Мәдәни җомга

ТЕАТРНЫҢ ГАШЫЙК БЕР ПАРЫ

2014 ел ахырында кайгылы хәбәр иреште. Камал театрының танылган артисты Габделфәрт Шәрәфиев вафат. Кичә генә театрда күрешкән идек югыйсә. Аны «Хан кызы Турандык»та Исмәгыйль ролендә карадык, спектакльдән соң ошатуыбызны әйтеп котладык. Аңа кадәр Орхан Памук әсәре буенча куелган "Минем исемем Кызыл" спектак­лендәге Баш сакчы роле өчен дә рәхмәт әйттек. Саллы...

2014 ел ахырында кайгылы хәбәр иреште. Камал театрының танылган артисты Габделфәрт Шәрәфиев вафат. Кичә генә театрда күрешкән идек югыйсә. Аны «Хан кызы Турандык»та Исмәгыйль ролендә карадык, спектакльдән соң ошатуыбызны әйтеп котладык. Аңа кадәр Орхан Памук әсәре буенча куелган "Минем исемем Кызыл" спектак­лендәге Баш сакчы роле өчен дә рәхмәт әйттек. Саллы гәүдәсен җиңел күтәреп театрдан чыгып киткәне әле дә күз алдымда...
Театрдагы Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып, балалар күңелен күреп йөргән Габделфәрт абыебыз шулай итеп арабыз­дан кинәт кенә китте. Күңелдә әйтелергә тиешле, ләкин әйтелмәгән сүзләр тезелеп калды.
Заманында Габделфәрт Шәрәфиев Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә яшь егет Мансурны уйнады. Бу спектакльдә аның герое шундыйрак сүзләрне әйтә: «Яратам, дияр өчен уйларга кирәк түгел, чөнки йөрәк ялгышмый; яратмыйм дип әйткәндә генә уйларга кирәк». Бик сөйкемле һәм самими иде Габделфәрт абыйның Мансуры. Нәкъ үзе кебек...
Хатыны Эльвира апа белән Камал театры фойесында Габделфәрт абый турында сөйләшәбез. Вакыт уза тора, еллыгы якынлаша, аның артыннан үзе каршы ала алмаячак 65 яшьлек юбилее җитә. «Авырып ятмагач, кинәт кенә киткәч, юклыгына ышанып та булмый, - дип моңсулана Эльвира апа. - Һәрвакыттагыча, автобус тукталышында каршы алыр, һичьюгы телефоннан: «Син хәзер кайда?» - дип сорар шикелле...»
Алар 1974 елда Казан мәдәният институтының тулай торагында танышалар. Икесе дә яшь: егеткә - 23, кызга - 21 генә. Эльвира - Актаныш районындагы Пучы авылы мәктәбен тәмамлап Казанга килгән. Мәдәният институтының 4 курс студенты. Габделфәрт - Ленинградта театр, музыка, кинематография институтын тәмамлап, Камалда эшли башлаган яшь артист. Актаныштагы, бүген инде юкка чык­кан Иске Өшәр авылында туган кызның чегәннеке кебек кап-кара бөдрә чәчләре, янып торган күзләре сихерләдеме икән, тик йөрәктән йөрәккә «ток» йөгергән, бер-берсенә бәйләп куйган, ахры. Габделфәрт абый, «синең турында бу» дип, башкорт җыр­чысы Илмир Газизуллинның «Агыйдел кызы» исемле җырын тыңларга яраткан. Шулай итеп, Кукмараның Янил авылында туган зәңгәр күзле егет Эльвирадан аерыла алмас булган.
Эльвира диплом алгач, Кукмара халык театрына режиссер булып китә. Ике арада юл йөрү шактый дәвам итә. Кызык хәлләр дә туа кайчакларда. Йә Габделфәрт йөгереп Кукмарага кайта, йә Эльвира, юк эшен бар итеп, Казанга килү җаен таба. Кайвакыт аймыл да булгалыйлар: кыз Казанга киткән чакта, егет аны Кукмарада эзли.
Бер көнне Габделфәртнең түземлеге бетә. 1975 елның 1 сентябрендә яшь пар кавыша.
Казан тулай торагында яшь гаиләне Илдус Әхмәтҗанов белән уртак бүлмә каршы ала. Равил Тумашев үз укучысы булган Эльвираны артистка итеп Күчмә театрга чакыра (хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр), тик гаилә башлыгы моны ошатып бетерми. Бер гаиләдә ике артист булуын теләмәгәч, Эльвира Камал театрына тәрҗемәче - диктор (спектакльне русчага тәрҗемә итеп баручы) хезмәтенә урнаша. Театрдан һәм бер-берсеннән аерылгысыз тормыш башлана.
Эльвира апа ирен сагынудан сагышланып-моңсуланып тезә:
- Гомеребез театрда үтте, спектакльгә бергә килә, бергә кайта идек. Гастрольләрдә дә гел бергә.Үзенең спектакле булмаганда, тукталышка чыгып каршы ала иде. Телефоннан көненә берничә мәртәбә шылтыратмыйча торганы булмады.
Гәүдәсе муллыгы да, тиз-тиз сөйләшү дә аларның нәселеннән килә. Җитез һәм хәрәкәтчән кеше иде, ятып авырганын хәтерләмим.
Матур яшәдек. Үкенечле булмады. Ничә ел бергә торып, бер мәртәбә дә сүзгә килешмәдек.
Театр - үзенчәлекле урын. Биредә беренчелеккә омтылу аеруча көчле, көн саен барган аяусыз көрәштә төрлесе булгалый. Тик Габделфәрт абыйның кем беләндер низагка кергәнен искә төшереп булмады. Ачык йөзле, үпкә саклаучы түгел, төрттереп әйткән сүзгә елмая гына. Үз эшен белеп башкара, кешенекен тикшерми. Кыскасы, аның белән теләсәң дә талашу мөмкин түгел. Димәк, гаиләдә дә ул шундый булган, хатыны да үзенә пар килгән. Менә бит, гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, дигән сүзнең дә чыгармасы бар икән.
Тик Габделфәрт абый калын тиреле, пошмас кеше дә түгел. Нечкә күңелле кеше генә артист була ала. Җаныңны ачып, телгәләп сәхнәдән күрсәтмәсәң, сиңа тамашачы ышана димени?
Габделфәрт абыйның Миргаяны («Кичер мине, әнкәй», Р.Батулла) эчкерсез һәм матур иде. Габделфәрт абыйдагы гадилек, тыйнаклык, кешеләргә карата игътибарлык, актерлык сәләте белән бергә үрелеп, тамашачыларда истә калырлык образ тудырды.
Туган авылын һәрчак сагынып яшәгән ул. Студент чагында Ленинградтан туган ягына кайт­канда, поезд әкрен бара дип, бер станция алдан төшеп калып, авылына җәяү кайтканы да булган. Әнисен сабыйларча яратканын Эльвира апа сокланып искә ала. Һәм Габделфәрт абыйның соңгы вакытларда, сизенгән кебек, моңланып утыруын, музыка көллиятендә укучы оныгы Рәйхан җырлаганда күзләре яшькә тулуын әйтә.
Габделфәрт абый белән Эльвира апаның балалары, оныклары да - сәнгать кешеләре. Кызлары Гүзәл 7 яшьтән спектакльләрдә катнашып, сәхнә тузанын иснәп үскән бала. Артист һөнәренә бармаса да, үзенә яр итеп, Камал театрының популяр артисты, театраль Сабан туйлары батыры Минвәли Габдуллинны сайлаган. Оныклар - тормышка яңа аяк басып килә, тик алар да сәхнәгә битараф кешеләр булмас кебек. Әнә, Рәйхан ничек моңлы җырлый! Бишенче сыйныфта укучы Ирхан да "Мулла" (Т.Миңнуллин) спектаклендә үзен артист итеп танытты.
Аларның Студенец бистәсендәге бакчаларында бергәләшеп ял иткән чаклары искә төшә. Туксанынчы елларда анда Камал театры артистлары күмәкләшеп бакча корды. Күңелле заман иде. Инде кайберәүләр андагы бакчаларыннан баш тартса да, калганнары җәйге ялларны гөрләшеп шунда үткәрә. Ишетеп беләм, Шәрәфиевләр дә анда матур гына зур йорт төзегәннәр. «Йорт әзер булгач кына соңгы җәйне шунда үткәрдек», - дип сагынып искә ала Эльвира апа.
Ул гына түгел, без дә сагынабыз Габделфәрт абыйны. Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исеме җисеменә туры килгән артистны, матур һәм тату гаилә башлыгын, гүзәл мәхәббәт кыйссасы героен сагынабыз...
Шаккаткыч хәл! Габделфәрт Шәрәфиев вафатыннан соң ул катнашкан спектакльләрнең күбесе репертуардан төшеп калган икән. Габделфәрт абыйсыз яши алмаган кебек...
Әлфия МИҢНУЛЛИНА.
.Г.Шәрәфиев хатыны Эльвира һәм кызы Гүзәл белән.
. Габделфәрт Шәрәфиев.
. Камал театрында Ил башы килгәч.
. Зур гаилә. Эльвира, Габделфәрт, Минвәли, Ирхан, Рәйхан һәм Гүзәл.
Фотографияләр Шәрәфиевләрнең гаилә архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: