Мәдәни җомга

Театрга җырчы да кирәк

Җыр укытучысы Мәрьям Гатина җырга-моңга сизгер балаларны төрле бәйгеләрдә катнаштырырга ашкынып кына тора. Баянда уйнап, өстәмә күнегүләр үткәреп, һәвәскәрләрне авыл, район, республика сәхнәләренә алып менә. Җитмәсә, Апас районындагы Урта Балтай урта мәктәбенең сәләт ияләренә жюри әгъзалары - танылган җырчылар да соклануын белдерә. Илсур Сафин, Илгиз Сәхәүтдинов кебек үзешчәннәрнең артистлык эшчәнлегенә...

Җыр укытучысы Мәрьям Гатина җырга-моңга сизгер балаларны төрле бәйгеләрдә катнаштырырга ашкынып кына тора. Баянда уйнап, өстәмә күнегүләр үткәреп, һәвәскәрләрне авыл, район, республика сәхнәләренә алып менә. Җитмәсә, Апас районындагы Урта Балтай урта мәктәбенең сәләт ияләренә жюри әгъзалары - танылган җырчылар да соклануын белдерә. Илсур Сафин, Илгиз Сәхәүтдинов кебек үзешчәннәрнең артистлык эшчәнлегенә юл әнә шул - киң күңелле остазларның тәүге игътибарыннан соң ачыла.
Сигезенче класста укыганда Фаил Сафиуллинга да нәкъ шундый бәхет елмая. Мәктәп укучыларының республикакүләм Сара Садыйкова исемендәге җыр фестиваленә - Казанның 4 нче татар гимназиясенә килгән малайның үзенчәлекле тавышына Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев таң кала.
- Син сәхнә өчен туган бала, - ди ул, җиңүченең кулын кысып. - Энем, сиңа төрле конкурсларда ешрак катнашырга кирәк. Җыр­ларны өйрәнгәндә, мин үзем дә ярдәм күрсәтергә әзер. Менә визиткам: хәбәрләшү өчен телефон номерым язылган. Әти-әниең шалтыратсын да, якшәмбе көнне Казанга, дәрескә килегез!
Әйтерсең лә сипкелле һәм сөйкемле Фаилгә канат үсеп чыга. Түбән Балтайдагы өйләренә очынып кайта ул. Үзе дә концертларда җырлаучы әтисе Радикка Миңгол Галиевнең визиткасын суза, үзенең күнегүләргә чакырылуын әйтә. Бәйрәмнәрдә биюче әнисе Гөлгенә дә моңа нык шатлана.
Фаил, кайбер гаиләләрдәге кебек, өлкәннәрдән: "Артист булу нәрсәгә кирәк инде ул?" - дигән төксе сүзләр ишетми. Фаилдәге сәхнәгә омтылыш гаиләдә яклау таба. Әти-әнисе, сеңлесе Райлә белән бергә тирә-юньгә җырчы дигән даны таралган дәү әнисе Зөһрә дә оныгының артист һөнәрен сайларга теләвен хуп­лый. "Әгәр исән булсалар, дәү әтиләрең Равил белән Вазыйх та сиңа хәер-фатыйхаларын бирер иде, - ди ул. - Гармунда уйнап, сиңа татар халык җырларын башкарырга булышырлар иде".
Моңа аваздаш уй-омтылыш Каратун урта мәктәбендә укучы Азат Мөхәммәтҗанов гаиләсендә дә тантана итә. Аның әнисе җыр­ларга өйрәнергә теләүче улын һәм Фаилне, поездга утыртып, якшәмбе көнне дүрт сәгатьлек юлга алып чыга. Башкаланың Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты сәнгать мәктәбенә киләләр. Аннары инде Миңгол Галиев классында күнегүләрне берничә сәгать буе кабатлау башлана. Тавыш мөмкинлеген барлыйлар. Халык җырлары, романслар башкарыла. Алдагы конкурслар вакыты искәртелә. Җиңү сәгате суккач, сәнгать әһелләре тарафыннан тапшырылган диплом яшь иҗатчыларның күңелен үстереп җибәрә.
Шулай тирләп-пешеп бер ел шөгыльләнгәч, Миңгол Галиев: "Фаил, сине театрда җырлаучы артистлар арасында күрәсе килә", - ди. Остаз 9 класс тәмамлаган шәкертен Казан театр училищесына алып бара. Аннары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев курсында дүрт еллык уку башлана. Фәнис Җиһанша белән Венера Шакирова - актер осталыгын, Инсаф Абдулла - сәхнә телен, Лилия Әхмәтова белән Рөстәм Фәтхуллин сәхнә хәрәкәтен өйрәтә. Камал театрында һәрбер спектакльне карап барырга, кайберләрендә сәхнәдә уйнарга да насыйп була. Театр мохитенә аяк басу күп пьесалар укырга, дөньяга карашны киңәйтергә этәргеч бирә.
Тик 2013 елда диплом алгач, төркемдәге уннан артык артист Камал театрына "сыймый". "Барыгызны да эшкә кабул итә алмыйм", - ди җитәкче. Шул ук вакытта Әтнә һәм Әлмәт драма театрларыннан чакыру була. Фаил, телевизор экраныннан караган - "Балакаем" (Илгиз Зәйниев әсәре, режиссеры Н.Исмәгыйлев), "Нәүрүз" фестивалендә күзәткән "Тормыш корабы" (Әмирхан Еники әсәре, режиссеры Г.Акбердина) спектакльләренең тәэсиренә бирелеп, моңарчы ишетеп кенә белгән Әлмәт тарафына күз сала. Директор Фәридә Исмәгыйлева белән баш режиссер Ильяс Гәрәевкә нефтьчеләр башкаласында эшләргә теләвен сиздерә. Шуннан соң Рифат Әхмәдиев, Алинә Мөдәрисова һәм Алмаз Шаһимәрдәнов белән бергә, моңарчы күз күрмәгән калада нигезләнәләр. Вәгъдә ителгән фатирга урнашып, Камил Вәлиев, Рафик Таһиров, Рамил Минханов, Динар Хөснетдинов, Илшат Агиев, Раушан Мөхәммәтҗанов кебек актерлардан үрнәк алып, яңа коллективта хезмәт юлы башлана.
Ул чакта, Илдар Хәйруллин Казаннан килеп, Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" әсәрен сәхнәләштерә. Режиссер эпизодик рольдә Фаил Сафиуллинны да сынап карый. Яшь актерның зур сәхнәгә аяк басу чоры шуннан канат яра. Икенче спектакль - театр училищесын тәмамлаганда, диплом эше яклаганда уйналган Илгиз Зәйниевнең "Туйга ничә көн кала?" әсәре. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев рөхсәте белән ул кабатлап куела. Алинә Мөдәрисова аны "Амазонка" дип исемли. Фаил монда шактый киң планда күренә. Санкт-Петербург режиссеры Искәндәр Сакаев куйган Уильям Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" тамашасында да Ф.Сафиуллинга роль табыла. Тамашачыларның фарсны сәхнәгә менеп караулары, күпләрне шаккатырган кебек, аны да гаҗәп­ләндерә. "Уенга кереп киткәч, рольгә кытлык сизелми, - ди яшь белгеч, - һәр спектакльдә урын табыла. Сәхнәдә рәхәт. Күнегүләр кызык, уйнау ошый. Бик үзенчәлекле яшәеш бу!" Фаил тирә-күрше район үзәкләрендә, авылларда гастрольләрдә булудан да бик канәгать. Россиянең төрле шәһәрләрендә фестивальләрдә катнашудан да ул күп яңалык ала. Милли иҗат коллективларының чыгышларын карап, бай тәҗрибә туплый.
Әмма яшь артистка әлегә Миңгол Галиев фаразлаган җырлы рольнең эләккәне юк диярлек. Мондый очрак бер генә тапкыр тәти. Режиссер Ринат Әюпов куйган Гозәер Хаҗибәкевнең "Аршин мал алан" спектаклендә уй-тойгыларын җыр аша аңлатучы Вәли була. Әмма, тулаем алганда, җыр­дан ерагаю күзәтелми. Концерт, кичә, бәйрәмнәрдә Фаил Сафиуллин гел халыкчан җырларны суза. Әлеге осталыгын ул Германиядә узган Сабан туенда да күрсәтә.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында читтән торып белем алучы Фаил, хезмәттәше Мәдинә Гайнуллина белән бергә, Әлмәтнең "Аксу" радиосыннан татар җырларын яңгыратырга да вакыт таба. Актер, тыңлау­чыларны шырдый-бырдый такмак тыңлаудан аралап, милләттәшләребезгә халык җәүһәрләрен кайтарырга омтыла.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
.Фаил (сулдан өченче) Гөлнара Кәшипованың (режиссеры Гүзәл Акбердина) "Кызык кино" тамашасында Тикшерүче ролендә.
."Аршин мал алан"да - Вәли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: