Мәдәни җомга

Рамил Миндияр: "Күңел төшенкелеге театрны ташлап, шахтага китәргә мәҗбүр итте"

Бәрхет тавышлы җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр озак еллар югалып торганнан соң, кабат сәхнәгә кайтты. Үзе әйтүенчә, артистның яңа сулышы ачылган. Аның язмышы - китап язарлык, шулай да без мөһим урыннарына тукталырга булдык.

- Рамил абый, ничә еллардан соң сезне кабат сәхнәдә күрү – шатлыклы яңалык! 

- Ун елга якын мине бернинди телевидение дә чакырмады. “Мәйдан” каналының Яңа ел тамашасында чыгыш ясаганнан соң, яңа проектларга чакыра башладылар. Шунда күренүем этәргеч булды бугай. Чакырган җиргә барам. Хәзер илһамланып яңа җырлар иҗат итәм. 

- Телевидениедә күренү өчен акча түләргә кирәк бит.

- Миннән акча сораучы булмады. Сорасалар, бармас идем. Беркайчан да акча түләп йөрмәдем. Инстаграмда сәхифәм бар. Гитарада уйнап җырлаганымны видеога төшереп, шунда урнаштырам. Анда да: “Кайчан сәхнәгә чыгасыз инде?” - дип язучылар күп булды. Пермьгә, Мәскәүгә чакыру алдым. Әкренләп юллар ачылыр дип өметләнәм.

- Сәхнәдә булу өчен бәлки әрсезлек кирәктер?

- Әрсезлек белән нәрсәгә ирешер идем? Аның каравы, мине хәзер көтәләр. Иҗат белән янып яши башладым. 

- Күптән түгел Айгөл Бариеваның әдәби-музыкаль кичәсендә җырладыгыз.

- Күптәннән тере музыкага кушылып җырлау хыялы бар иде. Ничә ел буе уйлап йөргәннәрем чынга ашты бит. Мөгаен, вакыты җиткән булгандыр. Айгөл тәкъдим иткәч, теләп ризалаштым. Айгөлне дә, аның әтисен дә бик яхшы беләм. Безнең тавышлар туры килә, ә бу – бик зур уңыш. Биш дуэт башкардык. Аларны телевидениегә чыгару теләге бар. Концерт гитара, фортепиано, скрипка, синтезатор уен кораллары катнашында оештырылды. Репетицияләр бер айлап дәвам итте. 

- Тарихка күз салсак, сезнең биографиягез бик бай...

- Училищены тәмамлагач, өч ел диңгездә хезмәт итеп кайттым. Аннан соң Уфа сәнгать институтында белем алдым. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшләдем. Аннары Себергә шахтага эшкә киттем. 1990 елда Казанга кайтып, Яшьләр театрына урнаштым. Анда бер-ике сезон гына эшләдем. “Уеннан уймак” спектаклендә төп рольне башкардым, балалар спектаклендә аю ролен уйнадым.

- Белемегез буенча сез – театр артисты. Эстрадага ничек эләктегез?

- Мин баштан ук җырчы булырга теләдем. Мәшһүр җырчыларның пластинкаларын тыңлый идем. Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов җырларын тыңлап, аларга охшатып җырларга тырыша идем. Армиядән тавышны югалтып кайттым. Ул салкын, дымлылык белән бәйле булгандыр дип уйлыйм. Бу театр бүлегенә укырга керергә бер этәргеч булды. Укытучыларым да мине театр артисты буларак күрде. Әмма мин үкенмим, чөнки театр сәхнәсе мине күп нәрсәгә өйрәтте. Ул чакта театр хезмәткәрләренә эстрадада җырларга рөхсәт юк иде. Ренат Ибраһимов зур масштаблы концертка чакырды да, шуннан соң театрга кайтмадым. 

- Театр тиз онытылдымы?

- Тиз генә онытып булмады. Шахтада эшләгәндә, төшләремә керә иде. Имеш, сүзләрне онытканмын яки сәхнәгә чыгарга онытыла. Шулай куркып уяна идем.

- Үткәннәрне сагынасызмы?

- Мин, гомумән, үткәннәрне сагынмыйм. Хәтта фотоальбомнарны да карарга яратмыйм. “Эх, шул елларга кайтасы иде”, - дигәнем булмады. Бәлки майда-балда яшәмәгәнгә шулай фикерлимдер. Әмма начар да яшәмәдек. Мин һәрвакыт алдагысын уйлыйм. 

- Сәхнәдән күңел кайткан чаклар булдымы?

- Театрда эшләгәндә булды. Әнә шул күңел төшенкелеге театрны ташлап, шахтага китәргә мәҗбүр итте дә инде. Театрда нибары биш ел эшләп өлгердем. Шахтага киткәндә, мин инде аерылган идем. 

- Спектакль җырлары репертуарыгызда мөһим урын алып тора.

- Нәкъ шулай. “Кайт, иркәм, Сәрвиназ” җыры бер генә куплеттан тора иде. Аның көен Луиза Батыр-Болгари, сүзләрен Шаһиморат Зәйни иҗат иткән. Икенче куплетын үзем яздым. 

- Эстраданы күзәтәсезме? Өметле җырчылар бармы?

- Күзәтмим. Концертларга да йөргәнем юк. Кемнедер аерып әйтергә теләмим, барысы да яхшы. Җырның ертыгы юк, диләр. Җырласыннар.

- Башкортстанның Чишмә районы Яңа авыл авылындагы йортыгызда яшәүче бармы?

- Туган нигездә 1949 елгы бертуган абыем яши. Кызы да янәшәдә йорт салды. Дүрт бала арасыннан икәү генә калдык, абый белән апа мәрхүм инде. Авылга кайткач, башта зиратка барам, аннары гына өйгә. 

- Бүгенге көндә ничек яшисез?

- Мин – пенсиядә. Пенсиядә өйләндем. Моңа кадәр үзем генә яшәдем, тормышны ялгызым алып бардым. Казанның Салмачы бистәсендә үз йортыбыз белән яшибез. Капкадан чыгуга, җиләк үсә. Җәй көне рәхәтләнеп җиләк җыябыз. Урманга гөмбәгә йөрибез. Кыш көне аны бәрәңге белән кыздырып ашыйбыз. Хуҗалыкта мал-туар, кош-корт, умарталар бар иде. Бер елны оныклар килгәндә, сөт эчертергә дип, кәҗә дә алган идек. Әлегә аларны бетердем, бер күгәрченем генә калды. Каяндыр очып кергән иде, ияләште, китәргә теләми. 

- Улыгыз кайда яши? (Рамил абыйның кызы 13 яшендә юл фаҗигасенә очрап һәлак булды.-авт)

- Улым Айдарга быел 45 яшь тула, Алла боерса. Юбилеена кайтырга исәп, Алла теләсә. Ул гаиләсе белән Уфада яши. Әнисе дә шунда яши.

- Сез менә дигән аш-су остасы да әле. Яратып әзерли торган ризыгыгыз бармы?

- Учакта казанда хашлама пешерәм. Балык пешерергә яратам. 

- Сәламәт яшәү рәвеше алып барасызмы?

- Заманында эчтем дә, тәмәке дә тарттым. Хәзер якын да килмим. Беркем дә мәҗбүр итмәде. Ихтыяр көче белән җиңдем. Мәҗлесләрдә эчмичә дә күңел ачарга була. Быел кыш көне урманга чаңгыга чыктык.

- Сезне бик игътибарлы ир-ат, диләр...

- Мин – гади авыл егете. Дөрес, авыл егетләре романтик түгел. Ләкин мин иҗат кешесе, сәхнә кешесе булганга, шундый хыялый булганмындыр. Аннан соң әти-әнидән дә киләдер ул. Апаларым һөнәрләре буенча табиб иде. Бу да үз ролен уйнагандыр. 

 

Эльвира ШАКИРОВА

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: