“Тәфтиләү” белән ачылган ишекләр
Кечкенә Мирсәет әтисе - балта остасы Миншәһитнең өй төзегәндә, арба һәм чана ясаганда сызгыруын шаккатып тыңлый. Һөнәрченең көннәр буе төрле көйләрне кошлар сайраган шикелле кабатлавына таң калып йөри. Спас төбәгенең Яңа Рәҗәбеннән, хәзерге Чәчәкледән Әлки районының Татар Борнае авылына килен булып төшкән әнисе Миңлегөлнең аш-су хәзерләгәндә моңлануы да хисчән малайның...

Спас төбәгенең Яңа Рәҗәбеннән, хәзерге Чәчәкледән Әлки районының Татар Борнае авылына килен булып төшкән әнисе Миңлегөлнең аш-су хәзерләгәндә моңлануы да хисчән малайның күңел кыңгырауларына кагыла. Бәләкәч, әти-әнисе үрнәгендә, татар халык җырларына яңа яшәеш-яңгыраш бирергә тели. Әмма кинәт кенә ачылып китәргә уңайсызлана. Өйдә кеше булмаганда гына батырая. Янәшәдәгеләрнең күз-колагыннан ерагайгач, кул сузымындагы урманның аулак аланы да ачык һавадагы сәхнәгә әйләнә. Моңлы Мирсәет, тирә-юньне урап килгән кайтаваздан илһам алып, милли җәүһәрләрне табигать киңлегенә чыгарырга керешә. Шул чакта, үзәкне өзеп, шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә халкыбыз иҗат иткән "Тәфтиләү" көе ишетелә:
И мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен,
Аерылабыз, ахрысы!..
Тик Мирсәет: "Агачлыкта үзем генә", - дип ялгыша. Малайның моңлануын әти-әнисе, сеңел-энеләре Мәүсия, Рәмзия, Мөнәвәрә, Рияз, Мингазиз белән бергә башкалар да ишетә. Урман җырчысының даны Борнайга тарала. Бишенче класс укучысын мәктәп сәхнәсенә чыгара башлыйлар. Төрле бәйрәмнәрдә һәм кичәләрдә авыл клубында чыгыш ясый. "Тәфтиләү"дән соң "Зәңгәр шәл" мелодрамасыннан Кәрим Тинчурин шигыренә Салих Сәйдәшев көй язган "Кара урман"ны сузып җибәрә. Җирле һәвәскәрләрнең данын күтәреп, район мәдәният йортында, Юхмачыда, Чистайда, Казанда... лауреат дипломнары ала.

Армиядән Чаллыга кайткач, автокранда эшли башлагач, М.Сөнгатуллин шушы көйне Сабан туена килгән тамашачыларга да ишеттерә. Бәйрәмдә көтмәгәндә Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов игътибарына юлыга.
- Тавышың бар! Укырга кил! - ди җитәкче, һәвәскәргә визит карточкасын сузып.
Ун тонна йөк сыешлы "МАЗ-500" автомобилен йөртүче Мирсәет карышып маташа:
- Нәҗип Гаязович, киләчәктә автомеханик булырга исәп.

Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда да шул ук фикерне куәтлиләр:
- Мирсәет, ректор үзе чакыргач, консерваториягә иртәгә үк барырга кирәк!
Әмма төзелешне механикалаштыру идарәсе башлыгы юлга аркылы төшә. Яшь белгечне: "Укыганнан соң өч ел эшләргә кирәклекне онытма", - дип, эш бүлмәсеннән борып чыгара.
Тик күңелендә җырчы булу уе бөреләнгәч, М.Сөнгатуллин тукталып калырга җыенмый. Үҗәтләнеп юрист янына керә. Ректор биргән визитканы күрсәтә, хәлне аңлата. Хокук белгече, әйтелгән сүзләрнең дөреслеген расларга теләп, Казанга Нәҗип Җиһановка шалтырата. Сүзе югары даирәдә үтүче сәнгать әһеле исә аңа укырга теләүчене тоткарлауның мәгънәсезлек икәнлеген төшендерә.


Мәскәү артистларына татар халкы җитәкчесе Минтимер Шәймиев тә игътибар бирә. Мирсәеттән:
- Нишләп син Мәскәүдә эшлисең, ә Казанда түгел? - дип сорап куя.
- Монда яшәргә урын юк.
Күп сәнгать әһелләрен тораклы иткән Шәймиев җырчыны Татарстан Министрлар Советы рәисе Мөхәммәт Сабиров янына җибәрә. Нәтиҗәдә 1991 ел башында Сөнгатуллиннар гаиләсенә ике бүлмәле фатир бирелә. Ә Мирсәет урынына эшкә Хәния Фәрхи килә. Соңрак, "Бәйрәм" ансамблендә танылгач, ул да Татарстанга әйләнеп кайта. Сәнгать әһелләрен шулай барлап торганы өчен, җырчы Минтимер Шәрип улына зур рәхмәтен белдерә. Дәүләт эшлеклесен 80 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап, гаилә иминлеге, исәнлек-саулык тели.

Халык җырчысының 1987 елгы Алмазы да сәнгать юлыннан атлый. А.Сөнгатуллин, әтисенең яшьлек хыялын чынга ашырып, башта Казан музыка училищесын тәмамлый. Клавдия Щербинина классында халык җырларын, фольклор әсәрләрен, романсларны, арияләрне башкару осталыгын арттыра. Казан дәүләт консерваториясенең Мөнир Якупов классында да шул ук юнәлештә эшчәнлек алып бара. Ә өченче курска Мәскәү дәүләт консерваториясенә кабул ителә. Россиянең халык артисты Леонид Земненко ярдәме белән опера җырының тирән катламнарына үтеп керергә омтыла. "Яңа опера" театрындагы хезмәт юлын кечкенә партияләрдә катнашудан башлап җибәрә. Өч ел эчендә, Россиянең күп шәһәрләрендә чыгыш ясагач, Австриянең - Вена, Кытайның - Шанхай, Ирландиянең Дублин шәһәрләренә барып җитә. Утыз яшьлек егет операдан читләштерелгән әтисе күтәрелергә өлгермәгән биеклекләрне яуларга омтыла.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
.Ирек Закиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Минтимер Шәймиев, Ринат Таҗетдин, Марс Алиев.
.Россия Мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин белән.
.Хәләл җефете Кадрия ханым янәшәсендә.
.Дәвамчысы Алмаз Сөнгатуллин.
."Мәдәни җомга" редакциясе хезмәткәрләре белән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз