Мәдәни җомга

Туры сүзле сәхнә остасы

Әлфия Хәсәнованың тимергә чүкеч белән суккандай чатнап чыккан һәр сүзендә рух ныклыгы сизелә.

Ниһаять, көтеп алынган ямьле җәй җитте.  Табигатьнең яңарган чагы. Гүзәл җәй аенда дөньяга килсә дә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының күренекле артисткасы Әлфия Хәсәнованы уйлаганда, көзге көн күз алдына баса да, бер вакыйга искә төшә. Ел саен сентябрьдә уза торган К.Тинчурин исемендәге театр фестиваленең берсе заманча драматургиягә багышланып, анда язучылар Шамил Идиатуллин, Олжас Җанайдаров белән очрашулар оештырылган иде. Әлфия Хәсәнова турында, кырыс холыклы, гаделсезлеккә карата аяусыз, дигәннәрен элек тә ишеткән булгалады. Сентябрь очрашуларының берсендә исә Әлфия ханымның шул сыйфатына шаһит  булырга туры килде. Россия театрларында әсәрләре шаулап барган кунак егетләрнең теле телгә йокмый,  авызларына каратып тоталар. Очрашулар тыныч, тәти генә үткән булыр иде, берничә артистыбыз башлап сүз алмаса. Барыннан да бигрәк нәкъ менә Ә.Хәсәнованың чыгышы истә калган. «Яңа драма, дигән булып дөньяның бөтен шакшысын сәхнәгә күтәрү килешә торган эшме? Тормышта әшәкелек болай да җитәрлек ләбаса! Нигә геройларыгыз урам телендә, сүгенү сүзләрен кыстырып сөйләшә,  нигә  телне яклау урынына, чүпләүгә юл куясыз. Олжас энем, ни өчен Казахстан тормышыннан милләттәшләрең  турында матур әсәрләр иҗат итмисең? Ватандашларыңа синең казахча  язылган әсәрләрең кадерлерәк бит. Яңа драмаларың үз ватаныңда куелмый диярлек. Сәбәпләрен үзең дә беләсең булыр», – дип сорауларны бер-бер артлы тезде артистка. Үз гомерләрендә байтак очрашуларда чыгыш ясаган язучы дөрес сүзгә җавап таба алмыйча каушап калды... 


Бүген Әлфия ханымның гомер бәйрәмендә нәфис иңнәренә, кыз баланыкы сыман кечкенә назлы кулларына, нечкә йөз сызыкларына игътибар иттем һәм батыр йөрәгенә соклану тагын да артты. «Гомерем буе «ә»гә «ә», «җә»гә «җә» дип яши алмадым, чөнки мин бу дөньяга су өстендә күбек сыман агу өчен килмәгән.  Аллаһ безгә аң иңдергән икән, без  фикеребезне курыкмыйча әйтергә тиеш.  Алдан тартучым, арттан этүчем булмады, шулай  да   әйтәсем килгән сүземне һәрвакыт кәнфит кәгазьләренә төрмичә генә җиткердем», – дип Әлфия ханым өздереп әйтеп куйды. 

Аңа дөреслекне сөю хисе башкаларга караганда артыграк бирелгән, күрәсең. Әти-әнисенең дә өлеше зур. Әнисе – авылларында беренче мөгаллимә, 46 ел укыткан. Әлфия туган авылы Чәбки-Сабада башлангыч белемне әнисеннән алган. Әтисе – беренче колхоз рәисе, 50 ел коммунист булган, ә элеккеге коммунистлар хәзерге чорныкыннан нык аерылган. Шуңа күрә кызлары да ялганны күтәрми, бер ялган икенчесен тудыра, ялганчыны кызганам, ди.  Гаиләдә биш ир туганына бердәнбер сеңел булып кадер-хөрмәттә үскәнгә, аңарда иркәлек тә бардыр. «Иркәлекне  бәреп чыгарыр өчен, Аллаһ миңа каршылыклар китереп тудырадыр. Җырчы  Вафирә Гыйззәтуллинаның бер җыры гел истә: «Җиңел килгән бәхет бәхетмени? Җиңеп алган бәхет кадерле», – дип җырлый иде ул. Нәкъ миңа атап җырлаган, диярсең. Каршылыклар аша килгән бәхеттән тәм табып яшәүче кеше мин», – дип Әлфия ханым фикерен  тәгаенли төште. 

Ул сөйләгәндә бүлдерәсе килми, аның кебек төзек сөйләүчеләрне сирәк ишетәсең. Теле искитмәле тәмле, мантыйгы көчле. Мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда ук сөйләм теле  укытучысы, күренекле артисткабыз Асия Хәйруллина Ә.Хәсәнованың шигырь укуын аеруча яраткан. Бүген дә Әлфия ханымның шигырьләре бәгырьгә үтә. «Елак» шигырьләр, сөю-сәгадәт турында куплетлар аның холкына туры килми. Милли каһарманнарыбыз, милләт, рес­публика, туган телебез турында әрнеп язылган шигырьләрне ярата. Сибгат Хәкимнең «Бер горурлык», Георгий Ибушевның «Телең бетсә» шигырьләре Ә.Хәсәнова башкаруында Ютубка яздырылган һәм аларны тыңлаган саен күңелеңдәге ялкынга көч өстәлә сыман. 

Ә.Хәсәнова  хәзерге яңа драма авторларын бәреп егарлык язучы булырга мөмкин иде. Әнисе Мәгафүрә апа  Әлфиясен укытучы, йә булмаса журналист итәргә теләсә дә, нияте тормышка ашмый. Кечкенәдән башбирмәс булып үсә кызы. Башта туган авылларыннан чакрым ярым ерак­лыкта урнашкан Сатышка кино карарга качып китә торган була. Йөгереп бара, йөгереп кайта, әнисе кызының кинога барганын сизми дә кала. Спектакльләр карарга исә Мәгафүрә апа кызын үзе ияртә. Бүтән балаларны тамашаларга кертмиләр, укытучы баласы булгач, Әлфиягә бәхет елмая, иртәгәсе көндә  спектакльгә качып кергән укучыларны «линейка»да чыгарып сүккәндә дә, Әлфиягә эләкми. Шул елларда ул Исламия Мәхмүтованы «Чит кеше баласы» спектаклендә күреп кала һәм аның алма кебек тулган битләрен бүгенгедәй хәтерли. Соңрак исә Исламия Мәхмүтова һәм Әлфия Хәсәнова бер бригадада гастрольләрдә йөриячәк... Ә бер көнне Казанга артистлыкка укырга качып китә. Еллар үткәч, әнисе кызының һөнәре белән килешәчәк. «Театр­да эшләвең белән бәхетлесең, кызым, син йөргән юлларны акча түләп барып карыйлар, шулай да син йөргән кадәр узып бетерә алмыйлар», диячәк. Баксаң, үзе дә яшьлегендә артистка булырга хыялланган икән...

Ә.Хәсәнованың тимергә чүкеч белән суккандай чатнап чыккан һәр сүзендә рух ныклыгы сизелә. Ул сөйләгәннәрдән көченең чыганагын эзлим. 

«Адәм баласына көч туган җир туфрагыннан, табигатьтән килә. Авылыбыз кечкенә генә булса да, оҗмах бакчасыдай гүзәл бер урында урнашкан. Бакча башында гына Мишә елгасы. Кояш чыгышында Кытай, Баварна таулары. Аларның итәкләре кып-кызыл җиләк белән тулган. Тау башына менеп «э-һэ-һэй» дип бер кычкырсаң, әллә каян яңгырап әйләнеп кайткан тавышың да сиңа көч бирә. Бүген дә табигатьнең билгеләрен тоеп,  файдаланып яшәргә тырышам», – дип Ә.Хәсәнова туып-үскән җирен тәмләп сурәтләде. 

Язмыш җилләре актрисага бөтенләй кагылмаган, битеннән үбеп, чәчләреннән иркәләп кенә үткән кебек. Чибәр хатын-кызлар шулай көчле, кою була, күрәсең. «Гүзәл табигать почмагында туып та, ямьсез булу мөмкинмени? Безнең авылда бөтен кеше матур», – дип куя Ә.Хәсәнова. Шулай да Гаделбану әбисе бөтен авыл халкыннан да чибәррәк булган, күрәсең, юкса ул килен булып төшкәч, көянтә-чиләк асып – суга, кер чайкарга төшкәндә, күрик әле, дип артыннан җыелышып төшмәсләр иде. 

Заман адәм баласын үзе шулай кырысландырадыр, бәлки. Хәзер кырыс кешеләр заманы. Елап, күз яше агызып утырганны өнәмиләр. «Көчсезлектән елап утыра икән, димәк, ул кешенең кыйбласы, умыртка баганасы юк», – дип әйтеп куя Әлфия ханым үзе дә. 

«Абыстай булмасам да, динебезне хөрмәт итәм, изге Коръәндә язылганнарны үтәргә тырышам, ураза тотам, намаз укыйм. Әмма ялгышкан чакларым да була. Спектакльдән әсәрләнеп кайтканнан соң, мәсәлән, озак вакыт үзеңне кулга ала алмыйсың, тәртәгә  кереп булмый. Теләкләрең тормышка ашмаса, күңелне чарасызлык, көчсезлек, ачыну биләп ала. Бу да – хаталануның бер билгесе. Бүгенгесе үтәлмәсә, иртәгә, аннан ары ялварганың кабул булыр, дип ата-бабаларыбыз өметне югалтмаска кушкан», – дип Ә.Хәсәнова диндарлык мәсьәләсен дә бераз шәрехләп үтә. 

Әти-әнисе дә аңа әйбәт сабак биргән. «Бер кайтып елаганда әнием, син нәрсә, үзеңне кем баласы икәнеңне оныттыңмы, кем каны акканын белмисеңме», диде. Әйтергә онытып торам икән, әтием – сугыш ветераны, разведчик. Беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры, Ленинградны яклап сугышканы өчен медаль белән бүләкләнгән. Миндә данлы ата-бабаларымның каны акмыймыни?! «Күз яше түгеп утырасы түгел. Менә сиңа акча, билет, әнә Мәскәү, шунда барасың да, дөреслекне йолып алып кайтасың», – диде әнием шул чагында. Һәм чыннан да, дөреслекне таптым. Әниемнең сүзләре исә гомерлек сабак булды», – дип үткәннәргә кайтып сөйләде әңгәмәдәшем. 

«Ә иң зур көч үземне рәнҗетелгән итеп сизгәндә, көчсезлегемне тойганда барлыкка килә, – дип тә өстәде. – Рәнҗетүчеләргә җавап итеп көчемне исбат итәсем килә. Табигать тә шулай бит. Яшен яшьнәп күк күкрәмәсә, җир кабарып китми, чикләвекләр уңмый, җир белән күк кавышмаса, яшәү булмый. Күк күкрәтеп яуган яңгырдан соң дөнья икенче төрлегә әйләнә, җиргә көч иңә. Мин дә шулай...» 

Аннары үткәннәргә кайткандай, уйга бирелеп, шигырь сөйләп китте:

«Җир белән күк 
              бергә кавышкандай,
Иреннәрең тиде иренемә.
Акыл белән яшьлек 
                           бергә килми,
Кайтыр юллар да юк кирегә.
Ә иреннәр синсез тилмерә...»

Бу шигыре тәүге сөю турында. «Күк күкрәп, яңгыр яуса, шул шигырь искә төшә», – ди. Аннан соң байтак еллар үтеп, исәпсез-сансыз яңгырлар яуса да, күңелнең бер читендә шушы нәни генә шигырь калган икән, беренче саф хисләр, ярсу мәхәббәт кебек, ул да авыр чакларда бер юаныч булып көч өсти, күрәсең...

Актриса Ә.Хәсәнова тормыш арбасына җигелеп япа-ялгыз калганда, улына нибары сигез яшь була. Бүген Искәндәр – бөтен тирә-юнь кызыгырлык чибәр егет. Аракы эчми, тәмәке тартмый. Әнисе кебек үк бер рус сүзе кыстырмыйча, тәмләп татарча сөйләшә, төрек, инглиз телләрендә иркен аралаша. «Тыштан кырыс булсам да, улымны бик яратып үстердем. Яратып баланы бозып булмый, бала игътибар җитмәүдән бозыла. Улымны кечкенәдән үз-үзенә ышанырга, мөстәкыйльлеккә өйрәттем, кемнеңдер аяк астында чүпрәк булуын теләмәдем. Шуңа күрә укырга да үзе керде, эшкә дә үзе урнашты», – дип шатланып туя алмый Әлфия ханым. 

Нәселеңнең нык, ышанычлы  булуы  үзе көч бирә. Һөнәреңне дәвам итүче туганнарың булуы исә икеләтә шатлык, мәртәбә. Ә.Хәсәнова «Голос» бәйгесендә җиңгән күренекле җырчы, туганының кызы Эльмира Кәлимуллина белән горурлана. Туганнан туганының оныгы Нәргизәнең  «Апуш» беренче татар балалар театр труппасында спектакльләр уйнавы, йолдыз булырга хыяллануы шулай ук йөрәгенә сары май булып ята.  

Һәм, әлбәттә, театр, спектакльләр, рольләр Ә.Хәсәнованы көчле итә. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Кырларым-тугайларым» спектак­лендә Мөслимә, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә Сәлви, Зөбәрҗәт, И.Грековның «Тол хатыннар көймәсе»ндә Аида, К.Тинчуринның «Американ»ында Разия, «Җилкәнсезләр»ендә Оркыя, «Назлы кияү» спектак­лендә Шәмсия, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»ендә Хәдичә һ.б. рольләр һәркайсы күңелне җылытып, яңа үрләргә илһамландырып тора. 1979 елдан башлап 43 сезон эчендә башкарылган рольләрне санап бетерә торган түгел.  Әле шуларга телефильмнардагыларын, әйтик, Аманулланың әсәре буенча төшерелгән «Кешечә яшик» киносында Саимә, Р.Шәрифнең «Яланаяклы кыз» күп серияле фильмындагы Сәгыйдәне һ.б. өстәсәң, артистка Ә.Хәсәнованың иҗат бакчасы бик бай, мул җимешле булуын күрербез. Әлфия ханым һәрвакыт чибәрлеге, эчке мантыйкка һәм нечкә сиземләүгә корылган камил сөйләме, артистлык осталыгы, шәп тавышы белән сәхнәбез күрке иде. 43 сезон милләтебезгә тугрылыклы хезмәт иткән артисткабызның әлегәчә «атказанган» булып йөрүе, биш тапкыр тәкъдим ителеп тә, «Татарстанның халык артисты» дигән лаеклы исемгә ия булмавын бары гаделсезлеккә битараф калырга ирек бирмәгән рухи көченнән һәм талантларыбызны кадерли белмәүдән күрергә кирәктер. Куштаннарны түгел, тыйнак кына үз эшләрен башкаручыларны, яки Ә.Хәсәнова кебек бернәрсәгә карамастан дөреслекне яклаучыларны  бәяли, кадерли башлаган көн милләтебезнең вакчыллыктан арынып, элекке затлы исемен кайтаруга юл алган көне булыр, мөгаен. Әмма аңа кадәр гадел, туры сүзле, талантлы иҗатчыларыбызның Ә.Хәсәнова кебек байтак каршылыклар кичә-кичә күп көч туплыйсы бар әле...

Ләкин актриса бернигә дә карамастан тормышыннан тәм табып яши. Әле күптән түгел Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган рекламага төште. Кинога төшәргә чакырулы. Өченче елны мөселман киносы халыкара фестивалендә «Тамашачы мәхәббәте» дипломына лаек булган «Үксезләр» фильмын да әле бөтен сәнгать сөючеләр күреп өлгермәгәндер. 

Сүз башына  кайтып, әңгәмәдәшемнән татар театрының бүгенге хәле турында фикерен сорыйм. 

«Республикабызда театрлар күп, һәркайсының еллар буе калыплашкан традицияләре, тамашачысы бар, – дип башлады ул сүзен. – Хәзер театрларыбызга чикле генә вакытка килеп, режиссерлар төрле тәҗрибәләр үткәрер­гә һәвәсләнде. Ләкин бездә буш торган заллар хәттин ашкан. Нигә эксперимент яратучы режиссерларга буш залларны файдаланмаска? Нигә гасырлардан килгән мирасны, гореф-гадәтләребезне җимереп,  йөзьяшәр мактаулы татар театрының асылын үзгәртеп, бөтенләй бүтән якка алып кереп китәргә?  Шушы глобальләшүгә барган заманда безгә, киресенчә, аһәңле телебезне, гадәт-йолаларыбызны күрсәтә торган тамашалар куеп, бөтен төрки дөньяны шаулаткан элеккеге даныбызны кайтару кирәк. Ата-анасын хөрмәт итмәгән кеше хөрмәткә лаек булмаган кебек, традицияләрне саңга сукмаган режиссерларның да киләчәктә уңыш казануы бик икеле. Мин бу хакта фикерләрем белән мәдәният министрыбыз Ирада ханым Әюпова белән уртаклашыр идем.  Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, Россия илбашы Владимир Путин да артистлар белән очрашулар үткәреп, әледән-әле хәл-әхвәлләрен белешеп тора. Шундый очрашулар министр белән дә оештырылсын һәм анда кыю рәвештә фикерен әйтә алган артистлар, иҗат әһелләре катнаш­сын иде...»

«Тәҗрибәләр үткәрмичә генә, яшьләрне театрга ничек җәлеп итәргә», дигән булам.

«Тузга язмаган мәзәк сөйләп гомер буе шуның белән тамак туйдыручылар хәттин ашкан. Әмма Рәшит Сабиров, Наҗия Минкина кебек затлы сүз осталары да бар. Затлы әйберне яхшы итеп сөйлисе була, тузга язмаганны исә ничек сөйләсәң дә ярый, халык көлә, кул чаба. Яхшы киемнеке кебек үк, затлы әсәрнең дә бәясе төшми, югалмый, ул олыны да, кечене дә җәлеп итә. Шулай булгач, нигә яшьләрне арзанлы әсәрләр белән тартырга? Хәзерге яшьләрнең мөмкинлекләре зуррак. Андый талантлар белән гел затлы, яхшы әйберләр генә куясы. Шул чагында спектакльгә түгелгән акча да кызганыч түгел. Берничә сезон дәвам итәрлек, зур, колачлы тамашалар яклы мин. Яшь буынны затлылыкка ияләштерик. Затсыз нәрсәләр  телевизор экраннарында да тулып ята. Бигрәк тә К.Тинчурин театрының якынлашып килгән 90 еллыгын югары дәрәҗәдә олпат татар язучыларының әсәрләре буенча куелган тирән фикерле, милли эчтәлекле спектакльләр белән каршыларбыз дип ышанам...»

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: