Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Сәхнәдә арып кына йөрәгемә ял булла...

Г.Камал исемендәге Академия театрында һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан һәм Россиянең халык артисткасы, танылган җәмәгать эшлеклесе, сәхнә һәм сугыш ветераны Рәшидә Җиһаншинаны искә алдылар. Аның тууына 100 ел тулды Заманында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Рәшидә Җиһаншинаны белмәгән, ишетмәгән татар юк иде. Бөтенсоюз буенча гастрольләрдә йөргәнлектән, ил...

Г.Камал исемендәге Академия театрында һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан һәм Россиянең халык артисткасы, танылган җәмәгать эшлеклесе, сәхнә һәм сугыш ветераны Рәшидә Җиһаншинаны искә алдылар. Аның тууына 100 ел тулды
Заманында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Рәшидә Җиһаншинаны белмәгән, ишетмәгән татар юк иде. Бөтенсоюз буенча гастрольләрдә йөргәнлектән, ил күләмендә дә милләттәшләргә таныш иде ул. Актив җәмәгать эшлеклесе буларак, исеме Мәскәү театр әһелләре арасында да мәгълүм иде. ХХ гасырның соңгы яртысындагы сәнгать, мәдәният өлкәсен, театрны Җиһаншинасыз күз алдына да китереп булмый.
Ул кичергән бәхетле озын го­мер (Рәшидә апа 14 ел элек, 86 нчы яшендә арабыздан китте), күпкырлы ижат юлы калын китап язарлык бай, аның һәр көнен чал тарихтай сөйләргә мөмкин булыр иде. Шул ук вакытта бу биография бер җөмләгә дә сыеп бетә төсле: мәктәп, техникум, драма артисткасы дигән диплом белән 19 яшьтә хезмәт юлын башлау һәм 83 яшькә кадәр шул бер урында эшләү - 65 елга якын Академия театрында!..
Әйе, Рәшидә апаның иҗаты, ил тарихы кебек, чорларга да бүленә. Элек андыйларны Октябрь яшь­тәше, дип тә олылыйлар иде. Чөнки ул 1917 елның 17 октябрендә, яңа дәвер башында дөньяга килгән кыз. Туган, үскән, яра­ткан шәһәре - Казан. Әти-әнисе - җыр-моң яратучы гади хезмәт кешеләре: әтисе - хисапчы, әнисе - кәләпүш-калфак чигүче. Габдуллаҗан абый кырысрак холыклы көе театр­ны, артистларны яраткан, заманча кеше булган. Кызларын да балачактан театрга йөрткән. Тамашачы үзе яраткан мәшһүр артист­ларны кунакка дәшә торган да заман булган. Галиәсгар Камал, Шакир Шамильский, Зәйни Солтанов, Нәгыймә Таҗдарова кебек мәшһүрләрне кечкенә Рәшидә беренче тапкыр үз өйләрендә, табын артында күрә. Бик сәләтле, күп белергә тырышучы, җитез, зирәк кыз баланың театр белән, артистлар белән танышуы әнә шулай башланып, чын хыялга әйләнә.
Күп кенә сәнгать әһелләре тәрбияләгән 1 нче номерлы мәктәптә Рәшидә театр түгәрәгенә йөри, оста итеп сөйли, бии, җыр­лый. Ул һәрнәрсә белән кызыксына, һәр эшкә өлгерә. Нык, сәламәт, актив һәм бик сөйкемле, матур кыз булып үсә.15 яшьтә инде, ул чакта сәнгать техникумы дип йөртелгән уку йортының театр бүлегенә имтихан тота. Аның турында драматург Сәет Шәкүров: "Ул мәктәптә үк әйдәп барырга ярата иде. Демон­страцияләрдә байрак күтәреп иң алдан бара. Театр техникумында да комсомол комитеты секретаре булып, шеф концертлары оештырып йөрде. ГТО нормасы тапшыру өчен һәм хәрби хәзерлек үтәргә дип, безне җәй көне лагерьга җибәрделәр. Барыбыз да хәрби киемнән. Ә Рәшидә... Өлкән сержант! Безнең командирыбыз. "Смирно! Шагом, арш! Айт-два" дия-дия, ике ай биетте ул безне", дип яза бер истәлектә. Бүген инде ерак тарих булган, сәер тоелган "Эшкә, көрәшкә әзер" дигәнне аңлатучы "ГТО"ларда чыныккангамы, тамыры нык булгангамы, Рәшидә ханым берөзлексез хәрәкәттә, хезмәттә, һәрдаим кирәкле эш белән, иҗат белән мәшгуль булып, матур яшәде.
Казан театр техникумында Р.Җиһаншина 1932-1936 елларда сабакташ­лары - киләчәктә җырчы булып танылачак Зифа Басыйрова, Госман Әлмиевләр белән бергә, Сәет Булатов, Хөсәен Уразиков кебек талантлы остазлардан сәхнә серләренә өйрәнә. Театрда спек­такльләрдә катнаша башлый. Таҗи Гыйззәтнең "Мактаулы заман" әсәрендә ветврач Людмила - аның беренче эше. Авторның үзе белән дә парт­нер була әле ул.
30 нчы еллар - Р.Җиһаншинаның нахакка юк ителгән күренекле Фәтхи Борнаш, Кәрим Тинчурин, Мохтар Мутин, Гомәр Исмәгыйлев, Гали Ильясов кебек танылган драматург, режис­сер, артистлар белән якыннан аралашу заманы. Ул безне алар белән, гасыр башы белән бәйләп торучы җеп тә иде - тере тарих. (Хәтере гаять шәп иде! Үзе белән эшләгән ничә буын артистларның кайсы елны, нинди спектакльдә, нинди роль башкарганын белә, исемнәренә һәм хәтта киемнәренә хәтле исендә тота иде. Хәтер дә - талантның бер билгесе, диләр бит.)
Баштарак артистка, билгеле инде, үзе кебек яшь кызларны уйный. Үкенечкә, ул елларда төсле рәсем эшләмәгәннәр: яшь, чибәр Рәшидәнең җете зәңгәр, янып торган күзләрен күреп без дә сокланыр идек, чөнки тамашачылар "зәңгәр күзле яшь артистканы карарга барабыз" дип, театрга агылган. (Без белгәндә дә зәңгәр ялкын иде әле ул күзләрдә.) Җәмәгать эшләрен дә яшь артисткага өяләр, һәм кыз аларны җиренә җиткереп, бик теләп башкара.
Ул вакытта театрның режиссеры булган драма­тург Риза Ишморат белән кушылу, гаилә кору, Ана булу шатлыгы да - шушы 30 нчы елларда. (Рәшидә апа ундүрт яшькә олырак ирен искә алганда аны гел "Риза абый" дип атый иде.) 1937 елда ук Р.Җиһаншинаның рәсеме "Азат хатын" журна­лы тышын бизи: "Өметле, талантлы яшь артистка", дип язалар аның турында. Рәссам Д.Мелентьев "Хуҗа Насретдин" спектаклендәге Сәлви ролендә аның зур портретын яза. Мондый олы игъти­бардан соң, ул иҗатын да, гомерен дә шуңа лаек булып, шул югарылык­тан төшмичә дәвам итә. Данны, шөһрәтне һәрчак җитди, гади итеп сеңдерә белә.
...Югалтулары һәм иҗади уңышлары белән 40 нчы еллар килә. Комсомолка Рәшидә донор булу, госпитальдә концерт­лар бирү, урман ташырга, урып-җыюга булышу кебек эшләрдә те­атрда башлап йөри. Сугыш турындагы беренче әсәр - Нәкый Исәнбәтнең "Мәрьям"ендә төп рольне башкара. Менә шәфкать туташы Мәрьям-Җиһаншина дар агачы янында горур басып, нәфрәт белән дошманына карый... Әсәрдәге бу күренеш­не матбугатта Шекспир трагедияләренә тиңләп язалар.
Шул ук 1943 елда сәхнәдәге ки­черешләрне чынбарлык белән ча­гыштырырга теләгәндәй, Р.Җиһаншина республикада оешкан фронт концерт бригадасы белән сугышка китә. Алгы сызыкта һәр мизгел үлем белән янаганда, тормышы куркыныч астында икәнен белә торып, ике сабый бала анасы ил белән бергә изге бурычын үти. (Рафаэль һәм Рөстәм абыйлар, шөкер, бүген дә исән-сау. Әниләренең мирасын кадер белән саклап, мәңгеләштереп яшиләр.) Өч ай бомбалар астында концертлар биреп, сәнгатьнең сугыш коралы кебек үк мөһимлеген, бөек көч икәнен күреп кайта алар. М.Әмирнең "Миңлекамал"дагы Гайни образын да бик яратып уйный. Эчтән бик нәфис, ә сугыш чорының авыр эшләрен егетләрчә нык баш­карып йөргән Гайни аның рухына якын була. Ләкин сәхнә төрле рәвешкә керүне сорый. Г.Камалның "Банкрот"ындагы эпизодик Туга­ным роле һич кенә дә табигатенә туры килми. Ләкин ни гаҗәп? Тәнкыйтьчеләр дә, зур артистлар да аның бу ролен мактап телгә ала. "Кечкенә рольләр юк, кечкенә ар­тистлар гына бар", дигән гыйбарәнең асылын шулчак аңлый ул.
50 нче еллар репертуары, гомумән, театрда әллә ни эз калдыр­мый. Алар күбесенчә көндәлек про­блемаларга гына кайтып кала. Рольләре күп булып, атказанган дигән мактаулы исем алса да, Рәшидә ханымның ташып торган энергиясе зур эшләр сорый, көчле драматик рольләргә кызыга. 60 нчы еллар аңа шундый мөмкинлек бирә, үзенең оештыручы талантын да тулысынча кулланырга ярдәм итә. 1964 елда, 47 яшендә, инде танылган артистка Академия театрының директоры вазифасына керешеп, эшчәнлегенең яңа дәверен баш­лый. Халык өчен, го­муми эш өчен дигән бөек төшенчәләрне пафосларсыз, кыланмый-нитми генә, гади итеп көндәлек шөгыленә кертә ул. Театрның бик авыр хәлдә калган "авыру" еллары яңа хуҗабикә килүгә үзгәрә башлый. Җитәкчедән тора шул күп үзгәреш!
Ремонт та эшләнә, зал да радиолаштырыла. Артистларның көнкүреш, фатир хәлләре дә күзгә күренеп яхшыра. Барысын да хәл итүче Өлкә комитет ишекләрен күп ача ул. Гозерен җитди, үтемле итеп җиткерә, таләп итә белә. Мәскәүдә укып кайткан, рус театрында эшли башлаган яшь Марсель Сәлимҗановны баш режиссер итеп куйдыра (Марсель абый үзе әйтмешли, "колагыннан өстерәп" татар театрына китерә). Һәм алар кулга-кул тотышып, бергә киңәшеп, яхшы репертуар, зур га­строльләр эшләп, театрны ил танырлык итә. Рәшидә апа 11 ел буе, 1975 елга кадәр "тарта бу йөкне". Иң озак эшләгән әйбәт директор булып та театр тарихына керә.
Алтмышы тулганда күпләр лаеклы ялга китсә, Җиһаншинаның әле үз иҗатында гына түгел, тамашачы йөрәгендә һәм та­рихта да онытылмас рольләр уйныйсы, образлар тудырасы чоры башлана. Т.Миңнуллинның "Канкай углы Бәхтияр"ендә Екатерина II, "Әлдермештән Әлмәндәр"ендә Хәмдебану, "Адәм баласына ял кирәк"тә Хәсәнәт, "Моңлы бер җыр"ында - Ана. Соңгысы - аның иң яраткан рольләреннән иде. Бөтен сәхнә һәм тормыш тәҗрибәсе салынган аңа һәм ул, әйтерсең барлык аналарга Ана!
"...Муса Җәлилнең әнисе образында конкрет бер ана психологиясе генә түгел, ә үзенең иң бөек һәм иң гади мәгънәсендә гомумиләштерелгән Ана образы сурәтләнә", - дип язды Мәскәүдәге "Театр" журналы да.
Театр әһелләре берлеген дә 20 ел­лап җитәкләгән, дистәләгән комиссия, оешма, комитет, коллегия әгъзасы да булган эшлекле Рәшидә апабыз 75 яшен каршы­лаганда тагын бер изге эш оештыр­ды. Илдә булмаганны ул уйлап тапты. 90нчы еллар башында, иң авыр үзгәреш, кытлык заманында ничек кул кушырып өйдә утырсын ул? Бер сәхнәдә уйнаган замандашларына ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк ләбаса: кайсы авыру, кайсы ялгыз, кечтеки пенсия күләме белән ничек яшәсеннәр? Һәм алар - 70-80 яшьлек сәхнә ветераннары Һидаят Солтанов, Вера Минкина, IIIәхсәнәм Әсфәндиярова, Әнвәр Гобәйдуллин, Рауза Хәйретдинова, Шәүкәт Биктимеров, Асия Галиева, Рауза Әхмәрова - театр эчендә тагын бер труппа оештырды; җаннарына илһам табып, баш­каларга матди ярдәм күрсәтеп, янә иҗатка чумды. Исемен дә таптылар: "Инсаният"- кешелеклелек. "Инсаният" спектакльләрен караган тамашачы алар уенына гына сокланып калмый, тормыш өчен зур гыйбрәт тә алып чыга иде. 1991-2000 елларда алар уйнаган спектакльләр арасында Рәшидә апа олылар өчен махсус үзе язган (!) дүрт әсәр дә бар иде. Аңа кадәр язылган истәлекләр китабы да аның гаҗәеп нечкә каләм иясе булуын күрсәтте. Аның тел байлыгы, сөйләме гел сокландыра иде. Татарстан, Казанда гына түгел, төрле шәһәр, хәтта илләрдә театр конференцияләрендә чыгыш ясап йөрде. Рус һәм татар телләрендә мөкәммәл итеп сөйли алу, тыңлаучыларны ялыктырмый тыңлата белү таланты да, чын ораторлык осталыгы да бар иде анда.
...Бер мизгел хәтердән китмичә саклана. Иртән үк театрга килгән фидакярләребез кичке спектакльдән соң чыгып бара: адым­нары салмак, йөзләрендә алҗу... (Алар әле бүген Р.Җиһаншинаның "Сөйдергеч бөтие" комедиясен телевидениегә дә яз­дырды - ә бу инде көн буена сузыл­ган эш.) Әмма аларның арулары гаҗизләнгән талчыгу түгел, аларның бөтен кыяфәте мәгънәле бер олы эштән яктырып тора, горур балкый. Аһ, бу театр тылсымы!..
Рәшидә апа, күзләренә иш булган затлы күксел чәшке туныннан иде... (Ул һәрчак үзенең хатын-кыз матурлыгын килешле, нечкә зәвыклы, заманча киемнәр белән бизи, күрсәтә белде. Париж ханымнары белән тиңләрлек.)
- Арыдыгызмы? - диясе килде Рәшидә апага. (Әле кичә генә декабрь салкыннарында "Инсаният" белән үзе язган әсәрдә уйнап, Әлмәт якларыннан гастрольдән кайтканнар иде.) Сорамыйм, беләм, ул беркайчан да арыдым димәс, зарланмас. Ә аның мәңге уңмас зәңгәр күзләре гүя "Сәхнәдә арыганда гына йөрәгемә ял була минем", дип елмаялар иде кебек ...
Унҗиденче елның ялкыннары
Йөрәгенә ялкын салганмы -
Яна-яна яши ялкынланып,
Һич сизелми аның арганы.
Җете зәңгәр күзле җилкенчәк кыз
Театрга килгән көнгә дә
61 ел узып киткән инде -
Ә ул әле һаман сәхнәдә.
Күзаллыйсың килсә бу гомерне,
Ил тарихын төшер исеңә.
Һәр чуарын чорның ихлас якын
Кабул иткән үзенең җисменә:
Кызыл галстуклы шәкерт тә ул,
Яңалыкка дәшкән комсомол,
Партбилетын изге итеп тоткан
Туры сүзле коммунист та ул.
Яшьлегенең яшьнәр чакларында
Яшен булып кергән сугышка.
Артист сүзе күпме батырларны
Юаткандыр соңгы сулышта.
Гади татар кызы, артисткасы,
Сөембикә каны аңарда.
Җор сүзе бар, җилле җегәре бар,
Даны йөри әллә кайларда.
Тинчуринның үзе белән бергә
Башлаган бит сәхнә гомерен.
Шуңа, ахры, ул кабызган утның
Сүндермичә саклый күмерен.
Бу яшь-чая кыз баланың әле
Белмәгәндер Кәрим агасы
Авыр чакларында театрны
Үргә таба тартып барасын.
Мәрьям, Гайни, Гөлчирәдән башлап,
Әби патшаны да уйнаган;
Хәмдебануына гашыйк булган,
Әлмәндәр карт күреп туймаган.
Муса әниседәй ягымлы да,
Шигъри күңелле дә, җитмәсә.
Китап яза, хәтта пьеса яза,
Башкалары ошап җитмәсә.
Ярдәменнән Ходай ташламасын,
Үз ярдәмен бирер һәркемгә.
"Инсаният" белән өләшәләр
Кешелеклелек алар һәр көн дә.
Татар халкым кебек талантлы да,
Эшчән, батыр, чибәр дә үзе!
Кояш кебек балкып тора әле
Сиксән яшьлек сәхнә йолдызы!
Дәү әни ул оныкларына да,
Театрның да ул Әнкәсе.
Телик әле аңа - исән-имин
Йөзгә кадәр күкрәп яшәсен!
(Әлеге шигъри юллар Рәшидә апаның 80 яшьлек юбилеена багышланган иде.)
Луара ШАКИРҖАН.
.1999 ел.
. Р.Җиһаншина уллары Рафаэль һәм Рөстәм Ишморатовлар белән.
.1965 ел.
. Ә.Тумашев, С.Айдаров, Г.Ахунов, Р.Җиһаншина, Ш.Биктимеров, Г.Бәширов.
."Ташкыннар". 1937 ел.
."Гаепсездән гаеплеләр". Р.Җиһаншина, Н.Гайнуллин. 1948 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев