Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Тинчурин театры артистлары ачык һавада җиде спектакль күрсәтәчәк

Спектакльләр күрсәтү өчен театр ишегалдында махсус сәхнә җиһазландырылган.

5 августта Кәрим Тинчурин исемендәге театр ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлаячак. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары беренче тапкыр үз тамашачылары өчен мондый форматта уйнаячак. Моның өчен театр ишегалдында махсус сәхнә җиһазландырылган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ачык һавада куелган һәр спектакльне бер үк вакытта йөз кеше карый алачак. Тамашачылар иминлеге өчен 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция сакланачак, урыннар шахмат тәртибендә урнашачак. Спектакль алдыннан тамашачыларның температурасын үлчиячәкләр, битлекләр һәм перчаткалар бирәчәкләр.

Спектакльләр күрсәтүне Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясеннән башлаячаклар. 6 августта тамашачыларга Хәй Вахитның «Туй алдыннан» моңсу комедиясен күрсәтәчәкләр. 7 августта Исламия Мәхмүтованың «Син минем бергенәм» мелодрамасы булачак. 12 августта актерлар Шамил Фәрхетдиновның «Алтын көз» комедиясен, 13 августта Хәй Вахитның «Кияүләр» музыкаль комедиясен күрсәтәчәкләр.

14 һәм 15 августта театр сөючеләргә Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул», Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» комедияләрен тәкъдим итәчәкләр.

Кунаклар өчен саклана торган автостоянка каралган. Администрация сүзләренә караганда, спектакльләр хәтта һава торышы начар булган очракта да булачак, тамаша мәйданчыгы өстендә яңгырдан саклау өчен тент урнаштырылган. 

Спектакльләрнең барысы да кичке җидегә планлаштырылган. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X