Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Сәхнә, сөю һәм сәгадәт

Сәкинә Минханова, татар хатын-кызының бөтен күркәм сыйфатларын үзендә туплаган, ул тыныч табигатьле, итагатьле, күркәм холыклы. Ире Рамил Гаяз улы шаян-шук, тере, хәрәкәтчән. Әмма язмыш аларны бер-берсенә шундый итеп беркеткән ки, бүген Минхановларны аерым күз алдына китерүе кыен. 

Татарстанның халык артистлары, ирле-хатынлы Сәкинә һәм Рамил Минхановлар беренче карашка бик төрле кебек. Шомырт кара күзле, кара чәчле Сәкинә ханым кайнар испан хатыннарын хәтерләтә. Тамырлары Татарстанның Чирмешән районына барып тоташса да, Иркутскида туып үскәнгәдер, мөгаен, Рамил әфәндедә бераз рус кавеменең чалымнары бар. Сәкинә Минханова, татар хатын-кызының бөтен күркәм сыйфатларын үзендә туплаган, ул тыныч табигатьле, итагатьле, күркәм холыклы. Ире Рамил Гаяз улы шаян-шук, тере, хәрәкәтчән. Әмма язмыш аларны бер-берсенә шундый итеп беркеткән ки, бүген Минхановларны аерым күз алдына китерүе кыен. 

Бу тарих күп еллар элек, Сәкинә Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылыннан килеп, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Әлмәт театрына артист булып кайткач башлана. Әмма язмыш китабында ул әллә кайчан билгеләнеп куйган була инде. Юкса филармония өчен конферансье буларак әзерләнгән кызның Әлмәттә актриса булып китүен башкача ничек аңлатырга? Нәкъ шул вакытта Әлмәт театры режиссеры Рөстәм Абдуллаевның, Мохтар Ауэзовның «Каракүз» спектаклендә Каракүз ролен башкарыр өчен актриса эзләп, Казанга килүен күр әле. Казан кадәр Казанда Каракүз ролен башкарырлык актрисалар беткәнме, дип аптырарга мөмкин кемдер. Ләкин бу спектакле өчен гадәти булмаган, казах кызларына охшаган кыз табу мөһим икәнен онытмыйк. Сәкинәләрнең авылы Яңа Арыш турында, башкортлар яшәгән авыл, дигән сүз күптәннән йөри. Кыз фамилиясе дә Ишмөхәммәтова. Казах далаларында кояшта каралгандай кара тәнле, кап-кара чәчле, кара күзле кыз режиссер Р.Абдуллаевның игътибарын җәлеп итүе гаҗәп булмаса да, конферансье булырга укыган кызның драма театрына, туган ягыннан шактый ерак урнашкан Әлмәткә барырга батырчылык итүе гадәти генә хәл түгел. Сәкинә, курыккандыр да, бәлки. Әмма сәхнә теле мөгаллиме, күренекле театр артисты Асия Хәйруллина теләсә кемгә, син актриса булырга тиеш, дип хәер-фатихасын бирер идемени? Үз көченә ышанып бетмәсә дә, Сәкинә якын күргән укытучысына ышанмыйча булдыра алмый. Казанда да бик әйбәт урнашачак иде ул, әлбәттә. Тугыз кешелек төркемнән бары тик аны һәм Илфат Габдрахмановны филармониягә эшкә алып, күренекле җырчы Римма Ибраһимованың концерт бригадасына билгелиләр. Бер якта Асия апа драма театрына баруын тели, икенче якта филармониянең директоры Илгиз Мәҗитев нәкъ Казан үзәгендә Татарстан урамында бер бүлмәле фатир ачкычын зыңгылдатып басып тора. Яңа гына училище бусагасын атлап чыккан кыз өчен нинди зур мәртәбә! Әмма язмышыңа язылса, ачкыч зыңгылдавын түгел, колак төбендә барабан кагып торсалар да, ишетмәячәксең. Шулай итеп, кыз Әлмәт театрында иҗат итә башлый. Әлмәт театрының актеры, аннары режиссер вазифасын өстенә алган, шуннан соң озак та тормыйча, Әлмәттән китеп, Оренбургта татар театрын оештырган киң карашлы, сизгер, зирәк күңелле Рөстәм Абдуллаев татар театр сәнгатенә Сәкинә исемле йолдыз бүләк итә. Ә соңрак алар икәүләшеп татар сәхнәсендә Рамил Минхановны «кабыза».

Сәкинә кечкенәдән театр сәхнәсенә кызыгып үссә, Рамилнең сәнгать дөньясына килеп керүе бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыга. Әтисе Гаяз абый хәрби оешмада эшләгәнлектән, аларга гаилә белән ерак җирләргә яшәргә күчәргә туры килә, Иркутскидан соң Монголиядә яшәп алалар. Аннары Әлмәткә кайтып төпләнәләр. Рамил нефтьчеләр шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый һәм Әлмәт театрына машина йөртүче булып урнаша. Чибәр, гитарада уйнап матур итеп җырлаучы Рамил һәм көләч йөзле, сылу Сәкинә театрда очраша. Башта яшерен генә бер-берсен яратып йөргән булсалар, бергә гастрольгә чыккач, ерак юллар романтикасы мәхәббәт хисен тагын да көчәйтеп җибәрә һәм бер ел дә үтмәс борын, Минхановлар гаиләсе барлыкка килә. Әмма кинәт мәхәббәт күгендә болытлар куера башлый. Рамилнең әнисе сәүдә өлкәсендә эшли, улын да укытып, шушы тармакка кертәсе килә. Сәкинә исә, миңа да театрдан китәргә туры килмәгәе дип, чын-чынлап куркуга төшә. Сәхнә тәмен татый гына башлаган кызның театр­дан китәсе килми. Һәм бервакыт «Мин дүрт ел укып, китәр өчен, театрга эшкә килмәдем», - дип кайнанасына әйтеп салганын сизми дә кала. Чыннан да, испан хатыннарының горурлыгы бардыр бу ханымда! Рамил шул вакыт «Сәкинәм театрдан китми икән, алайса мин артистлыкка укыйм», – дип әйтеп куймасынмы! Бу хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек яңгырагандыр. Әмма Рамил ике сөйләшә торганнардан түгел. Әйттеме – бетте! Кыю, чын ирләр генә мәхәббәт хакына таулар әйләндерергә әзер. Рамил Минханов – әнә шулар туфрагыннан.

Менә алар Казан каласында. Рамил театр училищесының курчак театры артистлары бүлегендә укый. Сәкинә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ир кая, хатын шунда. Сәкинә кебек тугры хатыннар өчен тузга язылмаган закон бу. Олы уллары Айвар артыннан, озак та тормыйча, бәләкәчләре Айрат дөньяга аваз сала. Ниһаять, шатлыклы көн килеп җитә. Рамилнең кулында – театр училищесы дипломы. Бер күзе - рус яшь тамашачы театрына, икенчесе «Әкият» курчак театрына караган. Кая барса да, сәхнә өчен яратылган тере егетне биш куллап эшкә алачаклар иде. Әмма күңел балачак, яшьлек үткән шәһәр Әлмәткә, әти-әни, туганнар янына тарта. Рус мәктәбендә, рус бүлегендә укыдың, бер авыз татар сүзе белмисең, дип карышса да акыл, табигать һәм мәхәббәт каршында адәм баласы чарасыз бер йомычка кебек кенә. «Ө», «ү», «ә», «ң», «һ», «җ» авазларын әйтергә өйрәнү Җир шарының иң биек Эверест тавына менүгә караганда да авыррак икәнен Рамил эшли башлагач кына аңлаячак. Җөмләдә басымны дөрес җирдә куярга гадәтләнү дөньядагы иң зур Амазонка елгасын йөзеп чыгу кебек кыен, дигән фикер спектакльдән спектакльгә көчәя генә барачак. Роль ятлап чыккан йокысыз төннәр дә, булмый, китәм, дип төшенкелеккә бирелгән мизгелләре дә шактый җыелыр. Авыр вакытларда аны әлеге дә баягы режиссер Рөстәм Абдуллаев канатландырыр. Сәхнә өчен туган Рамилне тыныч күңел белән ничек эштән җибәрсен, ничек әрәм итсен ул? Китап арты китап укытып, рус мохитендә үскән егетнең телен шомартыр, сөйләмен көйләр. Театрда Абдуллаев тырышса, өйдә Сәкинә уяу тора. Рамилгә бер рус сүзе әйттерми. Бу тәмле телле актрисаны Аллаһ тикмәгә генә талантлы шагыйрьләребез Роберт Әхмәтҗан, Кадыйр Сибгатуллин, Равил Фәйзуллин, яраткан театр актерларыбыз Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, Рауза Хәйретдинова белән бер туфрактан яралтмаган. Телең юк, дип Рамилнең өмет канатларын кисмәгән, өйрәнергә, шомарырга мөмкинлек биргән өлкән буын артистлар Камил Вәлиев, Дамирә Кузаева, Луиза Солтанова, Роза Салихова, Вәзилә Исламова, Фоат Зарипов, Венера Шәрипова, Люция Абдуллаева, Идрис Мәсгутов, Зөһрә һәм Рәис Шәйхетдиновларны да олы хөрмәт белән телгә аласы килә. Төрле спектакльләрдә партнер булган яшьтәшләре Раушания Фәйзуллина, Рафик Таһиров, Дилбәр Әбүнәгыймова, Фәймә Бикморатова, Асия Харисованы ничек онытасың? Бүген ирле-хатынлы Сәкинә һәм Рамил Минхановлар Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә ирешкән икән, үзләренең тырышлыклары һәм талантлары өстенә Әлмәт театрының йөзек кашы булган шушы шәхесләрнең дә өлеше бар, әлбәттә. 

Артистның бәхете режиссердан. Минхановларга төрледән-төрле утызлап режиссер белән иҗат итү бәхете елмая. Абдуллаевтан соң килгән Чулпан Әхмәтвәлиева, Ташкенттан чакыртылган Гали Хөсәенов, Зәкия Туешева, Уфадан килгән Байрас Ибраһимов, Фаил Ибраһимов, Гафур Каюмов һ.б. Казаннар Фәрит Бикчәнтәев, Ренат Әюпов, Илдар Хәйруллин да Әлмәттә матур спектакльләр куя. Алар – һәрберсе шәхес, Әлмәт артистларының башка режиссерлар күрми калган якларын ача. Шуңа күрә Минхановларның иҗат биографиясе бик бай. Сәкинә Минханованың Туфан Миңнуллин әсәре буенча Илдар Хәйруллин куйган «Гөнаһсыз гөнаһлылар»да сөяркә Әнисә роле, һичшиксез, Әлмәт театры тарихында калачак. Камал театрында Әнисә ролен башкарган күренекле артистка Фирдәвес Хәйруллинаның Әлмәткә барып уйнавы, Сәкинә ханымның исә Камал театры сәхнәсендә шушы роль белән имтихан тотуы – үзе тарих. Илгиз Зәйниевнең әсәре буенча Нәфисә Исмәгыйлева куйган «Балакаем» спектаклендә Ана образы, И.Абдуллин әсәре буенча Камил Вәлиев сәхнәләштергән «Айсылуның айлы кичләре» спектаклендә Марфа роле шулай ук актрисаның иҗат бакчасында иң затлы чәчкәләр сыман, еллар үткәч тә матурлыгы онытылмый. Әле кайчан гына бер авыз татар сүзе белмәгән Рамил Минханов татар классиклары Мостай Кәрим, Мирхәйдәр Фәйзи, Заһир Исмәгыйлев, Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган «Ай тотылган төндә», «Ак калфак», «Кодача», «Оҗмах капкасы» спектакльләрендә Дивана, Бакый, Яппар, Җиһангир рольләрен онытылмаслык итеп башкара. Режиссерлар Р.Хаҗиәхмәтов, Ф.Бикчәнтәев, Б.Ибраһимов, Р.Әюпов Р.Минхановның сәхнә сөйкемлелеген, рольдән рольгә үзгәрү осталыгын югары бәяләгән, димәк.

Минхановларның бер үк спектакльләрдә катнашуын күрмичә мөмкин түгел. Бу гадәт башлангыч чор иҗатларында ук урнаша. Әлмәт театры 1989 елда гына биналы була, аңа кадәр исә труппага ел әйләнәсенә гастрольдә йөрер­гә туры килә. Рамилгә роль бирсәләр, Сәкинә уйныймы, дип сорый. Сәкинәне берәр рольгә билгеләсәләр, Рамил катнашамы, дип кызыксына икән. Аерым уйнарга ризалашмыйлар. Өч көнлек гомерне берсе – өйдә, икенчесе гастрольдә уздырасылары килми аларның. Театр төпләнеп иҗат итә башлагач та бу гадәт дәвам итә. Килгән режиссерлар да аңа күнергә мәҗбүр була. Моннан берничә ел элек Германиягә Сабан туена барыр­га тәкъдим алгач та, Рамил баш тарта, Сәкинәм булмагач, ялгыз башым анда нишләп йөрим, ди...

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигән сыман, бер-берсе хакына рольләрдән баш тартсалар да, соңрак мәхәббәт Минхановларга дөнья ишек­ләрен киң итеп ача. Режиссер Искәндәр Сакаев килеп М.Ю.Лермонтов әсәре буенча «Гашыйк Кәриб» спектаклен сәхнәләштергәч була бу хәл. Бу спектакль белән кайларда гына катнашып, нинди генә бәйгеләрдә җиңү яуламыйлар. Санкт-Петербургта «Арлекин» Бөтенроссия балалар театрлары фестивалендә, Балаковода кече шәһәрләр фестивалендә, Пензада Лермонтов хөрмәтенә уздырылган зур чарада, Бурятиянең башкаласы Улан-Удэда, Төркиянең Мармарис шәһәрендә, Дагыстанда Татарстан һәм Кавказны берләштергән риваятьләр фес­тивалендә дисеңме. Үзебезнең «Тантана» премиясен алуын әйтеп торуы да артык. Аннары Македониядән К.Гоцциның «Болан-патша» әкиятен сәхнәләштерергә режиссер Звездана Ангеловска килә. Ул спектакль дә Лысьвада кече шәһәрләр фестивалендә бүләкләнә. Шекспир әсәре буенча режиссер Искәндәр Сакаев әзерләгән, Рамил Минханов катнашкан «Ромео һәм Джульетта» спектакленең Коломнада кече шәһәрләр бәйгесендә гран-при алуын да онытмыйк. Шул ук Сакаевның Брехт әсәре буенча куелган «Туй» спектакле дә бик бәхетле язмышлы булып, Самарада Идел буе шәһәрләре театрлары фестивалендә җиңү яулый. «Туй» спектаклендә кәләш һәм Шекспир буенча куелган тамашада Джульетта ролен Әлмәт театрының яшь актрисасы, Минхановларның киленнәре Эльмира Яһудина башкара. Ә аның ире, Сәкинә ханым һәм Рамил Минхановларның олы уллары Айвар шул ук театрда ут көйләүче рәссам булып иҗат итә. Әмма бу – үзенә аерым мәхәббәт тарихы...

Минхановларның мәхәббәте һәм иҗаты турында бу язманы шушы урында тәмамларга да мөмкин булыр иде. Әмма алар моннан ике ел элек Әлмәт театрыннан Казанның К.Тинчурин театрына эшкә күчеп, татар сәнгать дөньясын тагын бер кат шаккатыра. Әлмәттә – кырык еллык иҗат, яраткан тамашачы, ярты сүздән аңлаучы коллегалар, онытылмас рольләр, дан-шөһрәт, Казанда исә аларны нәрсә көтә? Һәр театрның еллар буе калыплашкан үз коллективы бар. Анда Минхановларга урын табылырмы? Әмма ирле-хатынлы бу ике артистны бернәрсә дә куркытмый, чөнки Рамилнең – Сәкинәсе, Сәкинәнең Рамиле бар. Электән җиңел сөякле булдылар. Әлмәттән Казанга премьераларга, артистларның юбилей кичәләренә җилтерәтеп килеп җитәләр иде. Балалар үскән. Машинага утыралар да, юлга чыгалар, сөйләшеп, юлның озынлыгы сизелми дә кала. Җәйләрен исә һәр ел саен диярлек машина белән диңгез буена йөрделәр. Һәр шәһәрдә бишәр-алтышар көнгә тукталып, Кара диңгез буйларын аркылыга-буйга айкап чыгалар иде. Тамашачы исә кайда да бер. Тинчурин коллективы да артистларны җылы каршы алды. Рамил ике көндә - «Хыялый» спектакленә, дүрт көндә «Мәхәббәт баскычы»на кереп китте. Элек рольләрне айлар буе ятласа, хәзер әнә шулай берничә көн дә җитә. Күренекле актерлар Илгизәр Хәсәнов, Зөфәр Харисов, Нуретдин Нәҗмиевлар да бик булышты. Яңа ел уңаеннан сәхнәләштерелгән «Асылкош җыры» музыкаль спектаклендә Р.Минханов башкарган Дию әле дә күз алдында. Казанга күчкәч, күршеләрендә янгын чыгып, Минхановларның милкенә дә зыян килгән, шул вакыт Тинчурин коллективы Әлмәт артистларына бик ярдәм иткән. Сәкинә һәм Рамил Минхановлар ­театр директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовка һәм артистларга бик рәхмәтле. 
Тормышны яңабаштан башлау мөмкин булса, актер һөнәрен сайлар идегезме, дим. Сәкинәм булса, һичшиксез, сайлар идем, дип җавап бирә Гаяз улы Рамил. Актриса иренә яратып бер күз сирпеп ала. Минхановларның мәхәббәт тарихы үзе сәхнәгә спектакль итеп куярлык ­түгелмени?!
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев