Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ТЫРЫШКАН – ТАБА…

Рафаил Бакиров - Татарстаннан читтә яшәсә дә, татар музыка сәнгатенең үсеше һәм, гомумән, халкыбызның язмышы, киләчәге өчен җан атучы хөрмәтле милләттәшебез. Аның бу күркәм сыйфатлары музыкаль иҗатында да, Магнитогорски шәһәренең Татар иҗтимагый үзәгендәге актив җәмәгать эшчәнлегендә дә ачык чагыла. Сталин җәлладлары котырынгач, 1930 еллар башында, Рафаилның бабасына Татарстан авылларының берсеннән...

Рафаил Бакиров - Татарстаннан читтә яшәсә дә, татар музыка сәнгатенең үсеше һәм, гомумән, халкыбызның язмышы, киләчәге өчен җан атучы хөрмәтле милләттәшебез. Аның бу күркәм сыйфатлары музыкаль иҗатында да, Магнитогорски шәһәренең Татар иҗтимагый үзәгендәге актив җәмәгать эшчәнлегендә дә ачык чагыла.
Сталин җәлладлары котырынгач, 1930 еллар башында, Рафаилның бабасына Татарстан авылларының берсеннән гаиләсе белән Магнитка төзелешенә күчеп китәргә туры килә. Шунда ул, меңләгән татар кардәшләре белән бергә, коточкыч авыр шартларда, металлургия комбинатын һәм Магнитогорск шәһәрен төзүдә катнаша.
Р. Бакиров 1946 елның 7 июлендә шушы шәһәрдә дөньяга килә. Башта баян классы буенча музыка мәктәбен, аннары училище тәмамлагач, татар көйләренә булган мәхәббәте аны халкыбызның мәркәзе булган Казанга алып килә. Аның төп хыялы - Казан дәүләт консерваториясенә укырга керү була. "Тырышкан - табар, ташка кадак кагар" дигәндәй, имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, ул халык уен кораллары бүлеге студенты булып китә. Рафаилны күренекле баянчы-педагог Ильяс Шарипов классына билгелиләр. Татар музыкасын теоретик яктан да, практик яктан да яхшы белгән тәҗрибәле укытучыда шәкертлек Рафаил өчен, әлбәттә, зур бәхет була һәм бу аның киләчәктәге иҗатына да шифалы йогынты ясый. 1970 елда консерваторияне тәмамлагач, ул Магнитогорск шәһәренең музыка училищесында баян классы буенча укыта башлый. Шул ук шәһәрдә консерватория ачылгач, анда да мөгаллимлек эшенә алына һәм профессор дәрәҗәсенә ирешә.
Рафаил укыган елларында ук композиция белән кызыксына һәм үзенең сәләтен төрле жанрларда сынап карый: аерым уен кораллары өчен, инструменталь ансамбльләр өчен әсәрләр һәм шулай ук җырлар да иҗат итә. Бүгенге көндә аның йөзгә якын җыры бар. Аларның байтагы халык арасында таралган һәм төрле концертларда, радио-телевидение тапшыруларында башкарыла. 1992 елда шул җырларның бер өлеше Магнитогорск шәһәренең "Магнит" нәшриятында "Уралда туган моңнар" дигән исем белән җыентык булып басылып чыкты.
Баян - безнең татар музыка сәнгатенә 1930 еллар ахырында гына кулланышка керә башлаган уен коралы. Аның зур техник мөмкинлекләре һәм ягымлы тавышы татар көйләренә шулкадәр ятышлы булып чыга ки - тора-бара ул халкыбызның иң яратып уйнала һәм тыңлана торган уен коралына әйләнеп китә. Ләкин профессиональ композиторларыбыз тарафыннан баян өчен махсус язылган әсәрләр бездә бармак белән генә санарлык дәрәҗәдә бик аз. Менә шушы кытлыкны истә тотып, 1985 елда Р.Бакиров Татарстан китап нәшриятында музыка мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы балалар өчен "Яшь баянчы" исемле ноталар җыентыгы бастырып чыгарды. Ә 1992 елда аның, шушы ук исем белән, "Магнит" нәшриятында тагын бер җыентыгы дөнья күрде. Монысы инде музыка мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына, музыка училищесы укучыларына һәм һәвәскәр баянчыларга юлланган. Җыентыкта халкыбызның "Сөмбел", "Әнисә", "Агыйдел каты ага" һ.б. көйләре дә, Г.Тукай әсәренә нигезләнеп язылган һәм "Кисекбаш" дип аталган сюита да, шулай ук баянда уйнауның төрле техник алымнарын шомарту, камилләштерү өчен язылган этюдлар да бар.
Бу урында бер хатирә. 2009 елдан бирле Казанда үткәрелә башлаган "Татар моңы" конкурсында җырчылардан тыш төрле уен коралларында уйнаучылар көч сынаша. 2012 елдагы конкурста Магнитогорск шәһәреннән килгән бер яшүсмер татар егете дә катнашты. Ул музыка мәктәбенең өлкән сыйныфында укый икән. Конкурста ул Р.Бакировның "Кисекбаш" сюитасын уйнады. Әсәр техник яктан катлаулы булуына карамастан, ул аны җиренә җиткереп, бик әйбәт башкарды. Без, жюри әгъзалары, 15-21 яшендәгеләр номинациясендә аңа бертавыштан 1 нче урын бирдек. Ә икенче елны консерваториядә укучы (Рафаилның шәкерте) да катнашты һәм ул да шулай ук лауреат исеменә лаек булды.
1971 елда Рафаил Магнитогорскида "Яшьлек" исемле татар ансамбле оештыра һәм бүгенге көнгә кадәр аның алмаштыргысыз җитәкчесе булып тора. Нәкъ шул елның көзендә без, филармониянең Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасы, Магнитогорск шәһәрендә гастрольдә булган идек. Шунда миңа Рафаил Бакиров белән танышырга насыйп булды. Ул төзегән ансамбль Магнитогорскида һәм Чиләбе өлкәсендә яшәүче күп меңләгән татарларның рухи тормышын җанландырып җибәрә. Төрле елларда ул Казанда һәм Татарстанда үткәрелгән фестиваль-концертларда катнаша, үзенең аерым концертларын күрсәтә. 1981 елда ансамбльгә "Халык коллективы" дигән мактаулы исем бирелә.
Рафаил күп еллар дәвамында күренекле шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән иҗади дуслыкта яшәде һәм аның байтак кына шигырьләренә көйләр язды: "Какшамас Татарстан", "Хөсәен Ямашев турында баллада", "Идел моңы", "Бәхетле булыйк" һ.б.
Рафаил Бакиров, Татарстан Композиторлары берлеге әгъзасы буларак, зур күләмле әсәрләр дә иҗат итә. 1985 елда язылган "Болгар турында легенда" дип аталган симфоник әсәре - моңа ачык мисал.
Шушы көннәрдә аңа 70 яшь тулды. Мөхтәрәм коллегама иҗади уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләкләрен юллыйм.
Рамил КУРАМШИН,Татарстанның халык артисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев