Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Пар аккошлар кебек...

Зәйтүнә Насретдинованың тормышын өйрәнүчеләр артык тирәнгә кермичә, Уфада туган, дип кенә язган.

Башкорт туганнарыбыз һаман да әле атаклы балет биючесе Рудольф Нуриевнең татар булуы белән килешә алмый. Әтисе Хәмит Башкортстанда тугач, биюченең балачагы Уфада үткәч, шунда 1970 елларга кадәр – атасы, 1990 елларга чаклы әнисе, сеңелләре яшәгәч, Нуриевкә башкорт ярлыгы такмакчы булалар. Юкса әтисе Хәмитнең Уфа губернасы Уфа өязе, Шәрип волосте Әсән авылыннан чыккан татар икәне, әнисе Фәридәнең хәзерге Әлки районына кергән Татар Төгәлбәендә туган булуы турында дистәләгән китапларда язылды. Рудольф Нуриевнең «Мин үземнең татарлыгымны җаным-тәнем белән тоям. Безнең тамырларыбызда кан тизрәк ага дип әйтимме. Борынгы ата-бабаларыбыз күчмә кабиләләрдән булгангамы, әллә инде башка сәбәптән, татарларның холкы башкаларныкыннан үзгә. Бер яктан, борынгы җайдаклар кебек кырыс халык, икенче яктан исә күңелебез артык нечкә», дигән сүзләрен ялкау кеше генә укымый калгандыр. Шуңа да карамастан  башкортлар, Нуриев безнеке дип, һаман үзенекен тәкрарлый. Башкортстанга багышлап чыгарылган «Вестник Юнеско»  журналының тышына бөек Нуриев порт­ретын төшереп, эчтәге аңа багышланган мәкаләдә «башкорт анасыннан туган» дип язганнар. Өч биттән, ике рәсемнән торган, бер актаруга болгап атарлык буклет-фәлән түгел ләбаса, «Юнеско» халыкара оешмасының рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән рәсми матбугаты. Шул ук мәкаләдә Нуриев истәлеген саклар өчен кылган хезмәтләрен, шул исәптән 1993 елдан бирле аның исеме белән аталган фестиваль үткәрүләрен бик зурлап бәян иткәннәр. Казандагы Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале 1992 елда ук башланган булса да, аның турында ләм-мим ник бер сүз сырлансын. Бөтен дөньяга «Мин – татар» дип кычкырып әйткән шәхесләр белән шулай кылангач, Башкортстанда туган бүтән татарларны рәхәтләнеп башкортка  әйләндерәләр инде. Мәсәлән, бу җәһәттән шул ук Рудольф Нуриевнең биографлары бик еш телгә алган атаклы балерина, СССРның халык артисты Зәйтүнә Насретдинова кызыксыну уятты.

Зәйтүнә Насретдинова – Башкортстанда балет сәнгатенә нигез салган беренче балерина, зур бәягә лаек булган балет биючеләре Галина Уланова һәм Ольга Лепушинскаядан соң өченче булып һәм нибары 32 яшендә СССРның халык артисты исемен алган данлыклы шәхес. Зәйтүнә, чыннан да, Рудольф Нуриев тормышында тирән эз калдыра. 1945 елның кышында җиде яшьлек Рудольф беренче тапкыр Уфа опера һәм балет театрында спектакль карый. Лев Степанов музыкасына халык риваяте буенча Фәйзи Гаскәров куйган «Чыңрау торна» балетында Зәйтүнгөл партиясен Зәйтүнә Насретдинова башкара. «Еллар үткәч мин хәзерге халәтемнән чыгып Зәйтүнә Насретдинованың гаҗәеп талантлы биюче булганын әйтә алам. Шушы онытылмас көннән башлап, мин берни турында да уйлый алмыйча, балетка гашыйк булдым һәм фәкать балет биючесе булу ха­кында гына хыяллана башладым», дип күп еллар үткәч бөек артист балачагын искә алып язачак. Ә 1953 елда Уфа опера һәм балет театрына биергә килгәч, Зәйтүнә Нас­ретдинова Рудольф Нуриевкә нык ярдәм итә, «Чыңрау торна» балетына кертеп җибәрә, яшь талантны Ленинградка укырга җибәрү өчен тырышып йөри һәм максатына ирешә. Башкорт туганнарыбыз Зәйтүнә ханымны Нуриевнең «башкортлыгын» дәлилләү өчен куллана. Башкорт анасыннан туган, башкорт балеринасында беренче сабаклар алган артист, һичшиксез, үзе дә – башкорт, янәсе. 

З.Насретдинованың тормышын өйрәнүчеләр артык тирәнгә кермичә, Уфада туган, дип кенә язган. Ә менә Уфа журналисты Фәрит Фәтхуллин Зәйтүнәнең әти-әнисе Бүздәк районы Богады һәм Каран авылларында туып-үскәне турында мәгълүматлар эзләп тапкан. Бу авылларда исә элек-электән татарлар яшәгәнлеге мәгъ­лүм. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре әзерләп чыгарган «Татары уфимского уезда» исемле китапта, мәсәлән, бер авыл 1761-1764 елларга караган өченче җанисәп язмаларында «Бугады,  что на реке Кедаш, коя впала в Чермесан реку» дип  теркәлеп калган. Икенчесе 1781-1782 еллардагы дүртенче җанисәп язмаларында «Карановой» буларак очрый. Һәр икесендә дә акка кара белән ясак­лы татарлар яшәве турында язылган. Башкорт туганнарыбыз үзләре дә  нигездә аларны сак һәм тыйнак рәвештә «Башкортстанның Бүздәк районындагы авыллар» дип билгеләп үтә. Юкса лычкылдатып, башкорт авылы дип, язарлар иде. Әмма мәгълүм сәбәпләр аркасында, татар авыллары дип тә искәртми. Димәк, чеп-чи татар авылында туып-үскән ир белән хатын Уфага күчкәч, һич көтмәгәндә-уйламаганда башкорт баласы дөньяга китерә булып чыга! 

Ярый, хуш. Бала үсә. Туганнары кыз­ның биюгә сәләтен күрә һәм аны бию остасы Фәйзи Гаскәровка ияртеп бара. Нәкъ шул вакытта Уфада булачак опера һәм балет театры өчен кадрлар әзерләү максатыннан Мәскәүгә укырга җибәрү өчен – җырчылар, Ленинградтагы атаклы А.Ва­ганова исемендәге хореография училищесына юллау ниятеннән биючеләрне эзлиләр. Нәтиҗәдә, унөч яшүсмер белән бергә, Петр каласына Зәйтүнәбез дә китә. Шунда укыганда ул төркемдәге бөтен балалар арасында биек сикерүе һәм тамашачыны һушыннан яздырырлык әйләнүләре белән аерылып торган Хәләф Сафиуллин белән таныша. Хәләф Башкортстанның Чишмә районындагы Салих авылыннан. Йөз процент татарлар яши торган авыл бу.  Мансур Сабуров атлы автор үзенең Уфа архивларында актарынып язылган Кушнаренко районы Калтай авылы турындагы китабында, мәсәлән, Калтай авылы кешеләренең Борай районының Колай һәм Чишмә районының Салих авылы кешеләре белән карендәш булуы турында яза. «1715 елның 25 мартында Колай авылы кешеләре Калтай Капкынов, Мөслим Ходайбирдин Канлы волосте башкортларыннан җир ала, шуннан соң 1716 елның 29 февралендә аларга тагын 12 кеше кушыла. Барлыгы 14 гаилә яңа урынга күчеп килә, бу турыда башкортлар белән язма килешү төзиләр, авылга нигез салалар. Ә 1746 елда Калтай авылы мишәр старшинасы Салих Мөслимов һәм аның белән тагын алты кеше Уза елгасы буенда җир алып, Салих авылына нигез сала», – дип яза автор. Бу сүзләрдән башкортлардан җир алучы кешеләрнең татар булуы аңлашыла.  Хәләфне дә берничек тә башкорт дия алмыйлар һәм әйтмиләр дә, бу очракта гадәтенчә милләтен күрсәтмичә генә телгә алып узалар. 

Зәйтүнә Насретдинова һәм Хәләф Сафиуллин Ленинградта укыганда ук атаклы Мария театры спектакльләрендә катнаша. Ә  Бөек Ватан сугышы башланган елны алар һәм тагын берничә яшь артист Уфага кайтып, яңа ачылган  театрда иҗат итә башлый. Шул ук елны Уфага Украина опера һәм балет театры эвакуацияләнә. Әле генә укуларын тәмамлап кайткан яшь биючеләргә Украинаның танылган артистлары, алардан тыш тагын атак­лы Галина Уланова, Майя Плисецкая белән бер сәхнәдә биергә насыйп була. Нәкъ шул вакытта Ленинградтагы Мария театрының элеккеге балеринасы, репетитор-педагог Елена Войтовичның инженер ирен халык дошманы булуда гаепләп Уфага сөрәләр. Шулай итеп, Зәйтүнә һәм Хәләфкә бу бөек артистка белән эшләү бәхете дә елмая. Ә Башкорт автономиясенең 25 еллыгы уңаеннан бию остасы Фәйзи Гаскәров Лев Степанов музыкасына халык риваятенә нигезләнгән «Чыңрау торна» балетын куярга алына. Әмма театрның үз тәҗрибәсе аз булу сәбәп­ле, директор Булат Имашев артистларны Пермьгә җибәреп әзерләү хәстәрен күрә. Ул вакытта Пермьгә Ленинградның хореог­рафия училищесы гына түгел, Мария театры үзе дә эвакуацияләнгән була. Менә ничек әзерләнә «Чыңрау торна» балеты! Шуңа күрә булачак биюче Рудольф Нуриевнең күңеленә кереп калгандыр да ул. «Чыңрау торна» балетын Фәйзи Гас­кәров нәкъ менә Зәйтүнә Насретдинова өчен сәхнәләштерә. Аңа тәгаенләнгән баш партиягә “Зәйтүнгөл” дип исем дә бирә. Юмагол партиясен исә Насретдинованың алыштыргысыз сәхнә партнеры Хәләф Сафиуллин башкара. Хәләфнең сәхнә парт­нерыннан Зәйтүнәнең гомер юлдашына әверелүен әйтергә онытканбыз икән бит. Бу гаҗәеп талантлы ике артист Уфа театры сәхнәсендә бик күп илһамлы спектакльләр уйный. Насретдинованың Сванильда («Копеллия», Л.Делиб), Эсмеральда («Эсмеральда», Ч.Пуньи), Одетта-­Одиллия («Аккош күле», П.Чай­ковский), Зарема («Бакчасарай фонтаны», Б.Асафьев), Жизель («Жизель», А.Адан), Зөһрә («Зөһрә», Н.Җиһанов), Тао Хоа («Кызыл мәк», Р.Глиэр), Зарифа («Тау хикәяте», А.Ключарев), Франциска («Зәңгәр Дунай», И.Штраус), Китри («Дон Кихот», Л.Минкус) һәм балет сәнгатендәге башка гүзәлләргә тиңнәр булмый. Хәләф исә Зәйтүнә белән бергә биеп кенә калмый, үзе үк балетлар да куя. Шул ук «Чыңрау торна» спектак­ленә дә аның зур өлеше керә. Моннан тыш «Иван Сусанин», «Салават Юлаев», «Акбүзат», «Фауст», «Патша кәләше», «Травиата», «Кодача» һәм башка операларда биюләрне сәхнәләштерә. А.Клю­­чаревның «Тау хикәяте» балетын куя. Үзе үк шунда Тимерголны бии. Тагын бераздан Н.Сабитовның «Буратино» балетын сәхнәләштерә. 

1955 елда  Мәскәүдә Башкорт әдәбияты  һәм сәнгате көннәре кысаларында «Чыңрау торна» балетында биегәннән соң З.Нас­ретдиновага СССРның халык артисты исеме бирелә дә инде. Декада нәтиҗәләре буенча Хәләф Сафиуллинны да РСФСРның халык артисты исеме белән бүләклиләр. 


1965 елда Хәләфне Бакуга халык­ара хореографлар конференциясенә җибәрәләр. Аннан кайтуга Х.Сафиуллин Уфа опера һәм балет театрының баш балетмейстеры вазифасына керешергә тиеш була. Әмма артистка Бакудан исән-имин әйләнеп кайтырга язмаган икән. Конференция чараларының берсендә репетиция залында 44 яшьлек Хәләфнең йөрәге тибүдән туктый...

Шушы зур югалтудан соң Зәйтүнә Насретдинова бүтән беркайчан да сәхнәгә чыкмаячак, гомерен артистлар тәрбияләүгә багышлаячак. Уфа театрында дан тоткан биючеләр Фирдәвес Нәфыйкова, Эмма Тимергазина, Леонора Куватова, Радик Зарипов, Зөфәр Галимов, Лилия һәм Эльдар Вәлитовлар, Юлай Ушанов, Людмила Шапкина – Зәйтүнә Насретдинованың шәкертләре. Англиянең Кембридж шәһәрендә дөнья күргән «Дөнья хатын-кызлары» энциклопедиясенең 1997 елгы «алтын» томында  тикмәгә генә Зәйтүнәбезнең иҗат портреты урын алмаган. 

Башкортстан балет сәнгатенә нигез салучы беренче балерина Зәйтүнә Насретдинова һәм балет биючесе, балетмейстер Хәләф Сафиуллин балет сәнгатендәге атаклы аккошлар кебек югары оча, соңгы көннәренә кадәр бер-берсенә тугры булып кала...

Миләүшә Галиуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев