Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Рөстәм маҗаралары» яки Күләгәдә калган бала күңеле

Татар классикасының куелуы күңелгә сары май булып ятса да, «Рөстәм маҗаралары» пропаганда белән агуланган яшь буынга сугышның чын асылын берникадәр күрсәтсә дә, спектакль дәвамында күңелдә байтак сораулар туды.

«Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә тамашачыларга тәкъдим ителгән премьераларның берсе Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакле сугыш темасын күтәрүе белән көн кадагына суга. Спектакль фронтовик шагыйрь, язучы, публицист Гадел Кутуйның 1944 елда язылган һәм тәмамланмый калган «Рөстәм маҗаралары» фантастик-хыялый повес­тенә нигезләнгән. Язучының улы шулай ук язучы һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуй 1960 елларда аны рус теленә тәрҗемә итә. 

Әмма әсәрне сәхнәгә куярга тотынгач татар һәм рус телендәге нөсхәләр арасында аерма барлыгы ачыклана, шуңа күрә инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев һәм режиссер Тимур Кулов язучының фронт хатларына һәм көндәлекләргә дә мөрәҗәгать итәргә була. Спектакльне куйганда килеп чыккан кыенлыклар бер яктан әсәрнең тәмамланмый калуы белән бәйле булса, абага чәчәге ашап күзгә күренмәскә әйләнгән малайны сәнгать чаралары белән сурәтләү шулай ук иҗатчыларны байтак вакыт эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итә. 

Спектакльдә персонажлар күп булса да, аларны Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин гына башкара. Бу ике артистның бер рольдән икенчесенә оста күчүен күрер өчен генә дә карарга мөмкин бу спектакльне. 

Татар классикасының куелуы күңелгә сары май булып ятса да, «Рөстәм маҗаралары» пропаганда белән агуланган яшь буынга сугышның чын асылын берникадәр күрсәтсә дә, спектакль дәвамында күңелдә байтак сораулар туды. Режиссер бу сәхнә әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән, дигән сорауга әле дә булса анык җавап табып булмый. Тамаша үзе әдәби әсәргә нигезләнгән, шул ук вакытта сәхнәдән укылган фронт хатлары аша язучының тормышы, сугышта күргән михнәтләре дә чагылып үтә һәм спектакль автобиографик төсмер ала. Биредә әтисе үлгәч,  Рөстәмне кызганып, фронт хатларын язуны үз өстенә алган ананың баласына карата чиксез мәхәббәте дә калку тасвирланган. Баланың әтисен сагынып, юксынып яшәве дә үзәк өзгеч. Миллионлаган халыкны кырган, хәтта Рөстәм кебек дөньяга күзләре дә ачылмаган сабый балаларның гомерен, тынычлыгын алган сугышның нинди зур афәт булуын да әйтергә теләгән авторлар. Яшьләрнең күңеленә ватанпәрвәрлек орлыгы да салырга омтылганнар. Рөстәм Кутуй гомере буе әтисен юксынып яшәгән һәм аның кебек балалар дөньяда хәттин ашкан. Бу спектакль ата белән баланы кавыштырырга бер омтылыш, дияргә дә мөмкин. Әмма бу темаларның кайсы беренчел соң?

Айдар Әхмәдиев һәм Тимур Кулов тәмамланмаган әсәрне үзләренчә язып бетерергә җөрьәт иткән. Гадел Кутуйның повесте Рөстәмнең абага чәчәге ашап күзгә күренмәскә әйләнгәннән соң фронтта фашистларның башына җитүендә өзелеп калса, спектакль авторлары яңа төсмер биреп, кеше җанын кыйганнан соң абага чәчәгенең көче беткәч, Рөстәмнең кабат гап-гади малайга әйләнеп калуын күрсәткән. Хәзер фашист пулясы аны, һичшиксез, эзләп табачак. Бер җинаять икенче җинаятьне китереп чыгара, дип әйтергә теләүләреме бу? Һәр адымыбыз, хәтта золымга каршы кылынган золымыбыз өчен дә җавап тотарга кирәк булачакмы? Бу мәгънәне ананың ахырдан яңгыраган сүзләре дә көчәйтеп җибәрә: «Бер нәрсәгә карамыйча кешеләрне ярат, улым. Сугышлар бетәр, иң мөһиме, кешелеклегеңне югалтма», – ди ул. Югарыда әйтеп үтелгән темалар барысы да гаять әһәмиятле булса да, сәхнәләштерүчеләр аларның кайсына ныграк басым ясарга белмичә һәм шарж-персонажлар белән мавыгып, өч каен арасында адашкандай, югалып калганнар сыман. 

Ирексездән Казанның рус яшь тамашачы театрында В.Богомолов әсәре буенча куелган «Иваново детство» спектакле искә төшә. Анда да гаиләсен сугышта югалт­кан һәм партизаннарга кушылып фашистлардан үч алырга теләүче бала язмышы сурәтләнә. Партизан землянкасын билгеләгән ярым-караңгы сәхнә, спектакль дәвам иткән ике сәгать буе залда урнашкан тынлык, актерларның ишетелер-ишетелмәс сөйләүләре әле дә күңелдән китми. Сугышны ялган пафостан арындырып, тирән уйга этәргән «Иваново детство»ны карагач күңелгә икеле-микеле уйларга урын калмаган иде. «Рөстәм маҗаралары» бөтенләй башка. Бу очракта сәхнәдәге тоташ караңгылыкны ничек аңларга? Тылсымга ышанып, әбисе әкиятен тыңлаганнан соң, урманга серле абага эзләп киткән сабый баланың күңеле шулай тоташ караңгы төсләр аша тасвирланырга тиеш идеме? Ни өчен Рөстәмнең, сабыйлыгын җуеп, үтерүче җанварга әйләнүе сизелми кала, күңелдәге бу күчеш ким дигәндә сәхнәдәге төсләр аша чагылдырылырга тиеш иде ләбаса. Мең елга бер тапкыр җиде төн уртасында чәчәк аткан абаганы тамашачылар юньләп абайлап та өлгермәде булса кирәк. Бу мизгелдә бөтен сәхнә сихри нурга күмелергә тиеш түгел идемени? Ленин бюстына парик менеп кунаклый, патефон үзеннән үзе бер кабына, бер сүнә, өстәлдәге чынаяк аяклангандай шуышып йөри-йөрүен, әмма фантастик-хыялый повестькә нигезләнгән бу спектакльнең тышкы сурәте барыбер гап-гади көнкүреш сәхнә әсәрен хәтерләтә. Шул сорауларны бергә җыйгач, «Рөстәм маҗаралары» ничә яшьтәге тамашачыга исәп­ләп куелган?» дигән тагын бер зур һәм мөһим сорау туа. 

Сугыш кебек катлаулы темалар турында балалар белән ачык-аңлаешлы сөйләшә белмәвебез аркасында илдә рәхимсезлек пропагандасына иярәләр дә инде алар. Авыр нәрсәләрне гади итеп әйтеп бирү исә осталык сорый. Бармы бездә сугыш турында ачык-аңлаешлы балалар спектакльләре? Бу юлы режиссер максатына ирештеме, әллә бала күңеле тагын күләгәдә калдымы?

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев