Мәдәни җомга

Тәүбәгә кил...

Баласының ачлыктан елавына түзә алмыйча икмәк сорап килгән Камәр дә башта оятсыз бәндәнең кул сузуларын кискен кире кагарга көч таба. Әмма Камәр ике юлның берсен сайларга мәҗбүр була: йә ул чишенә, йә баласы ачтан үлә...

Кәрим Тинчурин исемендәге Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында Буа татар дәүләт драма театры И.Сираҗиның “Гыйс­метдин тәүбәсе” исемле хикәясе буенча эшләнгән “Тәүбә” спектаклен күрсәтте. Сәхнәгә куючы режиссер – Айдар Җаббаров.


Спектакльдә вакыйгалар ХХ гасырның 80нче елларында барып, аларга геройларның күз алдына китерүе йә хатирәләре рәвешендә Бөек Ватан сугышы чоры күренешләре үрелеп бара. Сугыш чоры вакыйгалары урын алган спектакльләр алдагы елларда да сәхнәгә куелган иде. Д.Салиховның “Өзелгән йөзем”, Б.Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар”, Р.Сәгъдинең “Кайтаваз” пьесаларында сугыш чоры авырлыклары, берәүләрнең әхлакый бөеклеге, икенчеләрнең түбәнлеге аша сурәтләнеп, сугыш фаҗигасе кабатланыр­га тиеш түгеллеге, нинди генә шартларда да кеше булып калу идеясе калкытып куела. И.Сираҗи исә сугыш чоры вакыйгаларына башка яктан карый. Аның герое Гыйсметдин менә 15 ел инде үлә алмыйча тилмереп ята. Сәбәбе сугыш елларында авыл халкын, беренче чиратта, хатын-кызларны төрлечә түбәнсетүе, мәсхәрәләве һәм моның өчен тәүбә итмәве белән бәйле. Спектакль әлеге әхлакый төшенчәне калкытып куйган күренеш белән башлана. Ачлыктан үлгән баласын җирләп кайтып килүче Миңсылу колхоз рәисе Гыйсметдин белән очраша. Иренең хәбәрсез югалуын сәбәп итеп, өендәге бөтен икмәкне алып киткән бу бәндәне әрнеп каргый ул: “Нәселең корысын, мәетеңне гүргә ятлар озатсын, үлгән вакытта бер тамчы су салырга яныңда бер туганың калмасын!” Миңсылу ролендәге Гөлзада Камартдинова әрнүләрдән күз яшьләре кипкән, күңелендә ачу-ярсу кайнаган, әмма горурлыгын саклап, әлеге явызга баш имәгән хатын-кыз булып ачыла. Ул әлеге имансыз затка каршы килеп, кем булуын йөзенә бәреп әйтә ала: “Син үзең фашист!”

Алдагы күренешләрдә үлем түшәгендә яткан Гыйсметдиннең хәлен белергә килгән авылдашлары – Сәлим мулла һәм Камәр, Сабира, Гөлзифа карчыклар белән әңгәмәсе аша сугыш вакытындагы татар авылы тормышы күз алдына бастырыла. Алгы планга чыгарылган Гыйсметдин образы тормышчанлыгы белән көчле. Р.Садриевның түшәктә үлем көтеп яткан героенда усаллык йөз-гәүдә хәрәкәтләрендә үк чагыла, сөйләшә алмаса да, аның ыңгырашуында, йодрык белән кизәнүләрендә бөтен дөнья­га ачуы бәрелеп тора. Автор һәм режиссер өчен аның эчке дөньясын, үз-үзе белән бәхәсен ачу мөһим. Ул исә Намус буларак ак киемдәге Гыйсметдин булып сәхнәгә чыга. Гыйсметдин образының яңалыгы шунда, ул кылган явызлыкларына бүгенгедән торып бәя бирүче булып ачыла. Аның тәүбәгә килү юлы эчке көрәш, тартыш аша гына була ала. Р.Садриев героеның әлеге өч халәтен – яшь вакыты, бүгенге хәле һәм күңелендә күзалланган Намусы – бөтен тулылыгында, тирән психологик кичерешләрдә ачуы белән тамашачының алкыш­ларын яулады.

Белгәнебезчә, әхлакый кыйм­мәтләр гасырлар дәвамында формалашып, язылмаган кануннар рәвешендә яши. Ислам дине кабул ителгәч, кешедә булырга тиешле әхлак сыйфатлары Изге китапта һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) хәдисләрендә урын ала. Бу исә эш-гамәлеңне Коръән кушканнар белән чагыштырып карауга, бәяләүгә китерә. Бу дөньяда кылган гамәлләр өчен мәңгелектә җавап тоту да җитди кисәтү булып тора. Адәм заты ялгышлардан хилаф түгел, әмма аларны вакытында тану кирәк. Тәүбә итү гөнаһларыңны тану, Аллаһы каршында алар өчен кичерү сорауны аңлата. Каргыш исә халык мифологиясенә барып тоташа һәм ул изге көчләр ярдәмендә гөнаһлы кешегә, һәртөр явызлыкка җәза бирүне күздә тота. Каргышның кайчан, ни рәвеш­ле кешегә төшүе яисә аннан ничек котылу турында халыкта ышанулар әлегәчә яшәп килә. И.Сираҗи әлеге мифологик төшенчәдән уңышлы файдаланып, Гөнаһ-Җәза каршылыгы тудыра. Бала үлеменә сәбәпле кеше каргышка дучар булып, бу дөнья­да ук җәзасын алачак дигән фикерне автор әсәргә нигез итеп ала. Каргыштан котылу юлы тәүбә итү булып, вакыйгаларда ул Гыйсметдиннең эчке көрәше рәвешендә чагылыш таба.

Явызлык – Тәүбә каршылыгында мөһим урынны начарлыкның сәбәбен ачу алып тора. Гыйсметдиннең: “Заманы шундый иде аның, заманы! Әмма бөтен бер чор өчен мине генә гаепләп калдырмакчы буласызмы?” – дигән сүзләре спектакльдәге иң җитди сорауларның берсенә җавап эзләүгә китерә. Гомумән, ил тарихының төрле дәверләрендә, аерым алганда, Сталин репрессияләре вакытында җинаятьләрне заманга сылтап калдыру белән еш очрашабыз. Спектакльдә Сәлим мулла (Вилнур Шәйхетдинов) бу сорауга җавап вариантын бирә: “Онытма, һәр заманның хаксызлыклары өчен шул чорда яшәгән бөтен кеше дә гаепле. Син дә, мин дә гаепле”. Әмма Гыйсметдин әлеге гаепләрен танырга теләми: “Юк минем гөнаһларым! Заманы шундый иде аның! Заман өчен әллә мин генә тәүбә итәргә тиешме?”

Спектакльдәге вакыйгаларда катнашучылар аерым штрихлар белән бирелсә дә, чорның гаять авыр, каршылыклы мохитен ачарга мөмкинлек бирә. Сугыш чоры законнары явыз бәндәләргә аларны төрлечә шәрехләргә һәм үз максатларында файдаланырга юл калдыра. Әнә колхоз рәисенә баш имәгән, буйсынмаган Миңсылу төрмәдә эзсез югала. Аның сугыштан кайткан ире Сәлим хатыны-баласы өчен үч алырга тели, әмма Гыйсметдиннең астыртын мәкере каршында җиңелеп, хатыны Миңсылу кебек үк төрмәгә озатыла. Баласының ачлыктан елавына түзә алмыйча икмәк сорап килгән Камәр дә башта оятсыз бәндәнең кул сузуларын кискен кире кагарга көч таба. Әмма Камәр ике юлның берсен сайларга мәҗбүр була: йә ул чишенә, йә баласы ачтан үлә... Камилә Шәрифҗанова үз героеның җан сыкравын бөтен тулылыгында ачып бирә. Аның күз карашында, эчке калтырануында, горурлыгында һәм көчсезлектән бу явызга баш ияргә мәҗбүр булуында тирән әрнү хисе чагыла. Артистның сыкрану белән тулы халәте тамашачыга да күчә. Ат арбасының тәгәрмәче ватылып, бидондагы сөте түгелгән Сабираны да Гыйс­метдин, урман кисәргә җибәрәм дип куркытып, мәсхәрәли. Әнисә Сәгыева герое да өйдә ялгыз калган баласы гомере бәрабәренә бу бәндә каршында тезләнергә, комсыз теләкләренә ризалашыр­га мәҗбүр була.

Спектакльдә бер-бер артлы килгән әлеге күренешләр Гыйсметдиннең аңлы рәвештә, үз рәхәтлекләре өчен кылган гөнаһларын заманга сылтап калдыруны юкка чыгара. Татар халкы авырлыкларга теш кысып түзгән кебек, гаеплеләрне кичерә дә белә. Гыйсметдиннең кимсетүләренә дучар булган геройлар да озак еллар аңа ачу сак­лаган, ләкин алар гомерләренең ахырына якынлашуын аңлап, аны ярлыкауларын белдерәләр. Бу – чиста күңел белән мәңгелеккә җыенуның бер чагылышы булып урын ала.

Гыйсметдин күңелендә барган тартышта улы Дамир гаять мөһим урынны алып тора. Гыйс­метдиннең биш баласының дүртесе фаҗигале төстә вафат булган. Оныклары, барысы да кызлар булып, күптән инде аның янына юлны онытканнар. Нәселен дәвам итүче сыйфатында бер Дамир калган. Автор концепциясенә нисбәтле ата-ул мөнәсәбәтен Р.Садриев бөтен каршылыгында һәм эмоциональ киеренкелектә ачуга ирешә. Аның герое Гыйсметдин, ике каршылык арасында бәргәләнә. Эчке монологында, ниһаять, үз фаҗигасен аңлау сизелә: “Мин тәүбә кылсам, соңгы улым Дамир да үлә бит! Ул үлмичә, мин үлә алмыйм – каргыш кабул булырга тиеш! Нәрсә, үз астына йомышлап ятуны рәхәт дип беләсеңме? Шул тормышка ябышып ята дип уйлыйсыңмы? Юк, бераз булса да улым Дамир яшәп калсын өчен газаплануым бу! Мин инде күп тапкырлар тәүбә кылырга ымсынып карадым – һәрберсендә берәр улым үлде...” Дамир ролендәге Булат Гәрәев уйнавында атаны ярату белән аны күрә алмау каршылыгы ачыла. Егетнең 15 ел дәвамында авыруны ялгызы карап-тәрбияләве бары хөрмәт уята. Атасы янында берни сиздермәсә дә, күңелендә борчылу, ачу ялкыны кайный. Ул аны я елап, я гармун уйнап, я аракы белән баса. Ниһаять, түземлегенең чиге җитә. Ул очраклы рәвештә әбиләрнең сүзен ишетә: “Нәселендәге соңгы ир-ат үлгәч кенә, Гыйсметдин җан тәслим кылачак. Аллаһы каргышны кабул итте”. Атасының әҗәлен көтеп тә үлә алмыйча ятуына түзә алмыйча, егет үзенә үзе кул сала. Биш улының фаҗигале үлемен кичергән Гыйсметдин, ниһаять, мәңгелеккә күзләрен йома...

Спектакль Бөек Ватан сугышының моңа кадәр читтәрәк калып килгән ягын сызлану фәлсәфәсенә нигезләнеп ачуы белән уңышлы. Ул мәгънәле, бөтенлекле булып, күңелдә уелып кала. Караңгы төсләр өстенлек итсә дә, бу юкка түгел, һәркайда һәм һәрнәрсәгә битарафлык көчәйгән вакытта, явызлык, ямьсезлек, кырыслык аша тамашачыга эмоциональ йогынты ясала. Спектакльне куючылар яшәешнең җитди мәсьәләләре аша гаделсезлек күренеше, аның сәбәпләре, һәммәбезнең җавап­лылыгы турында уйланырга этәрә. Шулар аша тормышта һәрбер начарлыкның җәза алуы, шуңа да соңга калмыйча тәүбәгә килү кирәклеге турында нәтиҗә ясала.  

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: