Мәдәни җомга

ТАТАР КУРЧАГЫН КЕМНӘР УЙНАТА?

Ана сөте белән сеңгән белем-тәрбия гомерлек була. Ә ана сөте, дигәндә, без әби-баба, ата-ана биргән сабакларны гына түгел, адәм баласын балачакта әйләндереп алган мохитне дә күз алдында тотабыз. Татар кешесе, мәсәлән, ана телендә сөйләшсен өчен, гаиләдәге аралашу гына җитми, ул яшәгән җәмгыятьтә татар балалар бакчалары, мәктәп-гимназияләрнең эшләп торуы кирәк. Шуларга...

Ана сөте белән сеңгән белем-тәрбия гомерлек була. Ә ана сөте, дигәндә, без әби-баба, ата-ана биргән сабакларны гына түгел, адәм баласын балачакта әйләндереп алган мохитне дә күз алдында тотабыз. Татар кешесе, мәсәлән, ана телендә сөйләшсен өчен, гаиләдәге аралашу гына җитми, ул яшәгән җәмгыятьтә татар балалар бакчалары, мәктәп-гимназияләрнең эшләп торуы кирәк. Шуларга өстәп, татар тамаша заллары булуы да шарт. Әлегә без татар үсеше өчен бөтен шартлар да тудырылган идеаль тормыштан бик ерак торабыз.

Шулай да безнең мактанырлык әйберләребез дә бар. Шуларның берсе - быел 80 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгән «Әкият» Татар дәүләт курчак театры. 1934 елда ачылган бу театрда спектакльләр беренче еллардан ук татар һәм урыс телләрендә уйнала башлый. 1937 елда биредә беренчеләрдән булып Г.Тукай әсәре буенча «Кәҗә белән Сарык» спектакле куела, ә 1939 елда «Шүрәле» сәхнәләштерелә. Шуннан соң һәр елны диярлек бер татар әсәре буенча тамаша иҗат ителә. Беренче татар спектакльләрендә курчак театрына нигез салган актерлар Фуат Таһиров, Мәрьям Хисамова, Вәли Гаффаров, Рокыя Хәбибуллина, Галия Таһирова һ.б. уйнаганы билгеле.

Кызганыч ки, нәниләр театры эшләгән 80 ел эчендә татар теленә нинди генә һөҗүмнәр булмады. Әмма күршеләребез удмурт, мордва, чуаш, башкортлардан аермалы буларак, «Әкият» театры милли спектакльләребезне саклап калды.

Татар төркеме бүген дә матур гына эшләп килә, фестивальләрдә яңа үрләр яулый. Өстәвенә, иҗат өчен мөмкинлекләре дә артты. Яңа бинада махсус татар тамашалары өчен 100 кешелек зал, артистларның үзләренә аерым грим бүлмәләре бар хәзер. Элгәре 30-40ар көн гастрольдә йөрсәләр, яңа зур бина булу белән тормышлары да тотрыклана төште. Хәзер татар тамашачылары яңа матур бинаны һәм татар спектакльләрен карарга ерак-ераклардан автобусларга төялеп үзләре килә. Артистларның да күңеле үсеп киткәндер. Ни дисәң дә, затлы бинада һәм авыл клубында спектакль уйнау бер түгел инде. Һәр ике очракта да артист бөтен талантын эшкә җигеп уйный, әлбәттә. Әмма шартлар булмау сәбәпле, ут дөрес куелмаса, яки музыкаль бизәлештә өзеклекләр килеп чыкса, бер дә күңелле түгел инде. Клубта утыргычлар да нигездә барысы да бер югарылыкта, димәк, арттарак утырган балаларга тамаша күренми, шуннан алар сөйләшә, ә кайберләре тәм-томнар белән сыйлана башлый. Тамашачы шыгыр-шыгыр кәнфит сүтеп, яки шакылдап чикләвек ватып утырса, артист халкының нечкә күңеле кителә, билгеле. Киресенчә, тамашачы спектакльне бирелеп караса, артистның күңеле бик мәмнүн була. Франциянең Канн шәһәрендә тамашачының тын да алмыйча спектакльне каравы турында бүген дә искә төшереп сөйли татар төркеме артистлары. Ә Төркиядә бер фестивальдә бары татар спектаклен генә басып алкышлаганнар, ди. Берзаман спектакль вакытында халык шыбыр-шыбыр урыннарыннан кузгала башлагач, телне аңламыйча чыгып китүләредер инде бу, һай, хурлыкка калдык, дип куркып уйлап куйган артистларыбыз. Ә инде төрекләр дәррәү кубып алкышлый башлагач, иңнәреннән тау төшкән кебек, булган. Татар төркеме килүгә аеруча чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез шатлана, ди. Йөргән таш шомара, ди халык. Артистларыбыз үзләре дә гастрольләрдән рухларын баетып, осталыкларын арттырып кайта, билгеле.

Мин боларны «Әкият» театрының татар төркеме белән танышырга баргач белдем һәм, әйтергә кирәк, бик дустанә мохиттә бер гаилә булып яшәүче артистларга ихлас сокланып кайттым. Инде алар белән укучыбызны да таныштырыйм.

Театрда иң озак эшләүче - Татарстанның атказанган артисты Ришат Гыйздәтуллин. Труппага 1977 елда килгән бу артист киләсе елга 60 яшьлеген билгеләп үтәргә әзерләнә. Олпат артистлар Азат Хөснетдинов, Фуат Таһиров, Галия Таһирова, Миңнехан Әпсәләмовлардан осталыкка өйрәнү бәхете елмая аңа. Ә хәзер ул туплаган тәҗрибә-күнекмәләрен яшьләр белән уртаклаша. Ришат абый гармунда матур уйный, оста бии, машина йөртә. «Төркемебезнең таксисты ул», - диеште артистлар. Балалар, оныклар назына күмелеп яшәүче бәхетле бабай да ул бүген. Элек башлыча баш рольләрне уйнаса, хәзер аларны яшьрәкләргә бирергә туры килгән, билгеле.

Татарстанның халык артисты, «Тантана» бүләге иясе Рәмзия Фәйзуллина театрга Ришат абыйдан 2 генә ел соңрак килә. Бик матур җырлаучы, курчак театры нигезләрен әйбәт белгән, һич көчәнүсез төрле образларга керә алган талантлы кызны шунда ук баш рольләргә билгелиләр. Бүген дә ул театрда әйдәп баручы артист. Рәмзия ханым катнашкан фестиваль, яулаган бүләкләрне санап бетерә торган түгел. Шуңа өстәп, һөнәрдәшләренең әйтүенә караганда, оста пешекче дә икән әле ул.

Татарстанның атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге бүләк иясе Гөлнур Габдрахманова театрда 1985 елдан бирле эшли. Аның башкаруында әбиләр, апалар образлары аеруча оста килеп чыга. Гөлнур нәфис сүзгә оста, шигырьләр укырга ярата, үзе дә каләм тибрәтә. Шуңа күрә илаһи, нечкә хисле, лирик рольләр аңа бик тә туры килә.

Артистлар Миләүшә Фәйзрахманова, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова һәм Марс Гайфуллин 1989 елда театрга берьюлы килә. Училищеда укыган вакытта ахирәте Миләүшәләрнең авылына кунакка кайтып йөргән Фәнзилә, шунда абыйсы белән танышып, аның килене дә булып куя. Фәнзилә үзе бик мөлаем булса да, җен-пәриләрне, юха еланнарны гаять оста уйный икән. Шуңа өстәп малайлар рольләре дә гел диярлек аныкы. Кыскасы, Фәнзилә амплуадан уңган. Татар әкиятләрендә җен-пәриләр мыжгып тора бит.

Миләүшә Фәйзрахманова - характерлы рольләр остасы. Бу рольләрне ул җете булып күңелләргә уелырлык итеп башкара белә. «Миләүшә бөтен артистларның рольләрен яттан белә, кирәк чакта һәммәбезне алыштыра ала», - дип яратып сөйләде аның турында һөнәрдәшләре.

Ә менә Марс Гайфуллин арада матур җырлавы белән аерылып тора. Гомумән, бу актерның тавышы үзенчәлекле, шуңа күрә аны күбрәк көр, яңгыравык тавышлы рольләргә билгелиләр. Марс - бик ярдәмчел, җаваплы, үз-үзенә бик таләпчән, һәр нәрсәдә тәртип яратучы егет.

Татарстанның атказанган артисты, «Тантана» бүләге иясе Юрий Чуктиев - татар төркеменең җитәкчесе, милли труппада режиссер ярдәмчесе. Театрда 17 еллап эшләүче бу артист гел баш рольләрне башкара. Спорт сөючеләр исә Юраны милли көрәш остасы буларак та белә.

Шулай тоела, Рузилә Зариповага артист булырга Ходай үзе язган. Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге театрның танылган артисты Нуретдин Нәҗмиевнең кызы бит ул. Әнисе дә шул ук театрда тегүче булып эшли, сәхнә киемнәре аның кулында. Балачактан күңелгә сеңгән театрга мәхәббәт бүгенге көндә чебиләр, бүре балалары һәм күптән түгел сәхнәләштерелгән «Ана күзләре» спектаклендәге Ботаро кебек зур рольләрдә чагылыш таба. Рузилә - бию остасы. Тормышта да ул бөтерчек кебек гел хәрәкәтләнеп тора. Җыеп кына әйткәндә, эш кушканны көтеп ята торганнардан түгел.

Шулай ук Альбина Шагалиева да бик үзенчәлекле шәхес. Эшләпә, муенса, хушбуй сайлауда аңа тиңнәр юк. Нечкә зәвекъле, нәзакәтле бу кыз башкаларны кабатларга яратмый. Рольләре дә үзенә туры килеп тора. Төлке бикәләрне уйнауда, мәсәлән, Альбинага тиңнәр юк, диләр. Зур рольләреннән берсе - «Ана күзләре» спектаклендәге Саяко да гаять уңышлы килеп чыккан.

Ә Дилүс Хуҗиәхмәтов театрыбызга килгәнче 11 ел Чаллы курчак театрында эшләгән. Бездә дә нибары 2 ел эчендә ул үзен талантлы артист буларак танытып өлгерде, «Тантана» премиясенә лаек булды. Чаллы театрында ир-ат артистлар аз булганга, бер спектакльдә 5-6 роль уйнарга туры килгән аңа. Шуңа күрә Казаныбызда да ул эшкә җиңел кереп китә. «Ана күзләре»ндәге баш роль Нихатины яки гап-гади куянны уйнасам да, барыбер», - ди ул үзе. Кампитр мөмкинлекләреннән оста файдалана белгән Дилүс спектакльләрдә тавыш куярга ярдәм итә. Тапкыр сүзле, йөгерек фикерле, шаян, креатив егет ул Дилүс.

Киңрәк фикер йөртеп уйлап карасак, милләт иминлеге өчен көрәшү - шактый катлаулы эш. Ник дигәндә, милләтләрне кысу - зур гаделсезлек ул. Ә гаделсезлеккә каршы көрәш һәр заманда да авыр булган. Их, директор Роза Яппарова, режиссер Илдус Зиннуров җитәкчелегендә, театрның бүтән хезмәткәрләре ярдәмендә татар телен саклап калу юлында тырышкан шушы артистлар кебек һәммә татар кешесе үз урынында милләт хакына иҗтиһат кылса, менә булыр иде ул алгарыш.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Шамил АБДЮШЕВ фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: