Мәдәни җомга

Нуретдин НӘҖМИЕВ: «Һәр образ – артист өчен имтихан”

БЕЛЕШМӘ: Тулы исеме - Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев. Туган көне - 1946 елның 5 октябре. Туган урыны - Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылы. Мактаулы исеме - Татарстанның халык артисты. Октябрь аенда Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 51 ел гомерен театрга багышлаган шәхес. Шуның...

БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме - Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев.
Туган көне - 1946 елның 5 октябре.
Туган урыны - Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылы.
Мактаулы исеме - Татарстанның халык артисты.
Октябрь аенда Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 51 ел гомерен театрга багышлаган шәхес. Шуның дүрт дистә елы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәттә үткән. Шушы вакыт эчендә 100дән артык роль башкарылган. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә яраткан тамашачысын сәхнәдә яңадан-яңа рольләре белән сөендереп яши бирә.
- Нуретдин ага, артист булу теләге ничек туды?
- Элек авылларда үзешчән сәнгать көчле иде. Шул сәбәпледерме, кечкенәдән артист булырга хыялландым. Беренче профессиональ артистларны күргәч, бу теләгем тагын да артты.
- Беренче профессиональ артистлар дигәндә, кемне күз алдында тотасыз?
- 1957 елда туган авылым Балыклы Чүкәйгә якташыбыз композитор Фәтх­рахман Әхмәдиев килде. Шул вакытта аның белән танышып киттек. Беренче тапкыр чын баянны күрү бәхетенә дә шунда ирештем. Әрсез булганмын, күрәсең. Ул чагында миңа нибары 11 яшь иде.
- Шулай да, театр дөньясына ничек килеп эләктегез?
- 14 яшемдә Казанга килеп, кичке мәктәпкә укырга кердем. Бер үк вакытта башкаланың Профсоюз урамындагы Мәгариф йортына, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир ага Хәлилов җитәкләгән театр түгәрәгенә йөри башладым. Биредә җырчы Таһир Якупов белән якыннан танышып, дуслашып киттек.
- Минзәлә театрында эшли башлавыгыз тарихы ничегрәк?
- 1965 елда Минзәлә театры гас­троль­ләр белән Казанга килгән иде. Бер спектакльләрен дә калдырмый карап бардым. Шуларның берсеннән соң, күңел тартып­мы, сәхнә артына кердем. Анда театрның баш режиссеры, беренче остазым - Сабир абый Өметбаев белән таныштым. Ул мине эшкә чакырды. Мин, әлбәттә, берсүзсез ризалаштым. 1968 елда Казан театр училищесына укырга кердем һәм аны төгәлләгәннән соң да, шактый вакыт Минзәлә театрында хезмәт куйдым. 1976 елда гына Казанга кайтып, Күчмә театрда эшли башладым.
- Беренче ролегезне хәтерлисезме?
- Әлбәттә. Тәүге мәртәбә миңа Минзәлә театрының "Ана йөрәге" спектаклендә машина йөртүче ролен тапшырганнар иде.
- Сәхнә ничек тәэсир итте?
- Сәхнәдәге беренче хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Дөресен генә әйткәндә, хәзер дә тамашачы алдына зур дулкынлану хисе белән чыгам. Зур рольме, кечкенәме - анысы мөһим түгел. Һәр образ - артист өчен имтихан ул. Ә имтиханда дулкынланусыз булмый.
- Бүген сез башкарылган рольлә­регездән канәгатьме?
- Аллага шөкер, рольсез торганым булмады. Бу уңайдан мин үземне бәхетле артист дип саный алам. Ярты гасыр гомерем сәхнәдә үтте. Сәхнәдә малай да, бабай да, начар кеше дә булдым. Тискәре рольләрне башкару аеруча зур осталык таләп итә.
- Ә танылу китергән роль хәтерегездәме?
- Белорус драматургы Андрей Макоёнокның "Трибунал" спектаклендәге Хыянәтче роле аеруча уңышлы булды. Образны җиренә җиткереп башкарганмын, күрәсең, - җаны-тәне белән ышанып карап утырган тамашачыларның берсе, сәхнәгә менеп, мине кыйнарга ук тотынды (көлә).
- Хезмәт юлыгызда сезгә ничә режиссер белән эшләргә туры килде?
- 51 елда барлыгы 27 режиссер белән эшләдем. Режиссерлардан уңдым - берсе белән дә бәхәскә кергәнем булмады. Хезмәт юлымда Сабир Өметбаев, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин, Фәрит Хәйбуллин, Мулланур Мостафин кебек легендар шәхесләр белән эшләвем - үзе зур бәхет. Чөнки театрда күп нәрсә нәкъ менә режиссердан тора. Тинчурин театрының хәзерге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин да артистларның эчке мөмкинлекләрен белеп эш йөртә, аның беребезне дә рольсез тотканы юк.
- Җәмгыятьтә артист һөнәренә карата мөнәсәбәт үзгәрдеме?
- Элек артист һөнәренә карата хөрмәт бик зур иде. Спектакль төгәлләнгәннән соң, тамашачыларның безне бер генә тотып карау өчен сәхнә артында көтеп торуын хәтерлим. Хәзер исә халык театрга, гомумән, сәнгать дөньясына карата алай ук мөкиббән түгел кебек...
- Бу нәрсә белән бәйле?
- Бу - заман, кеше һәм аның рухи кыйм­мәтләре үзгәрү галәмәте, минемчә. Күчмә театр белән авылларга йөргән вакытта залда алма төшәрлек урын да булмый, спектакльләргә гармун тартып, бәйрәмгә килгәндәй йөри иде халык. Бүген исә алай түгел. Кешеләр үзгәрде. Мәктәптә хәзер балаларны матурлыкны бәяләргә түгел, ә акча санарга өйрәтәләр. Бу бик зур проблема.
- Бүген халыкка нәрсә кирәк соң?
- Халыкны бүген сәясәт белән шаккатырып булмый. Аңа йә күз яшен түгә-түгә, йә көлә-көлә карарлык спектакльләр кирәк. Элек халык концертларга түгел, театрга агылып йөргән булса, бүген исә фонограммага авыз селкетеп торган җырчыларның чыгышларыннан да бизә бара. Залларны тамашачы белән тутырып булмау сәбәпле, авыллардагы клуб мөдирләре җырчыларны концерт уздырмаска үгетли, чөнки иске репертуарга 2-3 яңа җыр кыстырудан туган "яңа" концерт программаларыннан, "театральләштерелгән" тамашалардан арды, тәмам туйды халык.
- Бүгенге татар театрының үзенчәлеге нидә?
- Татар театрына тормышчанлык хас. Нәкъ менә шул сәбәпле, рус милләтеннән булган танышларым арасында татарча спектакльләргә йөрүчеләр бихисап.
- Артист булу җиңелме?
- Бик авыр. Артист һөнәре читтән генә бик җиңел тоела. Ул йөрәк сорый, үзең башкарган образга карата ышаныч сорый.
- Буш вакытта ниләр белән шөгыльләнергә яратасыз?
- Иң яраткан эшем - гөмбә җыю, эшкәртү, тозлау. Аны чистартканда бөтен мәшәкатьләрне онытасың. Быел гөмбә бик уңды, кызганыч, барырга гына җай булмады. Шулай да, аптырап калмадым: базардан гөреҗдә алып, аны тозлап куйдым. Буш вакытта укырга да яратам. Хәзерге вакытта татар язучыларының кулга тотып укырлык әсәрләре булмау гына борчуга сала. Драматурглар да юк. Заказ белән язылган пьесаларның әдәби кыйммәте дә шул кадәрле генә. Моның сәбәбен дә кеше рухының саегуыннан күрәм.
- Сез үзегезне бәхетле актер дип саныйсызмы?
- Мин үземне бәхетле актер, гомумән, бәхетле кеше дияр идем. Гаиләм исән-сау. Хәләл җефетем Сания дә Тинчурин театрында эшли. Кызым Рузиләнең хезмәт эшчәнлеге дә театр дөньясы белән бәйле - ул "Әкият" курчак теат­рында эшли. Оныгыбыз үсеп килә. Ул да театр баласы. Мин уйнаган барлык спектакльләрдәге җырларның сүзләрен яттан белә.
- Җиденче дистәгә җиткәч, яшәү мәгъ­нәсе турында еш уйланасызмы?
- Ничек кенә әле. Әгәр болай эшләсәм, ничегрәк булыр иде икән, дигән уйлар килә. Ләкин мин бер дә үкенечле гомер кичермәдем. Улыбыз Салаватның вакытсыз арабыздан китүе генә мине бик нык картайтты. Чиләбе өлкәсендә без радиация калдыклары заводы шартлаган җирдә булганбыз (без моны аннары гына белдек). Шул сәбәпле 4 яшендә кан рагыннан авырый башлаган Салават, 8 яшендә дөнья куйды. Бүген аңа 42 яшь тулган булыр иде... Чиләбе хәлләре турында әдибә Фәүзия Бәйрәмова "Караболак" документаль романында язып чыкты.
- Үкенечкә калган рольләрегез бармы?
- Элегрәк мин Хуҗа Насретдинны уйнарга хыялландым. Әмма бу хыялым тормышка ашмады. Шулай да, үкенмим. Аның каравы, казыйны уйнарга насыйп булды.
- Тинчурин театрының яшь артистлары белән нинди мөнәсәбәттә?
- Яшьләребез бик сәләтле, акыллы, тәртипле. Аларга без, өлкән буын вәкилләре, үз балаларыбызга караган кебек карыйбыз. Яшь режиссерыбыз Резедә Гарипова да үз эшенең остасы. Аның өч спектаклендә уйнадым. Кыс­касы, театрыбызның киләчәге - ышанычлы кулларда.
Әңгәмәдәш - Ләйсән ИСХАКОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: