Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Рәшә генә булып калган «Рәшә»

Яңа бу тамашаның уңай сыйфатлары байтак җыелса да, ни өчен өметләр рәшә сыман эреп югалды соң?

Әмирхан Еники әсәре буенча спектакль куелганны күпләр түземсезлек белән көткәндер, чөнки язучы повестенең Камал театрында беренче куелуы. Теле «җырлап тора», өтек-төтек SMS-хатлар заманында халык камил телгә сусаган. Режиссер Айдар Җаббаров әле генә япон драматургы буенча «Көл» исемле спектакле белән хәзерге заманда цензура мәсьәләсен күтәргәннән соң, бу юлы да хәйран калырлык берәр гамәл майтарыр кебек иде. Әмма өметләребез рәшә сыман эреп югалды. 

Премьера алдыннан театр фойесында «Яңа татар пьесасы – 2022» бәйгесендә җиңгән авторларга диплом-бүләкләр тапшыру символик мәгънәгә ия, чөнки бу бәйге нәкъ заманча драма әсәрләренә кытлыкны бетерүнең бер ысулы буларак оештырылган иде. Бүгенге тамашачыны кызык­тырырдай пьесалар булмаганлык­тан, режиссерларыбыз проза әсәрләре нигезендә инсценировка язарга кереште, нәтиҗә буларак, ара-тирә матур спектакльләр иҗат ителде. Ә.Ени­кинең «Рәшә» повесте буенча куелган бу спектакль дә заманча драматургия мәсьәләсен чишү юлында бер адым иде. 

Ә.Еникинең «Рәшә» повесте Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгаларын үз эченә ала. Дөнья халкы бүген дә  сугыш афәтен баштан кичерә. Өстәвенә, режиссер А.Җаббаров спектакльнең заманча яңгырашын көчәйтеп, Ә.Еникинең бик аз гына вакытка туган йортына, әти-әнисе янына сугылып чыккан һәм кабат фронтка китәргә мәҗбүр булган солдат турында «Бер генә сәгатькә» хикәясен керткән. Филармониянең артистлар бригадасы авылдан-авылга йөреп, концерт-тамашалар күрсәтә, берочтан шушы спектакльне дә уйный, имеш. «Рәшә»нең иң башында кулланылган спектакль эчендәге спектакль алымы тамашачы игътибарын үзенә җәлеп итә. Артистлар Зөлфирә Зарипова, Олег Фазылҗанов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Гүзәл Гөлвердиева, һәм әлбәттә, баш роль Рәшидәне гәүдәләндерүче Гүзәл Шакированың талантлы уены бу үзенчәлекле алымны көчәйтте. 

Вакыйгалар Казанда бара. Сәхнәдән яңгыраган һәрбер урам исеме йөрәккә якын. Спектакльдә һәрнәрсәдән үзенә файда гына эзләүче, мин-минлекле сәүдә кешесе Зөфәр (Алмаз Борһанов) һәм мәхәббәт, назга сусаган эчкерсез табигать баласы, Казан филармониясе җырчысы Рәшидә мөнәсәбәтләре аша тасвирланган коры, кырыс, кешелексез прагматизм һәм сафлык, эчкерсезлек, хыял каршылыгы бүген аерата актуаль. 

Сәхнәләрдә өч-дүрт актерлык спектакльләр ишәйде, «Рәшә» исә мул актерлар ансамбле белән истәлекле. Фирая Әкбәрова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәт, Зөлфирә Зарипова, Илдар Хәйруллин, Люция Хәмит, Миләүшә Шәйхетдинова, Олег Фазылҗанов шул ансамбльдә торт өстендәге авыз суларын китерерлек чияләр сыман. 

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Шакированың мондый тирән кичерешле, катлаулы психологик рольләрдә күренгәне юк иде кебек. Актриса җылы мөнәсәбәт күреп, балаларча ышанган, ахырдан үзен өч ел буе сөяркә итеп  файдалануларын аңлап гайрәте чиккән, эчке дөньясы чәлпәрәмә килгән эчкерсез Рәшидәне җитмеш җиде төрле төсмергә төреп ышандырды. Г.Шакирова – «Рәшә» спектакленең сүнмәс нуры, суынмас җылысы булып хәтергә кереп калды. 

Яңа бу тамашаның уңай сыйфатлары байтак җыелса да, ни өчен өметләр рәшә сыман эреп югалды соң? Кызыклы гына башланып, тора-бара, ягулыгы беткән машина сыман, сүлпәнәеп, тәнәфес белән дүрт сәгатькә сузылгангамы? Хәзерге тизлек заманында өч сәгать ярым бер урында кузгалмыйча сәхнәгә төбәлеп кемнең утырасы килсен? «Бер генә сәгатькә» хикәясе кергән өлештә геройларның уены тирән, хисле булып, тора-бара, рәссамның каралама рәсемендәге кебек, персонажлар схема рәвешендә аннан-моннан гына сурәтләнгәнгәме? Режиссер тирән психологизмны ахыргача тарта алмады. Нәтиҗәдә, алыпсатар һәм иҗат иясе каршылыгы тиеш­ле югарылыкка ирешә алмыйча, гап-гади көнкүреш вакыйгасы булып калды. Андый хәлләр телевидение экраннарында һәр сериал саен очрый. Дөрес, ахыр­дан Рәшидә утырган көймәнең томан эченә кереп югалуы һәм буш көенчә әйләнеп кайтуын күрсәтеп, режиссер трагизм, лирика аша спектакльнең башындагы югарылыкка кайта алган. Әмма эш узган, тамашаны бу эпизод кына коткарырлык түгел иде инде...

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев