Мәдәни җомга

Һәр образда үзе аша

Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә 35 елдан артык «яшәү» дәверендә кемнәрнең генә язмышын тамашачы хозурына җиткермәгәндер ул.

Ул елмаеп җибәрсә сәхнә генә түгел, бөтен тамаша залы яктырып китә кебек. Ул тудырган образлар да нинди генә дорфа, кырыс, кызу канлы булса да, актрисаның күзләреннән чайпалып-түгелердәй булып, нечкә җаны карап тора.

Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә 35 елдан артык «яшәү» дәверендә кемнәрнең генә язмышын тамашачы хозурына җиткермәгәндер ул. Апасы белән җизнәсе янына бәби карашырга гына дип Казанга киткән кыз, 1985 елда артистка Дилбәр Камалова булып, Әлмәткә килә. Җыр-биюгә хирыслыгы булса да, күп кенә артистлар кебек, «бала чактан артист буласы килеп» хыялланып йөрми. Актаныш районында (Яңа Әлем) тугач, җырлый-бии белмәү гөнаһ булыр иде. Ә менә көне-төне колхоз эшендә булган сигез балалы гаиләдә эшләргә кирәк. Башкача булмый да, ярамый да. Үзеннән кечерәк өч эне, бер сеңел бар бит әле. Берсе өчен берсе үлеп тора алар. 

8 нче сыйныфны Дилбәр Казанда тәмамлый. Җизнәсе драматург Юныс Сәфиуллин кызга театр училищесына кереп карарга тәкъдим итә. Аллаһының рәхмәте белән имтиханнарны тапшырып кыз «әртис»леккә укый башлый. И-и-и ул сагынулар. Актанышка кайтып әллә шоферлар әзерли торган курсларда гына укыйммы дигән уйлар да килә кызның башына. Әмма күңел үзенекен итә. Өздереп, үтәләй карый торган күзләр, нечкә бил, йөгерек хәрәкәтләр...

Әлмәткә килү белән, кызны А.Василь­евның «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» дигән әсәре буенча куелган спектакльдә Гурвич роле көтеп тора. «Айсылуның айлы кичләре»ндә – Айсылу, аннан Гөләрә, Зәрия образлары. Яшь, талантлы артистка рольләрсез йөрми. Озак та үтми, ул афишаларда Дилбәр Әбүнәгыймова булып күренә башлый. Чөнки язмыш җилләре аны Югары Мактама килене итә.

Дилбәр Әбүнәгыймова төрле пландагы, төрле характердагы рольләр башкара. Артист буларак аның диапазоны киң. Һәр иҗат иткән образы – җир кешесе. Яшьме, картмы аларның һәркайсы үзенә ышанган була. Чөнки ул уйнамый, ә шулар булып яши белү сәләтенә ия. Тамашачы аның Дилбәр икәнен онытыр­га тиеш. Ул шуңа ирешә дә. Дилбәрнең һәр сүзе үз җаны аша үтә, аңарда ясалма мимика, ялгыш хәрәкәт юк. Барысы да табигый. Шул табигыйлеге аның җан өргән һәр образның күзеннән үзе булып карый. Ул күзләрнең тирәнлегенә бөтенесе сыйган. Ярату да, сагыну-сагышлар да, һәм үзе генә белгән әллә никадәр сер.

Т.Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» спектаклендә аңа Хәмидә ролен бирәләр. К.Вәлиев, Л.Солтанова, Д.Кузаева кебек сәхнә йолдызлары белән бергә бер спектакльдә «яшәү» яшь артистка өчен зур мәктәп була.

Д.Әбүнәгыймованың үзенчәлекле күкрәк тавышы образларга кабатланмас төсмер өсти. Була шундый артистлар, аларның йә уенын, йә төс-кыяфәтен башка артистларга охшатасың, башкалар чалымын тоясың. Дилбәр ханымда ул һич сизелми. Ул бары тик үзе.

Театр ул заман сулышын күрсәтә торган барометр кебек. Кайчандыр Садыйковалар, Кузаевалар, Вәлиев, Солтановалар, Салиховалар чоры булса, бүген Әлмәт театры фестивальләр, конкурслар чорын кичерә. Вакыт үтү белән кешеләр дә үзгәрә, аларның ихтыяҗлары да хәзерге дөньяга, тормышка ияреп үзгәрә, күрәсең. Ләкин тамашачы театрга рухи сафлык, ихласлылык, самимилек, җан рәхәте өмет итеп килә. 

Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова бүген үзенең якташы Л.Әминова әсәре буенча куелган «Йөрәк сере»ндәге Абыстакае белән рәхәтлек тоеп яши. Чөнки бу – җан таләп иткән, күңел көткән образ. Монда барысы да үзенеке, актанышларча. 

Ул башын югары тотып, хезмәтенең тәмен, рәхәтен тоеп инде үзенеке булып беткән Әлмәт урамы буйлап атлый. Өенә, гаиләсенә. Ә күңелдә «яшәячәк» рольләр бөреләнә.

Рәфкать ШАҺИЕВ.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: