Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Үткәндә калган авылым

Авылда ялгыз яшәп калган бөкре, гарип-гораба дүрт карчыкның, пай җирләре өчен рәхмәт йөзеннән  һәм өлкәннәр көне уңаеннан инвестордан бүләккә бер кап чәй, бер шешә май, бер банка куертылган сөт алып шатлануларын күрсәгез!

Г.Камал театрының кече сәхнәсендә бетеп барган авыллар турындагы спектакльнең «Хуш авылым. Хыял» дип исемләнгән икенче кисәге сәхнәләштерелде. Рольләрдә нигездә шул ук артистлар – Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гөлвердиева, Алинә Мөдәррисова, Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов катнаша. Икенче спектакльне дә сәхнәгә Айдар Җаббаров куйган. Биредә дә чын авыл кешеләреннән язып алынган инсценировкалар, артистлар башкаруындагы монологлар белән чиратлашып бара. Әмма бу юлы вакыйгалар 1980–2000 елларны колачлый. Кинога билет бәясе биш тиен торган вакытларны сагынасың. Үкси-үкси каралган һинд кинолары күз алдында җанлангандай була. Әкият икәнен аңласаң да,  Боливудта төшерелгән шул әкиятләрне карарга клуб тулы халык җыела иде бит, дип уйлап куясың. Хәзер кинога билет бәясе 500 сум, ә  карарлык киносы юк. Экранны да үтереш, суеш, урлашу, зина кылу турында кинофильмнар басты. Элек авылда киномеханикны «җимеш» дип, кулларда гына күтәреп йөртәләр, чөнки ул әйләндергән кино алты яшьлекне дә, алтмыш яшьлекне дә дулкынландыра иде. Хәзер тормышның асты өскә килде. Киномеханикның да, сыер савучының да кадере калмады. Медаль бирсәләр – артистка! Медаль ала-ала азынып, артист халкы әдәп-әхлакны югалтты. Ир-атларына кадәр сәхнәдә кәҗә бәтие сыман сикереп бии. Олуг җырчыбыз Илһам Шакиров, бетле каз сыман бер урында басып тора алмыйча бөтеренеп, такмак әйтсә, бүгенге данына ирешкән булыр идеме икән?  Хезмәт, җир кешесенә бөтенләй сан бетте. Киномеханик Илдар әнә шул хакта зарын түгә. Илдар кебек тагын берничә герой язмышы аша бушап калган клуб, мәчетләр,  ябылган мәктәпләр темасы күтәрелә. Әллә спектакльне иҗат итүчеләр билгеләнгән вакыт аралыгындагы күп хәл-вакыйгаларга үзләре шаһит булганга, әллә бетеп барган авыллар фаҗигасен тирәнрәк аңлый - тоя барганга, икенче спектакль беренчесенә караганда җанлырак килеп чыккан. 

Бу юлы  авыл темасы драматург Туфан Миңнуллинның «Ышансаң, ышан, ышанмасаң, ышанма», Фирүзә Җамалетдинованың «Акча, банан һәм чиратлар», «Карак һәм ашказаны», Гөлчәчәк Шәйхетдинованың «Әрем тамыры» хикәяләре аша ачылган. Барыннан да бигрәк тамашаның  «Карак һәм ашказаны» әсәре буенча куелган өлеше тетрәндерде. Авылда ялгыз яшәп калган бөкре, гарип-гораба дүрт карчыкның, пай җирләре өчен рәхмәт йөзеннән  һәм өлкәннәр көне уңаеннан инвестордан бүләккә бер кап чәй, бер шешә май, бер банка куертылган сөт алып шатлануларын күрсәгез! Йөз яшәр әбекәйләр белән кара-каршы утырып сөйләшү кая ул, бәдбәхет инвестор, эткә сөяк ташлаган шикелле, шушы хәерче бүләкләрне дә вертолеттан гына төшерә. Бүләктән дә бигрәк, вәгъдәсе зур – 2031  елга кадәр авылда газ, су кертә, юлларны тигезләячәк, имеш. Бабаларыннан калган җирдә тир түккән газиз карчыклар белән җир күрмәгән, сука тотмаган ниндидер инвестор шулай кылансын инде! Әле җитмәсә яклаучысыз, караучысыз калган дүрт әбинең хуҗалыгында бөтен эшләрен эшләп торучы авыл егете Мансурны, пай җирләреннән ике кишер тотып кайтканы өчен, төрмәгә ябып куймакчылар. Соң пай җирләрендә Мансурның да өлеше бар лабаса! Бил бөгеп эшләгәнгә бер тиен акча түләмәве генә җитмәгән, инвестор шул җирдә чәчеп үстерелгән кишерне дә Мансурдан кызгана. Милициягә барганда, сүз иярә сүз чыгып, шофер белән сөйләшкәндә, үзе дә сизмәстән кишерне ашап бетермәгән булса, бер ун елга төрмәгә утыртып куячаклар иде... Мансур милиция кулларыннан исән имин-котылгач, замананың гаделсезлеге, адәм баласының көчсезлеге турында уйлый-уйлый, карчыкларның хуҗалык эшләрен башкарган арада, бичара әбекәйләр өлкәннәр көнендә онытмаганы өчен «юмарт, кайгыртучан» инвесторга дога багышлый... 

Геройларның берсе, үзе дә авылда туып-үскәч, Чаллыга китеп тормышта ачысын-төчесен күп татыганнан соң, картаймыш көнендә кире туган ягына әйләнеп кайткан ир-ат, ял зонасы оештырып,  шәһәр халкын авылга кайтарырга хыяллана. Шашлык-машлык, атка атланып йөрүләр һ.б. юк-бар белән кызыктырырга тели. Кайтуын-кайтырлар. Әмма элеккеге авыл булмас шул. Җир эшләгәнне ярата, шәһәргә җиңеллек эзләп киткән, тырнак ясатып, ирен, күкрәк күпертеп гомер итүчеләрне гафу итмәс, үзенә кабат сыендырмас ул...

Миләүшә Галиуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев