Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Рәссам җанлы балерина

Гөлчәчәк Гәрәева белән инстаграм челтәре аша таныштым

Күпләр  яшьләрне  тәнкыйтьләргә ярата. Имеш, алар җавапсыз, күңел ачудан башканы белми, китап укымый… Мин исә, киресенчә, яшьләр белән аралашырга, алар дөнья­сында кайнашырга үлеп яратам! Хәзерге яшьләр бездән күпкә булдык­лырак һәм мөмкинлекләре дә зуррак.

Гөлчәчәк Гәрәева белән инстаграм челтәре аша таныштым. Бик тә сөйкемле татар кызы, профессиональ биюче, балерина. Мөслимә туташ-ханымнарга һәм нәни кыз балаларга балет дәресләре бирә, үз сәхифәсендә шулар хакында сөйли иде. Балетны  хиҗап кигән килеш биеп булганны беренче тапкыр аның сәхифәсендә күрдем. Тора-бара Гөлчәчәк тагын бер проект башлап җибәрде - монысы Bodyasamanat  атала һәм дизайнерлык өлкәсенә карый иде. Бу күпкырлы сәләтле туташ белән якынрак танышмыйча түзә алмадым. Гөлчәчәк очрашуга үзе иҗат иткән баш киеменнән килде, нәфис һәм горур буй-сыны әллә каян  аерылып тора иде. Туган телебездә мөкәммәл сөйләшүе исә тәмам йөрәгемне яулады. Ничек яратмыйсың инде шундый яшьләрне!

Гөлчәчәк Яр-Чаллыда туып-үсә. Әнисе –  үзе биюче булырга, дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләргә хыялланып та, очраклылык аркасында моны  чынга ашыра алмый калган иҗади ханым, кызчыгын кечкенәдән үк махсус хореография мәктәбенә бирә. Башлангыч классларны шул махсус мәктәптә укый ул, аннары да 7 нче сыйныфны тәмамлаганчы  бию белән шөгыльләнүен дәвам итә. Аннары – Чаллының сәнгать колледжы, хореография бүлеге. Иртәдән кичкә кадәр кыз баланың көннәре шунда уза. Биергә ярата ул, бигрәк тә төрле шәһәрләргә, чит илләргә чыгыш ясарга йөрүләр ошый. Бик көчле, яхшы әзерлекле биючеләр әзерлиләр ул уку йортында. Моңа кадәр әнисе сызган юл белән генә барган Гөлчәчәкнең йөрәгендә үз хыяллары да барлыкка килә башлый. Кечкенәдән бакчага йөрүне җене сөймәгән, тыныч кына рәсем ясап ялгызлыкта утырырга яраткан Гөлчәчәкнең дизайнер буласы килә! Сәнгать колледжын ташлап, дизайнерга укырга китәргә дә талпынып карый, ләкин Чаллыда бу юнәлештә уку өчен кече яшьтәге балаларны гына алалар икән, соңга калган булып чыга. Әнисе дә башлаган эшне тәмамларга кирәк, дип тәкрарлап тора… Зур сәхнә турында хыяланмый кыз бала, ә ялгызлыкта нидер иҗат итү аңа бик тә ошый. «Сәхнә шау-шуы күңелемә ятмады», – ди ул. Шулай да колледжны кызыл дипломга тәмамлый, дипломны әнисенә кайтарып бирә. 

Әнисенә рәхмәтле Гөлчәчәк: бию белән даими шөгыльләнү аркасында ул төз-матур буй-сынга ия була, үзен һәрчак тонуста тотарга, максатларга ирешергә өйрәнә. Колледжның соңгы курсларында үзе теләп репетиторлар белән инглиз телен өйрәнә башлый ул. Гомер буе биеп булмас  дип, югары белем алырга уйлый. КФУның инглиз теле бүлегенә  читтән торып укырга керә дә, «Казан» бию ансамбленә эшкә урнаша. Анда эш кызган таба кебек: иртәнге уннан башлап өчкә кадәр гел биисе. Гел аякта! Аннары өйгә кайтып егыласың да, башка торырлык хәл калмый. Гөлчәчәк ансамбльдән китәргә була. Алда - җырчы  Ришат Төхвәтуллин төркемендә бию, гастрольләр…

«Һәм көннәрнең берендә син ислам дине кушканча яулык бөркәнеп йөрергә булдың да, биюне ташладың», – дип ашыктырам Гөлчәчәкне. “Юк шул әле, тиз генә түгел», – ди ул,  елмаеп. Кечкенәдән дәү әнисенең биш вакыт намаз укыганын күреп үсә ул. Әти-әнисе үзләре дин тотмаса да, ата-баба динен хөрмәтләп, Коръән мәҗлесләре уздыра. Кыз бала шул чакта вәгазьләрне йотлыгып тыңлый. Күңеле исламга тартыла. 5нче сыйныфта үзлегеннән өйрәнеп, намаз да укый башлый. Иртәнге намазны, кичкесен… Ә 18 яшенә Гөлчәчәк үзенә Коръән тәфсире бүләк итә. Йотылып укып чыга  һәм  инде биш вакыт намазын калдыр­мый башлый. Бик тә яулык ябынып, мөселманча киенеп йөрисе килсә дә, әти–әнисенең «картайгач та өлгерерсең әле…» дигән фикере бу адымнан тыеп тора. 

Чибәр кызга тәртипле Казан егете гашыйк була, яшь гаилә туа. Гөлчәчәк җыр-бию ансамблендә эшләргә, КФУны тәмамлап, инглиз теле укытучысы дипломын алырга өлгерә. Фикер-карашлары ныгып өлгергән яшь ханым яулык ябына, үзе кебек мөселман яшьләре белән дуслаша. Гаиләгә бәхет өстәп, кызы туа. 

Әлбәттә, киләчәге турында уйлана ул. Хиҗап киеп сәхнәдә биеп булмаячак, әлбәттә. Тик бу Гөлчәчәкне артык борчымый. Булган белемнәрен, тәҗрибәсен куллану өчен ул башка юллар эзли башлый. Нәкъ шул вакытта интернет челтәре аша Австралиядә яшәүче Алсу исемле татар кызы белән таныша. Әнисе татар, әтисе австралияле булган ул кыз да балерина икән һәм иң кызыгы, ул ябык киемнән – хиҗаптан бии, чыгышлар ясый. Гөлчәчәк балетны болай мөселманча да биеп булганын күреп, үзе өчен ачыш ясый. Бу танышуның нәтиҗәсе булып «Bodyasamanat» проекты барлыкка килә. Бу «тәнебез – әманәт» дип тәрҗемә ителә һәм безгә әманәт итеп бирелгән тәнебезне матур, сәламәт, зифа итеп сак­лауны максат иткән проект булып тора. Ничек итепме? Балет ярдәмендә! 

Гөлчәчәк, мөселман кызларын бер студиягә җыеп, алар белән шөгыльләнә башлый, балет серләренә төшендерә. Балет белән шөгыльләнү һәр хатын-кыз өчен файдалы дип саный. «Эврика», «Сабыйлар» балалар иҗат үзәкләрендә нәни кызларны да балет дөнья­сына алып керергә өлгерә. Балачак хыялын да онытмый Гөлчәчәк: Санкт-Петербургның «Стиль мәктәбе»нә укырга керә. Тегү курсларын тәмамлый. Мөселман кызлары өчен спорт, бию белән шөгыльләнергә яраклы махсус киемнәр тегә башлый. Балаклава дип аталган баш киемнәре бик уңайлы, кидең – киттең, алар белән хәтта су коенырга да була – тиз кибәләр, һаваны яхшы үткәрәләр. Яшьләр министрлыгы оештырган «Бизнес-фабрика» проектында катнашып, күп кирәкле белем ала. Үз эшеңне башлау, үз хыялларыңны тормышка ашыру өчен мөһим белемнәр була бу. Остаз итеп билгеләнгән Денис Филатов: «Башта ук проектка күп акча тыгу мәҗбүри түгел, иң башта төпле идея булсын», – дип өйрәтә. Гөлчәчәк башта киемнәрнең  берничә төрлесен үзе өчен тегә дә, фотосурәтләрне инстаграм челтәренә куя. Кешеләр яза, сорый башлый. Денис «Заказ өчен ярты бәясен алдан түләү итеп ал, шул акчага тукыма алып тек», – дип киңәш итә. Шулай итеп, эшләр акрынлап җайга салына. Баш киемнәреннән тыш, мөслимәләр өчен спорт һәм коену костюмнарына да заказлар кабул итә башлый. Гөлчәчәк шәхси коллекциясен тәкъдим итәргә хыяллана.  

Башында идеяләр кайнап торса да, хәзер бераз тын алып, күбрәк ялга мохтаҗ чаклары – гаиләдә икенче нарасыйны көтәләр. «Кечкенә адымнар белән генә хәрәкәт итеп, үз-үзем белән гармониядә яшәргә яратам, - ди йөзеннән, озын керфекләреннән нур бөркелеп торган яшь ханым. – Минем өчен гаилә иң беренче урында. Аннан соң проект­ларым… Алар минем тормышымны мәгънәле итә, файда да китерә. Балалар өчен балет студиясе оештыру хыялымнан да баш тартмадым. Чөнки мөселманнар арасында кызларын балетка йөртергә теләүчеләр шактый. Кыз балалары нәфис, затлы, гүзәл буй-сынлы булсын дип теләүчеләр… Чөнки балет ул сәхнә йолдызы булу гына түгел, ә үз-үзең белән эшләү, үзеңне камилләштерү, үстерү, холкыңны чыныктыру да. 

Гөлчәчәкнең үзенә карап, бу сүзләрнең хаклыгына инанмыйча мөмкин түгел. Балетка хас нәзакәтлелек белән иманлы күңеле, тыйнаклыгы һәм гаҗәеп тырышлыгы  бергә үрелеп, аны кабатланмас сөйкемле итеп күрсәтә. Хыяллары чынга ашсын берүк.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев