Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Тантана» республика театр премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге билгеле

Җиңүчеләр 27 март — халыкара театр көнендә билгеле булачак.

«Тантана» республика театр премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге билгеле. Исемлек «Тантана» премиясе экспертлары тарафыннан төзелгән.

Әлеге премиянең «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, шул ук театр артисты Ирек Гайнетдинов, Минзәлә театрыннан Владислав Полжидаев, Камал театрыннан Эмиль Талипов, Алмаз Борһанов, Кариев театрыннан Булат Гатауллин дәгъва итә.

«Иң яхшы хатын-кыз» роленә Әтнә театрыннан Сиринә Хисмәтуллина, «Мастеровые”дан Евгения Яковлева, Камал театрыннан Ләйсән Фәйзуллина, Минзәлә театрыннан Динара Акматова, Буа театрыннан Гөлзада Камәретдинова сайлап алынган.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» — Буа театрыннан Булат Гәрәев, Чаллы театрыннан Илфат Әскәров, ТЮЗдан Камил Гатауллин, Әтнә театрыннан Фаяз Хөсәенов, Түбән Кама ТЮЗыннан Павел Иванов.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» — Бөгелмә театрыннан Анастасия Азорова, Качалов театрыннан Ксения Храмова, Камал театрыннан Миләүшә Шәйхетдинова, Әтнә театрыннан Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Кариев театрыннан Халидә Сөнгатуллина.

«Дебют» — Чаллы театрыннан Винер Фәйзуллин, Түбән Кама театрыннан Рәдис Гарипов, ТЮЗдан Мария Мухортова, Буа театрыннан Камилә Шәрифҗанова.

«Иң яхшы эпизодик роль» — Әлмәт театрыннан Наилә Нәҗипова, Камал театрыннан Хәлим Җәләй, Рамил Вәҗиев, Тинчурин театрыннан Резеда Сәлахова, Кариев театрыннан Алсу Шакирова, Чаллы театрыннан Равил Гыйләҗев.

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» — «Пантера» камера балетыннан Дамир Булатов, Булат Шәрифҗанов, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрынннан «Алтын Казан» мюзиклы өчен Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина.

«Иң яхшы курчак театры актеры» номинациясендә «Әкият» курчак театрындагы «Самовары» спектаклендә уйнаган Наталия Егорова, Юлия Василишина, Ирина Гайнуллина, Татьяна Сорокина, Лилия Нәҗипова, Лариса Пасынкова, Анастасия Жукова, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән Әлмәндәр һәм Әҗәл тандемы - Юрий Чуктиев белән Дилүс Хуҗиәхмәтов, Чаллы курчак театрыннан Эдуард Гурлев.

«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә Кариев театрының «Мио, минем Мио», «Әкият» курчак театрының «Shurale: новая фантазия», ТЮЗның «NEDОросль», Яшел Үзән музыкаль театрының «Сказка о царе Салтане», Бөгелмә театрының «Три толстяка» спектакльләре.

«Иң яхшы актерлар ансамбле» — Буа театрының «Шобага», «Мастеровые» театрының «Опасный поворот», Камал театрының «Хуш, авылым!», Тинчурин театрының «Сәйдәш. Йокысызлык», Әлмәт театрының «Кайда минем илем?», Бөгелмә театрының «Танцы на праздник урожая», «Живой Город”ның «Моң» спектакльләрендәге актерлар ансамбле.

Җиңүчеләр 27 март — халыкара театр көнендә билгеле булачак. «Тантана» театр премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы көндез 12.00 сәгатькә билгеләнгән.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев