Мәдәни җомга

ТАТЛЫ ДА, ГАЗАПЛЫ ДА “БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ”

Беренче мәхәббәт гомер буе онытылмый, диләр. Хак сүздер. Юкса тәүге сөюләрен сагынып, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән түгел куелган "Беренче мәхәббәт" исемле спектакльгә шулкадәр тамашачы килер идемени?! Дөрес, тинчуриннарның спектакльләре ихлас, җиңел, самими булуы белән байтак театр сөючеләрнең күңеленә хуш килә. Менә бу юлы да җылы...

Беренче мәхәббәт гомер буе онытылмый, диләр. Хак сүздер. Юкса тәүге сөюләрен сагынып, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән түгел куелган "Беренче мәхәббәт" исемле спектакльгә шулкадәр тамашачы килер идемени?! Дөрес, тинчуриннарның спектакльләре ихлас, җиңел, самими булуы белән байтак театр сөючеләрнең күңеленә хуш килә. Менә бу юлы да җылы хисләр уята торган тамаша күрсәттеләр. Исеменнән бигрәк, күпләрне драматургы кызыктыргандыр. Кем ул Илһам Гали? Спектакльнең рухыннан ук авторын чамаларга мөмкин иде. Ә инде ахырдан артистлар белән бергә баш ияргә сәхнәгә иҗат төркеме дә чыккач, бөтен шикләр таралды. Пьесаның авторы Шамил Фәрхетдинов икән. Ул - бүген Тинчурин театры репертуарында булган алты спектакльнең пьеса авторы. Тагын берсенә инсценировка язган. Әсәрләре якты рухлы. Тинчурин театрында драматургия проблемасын әнә шулай авторларны үз араларыннан үстереп хәл итәләр. Ш.Фәрхетдиновның бу юлы тәхәллүс алуы тыйнаклыктандыр. Ә менә режиссер эзләнмәсә, гел бер үк авторларга мөрәҗәгать итсә, театрның үсүдән туктап, һаман бер урында таптаначагы көн кебек ачык.
"Беренче мәхәббәт" якты юмор белән сугарылган, әллә ни катлаулы булмаган сюжетка корылган. Алия белән Марат исемле яшь кыз белән егет кавышырга теләп, әти-әнисен таныштыра, шул вакытта егетнең әтисе яшьлегендә кызның әнисенә гыйшык тотканы ачыклана. Бөтен киртәләрне җиңеп, ахырдан яшьләр барыбер теләкләренә ирешә.
Моннан матур гына лирик комедия килеп чыккан булыр иде. Әмма вакыйгаларда тагын бер персонажның катнашуы спектакльнең жанрын тылсымлы комедия дип билгеләргә сәбәп булган. Чынлыкта, яшьләргә киртәләрне җимереп, үз бәхетләрен төзергә мәхәббәт фәрештәсе булыша. Бу күкләр илчесе тамашачыларга Т.Миңнуллин әсәрендәге Газраилне хәтерләткәндер. "Беренче мәхәббәт"тәге сөю фәрештәсе мәхәббәтнең бөек хис булуына, бөтен киртәләрне җимерә алуына инандырыр­га тиеш иде кебек. Әмма ул олы мәгънәләр ачкан образ дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Һәм бу рольне башкарган Артем Пискуновның гаебе түгел. Идеясе шәп булса да, драматургның аны ачуда осталыгы җитмәгән булса кирәк.
Спектакль тигез генә бармый. Кайбер артистларның вакыт-вакыт артык кыланып җибәрүләре нәтиҗәсендә, аерым сәхнәләрдә тамаша очсызлы фарсны, "Мунча ташы"ның чыгышларын хәтерләтә. Әмма аннан да зуррак кимчелек - геройларның сөйләме. Спектакльдә рус сүзләре, җөмләләре кулланылган ким дигәндә 25 очрак санадым. Әмма күбесендә моңа бернинди ихтыяҗ юк иде. Инде яше, карты саф татарча сөйләшә белгән Тинчурин театры да телебезне җимерү юлына басса!... Ә иң борчыганы - тамашачыларның, аны-моны сизмичә, спектакль буе шаркылдап көлүе.
Соңгы вакытта театрларыбыз сәхнәсендә күзәтелгән тагын бер ямьсез күренеш - геройларның урам телен кулланып сөйләшүе. Г.Камал театрында күптән түгел куелган "Көтәм сине..." спектаклендә дә шушы ук хәлгә тап булган идек. Әмма һәрнәрсәнең үз урыны, мәгънәсе булган кебек, спектакль геройларының сүгенүе дә нәрсә беләндер аңлатылырга тиеш. Мәсәлән, З.Хәким әсәре буенча куелган "Телсез күке" спектаклендә Зариф - Олег Фазылҗанов катнашкан бер күренеш искә төште. Татарлыгыннан көлеп, һаман сәбәпсезгә бәйләнгән рус егетенә "Их, анаңны!" дип, сугып җибәрә ул. Шулчак бөтен зал дәррәү кубып кул чаба торган иде, чөнки бу сүздә бимазалаучыга шактый түзгән, чыдамы беткән садә күңелле, беркатлы авыл егетенең җан авазын ишеттеләр. Ә "Беренче мәхәббәт"тә йөзләгән тамашачы алдында авыз тутырып сүгенер өчен нинди җитди сәбәп бар?
Режиссер Рәшит Заһидуллинның чын һөнәрмәндләргә мөрәҗәгать иҗат итүе сөендерә. Сәхнә рәссамы Булат Ибраһимов уйлап тапкан мультфильмдагы шикелле бөдрә болытлар да, композитор Эльмира Галимованың лирик музыкасы да тамашаның рухына килешеп тора. Яшьләр - Айсылу Мөсәлләмова һәм Салават Хәбибуллин бик ихлас уйнады. Алмаз Фәтхуллин - прокурорны, Миләүшә Нәҗмиева - нәзберек байбичәне, Харис Хөснетдинов - гади шоферны, Җәмилә Әсфәндиярова аның хатынын гәүдәләндерде.
"Беренче мәхәббәт", артык-пыртыктан арынсын, чистарсын, беренче саф хисләр кебек онытылмаслык булсын дигән теләктә калабыз.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Спектакльдән күренешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: