Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Телне җыр да яшәтә

Беренче альбомын 19 яшендә чыгарган Гөлназ озак еллар Казан шәһәр филармониясе солис­ты булып эшли.

Милли җыр сәхнәбездә Гөлназ Гафурова тыйнаклыгы, зәвыгы, бай репертуары, чын татарча образы белән аерылып тора.  Хит-парадларда беренче урыннарда тормаса да, сәхнә тутырып ялтыраган түш-ботлардан, көйсез замана такмакларыннан соң аның мөнәҗәтләре, дини эчтәлекле, классик әсәрләрне җиренә җиткереп башкаруы, ире җырчы Вәли белән бергә яңгыраткан  мәхәббәт җырлары күңелгә шифалы бәлзәм кебек тәэсир итә. 


Гөлназ – Түбән Кама кызы, тугызынчы сыйныфтан соң Казанга килеп, музыка көллиятенә укырга керә, Ания Туишева классында вокал серләренә төшенә. Аны тәмамлагач, сәнгать институтының театр факультетында һәм консерваториядә параллель рәвештә укый башлый. Театр сәнгате дә, музыка да җанына якын булуга карамастан, кыз беренче курсны укыгач, театр бүлегеннән китә. Югыйсә, Камал театры директоры Шамил Закиров аның татарның беренче театры сәхнәсендә Мәйсәрәне уйнавын күрергә теләгән булган. Бикчәнтәев курсыннан китеп баргач, кызга үпкәләп тә йөргән әле. «Ярты ел көтәбез, уйла», – диләр җырчы кызга. Тик сәхнәдә репетиция вакытында алган җәрәхәтнең дә тәэсире булгандыр, ул җыр юлыннан китәргә карар кыла. Консерваториядә Зилә Сөнгатуллина классында белем алып, аны кызыл дипломга тәмамлый. Остазларымнан бәхетем булды, дип саный ул. 

Укыган чакта ук, Гөлназ җыр­чы егет Вәлигә кияүгә чыгып куя. Алар музыка көллиятендә бергә укый, Вәли – ул чакта бик популяр булган «Казан егетләре» төркеме солисты, колледж кызларының йөрәкләрен әрнетеп, мачо булып йөри. Тик тыйнак, моңлы тавышлы Гөлназга гашыйк булуын сизми дә кала. Дүрт ел дуслашып йөргәннән соң, яшьләр гаилә корып җибәрә. Кияүгә чыкканда, кызга – 19, кияүгә исә 21 яшь була. Шул көннән соң Гөлназ өчен гаилә беренче урынга чыга. Дәү әниләренең тәүфыйк теләп кылган догалары кабул булганмы, җырчы ханым акрынлап динебез кушканча яшәү юлына баса. Сәхнә киемнәре дә үзгәрә, репертуарда мөнәҗәтләр, нәшидләр барлыкка килә. Дуэт буларак та җырлар яздыралар. Ләкин Гөлназ популярлык артыннан куып, гастрольләрдә йөреп, гаиләгә дигән вакытын корбан итмәскә була. «Эштән курыкмыйбыз, – ди Гөлназ, – тик балалар, гаилә беренче урында булсын, дибез».

Артистлар гаиләсендә бүген ике бала – 14 яшьлек Мөхәммәт белән 9 яшьлек Җәннәт үсеп килә. Кыз бала бию, җыр, театр сәнгате белән шөгыльләнә. Мөхәммәт музыка мәктәбенең фортепиано сыйныфын тәмамлый. Техникага да һәвәс егет, кораблар конструкцияләү белән мавыга, аңа үз хуҗалыкларында остаханә дә көйләп биргәннәр (гаилә үз йорты белән яши). 

Беренче альбомын 19 яшендә чыгарган Гөлназ озак еллар Казан шәһәр филармониясе солис­ты булып эшли. Үзенең белем-тәҗ­рибәсен сандыкта яткырмый: филармониянең балалар вокаль ансамблен җитәкли. Төрле мәдәни чараларда күз явын алырлык чыгышлары белән күңелгә кереп калган коллективка Гөлназның күпме көче, җан җылысы салынганы ачык күренә. Ансамбльгә балаларны кастинг юлы белән җыялар. Бу ансамльгә башкару осталыгы, репертуар ягыннан да, костюм­нары җәһәтеннән дә тел-теш тидерерлек түгел, сыйфатлы рухи азык бирүче, балаларны сәнгать дөньясына әзерләүче энҗе бөртегедәй коллектив! Репертуарларында эстрада һәм халык җырларыннан тыш, мөнәҗәтләр, нәшид­ләр, дини эчтәлекле җырлар да бар. Балалар аеруча «Әлвидаг», «Бисмилләһ дип башлыймын» кебек рухи эчтәлекле җырларны яратып җырлый икән. «Балалар дөньяга пакь күңел белән, иман белән туа. Без, әти-әниләр, остазлар ул күңелгә күркәм, әхлакый кыйммәтле, гүзәл нигъмәтләр генә салсак иде», – ди Гөлназ. 

Гөлназ өйрәткән ул җырлар да балалар күңеленә иман орлыклары булып төшәдер. Әти-­әниләр балаларына шул яклап та тәрбия биргәнгә бик рәхмәтле. Балалар филармониясе ансамбле республика күләмендәге зур чараларда еш чыгыш ясый. Аларны «Шаян ТВ» телеканалында да күрәбез. Бу балалар әлеге каналдагы мультфильмнарны татарча тавышландыру белән дә шөгыльләнә. Бу шөгыль үзләренә дә ошый. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре юкка чыгу дәрәҗәсендә кыскартылгач, туган телне саклый торган мондый коллективларның кыйммәте тагын да артты. Тиз арада татарчаны өйрәнү шарты белән, ансамбльгә туган телебезне бөтенләй белмәгән балаларны да кабул иткәннәр. Алар татар телен аерым укытучыларга йөреп өйрәнгән, ансамбльдә татарча җырларлык дәрәҗәгә җиткәннәр. Гөлназ үзе Түбән Кама шәһәрендәге 2 нче татар гимназиясендә белем алган. «Туган телебез яшәсен өчен, балалар үз телебездә сөйләшсен өчен аның чолганышы мөһим, –дип саный ул. – Ә гаиләдә телне саклап кына була, тел үссен өчен ул мәгарифтә, фәндә, сәнгатьтә дә кулланылырга тиеш…»

Гөлназ – интернет челтәрендә танылып килгән «Салаватиклар» проектының да остазы. Хәзерге балалар телләре ачылмас, тәпи китмәс борын ук интернет дөньясына чума. Ләкин андагы бөтен кызыклар – мультиклар, видеолар урысча. Кечкенә балага тәкъдим итәрдәй татарча видеолар, җырлар, мультиклар юк дәрәҗәсендә аз. «Салаватиклар» проекты менә шул бушлыкны тутыру өчен уйлап табылган. Утыздан артык бала Гөлназ җитәкчелегендә балалар өчен татарча музыкаль контент – җырлар, клиплар булдыру белән шөгыльләнә. Гөлназ үзе дә балалары кечкенә чакта аларга күрсәтерлек татарча клиплар, видеолар булмауга эче пошып, шулар хакында хыялланып йөргән. «Сабантуй» балалар журналы мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашканнан соң, бу хыялны чынга ашыру эшенә тотынганнар. «Салаватиклар» инде өченче концертларын куярга өлгерде. Җырлар аркылы балалар татарчага өйрәнә. Гөлназ балаларны җырларга өйрәтсә, хореограф бию дәресләре бирә, ә интернет өчен клипларны тулы бер команда әзерли. Русча гына сөйләшүче балалар да «Салаватиклар» җырларына кушылып бии һәм балалар ун гына татарча җырны өйрәнә икән, димәк, бу хезмәт бушка китми дигән сүз. Өч ел эчендә «Салаватиклар»ның беренче составы чыгып китәргә дә өлгергән, алар урынына яңа балаларны җыйганнар. 

 Балалар белән эшләүдән тыш, Гөлназ «Чулпан» мәдәният үзәгендә куелган музыкаль спектакльләрдә дә уйный. Камал сәхнәсендә уйный алмый калган Мәйсәрә ролендә ул инде монда әллә ничә еллар тамашачы каршына чыга. Быел «Зәңгәр шәл»не тагын да баетып, яңартып куйганнар. Тамашачы челтерәп торган тавышлы бу гүзәл җырчы-актрисаның уеныннан, һичшиксез, ләззәт алгандыр. Шәкертләре арасыннан исә «Гөлҗамал»ларны, «Бөдрә таллар»ны, «Тәфтиләү»не остаз апаларының үзе кебек күңелләргә үтәрлек итеп җырлаячак егет-кызлар үсеп чыгар әле. 

Эльмира СИРАҖИ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев