Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ТӨНБОЕК

«Мин бүген бу турыда уйлый алмыйм, иртәгә уйлармын. Ахыр чиктә, иртәгә дә көн бар бит һәм ул бөтенләй башка төрле узачак». Күпләрегезнең исенә төшкәндер, бу сүзләрне Скарлетт О'Хара әйтә. ХХ гасырның иң мәшһүр әдәби образларының берсе, хатын-кыз матурлыгы, бәйсезлеге символына әверелгән, Маргарет Митчеллның «Давыл корбаннары» («Gone with the Wind», урысча...

«Мин бүген бу турыда уйлый алмыйм, иртәгә уйлармын. Ахыр чиктә, иртәгә дә көн бар бит һәм ул бөтенләй башка төрле узачак». Күпләрегезнең исенә төшкәндер, бу сүзләрне Скарлетт О'Хара әйтә. ХХ гасырның иң мәшһүр әдәби образларының берсе, хатын-кыз матурлыгы, бәйсезлеге символына әверелгән, Маргарет Митчеллның «Давыл корбаннары» («Gone with the Wind», урысча тәрҗемәдә - «Унесенные ветром») романы героинясы, ялкынлы Скарлетт! Сүзгә сүз охшаш булмаса да, ләкин мәгънәви яктан шуңа бик якын фикерне күптән түгел бер татар актрисасыннан да ишетергә туры килде.


«Нәрсәсе шулкадәр гаҗәп инде?» - диючеләр өчен шунысын искәртим: әлеге фикерне бу сезонда Чаллы Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә татар әдәбияте классигы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре буенча куелган драмада Шәмсегаян ролен, ягъни Скарлеттка бөтенләй капма-каршы характерны бик үтемле, истә калырлык итеп башкарган Лилия Минһаҗева әйтте.

Лилия Чаллы театрында 2001 елдан бирле эшли, шактый гына рольләр башкарды: Асма, Рәмзия («Кызлар, ишек ачыгыз!», Н. Гаетбаев), Васфибану («Кәләпүшче кыз», Г. Исхакый), Рәфидә («Нурислам нигезе», Р. Батулла), Надия («Булмас димә!», Т. Әл-Хәким), Алсу («Гашыйклар тавы», И. Юзеев), Рәмилә («Корт», Ф. Галиев), Әминә («Хәят», Р. Сабыр), Җайбикәч («Ярым ятларга кала», Р. Батулла), Марианна («Саран», Ж.-Б. Мольер).

«Бөтен рольләремне дә яраттым, барысы да кадерле, тик шулай да күңелгә иң-иң якыннары - «Абага алмасы ачы була» драмасында Гөлия һәм Шәмсегаян, - ди Лилия. - Гөлия образын тудырганда гел әбекәем Газимә күз алдында торды. Пьесаны беренче мәртәбә укыганда ук елый башлаган идем... Берничә көн рәттән пьесаны өйрәндек: укыйбыз да - елыйм, укыйбыз да - елыйм. Әбекәем гомере буе бабайның сугыштан кайтканын көтеп яшәде. Кечкенә вакытымда хәтерлим, гел тәрәзә янына басып каядыр бик еракка карап тора иде. 27 яшендә ул ике бала белән тол калган, бабай 1943 елда сугышта һәлак булган. Сорап килә торган булганнар, беркемгә дә кияүгә чыкмаган. Хәтта берсен мин дә беләм әле! Әбекәйгә 77 яшь иде, бер бабаң килде: «Картлык көннәребезне бергә үткәрик, шулай җиңелрәк булыр», - диде. Әбекәй һаман да шул тәрәзә янына барып басты да: «Ничекләр барыйм? Оят була миңа, - диде. - Бәлки, минем Сәмигуллам Берлинда хәтерен югалтып калгандыр, менә исенә килер дә, кайтып төшәр».

Әлбәттә, ул чакта кечкенә Лилия, еллар үткәч, әбисенең язмышын сәхнәдә уйнарга туры килер дип күз алдына да китерә алмый. Хәтта 10 нчы сыйныфта укыган вакытта район күләмендә уздырылган смотр-конкурста катнашып лауреат исеме алып кайткач та, артист булу уе башына килми әле аның. Мәктәпне тәмамлагач та, укытучы булам, дип, документларын Алабуга пединститутының биология факультетына тапшыра. Укырга керергә дип авылдан дус кызы Алсу белән бергә чыгып китә алар. Гөнаһ шомлыгына, мәдәният училищесында укый торган иптәш кызлары да була. «Кызлар, әйдәгез, килегез безгә! Нишләп йөрисез анда пединститутта?!» - дип үгетли башлады болар безне, - дип искә ала Лилия. - Бертуктаусыз кымтрыклап торалар инде! «Иртәгә документлар кабул итү вакыты бетә, кайчан киләсез инде?!» - диләр. Ахыр чиктә, пединститутка барып, документларыбызны алдык та, мәдәният училищесына илттек. Анда укырга керергә теләүчеләр хәйран күп иде, абитуриентлар коридор тутырып йөрде. Татар төркеменә безне 7-8 кешене генә сайлап алдылар. Шулай итеп, артистлыкка укырга кереп кайттык авылга. Ну, әниләр биетте инде утлы табада! «Тапкансың укырга керер җир! Нигә аны безгә әйтмәдең?!» - дип «кисте» генә әни».

Тәртип өчен генә ачулангандыр инде әнисе дә - нишләп 45 яшьтә алып кайткан бишенче баласына, төпчек кызына озын-озаклап ачу саклап йөри алсын инде ул?! Рафаэль абый да, Сәхия апа да гомер буе Актаныш районы, Олы Имән авылында, җирдә эшләгән. «Әти бик җор телле безнең, гармунчы, ике абыемны да уйнарга өйрәтте. Аның катнашыннан башка авылда куелган бер спектакль дә узмады», - ди Лилия.

Күрәсең, аңардан үрнәк алыптыр, ул үзе дә режиссерлар ышанып тапшырган бер рольдән дә баш тартмаган, һәрберсен җиренә җиткереп башкарырга тырышкан. (Әйтергә дә онытып торабыз икән, Лилияне башта Чаллы театрына эшкә актриса итеп түгел, режиссер ярдәмчесе буларак кабул итәләр. 4 ай эшләгәннән соң Ринат Әюпов аңа беренче рольне - Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Кәләпүшче кыз» спектаклендә Васфибануны ышанып тапшыра.)

«Мин режиссерларга шулкадәр ышанам ки, - ди Лилия, - нинди роль бирсәләр дә, барысына да риза, чөнки кечкенә рольләр булмый ул. Безне укыганда ук шулай өйрәттеләр».

Сер түгел, кайбер актрисалар карьера, иҗат, роль, дип хыяллана торгач, баласыз, хәтта ирсез дә кала. Ә Лилиянең әйтүенә караганда, бала табу аңа эшендә берничек тә комачауламаган. «Диләрәне тапкач 5 айдан эшкә чыктым, Даниярны тапкач та, мине режиссерыбыз Фаил абый Ибраһимов йолкып чыгарды, - дип елмая ул. - Рәхмәт аңа, чөнки артист үз һөнәреннән озакка аерылырга тиеш түгел. Елдан артыкка китсә, киредән сәхнәгә менү авыр. Кабаттан бар нәрсәне искә төшерергә, өйрәнергә, организмыңны уятырга кирәк. Ирем Илдар да минем эшемне бик яхшы аңлый, чөнки үзе дә шушы өлкәдә эшләп киткән кеше (тавыш операторы), аның әти-әниләре дә, үз апам да балаларны карарга бик булыша. Якында гына торалар, бер йорт аша гына яшибез. Апам да бик нык булыша, әниләр карый алмаганда, балаларны аңа илтеп тапшырам. Кызга инде 7 яшь тулды, көн саен: «Театрга барыйм әле, спектакль карыйм әле», - дип сорый. Минәйтәм, бүген авыр спектакль, синең кайгың булмый. Ярар инде, әни, мин сиңа комачауламыйм бит, шунда гына йөрим бит инде мин, ди. Рөхсәт бирсәң, театрга көн саен йөрергә дә риза. Артист булам, ди дә, әтисе: «Нинди артист тагын?! Берәү дә җиткән миңа», - ди. Шаяртып кына кырыслана инде...»

Спектакль алдыннан театрга 2 сәгать алдан килә Лилия. Тик үзе үк ассызыклап үткәнчә, рольгә 2 сәгать эчендә генә кереп булмый. «Әйтик, иртәгә Шәмсегаянны уйнарга кирәк икән, мин инде бүген Лилия түгел, мин героинямның тормышы белән яши башлыйм. Эшкә шулай җаваплы карарга кирәк, минемчә. Спектакль башланырга 10-15 минут кала яна-пешә йөгереп килгән артистларны бөтенләй аңлый алмыйм мин. Бу эш сиңа туры килеп бетми икән, урыныңны башка кешегә бирергә кирәк. Театр училищеларында укучылар күп, яшьләр килсен, алар эшләп карасын. Сәхнә турында хыялланып яшәгән студентлар күп, аларга юл ачарга кирәк. 3-4 ел буе режиссер синең белән эшләми икән, димәк, син аңа, бу театрга кирәк түгел».

Лилия һәрвакыт үсешкә омтыла, дөнья театры яңалыклары белән кызыксына. Казанга гастрольләр белән яки фестивальдә катнашырга барган вакытта Камал театрына, Тинчурин театрына барып, спектакльләр карый.

Үзе, рольләрне сорап йөрмим, дисә дә, классика күбрәк куелса иде, дигән теләге дә юк түгел Лилиянең. «Классика куелганда артистның эзләнүләре бөтенләй башкача була. Мәсәлән, Гөлия образы минем уч төбемдә булды, әллә кая ерак китеп эзләнәсе юк. Ә «Саран»дагы Марианнаны табарга кирәк бит! Әйтик, ничек йөри ул, ничек килеп утыра, ничек исәнләшә, ничек сөйләшә? Аның өчен өстәмә әдәбият укый башлыйсың. Классика - ул бит бөтенләй башка дөнья...»

Лилия башкарган Шәмсегаян образы «Сәхнә» журналының да игътибарыннан читтә калмады. Бу урында спектакль турында басылган мәкаләдән кечкенә бер өзек китерү урынлы булыр.

«Беренче куелышларда үзәктә Мирвәли булса, Чаллы вариантында - Шәмсегаян. Мирвәли тормышының этапларын режиссёр Шәмсегаян чиккән сөлге аша күрсәтә. Чигелгән ак сөлге - дөрес юл, туры юл, шул ук вакытта - хәтер дә ул. Соңрак геройлар аңа уралып бетә - адашу, ялгышу символына әверелә. Бер мизгелдә ак сөлге Мирвәли өчен элмәк тә - сорау алу, кыямәт көне якынлашу, чарасызлыкка ишарә. Спектакльдә Мирвәлинең төп йөге исә - Шәмсегаян. Ире белән бар сынауларны да узган, аның һәр адымының шаһите булган, хаталары өчен дә бергә хак түләгән Шәмсегаян. Шул ук вакытта Мирвәли тормышы, әйтерсең, Шәмсегаянның сынаулы карашы аша сызылып үтә, Шәмсегаян - Мирвәли кылган гамәлләренең үлчәве дә ул. Аяз Гыйләҗевнең иң яраткан образларыннан берсен гәүдәләндерүче Лилия Минһаҗева - героиня характерындагы төсләрнең тулы гаммасын тудыруга ирешкән. Сынлы сәнгать телен дәвам итеп, әлеге роль актрисаның иҗат биографиясендә киң полотно, этаплы эш, дияргә мөмкин».

Лилия үзе бу эше турында тыйнак кына болай ди: «Әйе шул, Шәмсегаянның яшь чагын да, карт әбигә әверелгән соңгы көннәрен дә уйнарга кирәк, тик мин моны авыр булды, дип әйтмәс идем, чөнки режиссер, партнерларым бик нык ярдәм итте». Һәм тагын серле итеп елмая. Бу мизгелдә ул тагын Скарлеттмы?

Юктыр. Бер дә җилбәзәк америкалы түгел ул, ә Чаллы труппасының иң талантлы, иң тырыш актрисаларыннан берсе, кирәк булса, Скарлетт та, Гөлия дә, Шәмсегаян икәненә дә тамашачыны ышандыра алучы, эшкә җигелеп, репертуарны тартып баручыларның берсе - Лилия Минһаҗева.

Гайшә ЗӘЙНЕТДИНОВА.

Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев