Тел сагында – Фәнзилә
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар артистлары белән очрашу җанга үзенә бертөрле рәхәтлек бирә. Гримеркалары якты, иркен. Үзләре дус-тату, кунакчыл. Грим бүлмәләренең ишек өстендә татар шәмаиле эленгән. Кыскасы, артистларыбыз иң күркәм татар гадәтләрен саклап, бер гаилә кебек яши. Бу юлы эшләре гадәттәгедән дә тыгызрак иде кебек, грим бүлмәләренә бер керәләр,...

Озак еллар бергә эшләп, бергә иҗат иткәч, бу артистларда бер-берсенә карата туганлык хисләре барлыкка килгән дисәм дә ялгышмам. Ә кайберләре чын-чынлап якын туганнарга әйләнгән. Фәнзилә, мәсәлән, Казан театр училищесында ярты тәгам икмәкне дә бүлешеп бер бүлмәдә яшәгән ахирәт дусты Миләүшә Фәйзрахманованың туган авылы - Биектау районы Бикнаратка кунакка кайта торгач, абыйсы Айдар белән кавышып гаилә кора. Фәнзилә белән Миләүшә утыз елга якын бер театрда иңгә-иң иҗат итә. Айдар гына юк инде. Моннан ике ел элек 54 яшендә дүрт чәчәген - хатыны Фәнзиләне, кызлары Алсу, Ләйсән, Динәне һәм ул вакытта әле бер яшен генә тутырган оныклары Камалны калдырып гүр иясе булды. Фәнзилә аны олы, йомшак күңелле, сабыр, ышанычлы булганы өчен яратты. Айдарның ышыгында мәгърур таулар арасына качып үскән нечкә кәүсәле нәфис агач сыман җилләрдә сыгылмыйча, кояш нурларында көймичә иркәләнеп яшәде. Айдар да илле чиген узгач ук китәсен белгәндәй, назлы гөлләрен үтә хасиятләп тәрбияләде. Гади хезмәт кешесе булса да, Фәнзиләнең иҗатын аңлады, театр сораган корбаннарга - гастрольләргә, фестивальләргә риза-түзем иде. Өч кыз берьюлы әти-әнисе янына елышкан вакытларда да, чү, балакайларым, әниегез арган, аңа ял кирәк, дип, бәбкәләрен канаты астына җыйган каз сыман, назлыларын үз кочагына алды. Айдарны югалту - яшәү ямен җую. Әмма Алсу, Ләйсән һәм Динә әниләренә канаты каерылган кош сыман моңсуланырга ирек бирми. Бигрәк тә тормыш иптәшен җуйган авыр минутларда Фәнзиләгә иҗатташлары - артистлар һәм, әлбәттә инде, театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров, директор Роза Яппарова ярдәмгә килә.

Озак еллар буена татар төркеменә бер генә яңа артист өстәлгән дисәм, ялгышамын икән. Килә, китә торалар, чөнки курчак театрында бөтен кеше дә эшли алмый. Аның өчен драма артисты сәләтенә дә ия булырга кирәк. Шул ук вакытта ширмә артына кереп күңелеңдәге хисләрне җансыз агач, тимер, тукыма кисәкләренә күчерә белү мәслихәт. Спектакль буе авыр курчакларны күтәрү, йөртү Сабан туе батыры Юрий Чуктиевкә авыр да тоелмаска мөмкин. Ә Фәнзилә кебек орчык кадәр генә буйлы, нәфис сынлы артисткаларга бу эш башта бик авырлык белән бирелә. Ширмә артыннан курчак әйбәт күренсен өчен, нәфис буй-сынлы актрисалар аякларына биек, калын табанлы катурнылар кия. Ширмә артында качып курчак уйнатканда ярый да ул, алга чыгып сәхнәдә корылган «күперләрдән», «калкулыклардан» абынмый йөгереп чыгарга өйрәнер өчен вакыт, сабырлык, түземлек сорала. Яңа ел бәйрәмнәрендә исә мөмкин кадәр күбрәк сабыйларның күңелен күрү өчен, көненә дүртәр чыршы бәйрәме уздырырга туры килә! Менә шуңа күрә Фәнзилә, 1989 елда диплом спектаклен тапшырган көннән башлап, әлегәчә Н.Гернет әсәре буенча куелган «Котбетдин маҗаралары» спектаклендә 10 яшьлек Гөлчәчәкне уйнады да инде. Яшьләр булмаганга гына түгел, әлбәттә. Гөлчәчәк - спектакльне тотып тора торган төп рольләрнең берсе бит. Аны яңа килгән яшьләрнең һәркайсына тапшырып та булмый торгандыр. Ә менә Фәнзилә өч дистә ел дәвамында «Котбетдин маҗаралары»ның маҗаралылыгын, тәмен саклап килде. Шуңа күрә, баш режиссер Илдус Зиннуров та, «Гөлчәчәкне синнән дә әйбәтрәк уйнаучы юк, Фәнзилә», - дип актрисаның күңелен үстереп торды.
Курчак театры артистына иң кирәкле сыйфатларның берсе - курчакны ярату. Курчакны яратса гына, артист бөтен авырлыкларны җиңеп чыгачак. Ярату хисен күңелләренә сеңдерә, курчаклы уенына җәлеп итә белгәне өчен артистларыбыз, әлбәттә, мөгаллимнәре, режиссер Илдус Зиннуровка бик рәхмәтле.
Кечкенә рольләр юк, диләр. Бүген исә нәни тычкан баласы да аеруча зур мәгънәгә ия. Миһербансыз заманда нәни күңелләргә миһербанлык орлыгы салуының, театрга үзләре дә кызык-мызык, эзләп, күңел ачарга йөргән ата-аналарның балаларына ярату, яшәү, үлем кебек олы мәгънәләр иңдерүнең авырлыгын аңлатып торасы юктыр.
Заманында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Укытты бүре сабак» спектакле бар иде. Фәнзилә Сабирова анда бүре теле өйрәнеп, кәттә малай булам да, барысының да арт сабагын укытам, дип туган йортының ишегалдыннан кәпрәеп чыгып киткән һәм, үз телеңне белмичә, бүре теле белән генә ерак китеп булмаслыгын аңлагач, борынын шиңдереп кайтып кергән сарык бәрәнен уйнады. Хәзер исә театрыбызда Р.Зәйдулла әсәре буенча сәхнәләштергән, урмандагы аланын оныткач, кабат бүре җиләге тәмен татып, тамырларына кайткан Елгыр исемле бүре баласы турында спектакль зур уңыш белән бара. Елгыр роле өчен Фәнзилә Сабирова «Тантана» республика театр премиясенә лаек булды. Ә озакламый Рүзәл Мөхәммәтшин әсәре буенча өрә белмәгәнгә күрә бүрегә көтүдән бер сарык бәрәнен алдырган көчек турында спектакль сәхнә күрәчәк. Анда Ф.Сабирова малай ролен башкара.
Менә шулай курчак театры артистлары татар теленә һөҗүм барган хәтәр бу заманда сарык булып бәэлдәп, кәҗә булып мәэлдәп, хәтта бүре урынына улап, татар балаларын маңкортлашудан саклап калырга, ана телебездән йөз чөергән ата-аналарны аңга килергә, өрә белмәгән акылсыз көчек хәлендә калмыйча, кем ничек булдыра ала, туган телебезне яклап «өрергә» чакыра. Көчек, бүре алган бер сарык бәрәне белән котылса, без көтүебез белән җир йөзеннән юкка чыгачакбыз, дип кисәтә...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз