Мәдәни җомга

ТӘКЪДИРЕНӘ РЕЖИССЕР ДИП ЯЗЫЛГАН

Моннан нәкъ ярты гасыр элек 27 мартта - Халыкара театр көнендә Казан янындагы данлыклы Шәле авылында бер бала дөньяга килә. Бүген без аны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең «Танылу» премиясе, Ф.Кәрим исемендәге әдәби, С.Өметбаев исемендәге театр премияләре лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, 90нан артык спектакльгә җан өргән...

Моннан нәкъ ярты гасыр элек 27 мартта - Халыкара театр көнендә Казан янындагы данлыклы Шәле авылында бер бала дөньяга килә. Бүген без аны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең «Танылу» премиясе, Ф.Кәрим исемендәге әдәби, С.Өметбаев исемендәге театр премияләре лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, 90нан артык спектакльгә җан өргән режиссер Ренат Әюпов буларак беләбез.

Ренат Әюпов - Вахтанговның тамаша, Мейерхольдның биомеханика һәм Станиславскийның тирән психологик кичереш белән уйнау мәктәпләрен синтезлаштыруга ирешкән шәхес. Аның шушы өслүбтә иҗат иткән спектакльләре берничә халыкара конкурста җиңеп тә чыкты.


- Ренат әфәнде, 50 яшь режиссер өчен нинди чор ул?

- Минем 50 яшьне иң яшь, иң эшкә сусаган чагым, диясем килә. Яшүсмерләрдә нинди максимализм булса, мин дә шундыйрак хис кичерәм. Хәзерге көндә саллы гына иҗат тәҗрибәсе, мине ярты сүздән аңлый торган көчле артистлар труппасы туплый алдым.

Әйе, моннан 13 ел элек Чаллыдан кире Казан Татар яшь тамашачы театрына кайтып, эшли башлавыма, аны торгынлык халәтеннән профессиональ иҗат баскычына күтәрә алуыма сөенеп бетә алмыйм. Бу театр коточкыч каршылыклар аша узды, ябарга да омтылып карадылар - барып чыкмады. Театрыбыз яши!

Аны бар яктан да җитеш, яхшы биналы театр итеп, киләчәк буыннарга тапшырасы килә. Әмма үз бинабызны булдыру мәсьәләсе һаман хәл ителмәве канатларны сындыра. Әле ярый вакытлыча репетиция ясарга "Әкият" балалар үзәгендә бер зал булуы күңелне беркадәр тынычландыра. Ни гаҗәп, бу пространство, зал үзе безгә иҗат энергиясе биреп тора. Театрыбызның яңа урыны нәкъ монда булырга тиеш. Биредә Ркаил Зәйдулланың «Казан ятиме» пьесасы буенча куелачак спектакльгә репетицияләр бара. Бу залга бик аз микъдарда гына финанс сарыф итеп, Кариев театрын яңадан яшәтеп җибәрергә була да бит! Ләкин безнең хыял-омтылыш беркемне дә кызыксындырмый шул...

- Әйтегез әле, спектакльне гамәлгә ашыру өчен күпме вакыт кирәк?

- Төрлечә була инде... Мәсәлән, кайбер спектакльнең репетиция вакыты 2 генә ай, ә кайберләре яртышар елга сузыла. Эш анда түгел, дөньяга туган спектакльнең прокат гомерен озайту турында көне-төне хезмәт итәргә кирәк. Безнең республикада театраль менеджмент мәктәбе бөтенләй юк. Мин бер генә театраль менеджер-самородокны атап үтә алам: ул - Шамил Закиров иде...

- Кайсы спектаклегез күңелегезгә аеруча якын тоела?

- «Печән базары». Тукайның тормыш юлына, әсәрләренә нигезләнеп язылган сценарий иде ул. Шагыйрьнең иҗатын, шәхесен яратканга күрә бу әсәргә бөтен көчемне салдым. Бик тиз чыкты ул спектакль. Бәлки, Тукайның рухы ярдәм итеп торгандыр. Аннан соң «Сак-Сок» бәетен бик яратып эшләдем. «Җиде кыз» әкияте тиз, җайлы чыкты. Ярый әле спектакльләребезне "Татарстан-Яңа Гасыр" каналы төшереп алды. Ул «Алхимик», «Умырзая», «Илдус һәм Windоus», «Алмачуар», "Печән базары" спектакльләрен даими күрсәтеп тора. Рәхмәт аларга!

Кайбер спектакльләрне кайтып-кайтып та куясым килә. Ләкин элеккесен кабатлап түгел. Мәсәлән, театрда Фәрит Хәбибуллин баш режиссер чагында «Башмагым»ны классика үрнәгендә куйдым. Кечкенә төркемдә оркестр уйнап торды. 2005 елгы «Башмагым» исә буффонада, трюклар белән баетылып, хәзерге заман яшьләре өчен маҗаралы мюзиклга әйләнде.

"Йосыф кыйссасы" әсәренә ике тапкыр мөрәҗәгать иттем. Әле тагын да кайтачакмын. «Йосыф» сүрәсе аятьләрен Кол Гали берничә бүлеккә бүлеп тасвирлый. Ул бүлекнең һәркайсына нигезләнеп, аерым спектакль эшләргә була. Әйтик, Йосыф коесы турында. Шулай ук Йосыфның Мисырга баруы яки Зөләйха мәхәббәте аерым бер спектакль булырга мөмкин.

2007 елны Туфан Миңнуллин махсус безнең театр өчен «Әйт әле, күбәләк» исемле пьеса язган иде. «Казан ятиме» премьерасыннан соң, шушы пьесага тотынырга исәпләп торабыз, Алла боерса.

Разил Вәлиев хәзер безнең өчен «Ләйлә-Мәҗнүн» мюзиклын язып бетереп килә. Ул бүгенге көн Ләйлә һәм Мәҗнүне мәхәббәте турында.

- Сезнең спектакльләрдәге хыял һәм фантазиянең чиксезлегенә исең китәрлек...

- Шулай итмичә булмый. Чөнки тамашачыны һәрвакытта да сокландырырга, шаккатырырга кирәк. «Шокировать» сүзе, мөгаен, татарның шаккатыру сүзеннән килеп чыккандыр. Әлбәттә, мәгънәви яктан әсәр көчле булырга тиеш. Әгәр авторның әйтергә теләгән фикере, минем энергия белән туры килеп, "шартлау" булмаса, спектакль барып чыкмады, дигән сүз. Шуңа күрә тамашачы бертөрлелектән ялыкмасын өчен тормышның төрле якларыннан якын килеп пространствоны үзләштерергә, артистларның уйнау манерасын үзгәртергә кирәк. Мин пространствоны уйнатырга, виртуальлекне яратам.

- Улыгыз Нурлан «Галиябану»ны сәхнәгә чыгарган елны туган иде. Киләчәктә аны да режиссер итеп күрәсегез киләме?

- Ул әле кечкенә. Һөнәр турында сөйләшергә иртәрәк. Шулай да мин аны театр өлкәсенә димләмәс идем. Нурлан рәсем ясарга ярата. Күптән түгел урамда гөрләвекләр буйлап йөзеп барган ак кәгазь көймәгә күзе төште. Озак кына күзәтеп торгач: «Бу - корабль, мин моны ясыйм», - диде. Ул көймәне 3 вариантта эшләде. Башта йорт-корабль, аннан - космоска оча торган көймә, иң соңыннан - йолдызга әверелгән кораб. Ул дөньяны бөтенләй башкача, киңрәк итеп күз алдына китерә. Менә рәсем сәнгате буенча һөнәр алуын хуплар идем. Иң мөһиме - бәхетле-тәүфыйклы булсын.

- Сез бит әле остазлык та итәсез. Шәкертләрегезгә нинди өметләр баглыйсыз?

- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында танылган артистыбыз Лилия Низамиева белән берлектә бер курс алып барабыз. Лилия актерлык осталыгыннан, мин режиссурадан дәресләр бирәм. Илдар Гатауллин белән Ирҗан Бикчәнтәевне театрыбызга режиссер булып килерләр, дип уйлап торам. Быел Казан театр училищесына яңа курс жыячакбыз. Театрның киләчәге өметле.

- Амин, шулай булсын!

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: