Мәдәни җомга

СӘХНӘЛӘРНЕҢ ЗАТЛЫ ХАДИМӘСЕ

Акрын гына тамаша залында утлар сүнә. Яп-якты сәхнәгә балкып гүзәл бер ханым килеп чыга. Адымнары җиңел, хәрәкәтләре нәфис; зифа буеннан, килешле өс-башыннан ниндидер бер затлылык бөркелә. Ул - кичәнең алып баручысы, хуҗабикәсе. Сәхнәгә аның килеп чыгуы гына да кичәнең күңелгә хуш килерлек күркәм булачагына ишарәли. Ул - Татарстанның халык артисты...

Акрын гына тамаша залында утлар сүнә. Яп-якты сәхнәгә балкып гүзәл бер ханым килеп чыга. Адымнары җиңел, хәрәкәтләре нәфис; зифа буеннан, килешле өс-башыннан ниндидер бер затлылык бөркелә. Ул - кичәнең алып баручысы, хуҗабикәсе. Сәхнәгә аның килеп чыгуы гына да кичәнең күңелгә хуш килерлек күркәм булачагына ишарәли. Ул - Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан, тамашачыга галиҗәнап Сүз тәмен ирештерүче актриса, татар сәхнәсенең тыйнак һәм шул ук вакытта затлы бер чәчкәсе.

Каян килә аңа бу зыялы кыланмышлар, тамашачы күңеле белән идарә итү осталыгы?

Авыл зыялылары - укытучылар гаиләсендә туып үсә Луара. Ике абыйсы, апасы Ленадан соң дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе Галим агай белән әнисе Хәтирә апа - Чаллы төбәгендә буй үстереп, 16-17 яшьләреннән үк рабфакка укырга китеп, пединститут тәмамлап, авылга эшкә кайткан бик сәләтле, белемгә омтылучан кешеләр була. Башта алар Актанышта эшли, аннары Әтнә районының Күлле - Киме авылына эшкә җибәрелеп, гомер буе шунда мөгаллимлек итәләр. Ике угыл, ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Әтиләре физика укыта, әниләре - нимес теле, татар теле һәм әдәбияте. Әтнәдә 1918 елдан бирле халык театры эшләп тора. Нәкый Исәнбәт белән бергәләп спектакльләр куеп йөриләр. Казанда Заһидә Тинчуринада укыган, Кәрим Тинчурин, Һади Такташларны сәхнәдә күргән, аралашкан, шул яктылыкны, мәгърифәтне авылга да алып кайткан зыялы кешеләр була алар. Галим ага үзе дә шигырьләр яза, Тукайны яттан сөйли. Олы кызы Ленаның, Шагыйрьҗан тәхәллүсе алып, татарның күренекле шагыйрәсе булып җитешүе әнә шул тамырлардан киләдер. Әниләре Хәтирә апа исә мәкальләр белән генә сөйләшүче, бик сабыр, булдыклы ханым була. Заманы өчен бик матур киенә, кызларына да иске киемнәрне бозып, "Зингер" машинасында килешле киемнәр тегеп кигезә.

Гаиләдәге төпчек бала Луара 5 яшеннән әнисенә ияреп мәктәпкә йөреп, парта арасында үсә. 6 яшеннән чын укучы да булып китә. Гел "5"легә генә укый. Апасы Лена белән мәктәп сәхнәсеннән төшми диярлек: мандолинада уйнап, акробатик номерлар куеп, ут чыгарып биеп мәш киләләр. Курчак спектакльләренә хәтле куя алар. Галим ага берара Түбән Көек мәктәбендә директор булып тора. Луара башлангычны шунда тәмамлый. Түбән Көекнең офыккача сузылган ямь-яшел киң болыннары, шәфәкъка таба "кояшка җитәбез!" дип ашкынып чабулар кызчыкның күңеленә гомерлеккә якты нур булып язылып кала... "Ә мәктәп безнең икенче өй иде ул", - дип искә ала Луара. Нинди генә түгәрәк юк анда: фототүгәрәк, спорт, үзешчән сәнгать дисеңме. Луара, апасы белән шуларның һәммәсенең эчендә кайнап, мәктәпнең беренчеләре булып үсә.

"Безнең балачак әкият кебек матур, ямьле булды", - ди актриса. Менә шул балачакта алган матур тәэсирләр, матур мөнәсәбәтләр тирәлегендә үсүе аны сөйкемле, дөньяга мәхәббәтле, башкаларны үзенә тартып торучан иткәндер, мөгаен. Күлле-Кимедәге йорт-җирләре иркен, матур. Авылга килгән артистлар кунарга гел аларга төшә. Хәтирә апа аларны кадерле кунакларын көткәндәй, тәм-том пешереп көтеп тора. Әле генә сәхнәдә буй җитмәстәй булып күренгән, моңлы җыры белән күңелләрне сихерләгән артистның гап-гади кеше булып бусагадан атлавы, әнисе пешергән пәрәмәч белән тәмләп чәй эчүе кызның сәнгать кешеләренә булган мәхәббәтен тагын да көчәйтә. Радиодан Камал Саттарованың ягымлы тавышы агыла, кыз нәкъ аның кебек дөрес басымнар куеп сөйләп карарга ярата. Ләкин сәхнә ул барыбер дә тормышка ашмас хыял кебек еракта һаман... Югыйсә, районга үзешчән сәнгать смотрларына баргач, Луараның биюен, сөйләвен күргән мөхтәрәм кешеләр: "Бу кыз сәхнә өчен туган", дип әйтә әйтүен. Ләкин ул чорда авылда "артист булам" дип хыялланучы бөтенләй дә юк диярлек - кемдер табиб булырга тели, кемдер - укытучы. Кулына бер китап килеп эләкмәгән булса, Луара да әти-әнисе юлыннан китеп, укытучылар династиясен дәвам итәр иде. Ә китапта гади бер авыл кызының Ленинградка барып, укырга керүе, артист булуы бәян ителә. Луарага бу бик нык тәэсир итә. Хыял канатлары ныгып килүче кыз бала шыпырт кына имтиханнарга әзерләнә башлый. 16 яшендә өйдән чыгып китеп, Казан театр училищесына барып та керә. М.Сәлимҗанов, Р.Бикчәнтәев, Г.Шамуков, Ш.Әсфәндияровалар остазлары була аның, кыз аларның сәхнәдәге уеннарын күреп тә дәрес ала. Училищедан соң аны филармониягә нәфис сүз остасы итеп чакыралар. Зифа Басыйрова төркемендә алып баручы булып эшли башлый. Дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыган өлкән җырчы белән эшләү аңа тормыш тәҗрибәсе дә бирә, рухи яктан баета да.

Әмма Луараның күңелендә әти-әнисеннән сеңеп калган белемгә чиксез омтылыш әле һаман басылмый. Бу чорда Ленинградның театр, музыка һәм кинематография институтында татар курсы укып ята. Анда кызлар җитми икән дип ишеткән Луара ныклап белешә дә, тәвәккәлләп Ленинградка чыгып китә. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, 2 нче курска җиткән татар төркеменә килеп тә кушыла. Илдус Әхмәтҗанов, Габделфәрт Шәрәфиев, Шамил Бариев, Рөстәм Абдуллаев, Инсаф Фәхретдиновлар белән бергә укый ул. Эрмитаж, Урыс музейларын айкау, театрлардан чыкмый ятулар... Сәхнә хәрәкәте - бию фәнен бик ярата кыз, балачактан сакланган искитмәле сыгылмалылыгы белән атаклы профессор Кохны да сокландыра ул. "Бик талантлы кыз" дип бәя бирә аңа мактауга саран профессор. Мәшһүр остазларда уку, Прагага театр академиясенә бару актрисаны шәхес буларак үстерә, баета.

Ленинград тәрбиясе алып, төпле белем багажы белән татар курсы шулай итеп Казанга кайтып төшә. Егетләрне Камал театрына, кызларны исә Күчмә театрга алалар. Күчмә театрдагы өлкән актерларны Луара бүген туганнары кебек якын итеп искә ала: Фарсиннар, Нуруллиннар гаиләләре, С.Ибраһимов, Н.Шәйхетдинов, С.Исмәгыйлевалар... Айлар буе көпчәк өстендә йөрү, уңайсызлыклар тулы тормыш башлана. Ләкин Луараны иң туйдырганы - аралашу азлыгы, яңалык алу, яңа танышулардан мәхрүм булып яшәү... Ун ай буе бер үк спектакльдә бер үк рольне уйнап йөрү аны арыта, рухи алҗыта. Җитди, классик, тирән эчтәлекле әсәрләрдә уйныйсы килә... Дөрес, тәҗрибәле режиссерлар Равил Тумашев, Рәфкат Бикчәнтәй кебек талантлы, тирән белемле шәхесләр белән эшләү үзе бер мәктәп була. Бертөрлелектән, иҗади үсеш булмаудан алҗыган актрисаның түземлеге 6 сезонга җитә... Мәдәни яңалыкларның казанында кайнап яшәргә хыялланган кызыксынучан холыклы Луараны шул чагында Мәдәният министрлыгына эшкә чакырып алалар. Татар театрлары белгече вазифасын башкара Луара. Сәнгать әһелләренең иҗат кичәләрен оештыра, үзе шигырьләр укый, үзе алып бара. Театр сагындыра, әлбәттә. Кайчагында "үтереп" грим саласы килеп китә... Ләкин рольләремне сагынам, дип хыялланып утырырга вакыт тими: төп эшеннән тыш, телевидениедә мәдәният яңалыклары сөйли, радиода тапшырулар алып бара. Аннары Марсель Сәлимҗанов чакыруы белән Камал театры музеена мөдир булып килә. Өлкәнәйгән әти-әнисен дә үз янына алып килә. Гомерләре буе сукыр лампа яктысында дәфтәр тикшергән, китап укыган укытучыларның картлык көннәрендә күзләре бик начарлана. Сукыр әтисен 12 ел сабый баланы баккандай тәрбияли Луара. Әнисе бераз иртәрәк китеп бара...

Милли күтәрелеш еллары җитеп, милли кичәләр, концертлар дулкыны кузгалган чор бу. Луара иң беренче булып сәхнәгә калфак киеп кичә алып барырга чыга. Шундый кичәләрнең берсе махсус Финляндиядән килгән татарлар өчен оештырыла. Ахырдан мөһаҗирлектәге милләттәшләребез Луараның янына килеп үзләренә татарча лекцияләр укырга, спектакльләр куярга чакыралар. Һелсинкидә 4 ай яшәп, шундагы татарлар белән "Беренче театр"ны, "Асылъяр"ны куя Луара. Финляндия мишәрләре бик эшлекле, булдыклы, талантлы халык, ләкин иң авыры - аларны билгеле бер сәгатькә, бер урынга туры китереп җыю була. Премьерага 3 көн кала гына барысын бергә җыеп бетерә алса да, спектакльне оештырып чыга режиссер. Икенче тапкыр барып, "Галиябану"ны, өченче баруында "Туйлар узгач"ны (Батулла) куя. "Туйлар узгач"ны Нью-Йорк татарларына да күрсәтәләр, Батулла үзе дә бара премьерага. Бик бәхетле мизгелләр була бу.

Гомумән, тормышында күп аның бәхетле мизгелләре. Бәхет төшенчәсен әнә шул аерым мизгелләрнең мозаикасы рәвешендә аңлый Луара. Олы бәхетне тәшкил иткән аерым сурәтләр арасында мәхәббәт мизгелләре дә бар, әлбәттә. Актерлар гаиләсендә үскән, бай табигатьле, талантлы егет була аның сөйгәне. Ләкин әнисе гастрольләрдән кайтып кермичә, әби белән генә үскән егет урам йогынтысын да шактый сеңдерергә өлгерә шул. Нәтиҗәдә яшел елан гаиләне дә, мәхәббәтне дә җиңә. Югыйсә, Күчмә театр белән гастрольләргә йөргәндә аларны Ромео белән Джульетта, дип кенә йөртәләр...

Ә театр ул үзе зур бер гаилә кебек, анда ялгызлык сизелми. Музейда театрның бөтен тарихы, кызыклы язмышлар, чорлар турында мәгълүмат тупланган. Аларны бөртекләп тәртипкә салырга, сакларга һәм өйрәнергә кирәк. Сәхнәдәшләренең иҗаты турында әтрафлы язмалар да төн йокламый языла. Казан музыка училищесы шәкертләренә сәхнә теле сабаклары бирү дә вакыт һәм әзерлек сорый.

Күңел гел югарыга, сәнгати биеклекләргә омтылса да, гомер фатир чираты көтү кебек баналь нәрсәләргә уралып үтә шул. Луара да искитмәле яхшы биюче дә, талантлы рәссам да була алыр иде. Ләкин ул үзенең сөйләү осталыгы, тирән белемле, тәрбиясе белән татар сәхнәсендә үзенең дәрәҗәле урынын яулады инде. Ә сәхнә кешене үтәли күрсәтә торган урын ул - актерның интеллекты, эчке дөньясының байлыгы анда уч төбендәгедәй ачык күренә.

Мөфти Равил хәзрәт азан әйтеп, юкка гына Зөһрә дип икенче исем кушмагандыр аңа. Мөлаемлыгы, тыйнак гүзәллеге, шигъри теле белән милли сәнгатебезне сөючеләр күңеленә Зөһрә йолдыз кебек нур сибеп яши бит ул.

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: