Уфадагы “Нур”дан яктылык
"Башмагым" спектакле Башкортстан башкаласындагы "Нур" театрының визит карточкасы дисәк тә ялгыш булмас. 1992 елда үзенең беренче иҗат сезонын яшь театр нәкъ шул әсәр белән башлап җибәрә. Сәхнәләштерү өчен аның Таҗи Гыйззәт иҗат иткән либретто варианты алына. Яшь труппа матур җырлаучы артистларга бай була. Шул рәвешле "Нур" театры "иң җырлаучы" театр...

"Башмагым" чын мәгънәсендә бәйрәм тудыручы спектакль, - ди Уфадагы театр тәнкыйтьчесе Айсылу Сәгыйтова. - 100 ел элек язылуына карамастан, әсәр бүген дә заманча яңгыраш алган. Режиссер аның чишелешенә дөрес ачкыч тапкан - ирония алымы. Сәхнәдә барган бөтен вакыйгалар да, барлык персонажлар да елмаеп кабул ителә. Уен, шаянлык - спектакльнең төп элементы. Һәр артист үз роленең характерын, яшәешен уен аша тапкан. Шуңа да актерлар уены искиткеч мавыктыргыч, бер генә мизгелгә дә тамашачыны "ычкындырмый", үзе белән ияртә. Спектакльдә моңсуланырга урын юк. Атмосферасы төгәл табылган, сәхнә корылышы, костюмнарның чишелеше бик уңышлы (рәссамы - Булат Ибраһимов, костюмнар авторы - Наталья Степанова). Күзне камаштырырлык чуар төсләр юк - бар да пастель тоннарда, зәвыклы. Бу исә спектакльнең тышкы сурәтенә уңай мөнәсәбәт тудыра. Бигрәк тә төп геройлар - Сәрвәр (Гөлназ Биктимерова) белән Галимҗан (Вилдан Мисбахов) - бер-берсенә искиткеч ярашлы тоннарда. Сәрвәр гел курчак уйнап йөри, бу, әлбәттә, бик көчле аллегория. Димәк, Сәрвәр үзе - курчак. Әтисе кулындагы, җәмгыять кулындагы курчак - юкка гына ул кызын карт Себер баена сатып җибәрергә җыенмый. Җиһан әби (Башкортстанның атказанган артисты Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина) исә - бөтен спектакльнең әйдәүче, хәрәкәтләндерүче көче. Искиткеч тирән һәм зәвыклы эшләнгән образ. Актриса аны бик күп җырлар, биюләр белән баетылуына карамастан, бик җиңел башкара".

Яучы Җиһан белән сокланып туймаслык - аңардагы җиңеллек, җитезлек, зирәклек, катлы-катлы күңел бизәкләре! Актриса сәхнәдә орчык кебек, тагын бер кат әйләнсә очып та китәр сыман. Кәрим байның сөйкемлелеге берсен дә битараф калдыра алмый. Төп геройлар - Сәрвәр белән Галимҗанның тыйнаклылыгы, сөйкемлелеге, саф хисләре исә - матурлыкның идеалыдыр. Гомумән, музыкаль әсәрдә драма актерлары искиткеч оста яши".

"Нур" театры сәхнәсендә шундый бер-берсенә охшамаган һәм тормышыбызны төрле яклардан ачарга омтылган спектакльләр яши. Театр бер вакытта да өйрәтүне максат итеп куймады. Ул - тормышыбызның көзгесе. Шул тасвирланган тарих һәм проблемалар мисалында тамашачы үз фәһемен алса, димәк, болар бер дә юкка түгел.
Гөлнур УСМАНОВА.
.«Башмагым» спектакленнән күренешләр.
."Үткәннән килгән ханым" спектакле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз