Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Татарның Имашы

Узган ел «Үзгәреш җиле»ндә бүтән моңлы матур музыкаларыбыз белән бергә «Кыр казлары артыннан» җырын да ишетергә мөмкин иде.

Аны башкарган Юлия Гарифуллина бер кашык су белән кабып йотарлык чибәр, өсте-башы килеш­ле, тавышы ягымлы булса да, ни өчендер киң кырларыбызда җим туплап,  иркен күк йөзебездә  канатларын ныгыт­кан безнең казлар турында түгел иде сыман  бу җыр. Чөнки татар музыкасына кизәнергә җөрьәт иткән адәмнәрнең, шул исәптән җырчы балакайның да җырның авторын якыннан белүе бик шикле. Ә җырны «халык» исеме булмаса да, күптән инде дистәләгән җыр­лары белән халык күңеленә кергән  Мәсгут Имашев иҗат иткән. Пермь егете, тимерчедән җырчы, композитор, музыка уку йортлары, Җәлил театры директоры булган шәхес.  Аның гомер җырына берничә буын татар кешесе тормышы гына түгел, милләт  язмышы сыйган дисәк тә була.

Хикмәте нидер, әмма безнең илдә үзгәреш җилләренең тынганы да юк. Һәр искәне – кеше, бигрәк тә татар башына чиксез хәсрәтләр яудыра.  Шундый канлы гарасатларның  берсе XX гасырның башында булганы һәм аның шаукымы дистәләгән елларга сузылганы яхшы мәгълүм. Ул гарасатның бер билгесе –  илне кулаклардан арындыру шаукымыннан Пермь өлкәсе Каенавылдагы Имашевлар да котылып кала алмый. 1931 елда гыйнварның зәмһәрир суык бер көнендә аларны да өйләреннән куып чыгаралар. Бер бабасы Хуҗан хаҗинең ике катлы мәһабәт йортын мәктәпкә әйләндерәләр. Каенавылның әллә ничә буын балалары укып, дөнья­да булмаган шуклык-шаянлыкны күрсә, чал башлы Олимп таулары да ишетмәгән чыр-чуны ишетсә дә, Хуҗан хаҗинең таза, нык йорты бик озак еллар авылның күрке булып тора. Тагын бер бабасы Зыятдиннең шулай ук ике катлы йортын кызыл ачәрвахлар, район үзәгенә төяп китеп, аннан прокуратура ясый.  Ул вакытта Мәсгут – бишектәге  күкрәк баласы гына әле. Хуҗан бабасының нәфрәтләнеп тешләрен шыгыр­датканда уйнаклаган яңакларыннан кызык табып, Зыятдин бабасының киң маңгаена бер төн эчендә тирән уелган  сырга хәйран калып, бишегендә тыныч кына ята бирә. Әмма бабаларын вакытыннан алда картайткан маңгай сырлары соңрак, Мәсгутнең йөрәгенә уелып, еллар узган саен һаман тирәнәя барачак...

Исемнәрен аклауга ирешсә дә, Имашевлар Каенавылга әйләнеп кайтмый.  Әтисе Габдрахман Пермьдә таш ватучы булып урнаша. Гаделсезлеккә каршы торганда, элеккеге көчен җуя язган тәне авыр хезмәт шартларында бик тиз авыруга бирешә һәм өч ел дигәндә Габдрахман ага тифтан үлә. Шуннан соң биш-алты елдан бик каты салкын тидереп, әнисе Газимә апа бакыйлыкка күчә. Тугыз яшьлек ятим Мәсгутне әнисенең энекәше Тәүфикъ тәрбиягә ала. Әмма 1941 елда ул Мәскәү янындагы канлы бәрелешләрнең берсендә һәлак була. Сугыш тәмамланганчы, бала  туган авыллары Каенавылдан ерак түгел Чирезгә кайтып төпләнгән карт әтисе Зыятдин һәм карт әнисе Шәмсия тәрбиясендә була (Пермь якларында әби, бабайны әнә шулай диләр).  Зыятдин бабасы, «инде укыта алмам, үз көнеңне үзең күр, балам», дигәч, җиде сыйныф белемле егет авыл советы секретаре, аннары клуб мөдире булып эшли. Әмма колагында һаман әнисенең «укы, кеше бул», дигән сүзләре яңгырый.  Шуңа күрә ул Пермьдә башта металлурглар ФЗӨ мәктәбендә белем ала, аннары, дүрт ел хәрби заводта тимерче-штамповщик булып эшләп алганнан соң, хәрби-механик техникумда тимерне җылытып эшкәртүче һөнәре алып чыга. Авиация заводында мастер булып эшләү белән бергә мәдәният сараенда татар-башкорт үзешчән сәнгать коллективын җитәкли. Ул елларда завод цехлары да бер-берсе белән ярыша-ярыша концертлар куя. Шундый бер концерттан соң, цех башлыгы: «Мин техникумнан мастерларны күпме теләсәм, шуның кадәр соратып алам, ә синең урының – сәхнәдә. Татар икәнсең, бар Казаныңа, укы, белем ал», – дигәч, һәм әнисенең васыятен исендә тотып,  егет хәтта бөтен Идел буенда дан тоткан Казан дәүләт консерваториясенә барып керүдән курыкмый. Куркырлык иде югыйсә. Егетебезгә инде егерме сигез яшь. Өстәвенә, тимерче эшендә таш ваткан әтисеннән кимен куймаса да, музыка буенча хәтта башлангыч белеме дә юк. Әмма тавышы шәп. Бәрхет баритон тавыш сирәк очрый. Күкрәктән куе булып чыккан чын ирләр тавышы. Шулай итеп Мәсгутне консерваториянең җыр бүлегенә укырга алалар...

М.Имашев сугышта яшьли һәлак булган Тәүфикъ абыйсының «тырыш, нык бул» дигән сүзләрен дә гомере буе күңелендә йөртә. Консерваториядән соң Әлмәткә  музыка училищесы ачарга җибәргәч тә, Тәүфикъ абыйсының бу сүзләре караңгы көннәрендә өмет нуры булып юлын яктырта. Алты ел түрәләр бусагасын таптап, нефть өстендә утырган республика балалары зур матур бинада укырга лаек, дигән дәлилләр китереп,  яңа йорт салдыру хәстәрен күргәндә,  тормышында караңгы көннәр аз булмагандыр. Әлмәт училищесы, М.Имашев киткәч, тагын унбиш елдан соң гына яңа бинага кереп урнаша. Әмма ул бинаның нигез ташларын беренче директор салып калдырган лабаса! Шуңа күрә бүген аны Әлмәттә зур хөрмәт белән искә алалар. Ул башлап йөргән училище да республикабызда дан казанды. Мәсгут аганың «Нефтьчеләр маршы» да шәһәр гимнына тиң кадерле җырга әйләнде. 

Әлмәттән кайткач, тагын биш ел П.Чайковский исемендәге беренче музыка мәктәбе директоры һәм укытучысы булып эшләгәндә дә, М.Имашев сынатмый. Шулай итеп, ул үзе белем туплап кына калмый,  республикабыз балаларын белемле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. 

1976 елда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына директор кирәк булгач, кемне куялар, дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Имашны. Чөнки Имаш булдырачак, Имаш сынатмаячак. Аның һәр сүзе, тимергә чүкеч бәреп ясаган чәкән кебек, нык, ышанычлы, эреп еларга торган язгы кар кебек җебек түгел. Матур баритон тавышы белән әмерләр бирергә дә остарып килә. Шул ук вакытта үзен әллә кемгә куймый, кеше белән кешечә сөйләшә белә. Андый егеткә республикада иң зур театрның дилбегәсен тапшыру да куркыныч түгел. Рус, Европа композиторларының опера-балетлары белән бергә татар спектакльләре дә куелган, тамашачы театрга ябырылып йөргән бик бәхетле чор була бу. Хәзер  опера, балет театрының койрыгын гына күреп калабыз. Ярты ел алдан билет алмасаң,  балетка да, операга да эләгермен димә. Ул вакытта режиссер Нияз Даутов җиң сызганып иҗат итә. Фәхри Насретдинов, Азат Аббасов, Мөнирә Булатова сәхнә тутырып җырлый. Яшь җырчылар Хәйдәр Бегичев, Зилә Сөнгатуллина, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхабиев, Галина Казанцева, Сәет Рәимбәков,  Рәхилә Мифтахова, Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева аларның эзләренә басып килә. Яше-карты бер иҗат казанында әвәрә килү күңелле була. Зур сәхнәгә чыгу төшенә дә кермәгән тимерче егет шул елларда республикабызның иң  мәртәбәле театрында Г.Хугаев әсәре буенча үзе иҗат иткән «Минем кайенанам» исемле ике сәгатьлек музыкаль комедиясен күрү бәхетенә дә ирешә әле! Композиторлыкка ныклап уку насыйп булмаса да, аңа күренекле композитор Любовскийның классында шөгыльләнергә язган икән.  Музыкаль комедия­дән кала тәвәккәл Имашның классик жанрда иҗат ителгән виолончель өчен ике пьесасын, скрипка һәм баян өчен пьесасын, һәм Казаныбызның 1000 еллыгына багышланган «Казан маршы»н күпләр ишеткәндер. 

Җәлил театрында биш ел сизелми дә үтеп китә дию дөрес булмас, чөнки бер иҗат дулкынында тирбәлгән артист, режиссер, дирижер, музыкант халкыннан кала, төрле дәрәҗәдәге түрәләр дә бар бит әле. Ә опера театрына игътибар һәрвакыт зур булды. Һәр түрәнең – үз таләбе. Барысына ярый алмассың... ­М.Имашев тынычрак эш урынына күчерүләрен сорый. Һәм менә ул кабат директор – бу юлы Казан театр училищесыныкы. Биредә ул уналты ел җитәкчелек итә. Ә укыту эшеннән моннан ике-өч ел элек кенә китте әле. Берьюлы берничә вазифа башкарырга күнеккән һәм җаваплылыктан курыкмаган Имаш театр училищесында укытканда  музыка көллиятендә дә дәресләр алып барды. 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре М.Имашев кайда нинди эшләрдә эшләсә дә, үзен аямыйча иҗтиһат итә. Җыр, музыка исә аңа көч-куәт өсти. Барысына да ничек өлгергән, дип хәйран калырлык: зур сәхнәләрдә концертларда да катнаша, радио, телевидениегә дә языла. Репертуарында ике йөзләп халык җыры һәм композиторларыбыз әсәрләре бар. Атаклы «Мелодия» фирмасында һәркайсы унбишләп җырдан гыйбарәт берничә пластинкасы чыккан. Әйтүе генә җиңел, ­М. Има­шев йөзгә якын җыр яза, илледән артык спектакльгә музыка иҗат итә. Моннан тыш радио, телеспектакль өчен язылганнары никадәр! Мәсгут ага, әйтерсең лә җир йөзендә бер рәхәт күрмичә яшьли дөньядан киткән әти-­әнисе, Тәүфикъ абыйсы өчен дә яшәргә ашыга. Җырларны  гүя күңеленнән газиз кешеләре белән серләшеп-гәпләшеп яза. Дәүләт эшеннән калган тансык мизгелләрне көтеп алып иҗат ителгән җырлар ул. Тормыш өчен көрәштә, язмышка каршы барганда туган җырлар. «М.Имашев көйләрен халык җырлары дәрәҗәсенә җиткереп яза», дип бер мәкаләсендә искәрткән композитор Марс Макаров. Тугыз яшеннән ятим калып халык бишегендә тирбәлеп үскәч, башкача булуы мөмкинме соң? Гаҗәп хәл, әмма бездә татарда да симфония, опера, балет иҗат итү музыкаль сәнгатьнең иң биек ноктасы санала. Юкса бу жанрларга училищеда, консерваториядә өйрәнү мөмкин. Музыканы «халык җыры дәрәҗәсенә җиткерү» исә барысының да кулыннан килми. Аңа консерваториядә дә өйрәнеп булмыйдыр, мөгаен. Элек татар халык җыры нинди зур, мәртәбәле урында торган! Сәләтеңне халык сәнгате дәрәҗәсенә җиткерү дә композиторлар өчен олы мәртәбә саналган. Әмма хәзер татар мәдәнияте гүя асты өскә килде.  Халык җырлары дәрәҗәсендә җырлар иҗат итүчеләргә һәвәскәрләр дигән кимсетүле караш тамыр җәйде, Көнбатыш Европа музыка аһәңнәренә ияреп иҗат итүчеләрне музыка сәнгатендә пәйгамбәр урынына күрәләр. «Үзгәреш җиле» фестивале дә – моның ачык бер мисалы. 

М.Имашев спектакльләр өчен көйләр иҗат иткән еллар татар театрында зур бер чор тәшкил итә, чөнки музыканы ул консерваториядә укыган елларда ук яза башлый. Тәвәккәллек тә булган үзендә! Консерваториядә белем алган вакытта, щепкинчылар уку тәмамлап Мәскәүдән кайтканчы эшләп торуны сорап, академия театрына бармаса, анда көйләр язуын белеп, спектакль өчен музыка иҗат итүне сорамасалар, театр композиторы булып та китмәгән булыр иде, бәлки. Ул вакытта атаклы «Зәңгәр шәл» спектакленә Булат роленә Муса Җәлил театрыннан Азат Аббасовны чакырганнар. Имашев эшкә килгәч, академия театрның үз  Булаты  пәйда була. Шулай итеп, Мәсгут ага мәшһүрләребез  Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев күңелендә яралган азатлык җырчысы Булат роле белән дә татар театры тарихына кереп кала. 

Спектакльләр өчен иҗат ителгән җырларының матурлыгын сүз белән әйтеп аңлата торган түгел. Илдар Юзеевнең әсәре буенча куелган «Кыр казлары артыннан» спектакле өчен иҗат ителгән җыр күчмә театрның йөзек кашына әйләнде. Баш рольне  уйнаган Исламия Мәхмүтованы театр сөючеләр күп еллар Ясминә дип йөртте. Гастрольгә кечкенә авылга, зур шәһәргә барсалар да, чит илләргә чыксалар да, бөтен җирдә халык «Кыр казлары»н сорап җырлатты. Шулай итеп җыр театр кысаларына гына сыймыйча, эстрада сәхнәсенә чыкты. Һәм М.Имашевның театрда яралып, җыр сәхнәсендә танылган җыр­лары байтак. Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча күчмә театрда куелган «Кошның да үз оясы була» спектаклендәге  Мансур Шиһапов сүзләренә «Туй күлмәге» җыры, Гариф аганың әсәре нигезендә Әлмәт театр­ында сәхнәләштерелгән «Утлар яна учакта» спектак­лендә Саҗидә Сөләйманова сүләренә Гүзәлия җырын шулай ук театр артистлары гына түгел, эстрадабыз җырчылары да бик яратып башкарды һәм башкара... 

Без бүген Тинчурин сәхнәсендә музыкаль театр корырга азапланабыз. Татар театрында Имашев чорын нишләптер истән чыгарабыз. Мәсгут аганың байтак театр җырлары нәкъ менә күчмә сәхнә, ә хәзерге исеме белән әйтсәк, Тинчурин театры өчен иҗат ителгән.  Яңадан арба уйлап тапмыйча, әнә шул традицияләргә яңа сулыш өрер­гә кирәктер, бәлки. Ә аннан да бигрәк татар музыкаль театрын күренекле композиторыбыз Җәүдәт Фәйзинең бәгыреннән өзелеп төшкән «Башмагым» музыкаль комедиясен джазга әйләндереп һәм «Карурман» тамашасындагы «чыктым аркылы күпер»гә охшаш җырлары белән бүгенге яшьләр мәхәббәтен яулаган «Juna»  төркеме, Көнбатыш Европа аһәңнәренә ияреп язылган «Кара пулат» операсы белән корып булмаячагын аңласак иде...

Мәсгут ага җыр, музыкага мәхәббәтне күпләгән шәкертләрендә генә түгел, үз балаларында да тәрбияләде. Аның улы Азат сәнгать өлкәсендә эш­ләмәсә дә, бик матур җырлый, Имашевларның гаилә концертларында да теләп катнаша. Кызы Дамирә дә сәнгатькә мөкиббән. Оныгы Айрат консерватория тәмамлап, филармония сәхнәсендә үзен татар җырларын да, рус, чит ил музыкасы җәүһәрләрен дә оста башкаручы җырчы буларак танытып өлгерде. Бүген – үзе консерваториядә мөгаллим. Имашевларның гаилә концертларын көтеп алган тамашачы хореография училищесы тәмамлаган кызлары Әминәнең дә биюләрен бик яратты. Хатыны Фатыйма ханым Мәсгут аганың дусты, фикердәше генә түгел, күп җырларына канат куючы җырчы да, яшь буынга җыр мирасыбыз­ны тапшыручы мөгаллимә дә. Нагорный бистәсенең 124 нче мәктәбендә җыр укытучысы булып эшләгәндә, Фатыйма ханым Мәсгут Имашевның балалар өчен иҗат ителгән никадәр җырын укучыларына өйрәтте! М.Имашевның матур җырлары алты җыентыкта дөнья күрде, балалар өчен иҗат ителгәннәре исә «Мәктәптә бәйрәм бүген» дип исемләнгән аерым җыентык булып басылды. Мәсгут ага бүген дә яшьләргә мәгърифәт нуры тарата. Пермь өлкәсе Барда районының почетлы гражданы буларак алган өстәмә пенсия акчасын, мәсәлән, Каенавылның иң талантлы, тырыш мәктәп укучыларына стипендия рәвешендә тапшыра бара... 

... Ә үзгәреш җилләре исте һәм исәчәк. Берәүләргә Хуҗан хаҗи һәм Зыятдиннең  икешәр катлы утарлары, икесенең дә йөзенә бик иртә уелган тирән сырлары, уллары Габдрахман, Тәүфикъ һәм кызлары Газимәнең чәчәк кебек чагында өзелгән гомерләре генә аз тоелган, хәзер могҗиза белән аякка баскан аларның балалары һәм балаларының балалары эшен юкка чыгарып, җыр, музыка, театр аша җаныбызны да суырып алмакчылар. Әмма үзгәреш җилләре ничек кенә адаштырмасын, кайларга гына илтеп олактыр­масын гомере буе укырга, кеше булырга, тырышыр­га һәм сынатмаска омтылып яшәгән, юлыбызны маяк булып яктыртырдай Имашлар бар. Тикмәгә генә аны  яратып «татарның Имашы» димибез. Һәм бүген туксан яше тулган көннәрдә бернинди үзгәреш җилләренә дә бирешмичә озак яшәвен, иҗат итүен телибез.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Фотолар  гаилә һәм Г.Камал театры архивларыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X