп күңелен бушатып чыга.

Аннан килеп, "Туй" спектаклендәге (Б.Брехт) кәләшнең апасы роле. Бу спектакльдә, гомумән, уңай роль юктыр да.

Соңгысын Санкт-Петербургтан килгән режиссер И.Сакаев куя. "Гашыйк Кәриб", "Болан-Патша", "Ромео һәм Джульетта" да - ул сәхнәләштергән әсәрләр. Бу театрга килгәч тә И.Сакаев В.Мейерхольдның биомеханикасы буенча осталык дәресен уздыра. Ягъни, үзе 1, 2, 3 минутлык хәрәкәтләр күрсәтә. Аны төгәл һәм матур итеп кабатларга кирәк. Шул рәвешле ул актерның хәтерен һәм һөнәри үсешен тикшерә. Кастингны Мәдинә дә уңышлы уза һәм аңа режиссерның өч спектаклендә катнашу бәхете тия. Әлеге спектакльләр белән соңгы елларда төрле фестивальләргә баралар. Күп дипломнарга ия булып, дан казанып кайталар. Гомумән, Мәдинә Гайнуллинага Дагыстан, Төркия, Рига, Бурятия кебек ерак сәфәрләргә дә чыгарга насыйп була.

Мәдинә ире Илдар белән өч ул - өч баһадир үстерә. Исемнәрен ире кушкан: Илдан, Вилдан һәм Ризван. Билгеле, ана кеше кыз турында хыяллана. "Инде киленнәрдән уңармын, - ди Мәдинә. - Кызларым кебек күреп яшәргә язсын үзләрен, - дип өстәп тә куя. - Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә бала хәсрәте бирмәсен".

Өч баланы калдырып ничек гастрольдә йөреп була, дигән сорау туар укучыда. Миндә дә туды андый сорау. "Ышанычлы кулларга калдырып китәм, - ди ул. - Әни, ягъни иремнең әнисе алтын ул безнең. Зирәк, чын татар хатын-кызы. Шуңа күрә тыныч күңел белән сәфәргә кузгалам. Ышанычлы адымнар белән сәхнәгә чыгам".

2013 елны Мәдинәнең "Нечкәбил" республика бәйгесендә катнашуы, дәрәҗәле урыннар алуы гаҗәп тә булмады. Дус һәм тату гаиләләр килә дә инде ул конкурска.

Театрның иң күп рольле артисты булу өстенә безнең Мәдинәбез Әлмәтнең "Аксу" радиосы мөхәррире дә бит әле! Менә шундый уңган, булган, тырыш чын татар хатын-кызы ул!

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: