ТОРМЫШ СӨЮЧӘН НӘСИМӘ
Нәсимә апа белән кызыксынуым күптән бөреләнде. Ул минем әнкәемнең яраткан артисткасы, икенче төрле әйтсәк, кумиры. Үсә төшкәч, ул серле дә, бөек тә артистка белән минем дә кызыксынып китүем, һәр уйнаган спектакльләрне карап барырга омтылуым гаҗәп түгел. Көзгегә карап аңа охшарга тырышу, аның тавышына охшатып сөйләшүләр дә булды. Ә Нәсимә апаның...



Минзәлә театры "Галиябану" (М.Фәйзи), "Язылмаган законнар" (Ю.Әминов) спектакльләре белән 1957 елда Мәскәүгә декадага әзерләнә. "Галиябану"ны, Казаннан килеп, Р.Тумашев сәхнәгә куя башлый. Мәскәүдә укуын тәмамлап кайткан Мулланур Мостафин "Галиябану"ны диплом спектакле итеп куеп бетерә. Мәскәүгә китәр алдыннан, коллектив репетицияләрне Казанда уздыра. Ныклы, төпле әзерлек бара. Нәсимә апа белән Әнвәр абыйны (Галиябану-Хәлил) җырларга А.Ключарев үз өенә дә чакыра. Көн саен җыр, бию, хәрәкәт. Репетицияләр бик көчле уза. Кинәт каты авырып, Нәсимә апа хастаханәгә эләгә. Аңа операция ясыйлар. Шул авыр хәлдә дә артистка спектакльләрне өзми. Мәскәүгә очасы самолетка аны носилка белән китерәләр. Казанның танылган артисткалары: "Китте инде Минзәлә театры Мәскәүгә бер олау почык борынлы кызларын төяп", - дип көлеп тә калалар. Ни гаҗәп, ул чор артисткаларының чыннан да барысының да борыннары кечкенә - почык борын. "Галиябану" спектаклен урамга җыелып, авыл белән аягүрә басып тыңладык. Чөнки радио бөтен кешедә дә юк. Ә урамда кычкырып сөйләп тора", - дип сөйли халык ул вакытта.

Нәсимә апа тагын искә ала: "Хәлилне аткач, аның өстенә капланып яшь түгәм, елап өзгәләнәм һәм миңа җыр башларга кирәк. Оркестр ике кат уйный инде, ә мин берни эшли алмыйм, тавышым чыкмый, тыным кысылган, йөрәгем авызыма менеп җиткән, күзләрем дә күрми диярлек! Ярсып үксим, һәм күзләрем дирижер Александр Ключарев белән очраша. Аның карашында ялвару, үзем дә сизмәстән үксүем җырга күчә, халык тып-тын. Нигә бер аваз ишетелсен. Спектакль тәмам. Кул чапмыйлар. Залда тынлык. Аптырап, башымны күтәреп, залга карыйм. Көчле ташкын, җил-давыл булып, алкышлар яңгырый башлый. Тамашачыны тыеп булмый. Без инде ничәмә-ничә кабат барып баш иябез. Алар аяк өсте басып кул чаба. Бу чыннан да зур җиңү иде. Татар театрының Мәскәүдәге җиңүе".

Хезмәттәше, Татарстанның атказанган артисткасы Мөнәвәрә ханым Нигъмәтҗанова: "Нәсимә - театрның иң талантлы артисткасы, бик нечкә күңелле, кешелекле, ярдәмчел. Дуслыкка тугры, дөреслекне яратучы, фикерләрен яшерми ачык итеп әйтеп бирә. Мин аңа сокланып яшәдем. Аның сафлыгына, самимилегенә сокландым. Хәзер дә сагынып яшим", - ди.
Нәсимә апа зур сәнгать мәктәбен Сабир Өметбаев кул астында уза. Ул - тәҗрибәле артистка. Аның уенында ясалмалылыкның эзе дә юк. Һәр хәрәкәтенә төгәллек, табигыйлык хас."Апаем", - дип җырлап кына дәшә. Үзен тыңлата белә. Сиңа ышанычлы дус итеп карый. Маҗаралы кеше булды ул.
"Кышкы гастрольләр. Чатнама суык. Авылдан-авылга күчәбез көн дә. Әйбер декорацияләрне урнаштырабыз чанага, үзебез җәяү барабыз - ат арымасын, дибез. Нияз улымның ими баласы чагы. Биләүгә биләп, баланы чанага салып, юлга чыгабыз. Менә яр буйлап узганда, арттагы ат алдагы чананың саламын ашарга борынын төртә, тәртә башына эләгеп, биләүдәге бала күтәрелеп, асылынып кала. Куркып ат башын чайкый, тәртә башындагы бала ычкынып ярдан түбәнгә тәгәрәп төшеп китә". Төргәк нәкъ бәке авызына җитеп туктап кала. Юлаучылар "аһ" итә. Нәсимә апа куркудан боз өсләп йөгерә. Бәке янына утырып, баласын күкрәгенә кысып озак елый ул.
Әгерҗе районында спектакль бара. Сәхнә читенә атлаган уңайга Нәсимә апа юкка чыга. Сәхнә алдындагы аннан-моннан гына капланган тишеккә туры килә ул. "Нәсимә", - дигән тавышка бик түбәннән, пәрәвезләргә уралып беткән Нәсимә ханымның "Әү, мин монда" дигән зәгыйфь авазы ишетелгәч кенә тартып алалар үзен.
Аны умырып ат та тешләде. "Урман ташучы атын "красивый, умный" дип ялыннан гына сыйпаган идем, яхшы сүзгә күнекмәгән бугай, тешләде дә алды", - дип уенга борды.
Фатир сорап кергән йортта базга да төшеп китте инде ул.
Мунча ләүкәсендә тазга кереп утыргач, шуып китеп, баскычларны саный-саный, аякларын алга сузып, юыну бүлмәсенә дә очып чыккан иде. Урамда таю, батып керүләр, гөмбәгә баргач адашу, урамда аны сөзгәк үгез куып йөрү, суга бату... Бары да аныкы.
Кайда гына булса да, матур итеп киенеп, чәчләрен җилфердәтеп, үкчәле түфлиләре белән терт-терт басып йөри. Театр бинасы бусагасын атлаганчы сумкасын ачып чүпрәген ала да, түфлиләрен чистартып сөртә, аннан гына театрга уза. Безгә дә үрнәк бит бу. Өрфиядәй нәфис, нәзакәтле бу сылу ханым сәхнәгә чыгып басуга, серле сәхнә утлары да яктылыкларын җуя, гүзәллек алиһәсенә сокланып җемелдәшә башлый кебек. 90 яшькә җиткән бу хөрмәтле артисткабызга куанычлы көннәр телибез. Балалары, оныклары сөендереп, куанычлар гына китереп торсын.
Яратабыз сине Нәсимә апа, яратабыз!
Рәзилә МУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты.
.Нәсимә Җиһаншина.
. Б.Нушич. "Иң гади кеше". 1964 ел. Нәсимә һәм Җиһангир Җиһаншиннар.
. Ю.Әминов. "Язылмаган законнар". 1957 ел. Фәридә ролендә.
. М.Фәйзи. "Галиябану". 1957 ел. Мәскәүдә.
. Ю.Әминов. "Язылмаган законнар". 1957 ел.
.Фотолар Минзәлә театры архивыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз