Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Түләк һәм Су-Сылуның бәхетле балкышы

С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында Казан дәүләт консерваториясе опера студиясенең «Түләк» операсы премьерасы булды. Консерваториябездә опера студиясе 1993 елдан бирле эшли. Төрле елларда анда Лилия Гобәйдуллина, Альбина Шаһимуратова, Артур Исламов, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Рүзил Гатин, Гөлнора Гатина, Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина һ.б. күренекле җырчыларыбыз...

С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында Казан дәүләт консерваториясе опера студиясенең «Түләк» операсы премьерасы булды.


Консерваториябездә опера студиясе 1993 елдан бирле эшли. Төрле елларда анда Лилия Гобәйдуллина, Альбина Шаһимуратова, Артур Исламов, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Рүзил Гатин, Гөлнора Гатина, Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина һ.б. күренекле җырчыларыбыз тавышын чарлады. «Хафизәләм-иркәм», «Башмагым», «Наемщик», «Алтынчәч», «Алтын казан» спектакльләре, рус, чит ил композиторлары әсәрләре буеча опералар куелды. Опера студиясе Казанда гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Саранск, Уфа, Йошкар-Ола шәһәрләрендә спектакльләр күрсәтте. Студияне менә инде 12 ел Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова җитәкли.

Студиянең һәр куйган яңа спектакле зур вакыйгага әйләнә. Бу юлы да тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Телевидение журналистларының рәт-рәт булып тезелгән видеокамералары, вакыйга геройларын тотып сораштырыр­га ашык­кан газета-журнал хәбәрчеләре премьерага тагын да тантаналы төс бирде.

Җәмәгатьчелекнең шундый зур кызыксыну белдерүе тикмәгә генә түгел. Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы - композитор иҗатында иң камил әсәрләрнең берсе. Музыка остасы аны беренче тапкыр 1945 елда иҗат итә. Ә тагын ике дистә елдан соң 1967 елда икенче редакциясен яза. Кызык, беренче редакция - Казанда консерватория ачылган вакытка, икенчесе шәһәребездә беренче симфоник оркестр оештырылган елга туры килә. Нәкый Исәнбәтнең либреттосына иҗат ителгән «Түләк» операсы болгарларның илбасарларга каршы көрәше турында. Спектакльдә Алимбәк ханның кызы Аембикә һәм Түләк мәхәббәте калку итеп тасвирланган. Яшь егетнең күл төбенә төшеп илаһи көчкә ия булып чыгуы турында бәян, риваятьләр чагылыш тапкан.

С.Сәйдәшев исемендәге концерт залы опера спектакльләре өчен каралмаган, шуңа күрә консерваториянең дирижер Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» һәм симфоник оркестрлары сәхнәдә урнашкан. Казан музыка көллияте хоры һәм солистлар өчен сәхнәдә урын тар. Зур мәйданнарны тутырып биергә күнеккән «Сәйдәш» бию театры да бу юлы һәр хәрәкәте чарланган виртуоз композицияләрне бик кысынкы шартларда күрсәтергә мәҗбүр булды.

Тарлык-кысынкылык аеруча беренче пәрдәдә сизелә. Анда халыкны гәүдәләндергән хор да, күпчелек солистлар да - барысы берьюлы сәхнәгә чыга. Алимбәк хан (Артур Исламов, Илнар Дәүләтшин) яшь егетләр арасында ярыш игълан итә. Җиңүчегә кызын Аембикәне (Айгөл Хәйри, Айгөл Гардисламова) һәм тәхетне бирмәкче. Һич көтмәгәндә, ярышта Түләк (Илдар Рәхимов, Илгиз Мөхетдинов) җиңә. Иң башта, Болгар тәхетенә ия булган сыман, вәкарь белән йөргән гаскәр башлыгы Сартланда (Руслан Закиров) Түләккә каршы нәфрәт уты кабына. Хан да Сартлан яклы булгач, Түләк илдән чыгып китәргә мәҗбүр була.

Икенче пәрдәдә Сартлан кошбиче (Айрат Ганиев) белән Түләккә каршы явыз ният кыла. Руслан Закиров һәм Айрат Ганиевнең чибәрлеге, буй-сынына, тавышларына, һәр сүзләрен искитмәле зәһәрлек белән «ысылдап» җырлауларына игътибар итми мөмкин түгел. Аларга бу сәхнә тар, әлбәттә. Шушындый чибәр егетләребезне опера театрында, йә булмаса, Камал сәхнәсендә күрсәтәсе иде дә бит!..

Мизгел эчендә сәхнәдә төнбоекларны гәүдәләндерүче кызлар пәйда була. Каршыбызда Асылкүл җәйрәп ята. Су иясе (Ирек Фәттахов) ачулы, чөнки Түләкнең илен сагынып агызган яшьләреннән күл суы тозланган, тереклек юкка чыга язган. Әмма Түләккә Су иясенең кызы Су-Сылу (Сөмбел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова) гашыйк. Су иясенең яраткан кызын Түләккә кияүгә бирергә генә кала. Әмма туйның иң кызган чагында күл төбенә яу кырында яраланган Алимбәк хан килеп төшә. Баксаң, Сартлан Болгар иленә монгол илбасарларын ияртеп килгән икән. Түләк илен якларга ашыга. Су-Сылу да аңа иярә. Су иясе кызын каргый. Гүзәл Су-Сылу, күлдән чыгуга, томанга әверелә. Зур сәхнәләрдә, заманча чаралар, видео­инсталляцияләр кулланып, бу күренеш­ләрне искитмәле итеп тасвирлап булыр иде. Мөмкинлекләре чикле булса да, бу әкияти күренешләрне адәм аңларлык итеп гәүдәләндерә белгән режиссер Евгений Артамоновка рәхмәттән башка сүз юк.

Сартлан белән Түләкнең сугыш күренеше. Никадәр дәрт, ничаклы нәфрәт! Их, «яу кыры» иркенрәк булса, кылычлары белән артта утырган скрипкачыны кадамагайлары, йә булмаса виолончельнең кылын өзмәгәйләре дип, тамашачы ут өстендә утырыр идемени?!

Афәрин, артистлар һәм музыкантлар! Кызганыч, төнбоек чәчәкләренең гомере бик кыска булган кебек, «Түләк» операсының сәхнә балкышы да озак булмас, чөнки Сартлан кебек үз мәнфәгатьләрен өстен куеп, илләрен, халкын саткан бәдбәхетләр татарда бүген дә бар. Алар олы агай алдында ләббәйкә биеп, татарлыкны себереп түгәргә омтылганга күрә, без татар опера театрыннан колак кактык. Татарлыгыбыз сүздә генә. Композитор Нәҗип Җиһановның матур опера, балетларын зур сәхнәләрдә куясы урынга, исемен бер адәм баласы да күрмәгән күк җисеменә кушып тынычлануыбыз шуның ап-ачык мисалы.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Лилия ӘГЪЗӘМОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев