Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Сандугачтай гүзәл Вафира

Вафирәне сәхнәдәшләре дә бик сагынып искә ала, җырчы турындагы җылы истәлекләрен яңарта... 

(Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 75 ел)


Вафирә Гыйззәтуллина Татарстанның Менделеев районы Камай авылында туып-үсә. Сәнгать юлы җиңел булмый. Сигезьеллык мәктәптән соң, ул Алабуга сәнгать училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегендә укып, авылда эшли, үзешчән сәнгатьтә катнаша, авылда хор оештырып, үзе дә шунда башлап җырлаучы була. Смотр вакытында аны күреп алалар һәм укыр­га, профессиональ җырчы булырга киңәш итәләр. 

Вафирә Казанга юл ала, музыка училищесын 1965 елда тәмамлый. Аннан Казан шәһәре халык сәнгате йортында концертмейстер, соңрак Түбән Кама шәһәрендә хор капелласы хормейстеры була. 1969-1974 елларда Казан дәүләт консерваториясендә Валентина Лазько классында вокал  буенча белем алгач, олы сәнгатькә юл ачыла. Консерваториянең соңгы курсында укыганда ук М.Җәлил исемендәге  опера һәм балет театрында  стажер булып чыгыш ясаган җырчыга, 1974-1975 елларда театр солисткасы буларак, Н.Җиһанов операларында Алтынчәч, Сусылу партияләрен һ.б. башкарырга насыйп була. 1974 елда ул Воронеж шәһәрендә узган халык җырларын башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсында лауреат исемен яулый. 

В.Гыйззәтуллина 1975 елдан үзенең иҗат эшчәнлеген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә һәм 1994 елга кадәр филармониянең әйдәп баручы солисткасы була. Эстрадада булган беренче адымнарыннан ук ул үзенә генә хас иҗат йөзе барлыгын, кабатланмас талант икәнен күрсәтә. Бөтенсоюз һәм халык­ара җыр конкурсларында чит ил сәхнәләрендә татар моңын яңгырата. 1978 елда Кубада Гавана шәһәрендә узган халыкара конкурсында  лауреат исеме алып кайтуы - шуның бер мисалы. Мәшһүр җырчы, филармониянең сәнгать җитәкчесе Илһам Шакиров ул чакта аның иҗат эшчәнлеге турында болай яза: «Вафирәнең иҗатында фольк­лор мотивлары белән заман ритмнары тыгыз үрелеп бара, һәм шулай итеп ул тирән халык­чанлыкка омтыла. Сәхнәдә ул хәттин ашкан юмартлык белән тыңлаучыга зур хисләр биреп җаны-тәне белән җырласа, тормышта да үз-үзен аямыйча яшәргә өйрәнгән. Артист әле ул – гражданин, тормышта барган һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш. Бу яктан алганда Вафирәнең офыгы көннән-көн киңәя. Халкыбыз­ның милли үзаңын үстерүгә, сәяси яктан камилләшүенә Вафирә үзенең бар булган көчен, мәгълүматын бирергә тырыша. Җырга киртәләр юк. Җырлыйсың, ә тавышың чиксез еракларга яңгырый кебек, илебезнең чиксез киңлеген тоясың, тыңлау­чының күңел кылларын тиб­рәндерүеңне сизәсең. Җырда тышкы кыяфәт хикмәт түгел, ә эчке тирәнлек, хисләр тирәнлеге кирәк. В.Гыйззәтуллина әнә шулай уйлый».

Чыннан да, Вафирәнең гастроль юллары искиткеч киң булып,  Карпаттан алып Чукоткага кадәр сузыла. Кама ярларында туып-үскән җырчыны Россиядә генә түгел, Германия, Австрия, АКШ, Куба тыңлаучылары да бик җылы каршы ала. Гаҗәеп матур аһәңле тавышы, сәхнәдә үзен зәвык белән тотышы, профессиональлеген үстерү юнәлешендә бертуктау­сыз эшләве җырчыга репертуарын киңәйтергә мөмкинлек бирә һәм ул эстрада җырлары белән беррәттән халык җырларын  һәм татар классик композиторларыбызның әсәрләрен профессиональ дәрәҗәдә башкара.  

В.Гыйззәтуллина күренекле сәнгать коллективлары, оркестрларга кушылып җырлый; 1997-2001 елларда  «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты булып эшли. 

Кызганыч, В.Гыйззәтуллина 55 яшендә, 2001 елның 17 сентябрендә аянычлы рәвештә юл һәлакәтенә эләгеп вафат була, туган авылы зиратына җирләнә. 

2014 елда җырчының исемен мәңгеләштерү җәһәтендә, Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан 26 нчы балалар музыка мәктәбенә ­В.Гыйззәтуллина исеме бирелде, мәктәп бинасында җырчыга багышланган  музей почмагы да оештырылган. Биредә укытучы, хор җитәкчесе булып эшләүче Камилә Лемар кызы Гыйззәтуллина әнисе – Вафирә Гыйззәтуллинаның иҗади мирасын барлап, аның турында төрле искә алу чараларын оештыра. Үзе җитәкләгән хордагы балалар, Вафирә репертуарындагы әсәрләрне башкарып, төрле конкурсларда лауреат исемнәрен яулый. Алар Татар филармониясендә булып узган искә алу чараларында да актив катнашты. 

2016 елда җырчының туган төбәге – Менделеев районы Камай авылындагы мәдәният йортына аның исеме бирелә һәм диварына истәлек   тактасы эленә. Бүген В.Гыйззәтуллина истәлегенә аның Казанда яшәгән йортына мемориаль такта куелу буенча да эш алып барыла, Татар филармониясе тарафыннан Камилә ханым Гыйззәтуллина белән берлектә,  Мәдәният министрлыгына кирәкле документлар җыеп тапшырылды инде. 

Моңлы җырчыбызның Г. Камал театры сәхнәсендә үткән соңгы юбилей кичәсендә биеп җырлавын бик күп тамашачылар хәтерли. Аны сәхнәдәшләре дә бик сагынып искә ала, җырчы турындагы җылы истәлекләрен яңарта... 

Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина:

– Вафирә белән концертларда бергә чыгыш ясарга туры килде. Заманында мине аның бригадасына сөйләүче итеп куйдылар. Концертларда ул миңа берничә җыр да җырлаттыра иде. Аның югары культурасы,  сәхнәдә үз-үзен тотышы минем өчен үрнәк булды. Мин бик күп нәрсәләргә Вафирәдән өйрәндем. Аның тавышы турында әйтәсе дә юк, ул уникаль, чөнки меңнәр арасыннан аның тавышын танып була иде. Аның күңел нечкәлеге, татар миллилеге җырларында яңгырап, тавышында ярылып ята иде. Милләтебез өчен ул бик күп классик әсәрләрне дөньяга чыгарды, элеккеге классик композиторларыбызның әсәрләрен өйрәнеп фортепианога, оркестрларга кушылып җырлады. Вафирә каһарман йөрәкле җыр­чы да иде, милләт аның өчен беренче урында булды. 90 нчы, Татарстаныбыз суверенитеты өчен көрәш барган елларда, Ирек мәйданында без җырчылардан икәү идек.  Вафирәне бик ихлас һәм милләткә чын күңелдән хезмәт итүче  кеше буларак та хөрмәт итәм, ул минем йөрәгемдә. 

Татарстанның халык артис­ты Фердинанд Сәлахов:

– В.Гыйззәтуллина бик үзенчәлекле, аермачык үзенә бер тавышлы җырчы иде. Ул эстрада сәхнәсенә опера сәхнәсеннән килде. Үзе теләп эстрадага күчте, чөнки халыкчан тавышлы. Аның тавышы академик вокал белән дә, халыкчан җырлар белән дә бер югарылыкта яңгырый. Кеше буларак бик кыю, эмоциональ, хискә бирелеп китә иде. СССР таркалган вакытта ул милләт өчен бик тырышты, анда миллилек бик көчле иде. Ул үзен Рөстәм Яхин җырчысы дип саный иде. Композиторның бик күп әсәрләрен башкарды. Композиторлар аның тавышы өчен махсус рәвештә бик күп җырлар иҗат итте. Ул чакта Композиторлар берлегенең гөрләп эшләп торган чагы: Бату Мөлеков, Әнвәр Бакиров, Александр Ключарев көйләрен күп җырлады, шагыйрьләр белән бик күп эшләде. Соңгы елларда ул тематик концертлар белән чит өлкәләрдә еш чыгыш ясады. Оештыру сәләте дә көчле иде. Үзенең бригадасында һәрчак көчле музыкантлар эшләде. Шулай ук зур коллективлар, төрле оркестрлар белән дә язмалары күп. Гомумән эзләнүчән, үз юлын тапкан, дәүләт күләмендә үтә торган чараларда иң актив катнаша торган җырчыларның берсе булды.  Кубаларга кадәр барып татар җырын яңгыраткан, татар милләтен пропагандалаган, татарның асыл йөзен күрсәткән җырчыларыбызның берсе иде ул. Дөньяның төрле почмагында “Татар милләте җырчысы!” дип горурланып,  аны тыңларга була иде. Сәхнәдә бик матур һәм хәрәкәтләнүчән, кыю фикерле иде, үз фикерен әйтергә тартынып тормады. Кызганыч, гомере бик фаҗигале рәвештә өзелде... Аның тавышын беркемнеке белән дә бутап булмый, үзенә бер тембр. Ул әле дә тамашачылар хәтерендә яши. 

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина:

–1980 елдан башлап Вафирә апа белән бер чорда эшләдем. Еш кына җыелма концертларда бергә чыгыш ясарга туры килә иде. Ул – бик югары профессиональ дәрәҗәдәге, киң диапазонлы җырчы. Халык белән матур аралашуы, сәхнәдәге җиңел хәрәкәтләре, матур күлмәкләре белән безне һәм тамашачыны һәрвакыт сок­ландыра иде. Без күрше йортта гына тордык. Мин аның пөхтә, зәвык белән киенүен һәрвакыт сагынып искә алам. Гомумән, затлы артистлыгы белән ул безгә үрнәк булды. Яшь артистларга бик игътибарлы иде. Иҗатымның башлангыч чорында костюмнар тегәргә булышты, акыллы киңәшләре белән иҗатка рухландырып торды. Әле дә истә,  Азат белән өйләнешкәч, безне котларга керде, «Яңа тормыш башлыйсыз, сезгә кирәк булыр», – дип аш сервизы бүләк итте. 

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин:

– Вафирә эшли башлаган елның октябрь аенда без филармония артистларының «зур концертлары» белән Урал шәһәрләренә гастрольгә киттек. Анда җырчылардан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов һәм Вафирә бар иде. Шундый күренекле җырчылар янында да Вафирә югалып калмады, аның чыгышларын да тамашачы бик җылы кабул итте. Ул елларда мин ­И.Шакиров бригадасында эшли идем. Ләкин менә шундый «зур концертлар»да, радио-телевидениедә миңа Вафирәгә баянда уйнарга туры килгәли иде. Ә инде 1990 елдан алып 1994 елның көзенә кадәр (ни аяныч, шулчакта көтмәгәндә-уйламаганда филармониянең эстрада бүлеген тараттылар) без Вафирә җитәкчелегендәге бригадада эшләдек.

Миңа озак еллар дәвамында күп җырчыларга уйнарга туры килде, әмма җыр-моңнары белән генә түгел, ә акыллы, тирән мәгънәле сүзләре белән дә тамашачының күңеленә үтеп, аның милли тойгыларын, горурлыгын уята белгән ике җыр­чыны атый алам: аның берсе мәшһүр Илһам Шакиров булса, икенчесе Вафирә иде.

Аның исеме дә җисеменә бик тәңгәл килгән, ул «киң күңелле» дигән мәгънәне аңлата. Аның шәхсән үземә дә миһербанлы гамәлен онытачагым юк. 1981 елда ул филармониядә очрашкач, миңа: «Рамил, тиздән син фатир алачаксың, тулай торакта күп яшәдең. Миңа ике бүлмәлене бирәләр, сиңа үземнең бер бүлмәле фатирымны калдырыр­га сөйләштем», – дип шаккатырмасынмы! Чынлап та, июнь башында миңа ордер бирделәр. Аңа  бу ниятен тормышка ашыру өчен филармония җитәкчеләре белән бәхәсләшергә, төрле дәлилләр китерергә туры килгән. Иң гаҗәбе шул: минем аңа «Фатир алырга булыша алмассыңмы?» дип, авызымны да ачканым булмады. Кешеләргә яхшылык эшләргә ашкынып торса да, үзе өчен ул алай әрсезләнә белмәде. 

1985 елда илдә үзгәртеп корулар башлангач, Вафирәнең элекке елларда ук шәйләнгән милләтпәрвәрлеге аеруча калкып чыкты. Милли хәрәкәтнең иң көчле елларында (1990-1993) төрле митингларда Вафирә үзенең ялкынлы чыгышларыннан соң, хәтта салкын җилле, яңгырлы көз көннәрендә «Ком бураны» дигән җырны җырлап җибәрә иде. Вафирәнең иҗаты да, бөтен гомере дә изге эшкә – халкыбызны милләт буларак саклап калуга багышланган иде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев:

– Филармониягә килгәнче үк инде, мин Вафирәнең нинди җырчы икәнлеген белә идем. Филармониянең лекторий бүлегендә эшли башлагач, миңа аның белән төрле концертларда бергә катнашырга туры килде. Бик  ачык күңелле, кайнар йөрәкле җырчы булып истә калды. Очрашканда ул, ­“Теат­р­ларның үз оешмасы бар бит, безгә дә менә шундый оешма төзергә кирәк», – дип әйтә торган иде. Аны соңрак Илгиз Мәҗитов оештырды да, тик ул оешма яшәп кенә китә алмады. Безнең Вафирә ханым белән бик күп хыял-теләкләр тәңгәл килә иде. Аның белән Тукайның йөз еллыгына дип Мәскәүгә баруыбыз истә калган. Хәтерлим башта Колонналы залның матур келәм җәелгән өлешендә репетиция ясадык. Вафирә шунда туфлиен аягыннан салды да, җыр җырлап, берүзе вальс әйләнергә тотынды. Бүгенгедәй күз алдымда тора, очып-очып әйләнгән иде ул шул вальсны, шаккатып, сок­ланып карап торган идем. Сәхнәдә дә ул нәкъ шулай бөтерелеп-бөтерелеп, күлмәк очын тотып, биеп җырлый иде. Опера театрларында, зур концерт залларында күмәк концертларда Вафирә белән бергә еш чыгыш ясарга туры килде. Аллага шөкер, миңа да андый бәхет эләкте. Аны телевидение язмаларыннан күргәч, йөрәк сагышланып куя, әйтерсең әле ул безнең арадан китмәгән, концертка килгәч, «Георгий, хәлләрең ничек?»,  дип килеп кочып алыр кебек. 

Вафирә бүген дә безгә җитми, ул татар халкының якты маягы, олы шәхесе иде. Ул татар халкын бик ярата, татар җыры өчен янып-көеп яшәгән җырчыларыбызның берсе иде. Котырып, акча дип, мин йолдыз дип, йөргәнен хәтерләмим. Безнең татар дип, милләт дип яшәде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин:

– Элек без эшләгән чакта  баянчылар санаулы гына иде, дисәк, дөреслеккә туры килер. Шулай туры килә, бер җырчы белән эшләп кайтасың, икенче җырчының баянчысы булмау сәбәпле, шул төркем белән чыгып китә идек. Миңа Вафирә ханым белән Әстерхан шәһәренә гастрольгә барырга туры килде, аның җәмәгате Лемар Абдулла улы Джураев та барган иде. Бик матур ун көнлек әлеге сәяхәттә без Әстерхан өлкәсендә яшәүче татарлар алдында чыгыш ясадык. Ул бик күп татар халык җырларын башкарды шул чакта. Вафирә ханым ул җыр­чы гына түгел, милләтпәрвәр кеше иде. Милләтнең язмышы хәл ителгән елларда, ул милли җыр­ларны, җитди композиторлар М.Мозаффаров, Н.Җиһанов, Р.Яхин, Ф.Әхмәтов, С.Садыйкова әсәрләрен репертуарына бигрәк тә күп кертә иде. 

Зур концертларда, төрле мәйданнарда, стадионнарда узган концертларда  Ирек Галимов, Ганс Сәйфуллин, Рамил Курамшин белән бергә Вафирә ханымга уйнарга туры килде. Аның  И.Шәмсетдинов һәм М.Максут сүзләренә иҗат иткән «Кызарып, кызарып кояш баткан чакта» дигән җырны бөтен кеше дә шул югарылыкта башкара алмый. 

Истәлекләрне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу ХӘКИМОВА туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев