Мәдәни җомга

«Театр бәхетле итте»

Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты Асия Харисованың бенефисы узды. Тамашачы залын тутырып җыелган халыкның күпчелеген бирегә Асия ханымның гадилеге һәм кешелеклелеге белән соклану, ул тудырган образларга мөкиббәнлек, аңа булган чиксез хөрмәт һәм ярату алып килгән иде. Әлмәт театрының урта буын артистларыннан булган Асия ханымны тамашачылар күптән яраталар....

Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты Асия Харисованың бенефисы узды. Тамашачы залын тутырып җыелган халыкның күпчелеген бирегә Асия ханымның гадилеге һәм кешелеклелеге белән соклану, ул тудырган образларга мөкиббәнлек, аңа булган чиксез хөрмәт һәм ярату алып килгән иде.

Әлмәт театрының урта буын артистларыннан булган Асия ханымны тамашачылар күптән яраталар. 30 ел гомерен татар театр сәнгатен үстерүгә багышлаган җанатарны хезмәттәшләре дә "характерлар тудыру остасы", "бер-берсен кабатламый торган рольләр булдыручы" һәм, үзләренчә яратып, "безнең Асия" дип атый.

* * *

Асия Харисованың грим бүлмәсендә тамашачылар бүләк иткән чәчәк бәйләмнәре, олы-зур савытларда бүлмә гөлләре, диварларда Алабуганың Тойма елгасы буйлары, диңгездә кояш баешында уйнаклаган көймә рәсемнәре һәм ... бер пар чаңгы. Бенефис вакытында Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте коллективы тапшырган, заманында спорт ярышларында беренчелеккә илтә торган данлыклы чаңгылар!

Шуларны сыйпагач, Асия ханым мине яшьлек елларына илтүче хатирәләр сукмагына әйдәде.

- Авыл баласы мин. Актаныш районының Күҗәкә авылында туып-үстем. Кечкенә чактан ук төрле театр труппаларының уйнавын карап үскән бала. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга китүемә дә шул сәбәп булгандыр. Мәктәптә вакытта ук чаңгыдан төшмәгәч, биредә дә гел аларда чаптым. Әллә тракторчы әтием һәм сыер савучы әниемнең хезмәттәге тәрбиясе нәтиҗәсе булдымы инде, әйтә алмыйм. Тренерларым "Синнән олимпия чемпионы чыга" дип, көн саен арта барган күрсәткечләремә куанып тәрбияли белде. Тренерым Альберт Әзһәмов махсус минем өчен термоста чәй, бутерброд алып чыга иде. Кыстап-кыстап ашатыр да, милиция академиясе курсантлары дистанциясеннән куалый башлар иде. Спортчы кешегә күп ашарга кирәк дип, укытучыларымның стипендияләремә өстәмә түләүләр керткәннәре дә хәтердә, - дип искә алды Асия ханым.

Республиканың атказанган артисты хәтерендә булган вакыйгалар Алабуга көллияте коллективының да хәтерендә сакланган икән. Менә бит, уку йорты данын яклап чыгыш ясаган алдынгы спортчы өчен ул елларда дефицит булган пластик чаңгылар да табылган. Дипломлы белгеч әзерләп Әлмәт тамашачысына бүләк иткәч тә, бәхетле спорт инвентарен күз карасыдай саклаганнар. Алтын юбилеена килгәч, аның күңелен күрердәй башка бүләк эзлисе дә булмаган.

* * *

Безнең Асия бу кичтә сәхнә хуҗасы иде. Җиһанга нык басып йөрүе, карашының тәвәккәллеге, рәхәтләнеп көлүенә чаклы Асиянең бәхетле ир хатыны булуы хакында сөйли.

- Бу чыннан да шулай, - дип сөйли ул үзе. - Ирем Назыйм белән Алабугада бергә укыдык, бергәләп Әлмәт театрына эшкә кайттык. Сәхнәдә партнерлар булдык, икәүләп юл тузанын иснәдек. Сораулы карашларга башта "Без бары дуслар гына!" дип җавап кайтара торган идек. Барысын да театр тормышы хәл итте. Гаиләсез тормыш булмасын аңладык һәм өйләнешеп тә куйдык!

Харисовлар гаиләсе шулай яшәп китә. Асия иренең бәхетен тулыландырып бер-бер артлы ике малай табып кайта. Нияз белән Нәркизнең аралары нибары бер яшь тә биш көн, шуңа нәкъ игезләр төсле үсәләр дә.

- Эшкә чыкканда кечесенә яшь ярым иде. Беренче репетиция. Улларымның берсе - бер, икенчесе - икенче як тездә. Режиссер Гали Хөсәенов бер сүз эндәшмәде ул чакта. Алай гынамы, вахтерларга минем балаларны карап торырга боерык чыгарып куйган. "Полк уллары" булып үстеләр инде. Бөтен ишекләр ачык иде үзләренә. Бер елны Нәркизе директор бүлмәсенә кереп, кара да эчеп чыкты. Гастрольләргә ияртеп йөрүне әйткән дә юк, - дип сөйли Асия ханым.

Тик барыбер, икең дә театрда эшләгән көе гаилә сөйрәү авыр. "Йә син китәсең, йә мин китәм", - ди Асия ханым Назыймга, башка чара калдырмыйча. Шул рәвешчә, кара алтын чыгаручылар каласында яшәгәч, Назыйм әфәнде гап-гади нефтьче булып китә. Соңрак торбаларның дефектларын тикшерүче югары квалификацияле белгечкә әйләнә.

* * *

Артист кешенең баласы да ким дигәндә сәнгатькә гашыйк шәхес булып тәрбияләнә. Нияз белән Нәркиз дә башта каратэга барып караса да, "анда рәхәт түгел, тибенәләр" дип музыка мәктәбен сайлыйлар.

- Өйдә дә тик яткырмадым үзләрен. Гастрольләрдән кайтканнан соң йоклар өчен көн бирелә. Аларның йокылары туйган, ә миңа ял кирәк. Яныма утыртам да кычкырып китап укытам. Аларның монотон тавышларына черем итеп алам, тынулары була - уянам. Яллар туры килгәндә дә тулы программалы "концерт" әзерләтеп, шуларның чыгышын берүзем карап рәхәтләнеп күңел ачып ята идем, - ди әни кеше.

Эшлекле, җитди Нияз җиденче сыйныфка татар-төрек лицеена китә. Аны тәмамлагач, эшмәкәрлеккә сәләте уяна. Бүген инде ике кыз атасы булган Нияз Казанда яши. Үз бизнесы бар.

Ә Нәркиз, төпчек буларак, Казаннарны урап, әти-әнисе янына әйләнеп кайта. Үсмер чактан ук баянда уйнап, сәхнәдә биеп үскән егет - "Әлмәтем" халык бию ансамблендә педагог-солист.

* * *

"Игезәкләр"дә Асия ханым башкарган роль - Рәсимәттәй образы - өлешчә аның еракта калган бала һәм үсмер чакка алып кайта торган герой. 10 яшеннән үк сыер савып, әнисе белән бергә эшләүче һәр савымчыны унар көнгә булса да ялга җибәрүче Асиягә спектакльдәге геройлар кигән ак халат та, авылча матур итеп бәйләнгән косынка да бик килешеп тора. Сәхнәдәге герое кебек үк, ул да - урта яшьләргә җиткән, инде ике улын ирекле йөзүгә озаткан парлы хатын. Рәсимәттәй дә, Асия кебек, уйнакларга да, кирәк булса, "яңакларга да" оста, ул да әле мәхәббәт чишмәсеннән су эчеп туймаган, шуңа да хис-дәрте ташып тора. Дөрестән дә, бу рольгә Асия ханымнан да төгәлрәк туры килүче булмастыр кебек. Өстәвенә, труппа җитәкчесе булган Асия Гаптелхак кызы театрның өлкән буын артисткалары белән дә, әле сәхнәдә тәүге адымнарын атлаган яшьләр белән дә уртак телне тиз таба. Бенефис спектаклендә генә түгел, 30 ел эшләү дәверендә уйнаган һәр тамашада, һәр сәхнә әсәрендә йөрәген ярып сала торган артист ул Асия ханым.

- Баш роль сорап йөргәнем юк, ни кушсалар, шуны эшлим. Театр дигән серле дөньяда эшләгән хезмәттәшләрем белән бәхетле мин! Иҗатның исеннән үк илһам алган кеше буларак, рәхәтләнеп уйныйм да, бәхетле булып яшим дә, - дип горурлана ул үзе.

...Яңадан ачтым мин Асия ханымны, яңадан яраттым. Әлегә кадәр сәхнәдәге бәләкәй генә рольне дә җиренә җиткереп уйнаган, һәр образга нәкъ менә ул гына язмышны үзгәртә дигән ярлык таккан иҗат кешесенең осталыгының серен дә ачыкладым. Гап-гади ул: дөреслекнең күзенә туры карый белеп, үз-үзең каршында намуслы булырга кирәк. Андый кеше үз бәхетен үзе тудыра, башкаларны да бәхетле итә. Шул гына.

Рәдифә НОГМАНОВА.

Әлмәт шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: