Мәдәни җомга

Тылсымлы асылкош җыры

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Яңа ел уңаеннан балалар өчен Рүзәл Мөхәммәтшин әсәре буенча, Мәскәүдә яшәүче яшь композитор Зөлфия Рәүпованың музыкасына гаҗәеп спектакль иҗат ителде.

Ул, Яңа ел бәйрәмнәрендә генә күрсәтелмичә, даими репертуарга кереп китсә дә, яхшы булыр иде. 


Р.Мөхәммәтшинның бу әсә­рен беренче булып Г.Кариев театры сәхнәләштерде. Андагы әкияттәгедәй костюм­нар, тылсымлы җыр­лар әле дә хәтердә. Әмма К.Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов үз юлын тапкан, нәтиҗәдә, «Асылкош» Кариев спектак­лен һич кабатламый. 

К.Тинчурин театры спектакленең үзенчәлекле якларыннан оркестрның сәхнәдә урнашып, оркестр чокырының вакыйгалар урыны буларак файдалануы нәтиҗәсендә сәхнәдә серлелек артуын, спектакль буе тере музыка яңгыравын, геройлары өчен, операдагы арияләр кебек, махсус җырлар иҗат ителүен, сәхнә бизәлеше,  костюмнарның кызыклы иҗат ителешен билгеләп үтәргә кирәк. 

Әсәрнең эчтәлеге дә күңелгә ятышлы – биредә ике бертуганның, мөстәкыйль яшәргә теләп, ата-анасы йортыннан чыгып киткәч, серле мәгарәгә эләгүе, андагы китаплар белән кызыксынып, бикләнеп калуы һәм мәгарәне саклаучы Гыйфрит кушуы буенча тылсымлы Асылкошны эзләргә киткәч, төрле маҗараларга юлыгуы тасвирлана. Әкияттә балалар Су анасы, Шүрәле, Дию,  канатлы Илбарс белән дә очраша. Шунысы кызык, геройлар күп булса да, аларны Рамил Минханов, Зөлфия Вәлиева, Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Фәрһәд Мөхәммәтҗанов, Венера Низамова гына җанландыра, чөнки һәрбер артистка бер-берсенә бөтенләй охшамаган өч роль туры килә. Артистларның тиз арада бер рольдән икенчесенә күчү осталыклары шаккатыра. 

Сәхнә бизәлешендә ут зур урын тотканга күрә, ут көйләүче рәссам Илдар Шакировны аерым телгә алмыйча мөмкин түгел. Әсәрнең музыкаль редакциясен, оркестровкасын эшләгән һәм спектакль буе оркестр белән дирижерлык иткән Ильяс Камалның эшен ничек билгеләп үтмисең?! Биюләрне куйган Марсель Нуриев һәм сугыш күренеш­ләрен сәхнәләштергән Илнур Гарифуллин шулай ук мактауга лаек. Хормейстер Алия Хәмзинаның да спектакльгә саллы өлеше кергән. 

Гади спектакльләргә караганда, балалар музыкаль тамашаларны яратарак төшә, әлбәттә. Шөкер, театрларыбыз­да җырлаучы артистларыбыз байтак. Моңа кадәр Кариев театрының җырчы актерлары өчен шатлансак, Тинчурин театры да сәгатьтән артык дәвам иткән мюзикллар куярлык куәсе барлыгын күрсәтте. Төп рольләрдә уйнаган Фәрһәд Мөхәммәтҗанов һәм Венера Низамова икесе дә күптән түгел Казан театр училищесында күренекле актер Зөфәр Харисов курсын тәмамлаган. Икесенең дә тавышы искиткеч шәп. 

Зөлфәт Закиров  тудырган хәшәрәтләр күңелгә нык уелып калган. Бу егетнең таланты һаман саен яңа яклары белән ачыла. Рамил Минхановның золым ияләре шулай ук күркәм. Театр сөючеләр Р.Минхановны күбрәк Әлмәт театрының спектакльләре буенча белә. Моннан берәр ел элек Казаныбызга күчеп, Тинчурин театрына килсә дә, кызыклы бу актерны сәхнәдә күңел теләгәнчә еш һәм зуррак рольләрдә әлегә күрмәдек кебек. «Асылкош» спектаклендә исә  Рамил Минхановка ачылырга мөмкинлек зур булды һәм  театр сөючеләр җен-пәриләрен рәхәтләнеп карады. Гыйфрит җырыннан соң нәни тамашачыларның  шау-гөр килеп кул чабулары да Минханов уенын бик яратуларын раслый. 

Әкият балаларны мөстә­кыйльлеккә, туганлыкны сак­ларга, тапкырлыкка өйрәтә. Асылкош милли костюмнан киенсә дә, җырында татар моңы түгел, чит аһәң яңгырый. Шуңа да карамастан спектакль матур тәэсир калдыра. Һәр заманның үз аһәңе, күрәсең. 

Тинчуринда әле генә «Ядәч! Бер гаилә трагикомедиясе» исемле җылы спектакль сәхнәләштергәннәр иде. Хәзер заманча кызыклы итеп, җырлы-биюле, мавыктыргыч сюжетлы «Асылкош»ны куйдылар. Бер-бер артлы ике матур премьерага ничек сөенмисең?! 

«Асылкош» спектаклен әле 3-5 гыйнвар көннәрендә дә карарга мөмкин. Тамаша алдыннан Яңа ел чыршысы янында Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән әйлән-бәйлән дә каралган. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: