Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Татарстанда «Җинаять һәм җәза» спектакле тәүге тапкыр татар телендә тәкъдим ителәчәк

Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы нигезендә сәхнәләштерелгән.

29 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Федор Достоевский әсәренә нигезләнгән «Җинаять һәм җәза» спектакленең премьерасы була. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Әдиева хәбәр итте.

«Премьера Татарстан мәдәнияте тарихында бу әсәрнең татар телендәге беренче куелышы булачак», - дип искәртте ул.

Инсценировка авторы — Уфа режиссеры Илсур Казакбаев.

«Сәхнәгә барлыгы биш кеше чыгачак. Спектакльдә театрның өч актеры һәм ике мәктәп укучысы уйный», - диде театрның әдәби бүлек мөдире.

Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы нигезендә сәхнәләштерелгән. Әлеге премьераны «Пушкин картасы» ияләре дә карый алачак. 

 

Эльза Кузнецова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев