Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Риваять» төркеме җитәкчесе үзләренең күн костюмнарының татар киеме булуын аңлатты

«Риваять» этнотөркеме костюмнары дәүләт музейларыннан, китаплардан каралып, дизайнерлар, галимнәр ярдәмендә эшләнгән.

«Риваять» этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов үзләренең күн костюмнарын татар киеме булуын аңлатты.

«Риваять» этнотөркеме борынгы татар музыкасын кайтару буенча эш алып бара, ләкин артистларның күннән һәм мехтан эшләнгән костюмнарын күпләр башкорт, кыргыз, казах милли киемнәренә охшата.

«Без татар мәдәниятен никадәр борынгырак карасак, төрки халыклар белән уртаклыгыбыз шулкадәр ныграк күренә. Шуңа күрә безнең киемнәр башка төрки халыкларныкына охшаш», — диде Руслан Габитов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Этнотөркем костюмнары дәүләт музейларыннан, китаплардан каралып, дизайнерлар, галимнәр ярдәмендә эшләнгән. Мәсәлән, хәситәләр, читекләр Болгар чорына барып тоташа икән.

Руслан Габитов күннән, мехтан эшләнгән костюмнарны традицион татар киеме, дип атап булмавы белән килеште. Алар борынгырак чорны чагылдыргач, халык аларны күреп ияләнмәгән. «Камзол белән түбәтәйне традицион татар киеменә кертергә була. Этнотөркем аларны да киеп чыгыш ясый. Борынгырак җырларны башкарганда костюмнар да борынгырак кирәк», — диде Руслан Габитов. 

 

Рифат Каюмов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев