Талантка лаек онык
Композитор Мәсгут Имашев сәхнәгә күтәрелгәч, тамашачылар көйче үзе язган берәр җырны сузып җибәрер дип өметләнгән иде. Чөнки Пермь краеннан Татарстанга килеп танылган милләттәш яңа әсәрләрен олыгайган көнендә дә бүләк итеп кенә тора. Җырларының гомуми саны ике йөзгә җыела. Аларның байтагы күренекле артистларыбыз тарафыннан башкарыла. Тик шулай да, сәләте күзгә бәрелеп...

Тик шулай да, сәләте күзгә бәрелеп торса да, Татарстан Композиторлар берлеге М.Имашевны үз сафына кабул итәргә ашыкмый. Моңлы җырчы һәм композитор Сара Садыйковага күрсәтелгән кырын караш нечкә күңелле әзмәвердәй ир-егетне дә читләтеп үтми. Янәсе, ул Казан дәүләт консерваториясенең җыр бүлеген генә тәмамлаган. Имеш, Әлмәттә музыка училищесы ачкан, Казанда 1 нче музыка мәктәбенә, опера һәм балет театрына, театр училищесына җитәкчелек иткән директор җырны үзе өчен генә язган. Шуңа күрә аның урыны - һәвәскәр композиторлар арасында.
Болай кире кагылганда, билгеле, җырны башкарган халык артистларын, театр сәхнәләрендә куелган музыкаль әсәрләрне санап чыгу көтелгән нәтиҗәне бирми. Сине тыңлаучы да, ишетүче дә күренми. Кулыңда композитор дипломы булмаса, үлгәнче үзешчәннәр рәтендә каласың. Әмма М.Имашев мондый "сортсыз иҗат" корбанына әйләнергә теләми. Олыгайган көнендә консерватория ишеген ачып керә дә, югары таләпкә буйсынып, икенче югары белем алып чыга. Композиторлар берлеге әгъзасы таныклыгына ия була.

Һөнәри югарылыкта дәвамчылык чылбырын ялгау вазифасын исә Азат улы Айрат Имашев кабул итеп ала. Шуңа күрә кайбер кичәләрдә сәхнәгә бабай белән онык икәү күтәрелә. Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган җырчы, композитор, оештыручы Мәсгут Имашев, гадәттә, тәмле тәбрикләү сүзләрен әйтә. Ә яшь дәвамчы, халкыбыз җырларын искә төшереп, музыкаль сәлам тапшыра. "Безнең мирас" журналының 25 еллыгы уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган әдәби-музыкаль кичәдә дә нәкъ шулай булды. Әлеге чыгыш галимнәр, язучылар, артистлар, журналистлар һәм башкалар тарафыннан көчле алкышлар белән кабул ителде. Айрат, сәхнәгә кат-кат чыгып, тамашачылар алдында баш иде.

Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториянең җыр сәнгате тарихы укытучысы да булган Айрат: "Бүген Татарстанда 2000 ләп җырчы бар", - диючеләргә дә үзенчәлекле җавабын юллый: "Дәрестә студентлар белән узган гасырның 60 нчы елларын искә төшердек. Ул чакта эстрадада сыйфатлы җырлар күп була. Әмма эстрадада чыгыш ясаучылар белән опера, халык җырларын, романслар башкаручы танылган җырчылар арасында зур аерма күзгә ташлана. Бу болай булырга тиеш түгел бит. Тик чынбарлык шундый. Моның кайтавазы бүген дә ишетелә. Һәрбер җырлаучы үзен аерым шәхес итеп күрсәтергә тырыша. Тик, табигый мөмкинлеге булмагач, аның зур биеклеккә күтәрелергә хәленнән килми, моңа көче җитми. Ул җырчы эшенең зурлыгын, тирәнлеген аңламый. Моны тоемлаучылар күбәйсә, арада 200 ләп җырчы калыр идеме икән? Әллә бу сан 20 белән төгәлләнерме?"

Моны күреп, белеп, аңлап кайткач, татарча, русча, итальянча, французча, немецча җырлаучы Айрат Имашев, ярты ел буе телләрен өйрәнеп Кытайга да барып карый. Миллиардтан артык кеше яшәгән бу илгә өченче тапкыр сәфәр чыгарга җыена. Чөнки ул Европада безне көтмәүне, кирәксенмәүне, килмешәк итеп карауны тоеп кайта. Тарихлары, йолалары зур булган итальяннарның үз концертлары үзләренә җиткән. Кытайда исә Россия, Татарстан артистларын көтәләр. Монда бу юнәлештәге эшчәнлек хөкүмәт программасы нигезендә оештырыла. Сәнгать үсешенә акчалата ярдәм күрсәтелә. Чит илдән килгән артистның чыгышына яхшы хезмәт хакы түләнә. Әмма моның өчен кытай телен яхшы белү мөһим. Тик аны өйрәнү җиңел түгел. Немец, француз, итальян телләрендә охшашлык табып булса, аларның язулары, сөйләмнәре аерым, мөстәкыйль. Кайбер сүзләр, әйтелеше буенча, дүртәр мәгънәне белдерә. Музыкантның иҗекләрне, тоннарны ишетү сәләтен эшкә җигеп, моңа үҗәтләнеп төшенү сорала. Ялкауларга, укымаучыларга, наданнарга Кытайга юл ябык. Әмма тырышлык куеп чик буеннан уза алсаң, концерт заллары зур, тамашачы җитәрлек, композитор Рөстәм Яхин язган әсәрләргә мөнәсәбәт яхшы.

Киләчәк турында уйлаучы А.Имашев дөньяда глобальләшү барганда милләтнең йөзен югалтмаска, саклап калырга кирәк дип саный. Чөнки сәнгатьтәге үзгәрешләр аның "койрыгына" басып килә. Алар, нигездә, АКШ стандартына якын. Җиңел, өч тиенлек җырлар шул җирлектә укмаша. Моңа каршы тору өчен халык фольклорына, драматургиясенә, костюмына, академизмга, һөнәри югарылыкка нигезләнгән үзенчәлекле концертлар кирәк. "Битлекләр театры" дип йөртелүче Кытайда менә шуны аңлау бар. Анда халык сәнгате үзенчәлекле байлык, хәзинә итеп санала. Ә бездә?
"Студентларның җәйге Универсиадасы өчен шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына композитор Зөлфия Рәүпова "Ак бүре" операсын язып күрсәтте, - ди җырчы. - Ул күңелдә өмет уятты. Шул ук вакытта, берничә тапкыр куелгач, опера онытылды. Югыйсә, шырдый-бырдый җырларга төшерелгән клиплар Татарстан телевидениесеннән ел буе күрсәтелә. Караучы игътибары шуларга махсус җәлеп ителә. Ә күп көч куеп сәхнәгә чыгарылган операның киләчәге киселә. Мондый шартларда кемнең яңа либретто язасы, милли опера иҗат итәсе килсен? Популярлаштыру мәсьәләсе онытыла бит. Чөнки монда акча эшләп булмый. Сәнгатьне, мәдәниятне саклау турында сүз алып барганда, телевидениене базарга әйләндерүне туктату таләп ителә. Югалмас өчен, тизрәк халыкара дөньяга чыгаручы чаралар уйлап табу сорала. Чөнки башка максатларны күздә тоткан Ф.Шаляпин исемендәге опера фестивале белән без еракка китә алмыйбыз".
Берәүләр күккә чөеп мактаган, икенчеләр аяк тибеп тәнкыйтьләгән сәнгать җитәкчесе, дирижер Александр Сладковскийга карата да җырчының үз мөнәсәбәте бар. Ул, Татарстан симфоник оркестрына кушылып Татарстанда, Россиядә, чит илләрдә чыгыш ясаучы буларак, җитәкченең хезмәтен уңай бәяли. Россия халык артистының яңа заманда ничек эшләргә кирәклекне күрсәтүен, дөнья сәхнәсендә урын табарга өйрәтүен күпләр өчен үрнәк дип саный. Әмма Татарстан өчен ул гына аз. Мондый киң колачлы белгечләр тагын кирәк. Сәләт ияләре алдыннан замана идарәчеләре юл ярып барганда гына, милләтне, халыкны дөньяга танытып була.
Шырдый-бырдый такмаклар белән җан биздерүчеләр янәшәсеннән менә нинди дәвамчы атлый. Айрат Имашев, халкыбыз җырларын дөньяга тәкъдим итүче илче кебек, заман агышыннан алдарак һәм тизрәк хәрәкәтләнеп таныла.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
.Бабасы Мәсгут Имашев белән.
.Мөнир Якупов, Айрат Имашев һәм Эльмир Низамов.
."Ромео һәм Джульетта" операсыннан соң.
Фотографияләр Имашевлар гаиләсе архивыннан һәм социаль челтәрдән алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз